Автор: Инсафова Лилия Минсахиевна
Должность: Учитель татарского языка и литературы
Учебное заведение: МБОУ "СОШ№3 имени Ю.А.Гагарина"
Населённый пункт: Республика Татарстан, г. Бавлы
Наименование материала: Методическая разработка
Тема: “Татар халык уеннары» темасы буенча гомуминтеллектуаль юн
Раздел: начальное образование
Программа атнага 1 сәгать исәбеннән 34 сәгатькә төзелгән.
Укытуның көтелгән нәтиҗәләре
Шәхескә кагылышлы нәтиҗәләр
Метапредмет нәтиҗәләре
Предмет нәтиҗәләре
- шәхеснең әхлакый-рухи сыйфатларын
камилләштерү:
- милли горурлык, гражданлык хисләре
формалаштыру;
- әхлак нормаларын, җәмгыятьтә яшәү
кагыйдәләрен үзләштерү;
- күршеңә ярдәм итүдә танып-белү
инициативасы күрсәтү;
- үз алдыңа максат кую, аңа ирешү юлларын
эзләү;
- уңышларыңа яки уңышсызлыкларыңа,
аларның сәбәпләренә дөрес бәя бирү;
- индивидуаль эшчәнлек стилен
формалаштыру;
- үзең алган белем күнекмәләрен
тормышның төрле шартларында куллана
белергә өйрәнү;
- психик һәм акыл үсешенә ярдәм итү;
- дуслык, иптәшлек тәрбияләү, гаделлек,
зирәклек кебек сыйфатлар булдыру;
- физик активлык аша өлгерлек, кыюлык
сыйфатлары тәрбияләү;
Шәхеснед игътибарын арттыруга,
хәтерләрен үстерүгә булышлык итү.
Танып-белү гамәлләре:
- танып-белү юнәлешендәге максатларны
билгеләү;
- укучының үз эшчәнлеген мөстәкыйль рәвештә
оештыра белүе, бәяләве, үзенең
кызыксынучанлык өлкәсен билгеләве;
- мөстәкыйль рәвештә теманы, куелган
проблеманы ача белү, фикер йөртү;
- уку мәсьәләсе тирәсендә логик фикерләү;
- фикерләүдә логик чылбыр төзү;
- телне әдәбият, рәсем һәм музыка сәнгате белән
бәйләп, сүз сәнгатенең кыйммәтен күрсәтү,
матурлыкны танырга өйрәтү;
Коммуникатив УУГ
- тыңлый белү;
- төрле фикерләрне исәпкә алып эш итү;
- үз фикерен дәлилли белү, тормыштан
мисаллар китерү;
- үз фикерен тулы һәм төгәл итеп әйтә белү;
- күмәк эш вакытында уртак фикергә килү;
- мәгълүмат туплауда үзара хезмәттәшлек итүдә
инициативасы күрсәтү;
- үз эшен контрольдә тоту, сыйныфташларына
ярдәм итү;
- коммуникатив күнекмәләрнең кеше
тормышындагы ролен билгеләү;
- башкаларны тыңлый, киңәш бирә белү;
- иптәшенең гамәлләрен бәяләү, күрше белән
хезмәттәшлек итү.
Регулятив УУГ:
- максатка ирешү юлларын билгеләү;
- үз эшчәнлегеңнең нәтиҗәле булуына ирешү, үз
- тел материалы белән логик фикерләүне
сорый торган эш төрләрен башкару;
- телнең сүзлек составын куллану өлкәсе,
активлыгыннан чыгып урынлы файдалану;
эшчәнлегеңне контрольгә алу;
- укытучы белән бергәләп, үз эшен,
иптәшләренең җавапларын бәяләү;
- кагыйдә, күрсәтмәләрне истә тоту һәм аларга
ияреп гамәлләр кылу;
- эшләнгән эшкә бәя бирү, сыйфатын һәм
дәрәҗәсен билгеләү.
№
Бүлек исеме
Сәгать саны
1.
Хәрәкәтле уеннар
6
2.
Драма уеннары
2
3.
Халык авыз иҗаты
4
4.
