Автор: Галеева Гелюся Сагидулловна
Должность: преподаватель
Учебное заведение: МБОУ Гимназия №3
Населённый пункт: г. Чистополь
Наименование материала: Конспект урока
Тема: "Җәйге каникуллар"
Раздел: среднее образование
Татарстан Республикасы
Чистай муниципаль районы
“3 нче гимназия” муниципаль бюджет
гомуми белем учреждениесе
Җәйге каникуллар
(3 нче сыйныф, рус төркеме)
Эшне башкарды: татар теле һәм әдәбияты укытучысы
Галеева Гөлүсә Сәгыйдулла кызы.
2017
Тема: “Җәйге каникул” тексты.
Максат: 1. “Җәйге каникул” тексты белән танышу, күнегүләр системасы аша үзләштерү.
2. Укучыларның тыңлап, аңлап сөйләм күнекмәләрен, аралашу күнекмәләрен, логик фикерләү
сәләтен, мөчтәкыйльлекләрен, иҗади активлыкларын үстерүгә ярдәм итү, шулардан чыгып нәтиҗә
ясый белүләренә ирешү.
3. Табигатькә сакчыл караш тәрбияләү.
Җиһазлау:
ноутбук,экран, презентация,карточкалар.
Дәрес барышы
I. 1. -Исәнмесез,укучылар?! Хәерле көн!
-................
-Хәлләрегез ничек?
-...................
-Утырыгыз, укучылар.
- Хәзер урамга күз салыйк та, бүгенге һава торышы турында, бүгенге көн турында
бераз сөйләшеп алыйк.
- .........
II. 1. Өй эшен тикшерү. 69 нчы бит, яңа сүзләрне тикшерү.
- Укучылар, сез нинди ел фасылларын беләсез?
- Укучы: кыш, яз, җәй, көз.
- Укучылар хәзер нинди ел фасылы?
- Укучы: Яз.
- Әйе, яз. Ә менә яз көне чәчәк атучы нинди чәчәкләрне беләсез?
- Укучы:Умырзая, тузганак, энҗе чәчәк, лалә чәчәге.
- Укучылар, әйдәгез без сезнең белән үзебезне болында итеп хис итик. Без сезнең белән
тузганак чәчәкләрен җыярбыз.
2. Ә хәзер экранга күз салыйк. Җәй турында видеоны игътибар белән карау.
- Укучылар, сез экранда нәрсәләр күрдегез?
- Укучы: Җәй, кояш кыздыра, кошлар сайрый, күбәләкләр оча, чәчәкләр үсә һ.б
- Бу билгеләр нинди ел фасылына туры килә?
Укучы: Җәй ел асылына.
Укытучы: Ә хәзер уйлап карагыз әле, без бүген сезнең белән нәрсә турында сөйләшербез?
Дәресебезнең темасы нинди булыр?
-
Укучы: Җәй турында.
- Укытучы: . Ә дәрестә нәрсәләр эшләрбез икән?
-
Укучы: яңа сүзләр өйрәнербез, күнегүләр, биремнәр эшләрбез, дәрестә күбрәк
татарча сөйләшербез.
-
Әйе, укучылар бик дөрес әйтәсез. Җәй турында алган белемнәребезне ныгытырбыз, дәрес
ахырында индн җәй турында рәсемнәр дә ясап китәрбез.
III. Cүзлек өстендә эш.
Кояш кыздыра – солнце греет
Кошлар сайрый – птицы поют
Яңгыр ява – дождь идет
Ял итәбез – отдыхаем
Җәй җитә – лето наступает
Тактада рәсемнәр белән җөмләләр төзү.
Бу яңа сүзләр безгә текстны тәрҗемә итәргә ярдәм итәр.
- Укучылар. Ә хәзер 73 нче битне ачабыз.Текстны табабыз.
Текстны укучылар чылбырлап укыйлар һәм тәрҗемә итәләр. Текстка исем бирәләр.”Җәйге
каникул”.
IV. 1.
Укытучы: укучылар, хәзе текст буенча сораулар төзеп карыйк әле. Текст буенча
укучылардан сораулар төзетү. Бер укучы сорау төзи ,икенчесе җавап бирә.
Тиздән нәрсә башлана?
Көннәр, төннәр нинди?
Күбәләкләр нишлиләр?
Урамда нәрсә кыздыра?
