тамчы-шоу "Без Муса Җәлилне беләбезме?"
Автор: Фазлыева Гульфия СоббуховнаДолжность: учитель начальных классов
Учебное заведение: МБОУ "Сарайлинская ООШ"
Населённый пункт: Сармановский район, с.Сарайлы
Наименование материала: Методическая разработка
Тема: тамчы-шоу "Без Муса Җәлилне беләбезме?"
Раздел: начальное образование
Назад
Тамчы – шоу
«Без Муса Җәлилне беләбезме?»
Татарстан Республикасы
Сарман муниципаль районы
Сарайлы төп гомуми
белем бирү мәктәбе
башлангыч сыйныф укытучысы
Фазлыева Гөлфия Соббух кызы
Сарайлы, 2016
Тамчы – шоу «Без Муса Җәлилне беләбезме?»
Максат:
Герой шагыйрьнең тормышы, иҗат юлы һәм җәлилчеләр
белән якыннан танышу;шагыйрьнең иҗатына карата кызыксыну
уяту;
Сугыш бетүгә 70 ел узса да, шагыйрьнең татар халкы
күңелендә онытылмавы, батырлыгы мәңгелек булуын күрсәтү.
Укычыларда кыюлык, батырлык, туган илгә бирелгәнлек,
аны саклый белү сыйфатлары;үзара дуслык, ярдәмләшү хисләре
тәрбияләү.
Җиһазлау: М.Җәлил портреты, шагыйрь турында әйтелгән сүзләр
язылган
плакат,
китаплар
күргәзмәсе,
компьютер,
слайдлар,
һәр
командага өстәл, бубиннар, фишкалар.
Кичә барышы.
А.б.: - Кадерле укучылар, хөрмәтле кунаклар һәм укытучылар! Һәр
милләттә исеме телгә алынуга ук ихтирам уята торган шәхесләр
була.
Муса
Җәлил
әнә
шундыйларның
берсе.
Без
бүген
халкыбызның
легендар
шагыйре
Муса
Җәлилнең
110
еллыгы
уңаеннан оештырылган «Тамчы - шоу» бәйгесенә җыелдык.
Кичәбезне «Муса Җәлил» җыры белән башлап җибәрәбез.
А.б.: - Хәзер, дуслар, көч сынашыйк,
Кыюлар алга чыксын.
Һәр укучы «Тамчы – шоу»да
Зирәклеген, тапкырлыгын,
Булганлыгын күрсәтсен!
Уенда катнашучы укучыларны бирегә чакырабыз. Сез тартмадан
төсле
фишкаларны
аласыз
һәм
шулай
итеп,
ике
командага
бүленәсез.
Командагызга
исем,
командир
сайлагыз
һәм
девиз
әзерләгез.
Беренче
команданың
исеме
– «Дуслык»,
икенче
командабыз
–
«Татулык» булыр.
-
Ә хәзер, хөрмәтле укучылар, безне үзегез белән таныштырып
китмәссезме икән? (укучылар үзләре белән таныштыралар)
А.б.: - Рәхмәт, балалар. Бүгенге уенның хөкемдарлары белән дә
танышып узыйк әле. (жюри әгъзалары белән таныштыру)
А.б.:
-
Балалар,
уеныбыз
күңелле
башланып
китсен
өчен
командалар бер-берсен сәламләсен иде. Рәхмәт, укучылар.
А.б.:
-
Бәйгебезне
башлап
җибәрәбез.
(слайдта
І
тур)
Беренче
турның девизы – «Батыр – берне, белемле меңне егар»
І тур сораулары
1.М.Җәлил
кайчан
һәм
кайда
туа?(
1906
нчы
елның
15
нче
февралендә Оренбург өлкәсе Мостафа авылында туа)
2. Җәлилнең әти – әнисенең исеме ничек? (Мостафа, Рәхимә)
3.М.Җәлилнең кызының исеме ничек? (Чулпан)
3.Беренче шигыре ничек атала? (
Бәхет
)
4.М.Җәлил исемен йөртүче театр ничек атала? (опера һәм балет
театры)
5.
Шагыйрь портретын таштан иҗат итүче скульптор кем?(Бакый
Урманче)
6.
М.Җәлил
ничәнче
елда
һәм
ничек
үлә?(1944нче
елның
25
августында үлә)
А.б.: - Молодцы, укучылар! І турга нәтиҗә ясау өчен сүз жюри
әгъзаларына бирелә.
А.б.: - Әйдәгез, бераз ял итеп алыйк. 3 сыйныф укучылары
М.Җәлилнең «Карак песи» җырын тәкъдим итә.