Җырлы-биюле уеннар
14
5.
Зиһен сынамыш уеннары
2
6.
Күмәк уеннар
5
7.
Такмаклы уеннар
1
8.
Барысы:
34
Дәрестән тыш эшчәнлекне календарь-тематик планлаштыру.
№ Бүлек
исеме
Дәрес темасы
Сәг.
саны
Уеннарның эчтәлеге
Уткәрү вакыты
Искәрмә
план
факт
1.
Хәрәкәтле
уеннар
Кереш
д ә р е с .
Уе н
т ө р л ә р е
турында сөйләү.
1
Һәрбер төр уенның кыскача эчтәлекләрен сөйләп һәм аңлатып
чыгу.
“Әтәчле».
1
Идәндә түгәрәк сызылган . Ике уенчы шул түрәрәккә кереп, бер
кулын артка куеп, икенче кулы белән тездән бөгелгән аякларын
тотып, бер-берсеннән читтәрәк басалар. Сыңар аякта сикергәләп,
җилкә белән этеп бер-берсен түгәрәктән чыгара алган уенчы
җиңүче була.
“Яулык
бәйләшле».
1
Балалар бер рәткә басалар. Беренче уенчыга яулык бирелә. Ул
көй
башлануга
яулыкны
бәйли,
ике
очын
тотып
елмая
һәм
икенче уенчыга салып бирә уен шулай дәвам итә, көй туктауга
яулык кемдә кала, шул уенчы уеннан чыга.
“Исеме кем».
1
(2 уенчы катнаша) Уенчыларның аркаларына кеше исеме язылган
кәгазъ беркетелә. Бер-берсенә язуны күрсәтмәскә тырышырга
тиеш. Биеп йөри-йөри, кем тизрәк язуны күреп күршесенең
исемен әйтә (кем тизрәк укый, кулын күтәрә).
“Капкалы».
1
10
пар
җитәкләшеп
зур
түгәрәк
ясап
басалар.Парлар
җитәклшкән
килеш
кулларын
өскә
күтәреп
капка
ясап
торалар.Көй башлануга арадан бер пар үзе теләгән капкага керә,
алар урынына баса, әлеге пар икенче капкага бара.Көй туктауга
капкага керергә өлгерми калган пар җәза ала.
“Борынга
шырпы
кыстыру».
1
Уенчыларның борынына шырпы кабы кыстырыла, шырпы кабын
бит белән төрле хәрәкәтләр ясап төшерергә тырышалар. Кем
беренче?
2.
Драма
уеннары
“Буяу сатыш».
1
Бу
уен
урамда,
ишек
алдында,
болыннарда
уйнала.
Балалар
арасында “буяу
сатучы»
һәм
«буяу
алучы»
билгеләнә.
Калганннар
«буяулар»
булып
тезелеп
утыралар.
«Сатучы»
һәрберсенә буяу исемнәре әйтеп чыга. «Буяу алучы» килә:
- Дөбер-дөбер.
- Кем бар?
- Миңа буяу кирәк иде.
- Нинди?
- Ак.
йөгереп китә. Әгәр тотылса, уеннан чыгарыла. Барлык буяулар
алынып беткәч, «буяу сатучы» «буяу алучы» га
килә: «Син
минем буяуларымны бир». «Мә, бирәм буяуларыңны. Тик бер
шарт белән: син аларның
киемендәге
сәдәф төсен белергә
тиешсең. Шул вакыт барлык буяулар сәдәфләрен яшерәләр. Буяу
сатучы «буяу» ларының сәдәф төсләрен искә төшереп әйткәч,
«буяу алучы» аларны биреп җибәрә.
«Гөлбаһар»
1
Балалар, кулга-кул тотынышып, бер сафка басалар. Берсе «бакча
каравылчысы итеп билгеләнә. Ул балалар алдында басып тора.
Каршы яктан бер бала «көтүче « булып килә. Җырлый:
- Әй, әбекәй, Гөлбаһар, синең артта ниләр бар?
- Шалкан белән торма бар.
- Берсен миңа бирсәнә!
- Көчен җитсә тартып ал!
