"Кешелек дөньясы тарих сабакларын онытырга тиеш түгел" ( Нәби Дәүлинең "Яшәү белән үлем арасында" әсәре буенча
Автор: Шакурова Фарида ИлдусовнаДолжность: учитель татарского языка и литературы
Учебное заведение: МБОУ "Гимназия №52"
Населённый пункт: город Казань, Республика Татарстан
Наименование материала: методическая разработка
Тема: "Кешелек дөньясы тарих сабакларын онытырга тиеш түгел" ( Нәби Дәүлинең "Яшәү белән үлем арасында" әсәре буенча
Раздел: среднее образование
Назад
Кешелек дөньясы тарих сабакларын онытырга тиеш түгел. ( Нәби Дәүли
«Яшәү белән үлем арасында » әсәре буенча)
Казандагы 52нче гимназиянең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Шәкүрова
Фәридә Илдус кызы
Дәреснең максатлары:
1.Әсәрне укып аңлау өчен шартлар тудыру.
2. Фашизм китергән газапларның авырлыгын ачыкларга ярдәм итү.
3.Тарих сабакларын онытуның куркыныч булуын аңларга булышу.
Дәреснең бурычлары:
1.Белем бирү максаты: әсәрнең төп фикерен ( сугыш чоры кешеләренең Җиңүгә
булган ышанычын, рухи ныклыгын ) укучы аңына җиткерү өчен шартлар
тудыру.
2.Фикерләү сәләтен үстерү максаты: анализлау, чагыштыру, гомумиләштереп,
нәтиҗә ясау күнекмәләрен үстерүне дәвам итү.
3.Тәрбия бирү максаты: үткәнен оныткан халыкның киләчәге юк икәнлегенә
ышандыру, сугыш газапларын күргән буынга хөрмәт хисе тәрбияләү
Педагогик технологияләр: өлешчә тикшеренүгә корылган әңгәмә
Эшне оештыру: төркемнәрдә һәм индивидуаль эшләү, “тукталышлы уку”
Җиһазлау. Язучы әсәрләреннән күргәзмә, дәрескә презентация, аудиоязмалар
Дәрес барышы.
I. Оештыру этабы.
1) Төркемнең җитәкчесен сайлау.
2) Укытучы. Бүгенге дәресебез безне кешелек дөньясы тарихында булган иң
куркыныч вакыйгаларның берсе- Бөек Ватан сугышы көннәренә кире кайтарыр.
3)Асаф Вәлиев башкаруында “Солдатлар” җыры.
4)Укытучы .“Сугышның икенче көнендә үк миңа да повестка килде. Инде кичке
якта безнең эшелон юлга чыкты. Вокзалда меңләгән куллар, яулык болгый-
болгый, безне озатып калды. Без фронтка киттек.” Бу юллар фронтовик- язучы
Нәби Дәүлинең “Яшәү белән үлем арасында” дип аталган әсәреннән.
Өйдә сез Нәби Дәүлинең тормышы һәм иҗаты турында белгәннәрне искә
төшерергә һәм “Яшәү белән үлем арасында” әсәренә кереш белән танышырга
тиеш идегез.
Язучының сугыш вакытындагы тормышы турыда сез нәрсәләр белә алдыгыз?
(Укучылар Нәби Дәүлинең сугыш вакытындагы тормышы турында сөйлиләр)
II. Дәрескә максат һәм бурычлар кую. Уку эшчәнлеген мотивлаштыру.
1.Укытучы. Дәресебезгә эпигаф итеп Нәби Дәүлинең
“Яшь кеше! Әгәр син, иртә белән тыныч йокыдан уянгач, тәрәзә төбендә ефәк
яфраклы гөлләрнең чәчәк атуын күрсәң, әгәр син шул иртәдә өй каршындагы
тирәкләрдә кошларның сайравын ишетсәң, бел-бу иртәнге шатлыкта сугышта
үлеп калган солдатларның, фашизм тоткынлыгында һәлак булган
ватандашларыңның ялкынлы тормышы бар. Әгәр син тыныч өйдә, иркен
мәктәптә дәрес укып утырасың икән, бел-бу җиргә синең матур яшәвең өчен
меңләгән солдатларның, меңләгән патриотларның каннары түгелгән. ” юлларын
алдым.
-Бу юлларны сез ничек аңлыйсыз? ( Укучыларның җавапларын тыңлау)
Укытучы. Бүгенге дәрестә нәрсә турында сөйләшербез? Дәресебезнең темасын
билгелик.(Фикерләрне тыңлау)
Укытучы.Шулай итеп, балалар, дәресебезнең темасы “ Кешелек дөньясы тарих
сабакларын онытырга тиеш түгел” .
Дәфтәрләрегезне ачыгыз һәм бүгенге числоны, дәреснең темасын язып куегыз.
Укытучы.Ни өчен үткәннәрне онытырга ярамый? Ни өчен кешелек дөньясы
тарих сабакларын, сугыш китергән газапларны онытырга тиеш түгел?
Бу сорауга җавапны сугышның алгы сызыгында, ут астында йөргән, сугышның
бөтен авырлыгын үз җилкәсендә татыган язучы Нәби Дәүлинең 1958 нче елда
язылган “Яшәү белән үлем арасында” әсәреннән эзләрбез.
-Бу әсәрдә кайчан булган вакыйгалар турында сүз барачак?
-Сугышның беренче көннәре турында нәрсә белдегез?
-Бу сугыш безнең илебез халкы өчен нинди сугыш була? Бу турыда Нәби Дәүли
ничек яза?
-Автор сугыш вакытында нинди хәлгә очрый?
