Напоминание

Путешествие в страну дорожных знаков


Автор: Сабирзянова Гульнара Фоатовна
Должность: учитель начальных классов
Учебное заведение: МБОУ "Аксунская СОШ Буинского муниципального района РТ"
Населённый пункт: РТ, Буинский район, с.Аксу
Наименование материала: Методическая разработка
Тема: Путешествие в страну дорожных знаков
Раздел: начальное образование





Назад





Кереш
Һәр баланың тормыш юлы балалар бакчасыннан , мәктәптән башлана. Монда алган тәрбия кешене гомере буе озатып бара. Сау-сәламәт кеше гел юлда, хәрәкәттә. Тормыш шуңа көйләнгән. Әмма көйләнгән тормыш уяулык тәлап итә. Соңгы елларда транспортның күбәеп китүе юл һәлакәтләрен арттырды. Имгәнүчеләр һәм игътибарсызлык корбаннары арасында балаларның күп булуы бигрәк тә аяныч. Һәлакәтләрнең сәбәпләре дә күп төрле: балаларның игътибарсызлыгы, юл кагыйдәләрен үтәргә теләмәүләре, юлда дөрес йөрмәве, иң гади юл билгеләрен дә белмәүләре. Бөтен кешенең дә сау-сәламәт булып яшисе килә. Һәркем яшәү өчен көрәшә. Шуңа күрә дә бала чактан ук юл кагыйдәләрен өйрәнүне , юл кагыйдәләренә буйсынуны, аларны үтәүне кертергә кирәк. Мәктәптә моның буенча эш алып бару, төрле чаралар үткәрү балаларга юл кагыйдәләрен һәм билгеләрен өйрәтү, төгәл үтәргә күндерү, игътибарлы булырга, иптәшләреңә ярдәм күрсәтә белергә өйрәтү максатыннан эшләнә. Гади чаралар, дәресләр итеп кенә үткәрмичә, төрле кызыклы методлар куллану балаларның игътибарын тагын да җәлеп итә. Яраткан әкият геройлары, яраткан язучыларыбыз һәм шагыйрьләребезнең кызыклы геройлары , хайваннар белән булган төрле хәлләр, ялгышларны аңлау, төзәтү балаларның хәтерендә кала һәм юлда дөрес йөрергә, игътибарлы булырга ярдәм итә, өйрәтә.

Максат:
1. Укучыларның юл йөрү кагыйдәләре буенча белемнәрен арттыру һәм үзләштерү дәрәҗәсен тикшерү.
2.
Балаларның игътибарлылыгын,мөстәкыйль эзләнүен,иҗади сәләтләрен үстерү. 3.Юл йөрү кагыйдәләрен өйрәнүгә кызыксыну уяту, балаларның үзара аралашуларын яхшырту, дуслык, бердәмлек хисләре тәрбияләү.
Зал

“Шәһәр

урамы”

итеп

бизәлгән.

Юл

күренешләре

,

юл

билгеләре

,

светофор макеты куелган.

Укытучы.
Инде зур үсеп, илебезнең тулы хокуклы гражданина әверелгәч,сезнең, бәлкем,зур,матур һәм ышанычлы машина аласыгыз килер.Әмма,бәлагә очрамас өчен,аны бик оста йөртә дә белергә кирәк бит әле. Шуңа күрә хәзердән үк киләчәк тормышка әзерләнергә кирәк. Автомашина йөртүче булырга хыялланган кеше иң элек юл хәрәкәте әлифбасын үзләштерегә тиеш. Малайлар һәм кызлар! Юл фәне әлифбасын яхшы белүегезне телим! Шулай булганда безгә дә,олыларга да,сезгә дә өйдән төрле куркынычлар, көтелмәгән хәлләр белән тулы урамга чыкканда тынычрак булыр.