Кошлар кайда сайрый?
Укытучы: Молодцы, әйе укучылар текст буенча без бик күп сораулар төзеп була. Әлеге
текст буенча сораулар төзеп сез моны эшләп күрсәттегез.
2. Укытучы: әйдәгез, мин әйткән җөмләләрне табыйк әле. Найдите из текста
предложении, где говорится:
Скоро наступит лето.
Солнце греет.
Птицы поют.
Ночи становятся короткими.
Скоро закончится учёба.
3. Кайсы раслау дөрес?
1.
- Җәй көне мәктәптә каникуллар башлана.
- Яз көне мәктәптә укулар тәмамлана.
2. - Урамда кояш кыздырмый
- Урамда кояш кыздыра.
3. - Урманда кошлар сайрый.
- Урамда салкын җил исә.
4 . - Бакчаларда җиләк- җимеш өлгерә.
- Бакчаларда уңыш җыялар.
4. Укытучы: Ә хәзер экранга карыйк. Скажите что:
-
Летом дни жаркие
-
Летом солнце греет
-
На улице летают бабочки
-
Летом дети купаются .
Укытучы: Укучылар сез җәйне яратасызмы?
Укучы: ......
Укытучы: Ни өчен?
Укучылар: Су коенабыз, туган көнем, ял итәргә барабыз һ.б
Укытучы: Әйе, җәй күбебезгә ошый. Кемдер озын каникуллар өчен ярата, кемгәдер
табигатьнең иң матур вакыты ди. Чыннан да җәйге табигать иң бай, матур вакыт.Кояш
балкый, кошлар сайрый, тәмле җләкләр пешә һ.б Ләкин табигатьне саклый да белергә дә
кирәк. Табигатьне саклау – безнең изге бурычыбыз.
Укучылар менә сез су конырга барабыз дидегез. Су буенда үзеңне ничек тотарга кирәк?
- Укучылар: олылардан башка барырга ярамый, әти – әнидән рөхсәт белән барырга кирәк,
су эчендә озак торырга ярамый һ.б.
Ял итү минуты.
5. Спросите у друга:
-
Нравится ли ему лето
-
когда начинаются летние каникулы
-
куда он поедет летом
-
летом дни какими бывают
6. Прослушайте и похлопайте, когда услышите признаки лето:
Көннәр озын, көннәр кыска, кошлар сайрый, кар ява, көннәр эссе,җылы җил исә, җиләкләр
пешә, бозлавык, сары яфраклар коела, яңгыр ява.
7. Төркемнәрдә эш. Укучылар сезнең каршыларыгызда конвертлар бар. Конвертлар
эчендә сүзләр ята, шул сүзләрдән җөмләләр төзергә тиеш буласыз.
8. Яхшы укучылар булдырдыгыз, рәхмәт, ә хәзер диалогны дәвам итеп , сөйләп күрсәтик
әле. Парларда эшлиләр.
1. – Дустым, син җәйне яратасыңмы?
- ......
- Ә ни өчен яратасың?
- .........
2. – Дустым, җәй көне көннәр нинди була?
- .......
- Бакчада нәрсәләр үсә?
- ........
3. - Дустым, син кая барасың?
- ......
- Урманда нишлисең?
- .......
9. Укытучы: Рәхмәт, укучылар. Хәзер без җәй турында картина ясарбыз. Используя
рисунки, относящиеся к прочитанным текстам, мы должны будем нарисовать картину.
(Өстәлдә җәй турында төсле рәсемнәр, ак битләр, клей) Эш беткәч, һәр өстәлдән бер
укучы үзенең проекты турында сөйләп бирә.
Укытучы: Менә укучылар, сез нинди матур картина төзедегез. Бу картиналарда без
үзебезнең туган як табигатен күрәбез. Шундый матур табигатьне безгә күрә һәм саклый
белергә кирәк. Җәйге каникулларыгызны күңелле үткәрерсез дип ышанам.
Йомгаклау.
Укытучы:
1. Укучылар без нинди максат куйган идек?
2.Укучылар, без бүген дәрестә нәрсә турында сөйләштек?
3. Нинди яңа сүзләр өйрәндек?
Өй эше. 74 нче бит, 10 нчы күнегү. Рәсем буенча җәй турында хикәя төзеп килергә.
Рефлексия.
Билгеләр.