Боерык җөмлә
Автор: Фазлыева Гульфия СоббуховнаДолжность: учитель начальных классов
Учебное заведение: МБОУ "Сарайлинская ООШ"
Населённый пункт: Сармановский район, с.Сарайлы
Наименование материала: Методическая разработка
Тема: Боерык җөмлә
Раздел: начальное образование
Назад
Тема: Боеру һәм тойгылы җөмләләр.
Максаты: боеру һәм тойгылы җөмләләрне тану күнекмәсе формалаштыру.
Планлаштырылган нәтиҗәләр :
шәхескә кагылышлы – укуга уңай мотивация булдыру;
метапредмет - үз эшчәнлекләрен оештыра белү;
предмет – боеру һәм тойгылы җөмләләрне аера белү.
Дәрес барышы.
I. Мотивлаштыру-ориентлаштыру этабы.
- Бүген без җөмләләр турында сөйләшүебезне дәвам итәрбез һәм татар халкының милли
гореф-гадәте - аулак өй турында белербез.
II. Актуальләштерү . - Аулак өй дигәч, сезнең күз алдыгызга нәрсәләр килеп баса? Нәрсә
соң ул аулак өй?
- Татар теленең аңлатмалы сүзлегеннән: (2 слайд) - Татар теленең аңлатмалы сүзлегендә
аулак сүзенең ике мәгънәсе бирелгән:
Аулак – 1. с. Тыныч, кеше йөрми торган, кешесез. (Тирә-юнь ничектер тын һәм аулак иде.
К. Нәҗми.)
2. ис. Юнәлеш һәм урын-вакыт килешләрендә: кешесез, тыныч урын. (Аулакка
чакырып сөйләшү.)
Аулак өй – ата-ана, олылар берәр җиргә киткәч, ялгыз калган йорт, шундый йортта кич
утыру яки егетләр-кызлар белән уен мәҗлесе. “Әти-әни күрше авылга киткәч, аулак
ясыйбыз. Талкан, әлбә пешерәбез. Кичен егетләр килә”, - дип сөйләнгән кызлар. Егетләр
тәрәзә аша гына кунак кызын күзләгәннәр. Кич утырганда кызлар бер-берсеннән эшкә,
җырга өйрәнгәннәр, күңел ачканнар, төрле уеннар уйнаганнар. Кышкы озын кичләрдә
кызларның уңганлыгы, өлгерлеге тикшерелгән, алар кул эшләренә осталыкларын да
күрсәткәннәр.
Казан сөлгесе (4 слайд) - Бу – Казан сөлгесе. Әбиләребез үзләре тукып эшләгән. Кайсы
гына егетнең иңенә ятмаган да, нинди генә батырларга бүләк булмаган бу сөлгеләр!
Мичтән алган икмәкне ак сөлгегә төргәннәр... Кунакларны сөлге өстенә икмәк һәм тоз
куеп каршылаганнар, кешене соңгы юлга озату да сөлгедән башка үтмәгән.
Түбәтәй, калфак (5 слайд) - Түбәтәй, калфак тегә һәм чигә белгән кеше алтын куллы оста
саналган. Кара, төсле бәрхеткә ука яисә сәйлән белән чигелгән түбәтәй, калфакларны
бәйрәмнәрдә кешелеккә генә кияләр.
Чигелгән әйберләр (6 слайд) - Мендәр тышлары, караватка куяр өчен кашагалар чигеп,
читенә кулдан бәйләнгән челтәр ясаганнар. Кулъяулык, ашъяулыклар чигеп, тастымал,
намазлык, паласлар сукканнар.
III.Уку мәсьәләсе кую .
Аулак өй – халкыбызның борынгыдан килгән йоласы, яшьләр өчен аралашу, сөйләшү,
киңәшү, танышу урыны булган. Аулак өйләр һәрчак уен-көлке, җыр-бию белән гөрләп
торган. Анда егетләрнең тапкырлыгы, кызларның матурлыгы макталган.