Көннән-көн автомобиль транспорты үскәннән үсә бара. Ә юллар һаман элеккечә. Шуңа күрә транспорт хуҗасына да, җәяүлегә дә юл йөрү кагыйдәләрен белү бик мөһим. Бәла аяк астында йөри, диләр. Юл йөрү кагыйдәләре мәктәптә өйрәтелсә дә, фаҗигалар еш булып тора. Бигрәк тә авылда яшәүче балалар шәһәр урамында югалып калалар. Шуңа күрә аларга юл йөрү кагыйдәләрен гамәли күнегүләр ярдәмендә өйрәтү бүгенге көндә бик актуаль.
Алып баручы.
Шушы безнең көннәрдә, Түгел борын заманда, Бер куян гаиләсе белән Яшәгән, ди, урманда. Үз илендә,үз көенә Яшәгән ,ул анда. Урманда бит кирәк түгел Юл билгесен белергә. Туры килгән аларга Зур шәһәргә килергә. Аптыраганнар куяннар, Машиналарны күреп. Юлларда бит билгеләрне Белергә кирәк элек.
тт Белсеннәр диеп аларны Куйганнар чатка элеп. Әйдәгез, бу куяннарга Ярдәмгә килик әле. Юллардагы билгеләрне Бергәләп белик әле.
Залга Куяннар килеп керә. Кулларында туп.Алар уйныйлар, шаяралар һәм

туп тәгәрәп китә. Куяннар туп артыннан йөгерәләр. Каршыларына юл

хәрәкәте инспекторы килеп чыга.

Юл хәрәкәте инспекторы.
Чү, туктагыз, куяннар! Юлга йөгереп чыкмагыз!
Уяу булу кирәк юлда, Һәрчак истә тотыгыз ! Юл йөрү кагыйдәләрен Төгәл үтәп йөрегез!
1нче Куян.
Без кагыйдәләрне белмибез, Теләсә кайдан йөрибез!
2нче Куян.
Без бит шәһәргә килдек, Кагыйдәләр өйрәнмәдек.
Юл хәрәкәте инспекторы
Юл йөрү кагыйдәләрен Өйрәник, алайса ,бергәләп Юлга йөгереп чыкмагыз! Карап тора Светофор – Игътибарлы булыгыз!

Светофор.
Минем сигналларны Ныклап күзәт син аларны. Кызыл төсем туктата: ”Ясамагыз, - ди, - хата! Күрәсезме, юл ябык! Көтегез, - ди,- тукталып!” Ә сары төсем кисәтә: ”Көтегез,көт!” – дип әйтә. Һәм дә яшел сигналга Атлый аласың алга...”

1 нче Куян

.
Дуслаштык менә Горур светофор белән без. Аның барлык сигналларын Хәзер инде без беләбез.
Юл хәрәкәте инспекторы
Шаулап “ага” урамнар Шәһәрнең һәр ягына. Йөр син бары тротуардан. Тротуар – җәяүлеләр юлы! Һәрберегез дә белсен. Җәяүлеләр тротуарның Тик уң ягыннан йөрсен.

2 нче Куян.
Күпкә артты игътибар , белемебез, Тротуарның уң ягыннан гына йөрербез!
Юл хәрәкәте инспекторы
Урам чатларында Машиналар, ай- һай, күп Юл билгеләрен белмәсәң Ансат кына чыгу юл . Юл билгеләрен яхшы белсәң Юлларың булыр имин. Мин дә сезгә, балакайлар, Гел имин юллар телим.
“Җәялеләр чыгу урыны”
Ак өчпочмак эчендә Ак,кара тасмалар буйлап Җәяүле горур атлый. Чөнки белә: шушы билге
Гомерен уяу саклый. Әлеге билге кисәтә Шофёрларны бу хакта: Игътибарлы булыгыз,- Җәяүле үткән чакта!
“Балалар” билгесе”
Кызыл белән каелган Ак өчпочмак эчендә Әй йөгерә ике бала Каядыр бар көченә. Бу билгене,билгеле, Шофёрлар бик шәп белә – Аеруча сак булыгыз, Юлдан балалар килә!

“Төп юл” билгесе
Төп юлны күрсәтеп тора Сары ромбиклы билге. Куяннар да өйрәнсеннәр, Барыгыз да белегез инде.
“Юл бирегез” билгесе
Бу өчпочмак гел кисәтә: _ Чапма,тукта син,юл бир. Исән – имин үтеп кит, - ди, - Бу урын – куркыныч җир!
“Велосипедларда хәрәкәт итү тыела” билгесе