Көтүче балаларның берсен тотып үз ягына тарта башлый, ә
«әби «
аның юлына каршы чыгып йолкытмаска тырыша.
«Шалкан-тормалар
«
берсенә
берсе
нык
тотынышканнар,
ычкынмаска,
иптәшен дә ычкындырмаска тырышалар. Шулай берәм-берәм
йолкып
алып бетергәнче уен дәвам итә
3.
Халык
авыз иҗаты
«Кем җитезрәк?»
1
Ара калдырып ике урындык куела, урындыклар астына озын бау
сузыла
(бау
урындыклардан
чыгып
тормаска
тиеш).
Көй
башлануга ике уенчы урындыклар тирәли биеп йөриләр, көй
туктауга
уенчылар
урындыкка утырып бау тартып алалар.
Уенчылар
санамыш
аша
сайланыла
Санамыш:
-Уңда
уймак,
табада коймак, Мичтә бәлеш, ал да ябеш.
Беренче утырып бауны алган уенчы җиңүче.
«Без,
без,
без
идек».
1
Уенчылар
түгәрәктә
баш
бармакларын
күрсәтеп
түбәндәге
сүзләрне әйтәләр:
Без,без, без идек,
Без унике кыз идек.
Базга төштек май ашадык,
Келәткә кердек бал ашадык,
Кап та коп, Якуб
Авызыңны ач та яп! Уенчылар авызларын йомалар, алып баручы
уенчыларны көлдерергә, сөйләштерергә тырыша, Кем беренче
көлә яисә авызын ача шул уеннан чыга.
“Казкайларым,
кайтыгыз»
1
Санамыш белән “бүре», “хуҗабикә» сайлана. Калган балалар
казлар. Уйнап йөриләр. Бүре качып тора. Хуҗабикә каздларны
чакыра. Бүре казларны куа. Тотылган каз бүрегә әйләнә.
“Йомырка
бөтереш»
1
Санамыш белән ике уенчы сайланыла.Команда булуга уенчылар
үзләренә
бирелгән
йомырканы
бөтереп
җибәрәләр,
кемнеке
озаграк бөтерелә?
4.
Җырлы-
биюле
уеннар
«Әйт, күгәрчен».
1
Балалар түгәрәккә басалар. Ике бала уртага чыгып баса. Алар
уенны алып баручылар һәм җыр башлаучылар булалар. Балалар
салмак көйгә түгәрәк буйлап җырлап әйләнеп йөриләр. Җыр
эчтәлегендә нәрсә турында сүз барса, шул хәрәкәтне бергәләп
башкаралар:
Әйт, күгәрчен, син генә,
Яшь кызлар ничек йөри?
Ул шулай да, ул болай,
Яшь кызлар йөри шулай.
(Балалар яулык очларын тотып йөриләр).
Әйт, күгәрчен, син генә,
Куян кебек сикереп йөриләр.
Куяннар ничек йөри?
Ул болай да, ул шулай,
Куяннар шулай йөри.
Әйт, күгәрчен, син генә,
Үрдәкләр ничек йөри?
Ул болай да, ул шулай,
Үрдәкләр шулай йөри.
(як-якка янтаеп, алпан-тилпән йөриләр).
«Урындыклар»
1
Көй башлануга
урындыклар тирәли бииләр . Көй туктауга
урындыкка утырып калырга тиешләр, урындыксыз калган уенчы
уеннан чыгарыла (урындыклар саны уенчылар саныннан бергә
ким алына).
«Түбәтәйле».
1
Уртада
5-6
урындык
тора,
урындыкларга
түбәтәйләр
куела.
Балалар урындыклар тирәли басалар, көй башлануга, җиңелчә
йөгерә
башлыйлар.
Көй
туктауга,
түбәтәйләрен
кияләр,
шул
арада урындыкларга утырып өлгерергә тиешләр. Кем урынсыз
кала, шул уеннан чыга. Икенче мәртәбә уйнаганда , уртада өч
урындык
кала,
уйнаучылар
саны
артыграк
була.
Соңга
таба
берурындык калдыралар. Шулай итеп, иң игътибарлы, җитез
бала билгеләнә.
«Утраулар».