А.б.: - Уеныбызны дәвам итәбез. (слайдта ІІ тур)
- ІІ тур биремнәре белән танышабыз. Беренче бирем – «Шигырьне
таны» дип атала. Аудиоязмадагы шигырьләрдән өзекләрне тыңлап,
М.Җәлилнең кайсы шигыреннән икәнен әйтергә кирәк.
(1 – «Әтәч», 2 – «Бишек җыры», 3 – «Күке», 4 – «Чәчәкләр»)
А.б.:
-
Ә
хәзер
алдагы
бирем
белән
танышып
китик.
(слайдта
рәсем) Рәсемнәрне игътибар белән карыйбыз һәм сорауга җавап
бирәбез.
1нче
рәсемдә Мостафа
авылындагы М.
Җәлил музееннан
күренеш күрәсез. (слайдны япкач, сорау бирелә)
- Әлеге рәсемдә өстәл өстендә нәрсә бар иде? (самовар)
2нче рәсемдә Харис Якуповның “Хөкем алдыннан” картинасын
күрәсез.
- Картинада ничә кеше сурәтләнгән?
А.б.:
Молодцы, укучылар! ІІ турга нәтиҗә ясау өчен сүз жюри
әгъзаларына бирелә.
А.б.: - Бераз ял итеп алыйк әле. «Сәгать » җыры. Башкара 2 нче
класс укучылары.
А.б.: -Бәйгебезне дәвам итәбез. ІІІ турга күчкәнче, экранга карагыз
әле. Бу хәрефләрдән нинди сүз төзеп була икән? (батырлык)
Ә
сезгә
мондый
бирем:
1
минут
эчендә
яңа
сүзләр
уйлыйсыз.
Башладык.
А.б.: - Булдырдыгыз, балалар! ІІІ турга нәтиҗә ясау өчен сүз жюри
әгъзаларына
бирелә.
Җиңүчеләр
хөрмәтенә
«Бакчачы»
шигыре
яңгырый.
-
Ярышыбызны
дәвам
итеп,
ІV
турга
күчәбез.
«Командирлар
ярышы» - сорауларга тиз генә «әйе» яки «юк» дип җавап бирәсе.
Командирларга сораулар
«Дуслык» командасына:
1.М.Җәлил Мостафа авылында туган. (әйе)
2. М.Җәлилнең беренче шигыре “Бәхет” (әйе)
3.М.Җәлилнең кызының исеме Йолдыз (юк)
4. «Кызыклы шәкерт» Муса Җәлилнең шигыре . (юк)
5.А.Алиш Муса Җәлилнең көрәштәше. (әйе)
6.Казанда М.Җәлил һәйкәле бар . (әйе)
7..М.Җәлил Бөек Ватан сугышында катнаша (әйе)
8. М.Җәлил 27 ел яши (юк)
9. «Карак песи» шигыре көйгә салынган. (әйе)
10.М.Җәлил герой-шагыйрь (әйе)
«Татулык» командасына:
1.Муса Җәлил 1906 нчы елның 15 нче февралендә туган. (әйе)
2.Муса Җәлил беренче бала булып дөньяга килгән . (юк)
3. «Эшкә өндәү» М.Җәлил шигыре. (юк)
4.Муса «Кызыл ромашка» шигырен язган. (әйе)
5.Муса “Хөсәения” мәдрәсәсендә укыган. (әйе)
6.”Су анасы” М.Җәлил әкияте. (юк)
7.Зиннәт Хәсәнов Муса Җәлилнең көрәштәше. (әйе)
8 . Казанда Муса Җәлил исемендәге опера һәм балет театры бар.
(әйе)
9. Муса җәлил сугыштан кайта. (юк)
10.М.Җәлилнең
төрмәдә
язган
шигырьләр
җыентыгы
“Моабит
дәфтәрләре”. (әйе)
А.б.:- Жюри әгъзалары ІV турга нәтиҗә ясап алсын әле.
- Кадерле балалар, герой шагыйребез Муса Җәлилнең иҗатына һәм
тормышына
багышланган
интеллектуаль
уеныбыз
ахырына
якынлашты. Гомуми нәтиҗә ясап, җиңүчеләребезне билгеләгәнче,
шагыйрьнең “Җырларым” шигыренә язылган җырын тыңлап үтик
әле.
- Рәхмәт. Ә хәзер йомгаклау өчен сүз жюри әгъзаларына бирелә.
Җиңүчеләрне бүләкләү.
В раздел образования