2. Җөмлә төрләре (7 слайд) Аулак өйгә кызлар янына егетләр килә. Алар кара-каршы
сөйләшәләр: - Егет, сиңа ни кирәк? - Кара кашлы кыз кирәк! - Ни эшкә соң ул кирәк? -
Әнигә килен кирәк! - Егет, сиңа ни кирәк? - Миңа нечкә бил кирәк! - Ни эшкә соң ул
кирәк? - Ансыз яна яшь йөрәк! - Егет, сиңа ни кирәк? - Ак каз канаты кирәк! - Ни эшкә соң
ул кирәк? - Очарга! - Нишләргә? - Матур кызлар кочарга! - Ягез инде, кызлар, ишекне
ачыгыз! - Ач булсаң туеп тор, бер кочак акча алып кил! - Бездә акча бер букча. - Ишек бавы
бер алтын, Безнең кызлар мең алтын. - Ачыгыз! - Кызлар, кертәбезме егетләрне? - Кертик,
әзрәк утырырлар да китәрләр.
- Китерелгән өзектә җөмләләрне әйтү максаты буенча төркемнәргә бүлегез. Ничә төркем
килеп чыкты? - I төркемгә кергән җөмләләрне укыгыз. Болар нинди җөмләләр? Җөмлә
ахырына нинди тыныш билгесе куела? Хикәя җөмлә икәнен исбатлап күрсәтегез. - II
төркемгә нинди җөмләләр тупладыгыз? Укып чыгыгыз. Җөмлә ахырына куелган тыныш
билгесен аңлатыгыз. Сорауны белдергән чараларны күрсәтегез. - III төр җөмләләрне
укыгыз. Өндәү җөмлә нәрсәне белдерә? Нинди тыныш билгесе куела? - Димәк, җөмләләр
әйтү максаты ягыннан ничә төргә һәм нинди төрләргә бүленә?
IV.Уку мәсьәләсен чишү .
1 нче бирем
Өндәү җөмләләрне укыйк әле.
Ул җөмләләр нәрсәне белдерә? (Хис белән хәбәр итүне, чакыру, боеру, эш кушуны
белдерә).
55 нче күнегү.
Биремне укыгыз. Боеру җөмләләрне күчереп яз.
нче нәтиҗә:
эшләргә кушуны, өндәүне, чакыру һәм боеруны белдерә торган җөмлә боеру җөмлә дип
атала.
56 нчы күнегү.
V. Физминутка . Йөзек салыш уены.
VI.Тема өстендә эшне дәвам итү.
Кайвакыт аулак өйнең иң кызган вакытында әби-бабай кайтып кергән.
И, карале,карт боларны! Кызың нишләгән бит! Аулак өй ясап яталар! Кызым, без бит сине
өй сакларга калдырдык, ә син җырлап-биеп ятасың!
Ачуланмасана, анасы, әллә үзебезнең яшь чакларны оныттыңмени?
И-и, онытыламы соң ул яшь чаклар?!
Өндәү җөмләләрне укыйк әле. Ул җөмләләр нәрсәне белдерә?
көчле тойгыны белдергән җөмлә тойгылы җөмлә дип атала;
сорау җөмлә көчле тойгы белән әйтелсә, ул җөмлә ахырында сорау һәм өндәү билгесе
куела.
Димәк, без бүген тагын нинди җөмләләр танырга өйрәнербез?
Без бүген тойгылы җөмләләрне танырга өйрәнербез.
57 нче күнегү.
Дәрестә алган белемнәрегезне модельләштереп куегыз.
боеру
- көчле тойгыны белдерә;
өндәүне; - сорау җөмлә көчле тойгы
белән әйтелсә;
чакыру;
- сорау һәм өндәү билгесе (?!);
эш кушыны белдерә;
өндәү билгесе (!)
VII. Рефлексив бәяләү этабы.
Рефлексив кабатлау.
Нәрсә белдек? Җөмләләр әйтү максаты буенча ничә һәм нинди төрләргә бүленә? - Татар
халкының нинди гореф-гадәте белән таныштыгыз?
Бәяләү (үзбәя, үзара бәяләү).
VIII. Өй эше. Тормышыбыз тагын да ямьлерәк, тагын да гамьлерәк, бердәмрәк булсын
өчен халкыбыз нинди бәйрәмнәр, уеннар, өмәләр, тамашалар, кичәләр уйлап тапкан? Шул
турыда хикәя, сорау, өндәү җөмләләр кулланып, 8-10 җөмләдән торган хикәя төзеп язарга
.
Җөмлә
Боеру
тойгылы
В раздел образования