1
Идәндә уенчылар саныннан бергә кимерәк итеп
кәгазьләр таратыла. Көй башлануга уенчылар биеп йөриләр,ә
көй туктауга «утрау»ларга басып калырга тиешләр. «Утрау»га
басып өлгермәгән уенчы, уеннан чыга. Уен барышында «утраула
(кәгазьләр) алына барыла, бер уенчы калганчы уен дәвам итә.
«Колакка
колак».
1
Көй
башлануга
уенчылар
таралышып
биеп
йөриләр,ә
көй
тукт ауга,
нинди
команда
бирелә
ш уны
п а р л а ш ы п
үтиләр.Мәсәлән: Колакка колак, борынга борын, аркага арка, уң
аякка уң аяк, тезгә тез.
«Яулык алыш».
1
Бу уен күбесенчә кыз балалар тарафыннан уйнала. Кызлар бер
урынга түгәрәкләнеп басалар һәм бер кеше яулык җыючы итеп
сайлап куялар. Ул уртага чыгып баса да:
Талым, талым, талчыбык,
Уртасында бал чыбык,
Ал яулык, гөл яулык,
Бир син миңа бер яулык, - дип, такмаклый-такмаклый, барлык
кызлардан
да
яулык
җыеп
чыга.
Җыеп
бетергәч,
яулык
хуҗаларына берәм-берәм җәза бирелә. Җәзадан соң уен тагын
яңадан башлана.
«Селкенмә».
1
Көй
башлануга
уенчылар
таралышып
биеп
йөриләр,ә
көй
туктауга,
уенчылар
нинди
дә
булса
бер
торышта
«катып
калалар». Селкенгән уенчы уеннан чыгарыла.
«Яулык салыш».
1
(20 уенчы катнаша) Балалар түгәрәктә. Көй башлануга
яулык
кулдан-кулга
түгәрәк
буйлап
җибәрелә.
Көй
туктауга
яулык
кемдә кала шул җәза ала.
«Куянкай».
1
Балалар,
кулга-кул
тотынышып,
түгәрәккә
басалар.
Түгәрәк
уртасына кереп, бер бала чүгәли Ул — «куян «. Куян, бер кулын
иягенә
куеп,
моңаеп
утыра.
Түгәрәктәгеләр
җырлый-җырлый
әйләнәләр:
Ак куянга ни булган,
Әллә инде авырган?
Иптәшен дә табалмый,
Урыныннан да торалмый,
Куян, куян, син сикер,
Иптәшең
табып
китер!
Куян
биленә
таянып
сикерә
башлый.
Аннан бер иптәшен уртага алып әйләнәләр дә, чакырылган бала
куян булып кала. Уен шулай дәвам итә.
«Наза».
1
Балалар парлашып, бер-бер артлы тезеләләр. Бер бала парсыз,ул
уенчылыр каршысына чыгып баса. Балалар, җырлый-җырлый,
баскан җирдә аякларын-кулларын хәрәкәтләндерәләр:
Наза дигән кыз баланың
Бөрлегәне түгелгән;
«Наза» дигән уенны без
Уйныйбыз чын күңелдән.
Кушымта.Наза, наза,
Наза матур кыз бала.
Наза тырыш, уңган бала,
Зирәк, акыллы бала.
Кушымтаны
җырлаганда,
парсыз
бала
каршыдагы
уенчылар
арасыннан биеп үтә, үзенә пар сайлый, Һәм алар икенче башка
барып басалар. Парсыз калган бала уенны дәвам итә.
«Нардуган».
1
Бер бала уртага чыга. Башка балалар аның тирәсендә бер түгәрәк
ясап, кулга-кул тотынышып, нардуган җырын җырлап әйләнәләр:
Син уртада, без кырыйда,
Әйләнәбез, нардуган,
Син нишләсең, ни кылансаң,
Мин дә шуны булдырам!
Җыр беткәндә, уртадагы бала нинди дә булса бер хәрәкәт ясый,
түгәрәктәге
балалар
шул
хәрәкәтне
кабатларга
тиешләр.