Йөрисе килгәч ,балалар Олы юлга чыгалар да Җилдерәләр сәпиттә. Бу билгене күрсәләр, Борылсыннар кирегә. Ярамый шул бу урында Велосипедта йөрергә. Кагыйдәне үтәмәсәң, Мөмкин бәла килергә.
“Җәяүлеләр хәрәкәте тыела” билгесе
Кызыл түгәрәк эчендә Атлап бара җәяүле, Тик ул сызылган инде. Әгәр мондый билге күрсәң, Юлларга чыкма берүк. Светофорлы чатлар эзлә, Ә монысын урап үт.
“Җәяүлеләр юлы” билгесе

Бу юлдан атлап баралар Йә йөгерә, йә чабалар Ак сакаллы бабайлар, Нәни шаян малайлар, Әбиләр һәм бәбиләр, Өлкәннәр һәм нәниләр. Кызы белән әнисе, Әтисе белән улы. Әнә билге дә куелган, “Бу, - дип , - ҖӘЯҮЛЕ ЮЛЫ”.
“Велосипед юлы”
Педалеңне әйләндер дә Теләсә кайда йөре. Болай уйлап ялгышма, Алай гына түгел ул. Зәңгәр түгәрәк эчендә Ак велосипед көтеп торса, Шушы булыр синең юл.
Юл хәрәкәте инспекторы

Юлда йөрсәң,бул өлгер, Юл кагыйдәсен нык бел! Барысын белергә тырыш.. Дусларыңнан сораштыр. Зур теләк белән өйрән син, Өлкәннәрне карап тор.
1 нче Куян
Юл аша чыкканда хәзер Зебрадан гына үтәрбез. Яшел утның януын да Сабырлык белән көтәрбез
2 нче Куян
Юлны аркылы чыкканда, Башта карармын сул якка. Ә аннары онытмабыз без, Күз салырга уң якка.

Юл хәрәкәте инспекторы
Ә машинада йөрергә – Тик махсус кәнәфидә! Исән- сау булуыбызны Тели әти –әни дә. Юл билгеләредә дә безгә Бик күп нәрсә әйтәләр. Кирәк чакта боералар, Кирәктә – кисәтәләр.
Алып баручы.
Бик зур рәхмәт сезгә! Һәлакәтләр булмасын, дип Телидер һәрбер йөрәк. Бик сак булырга кирәк! Юл тәртипне ярата, Шуны истән чыгармыйк. Менә күрдегезме инде? Беркайчан да шаярмыйк.
Язмышлар бит безнең кулларда. Ашыгулар бик кыйммәткә төшә, Сак булыйк без, һәрчак юлларда! Укучылар, без шуның белән тәмамлыйбыз. Бу чара сезгә юл кагыйдәләрен үтәргә, игътибарлы булырга, дусларыгызга кирәк чакта аңлатырга, булышырга ярдәм итәр дип ышанып калам.

Кулланылган әдәбият:
1. Талия Шакирова. “Юл хәрәкәте билгеләре” , К., Татарстан китап нәшрияты, 2009. 2. Р.Ш.Әхмәдиева,Е.Е. Воронина ,Р.Н.Миңнеханов . “ Мәктәпкәчә яшьтәге балаларны юлларда үзләрен хәвефсез тоту кагыйдәләренә өйрәтү”. К.,2008. 3. Н.А.Извекова .“Юлда йөрү кагыйдәләре”, К., Татарстан китап нәшрияты,1988 4. ”Сабантуй” газетасының кушымталары “Хәерле юл” 5.Валеева Ф. Газеева А.”Юлда йөри беләсеңме?”
Муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе


«Татарстан Республикасы Буа муниципаль районы

Аксу урта гомуми белем мәктәбе”

(юлда йөрү кагыйдәләре буенча уздырылган класстан

тыш чараның методик эшкәртмәсе)

Номинация «Обучение детей Правилам дорожного движения»





башлангыч сыйныф укытучысы

Сабирҗанова Гөлнара Фоат кызы

Аксу-2016

Заявка

на участие в районном конкурсе методических разработок

Юл тәртипне ярата


по Правилам дорожного движения
ФИО участника конкурса (полностью) Контактная информация об участнике (должность, контактный телефон рабочий, сотовый, e-mail). Номинация Название работы Сабирзянова Гульнара Фоатовна Учитель начальных классов, раб.тел 50-7-38 сот. 89297270286 e-mail gulnara- sabirzyanova@mail Обучение детей Правилам дорожного движения Юл тәртипне ярата Директор школы:______________/Хайруллин Т.Д./


В раздел образования