Кем
шуны булдыра алмый, уртадагы бала үз урынына аны чыгара да,
уен баштагыча дәвам итә.
“Бүген
кемнең
1
Балалар, кулга-кул тотынышып түгәрәк ясыйлар. Бер бала (туган
туган көне»
көне булган бала) уртага чыга. Уйнаучылар, җырлый-җырлый,
бер якка таба әйләнәләр, ә уртадагы бала түгәрәк эчендә каршы
якка йөри. Тәрбияче балалар белән бергә җырлый:
- Бүген кемнең туган көне?
Нигә кояш елмая?
- Белдек, белдек, Гөлсинәгә
Бүген алты (3, 4, 5) яшь тула.
Гөлсинәгә карагыз:
Ничек матур киенгән! Сәламәтлек, бәхет, шатлык Телибез чын
күңелдән.
Икенче
куплетны
җырлаганда,
балалар
туктап,
кул
чабып
торалар, Гөлсинә бии.
«Яулык бирәм».
1
Уйнаучылар көй астында - зур түгәрәктә, ә уенны алып баручы
түгәрәк
уртасында
бию
хәрәкәтләре
ясап
әйләнәләр.
Көй
туктауга,
уенны
алып
баручы
бер
бала
янына
килә
дә:
«Яулыгымны ал, кесәңә сал»,- ди. Балалар:
«Бер, ике,өч, дүрт, биш, тотарга тырыш!»,-диюгә, бала уенны
алып баручыны тотарга Һәм яулыкны аннан алырга тырыша.
« Йозаклы».
1
Ике уенчы кулга-кул тотышып «йозак ясап» басалар.
Уенга
катнашучылар
көй
башлануга
түгәрәк
буйлап
бер-бер
артлы биек «йозак» аша үтәләр, көй туктауга
йозак эчендә
калган уенчы уеннан чыга, яисә җәза ала.
5.
Зиһен
сынамыш
уеннары
«Санап җибәр!»
1
Санамыш белән ике уенчы сайланыла:
«Каенда карга, имәндә чыпчык
Һавада кош, син очып чык!»
Уенчылар санынча урындыклар куела. Урындыкларда
төрле
санда бәрәңгеләр салынган капчыклар.Уенчылар шул капчыклар
өстенә
утырып,
андагы
бәрәңгеләр
санын
әйтеп
бирергә
тиешләр.
«Парлашу».
1
Балалар зур түгәрәк ясап басалар. Физкультура дәресен искә
төшереп 1,2 дип санап чыгалар. Беренчеләр бер адым алга чыга,
икенчеләр урында кала. Шулай итеп ике түгәрәк барлыкка килә.
Беренчеләр бер якка биеп китә, икенчеләр икенче якка
биеп
китәләр. Көй туктауга парлашып әйләнергә кирәк.
6.
Күмәк
« Башмакчы».
1
Балалар
түгәрәк
ясап
басалар.
Өлкәннәрдән
берәү
уенны
уеннар
оештыручы була. Ул, кулына бер башмак алып (башмак уйнаучы
балаларның аяк размерыннан зуррак булырга тиеш), уртага баса.
Җырлый:
Төрле һөнәр беләбез,
Матур итеп тегәбез;
Асыл төсле җепләр белән
Башмак башын чигәбез.
Балалар аңа каршы, түгәрәк буйлап йөреп, җыр җырлыйлар:
Әй, башмакчы, башмакчы,
Үзең оста такмакчы.
Син җырлама такмагын,
Бир кияргә башмагын.
« К ү р с ә т
ә л е ,
үскәнем».
1
Балалар түгәрәк ясап басалар Һәм бер баланы уртага чыгаралар.
Күмәк җырлап әйләнеп, уртадагы балага төрле эшләр
кушалар.
Уртадагы
бала
кушылган
эшне
башкара.
Кырыйдагылар да:
«Менә шулай, менә шулай»,-дип, ул эшләгән эшне кабатлыйлар.
Эш кушу өчен түбәндәге җыр-такмаклар файдаланыла:
- Күрсәт әле, үскәнем, ничек кошлар очалар?
- Менә шулай, менә шулай, шулай кошлар очалар.
- Күрсәт әле, үскәнем, ничек йөри аюлар?
- Менә шулай, менә шулай, шулай йөри аюлар.
- Күрсәт әле, үскәнем, ничек чаба поездлар?
- Менә шулай, менә шулай, шулай чаба поездлар.
- Күрсәт әле, әскәнем, ничек сикерә куяннар?
- Менә шулай, менә шулай, шулай сикерә куяннар.
«Такыя үрәм».
1
Балалар түгәрәк ясап басалар . Тәрбияче алып баручы була.
Берничә балага «чәчәк» исеме кушыла, һәм аларга шул чәчәктән
ясалган башлык бирелә:
Без йөрибез болында,
Чәчәкләр бик күп монда.
Матур чәчәк җыябыз,
Такыялар үрәбез.
Алып баручы:
Ал кирәк, гөл кирәк,
Безгә нәфис гөл кирәк.
Энҗе чәчәк, кил әле,
Бер елмаеп көл әле.
Энҗе чәчәк:
Энҗедәй чәчәк атам мин
Яз көнендә урманда.
Миңа берни дә кирәкми
Күләгәлек булганда.
Балалар:
Энҗе чәчәк, күр әле!
Такыя итеп үр әле!
Энҗе чәчәк чүгәләп утыра. Уен башка чәчәкләр исемен кушып
дәвам итә. Исеме аталган нәр чәчәк уртага чыгып утыра. Шулай
итеп, такыя үрелә.
Ромашка:
Күкчәчәк:
Кечкенә көнбагыш кебек
Чәчәк булам мин үзем.
Таҗларымны санап кара,
Әгәр булсаң бик түзем.
Арыш арасында үсәм,
Зәп-зәңгәр чәчәк атам.
Зәңгәр күкле, чат кояшлы
Аяз көнне яратам.
Такыя үрелеп беткәч, такыя бер якка, түгәрәктәге балалар икенче
якка әйләнеп җырлыйлар:
Без йөрибез болында,
Чәчәкләр бик күп монда.
Матур чәчәк җыйдык без,
Такыялар үрдек без.
« Б у
д у с т ы ң
белән күреш» .
1
Балалар, кулга-кул
тотынышып,
түгәрәккә
басалар
Һәм
җырның
эчтәлегенә
әйтелгән
хәрәкәтләрне
ясап,
«'Сандугач-күгәрчен
«
көенә
җырлап әйләнәләр:
Аякларың тыпырдат,
Куларыңны чәбәклә,
Бер монда, бер монда,
Кыен эш түгел бер дә.
Башың аска иеп ал,
Кул бармагың янап ал,
Бер монда, бер монда,
Кыен эш түгел бер дә.
Бу дустың белән күреш,
Бу дустың белән күреш,
Йә иптәш, йә, әйлән,
Бик кыен түгел бу эш.
Жырга туры килгэн хәрәкәтәр эшлиләр.
“Тукмаклы»
1
Уенчылар
түгәрәк
ясап
басалар,
уртага
бер
уенчы
баса
һәм
тукмакны бөтереп җибәрә. Тукмак
сабы кемгә күрсәтә. Шул
уенчы уеннан чыга.
7.
Такмаклы
уеннар
«Түгәрәк алан».
1
Балалар, кулга-кул тотынышып, түгәрәктә йөриләр Һәм такмак
әйтәләр:
Бу аланда чәчәкләр күп,
Кыймыйм ләкин өзәргә.
Әминә, Гөлфия,
Әйдә әле биергә.
Бу аланда чәчәкләр күп,
Без аларга тимибез,
Лилия, Гөлия,
Әйдә бергә биибез. Исеме әйтелгән балалар, уртага чыгып,
бергәләп әйләнәләр Һәм икесе дә кырыйдагы балалар арасыннан
берәр
баланың
каршына
килеп
башларын
ияләр.
Уен
әлеге
балаларның исемен әйтеп дәвам итә.
Кулланылган әдәбият:
1. “Мәгариф” журналы;
2. “ Ачык дәрес”.
3. “ Мәгърифәт” газетасы.
4. “Татар балалар фольклоры” китабы.