-Чолганышка эләккән әсирләр нәрсә турында уйлыйлар?
- Аларга нәрсә көч бирә?
-“Кереш”кә язучы “Мин хәбәрсез югалган идем” дип исем биргән. Ни өчен? Сез
ничек уйлыйсыз? ( “Хәбәрсез югалганнар” җырын тыңлау.)
Укытучы. Әйе, укучылар, сугыш беткәнгә 70 ел узса да, “хәбәрсез
югалганнар”ның язмышлары турында нәрсә дә булса белергә теләүчеләр саны
шактый. Якыннарының каберләре кайда икәнлеген белмәүчеләр дә күп.
Бу турыда язучы “Яшәү белән үлем арасында ” әсәрендә болай дип язды:
“ Ватан өчен, туган халкы өчен үзләренең тормышларын корбан иткән
батырлар... Ул гади солдатлар палач балтасы астында да баш имәделәр, тез
чүкмәделәр. Алар көрәшеп яшәделәр, көрәшеп үлделәр! “ Мин ул “хәбәрсез
югалганнар”ның адресларын беләм. Ләкин ул адрес буенча хат бармый, аннан
хат килми... Ул адресны аналар, балалар белсеннәр иде дидем мин. Аларның
язмышларын, көрәшләрен күрсеннәр иде. Шул теләк белән, мин шушы
повестьны яздым”
Укытучы. Әсәргә “Кереш” сүзен ул мондый юллар белән тәмамлый: “ Яшь
кеше!
Син әле мәктәптә укыган көннәрдә үк җирнең тарихы белән, халыкларның
тормыш юллары белән танышырсың.Синең күз алдыңнан бик еракта калган
гасырлар узып китәр.
... Ниһаять, син шулай тарих битләрен берәмләп ача-ача, безнең гасырга, без
яшәгән чорга килеп җитәрсең. Һәм син анда “фашист” дигән сүзне күрерсең.
Кем иде соң ул фашист?
Мин сиңа шул турыда сөйләргә телим.”
Хәзер әсәрдән өзекне тукталышлы укуга күчәбез.
1нче укучы укый
Укытучы. Әле генә укылган өзектән сугыштурында нәрсәләр белдегез?
Сугыш сүзенәхарактеристика биреп карыйк.( Укучыларның фикерләрен тыңлау)
2 нче укучы укый.
Укытучы .Фашизмның кешеләр өстеннән кылган явызлыклары ничек
сурәтләнә?
3 нче укучы укый.
Укытучы. - Әби һәм кыз белән очрашу әсирләргә ничек тәэсир итә?
4 нче укучы укый
Укытучы.Нәби Дәүлинең тоткыннык көннәре кайда башлана?
Беренчел ныгыту.
Укытучы. Укылган өзектән сезфашистның кем булуы турында нәрсә белдегез?
Фашистларны үз күзләре белән күргән Нәби Дәүли : «Ә явызлык ул —
фашизм... Бәлки ул дошманның исеме киләчәктә башкача аталыр. Бәлки ул
башка киемгә төренеп йөрер, ләкин аның явыз исеме үзгәрмәс. Ул һаман фашист,
һаман үтерүче булып калыр... » дип язды һәм киләчәк буынны уяу һәм сак
булырга чакырды. Аның бу чакыруы бүгенеге көн өчен урынлымы? Төркемнәрдә
шул турыда сөйләшеп алыгыз.
Төркемнәрдә эш.Уяу һәм сак булу мәсьәләсе бүгенеге көн өчен урынлымы?
Актуальме? (Укучыларның җавапларын тыңлау)
УкытучыДәреснең темасын “Кешелек дөньясы тарих сабакларын онытырга
тиеш түгел” дип билгләгән идек. Хәзер төркемнәрдә үткәнне, тарих сабакларын
ни өчен онытырга ярамаганлыгы турыда сөйләшеп алыгыз. Фикерләрегезне
терәк схема буенча белдерә аласыз.
« Кешелек дөньясы тарих сабакларын онытырга тиеш түгел, чөнки ...»
Укытучы. Сугыш куркынычы бар, дөньялар тыныч түгел. Адәм балалары
шундыйлар инде. Үз илләрендә, үз җирләрендә матур гына, булганына шөкер
итеп яши белмиләр, тыныч кына яшәргә теләмиләр. Чит җирләр, чит байлыклар
күзне кызыктыра. Сугышлар, кемнәрнеңдер тырышлыгы белән әле анда, әле
монда кабынып торалар, кызганычка каршы. Тәнендә җаны, акылы булган һәр
кеше сугыш афәтен булдырмас өчен бөтен көчен куярга тиеш дип саныйм мин.
Моның өчен без барын да эшләргә тиеш. Беренче чиратта үткәннәрне онытмаска,
алардан сабак алырга, сугыш кырларында башларын салган батырларның, сугыш
ветераннарының сугышчан юлларын өйрәнергә, исән- сау булганнарына
игътибарлы һәи ихтирамлы булырга кирәк. Бу темага сөйләшүебезне алдагы
дәрестә дәвам итәрбез.
III. Өй эше турында мәгълүмат, аны үтәү буенча күрсәтмә бирү.
Өй эше. 1.Дәреслектә бирелгән өзекләрне укып бетерергә.
2. Сезнең туганнарыгыз, якыннарыгыз арасында да сугышта катнашкан кешеләр
бардыр. Шулар турында сөйләргә әзерләнергә.
1.Исеме,фамилиясе.
2.Сугышка кадәрге тормышы.
3.Кем булып эшләве.
4. Гаиләсе: хатыны, балалары, балаларының бүген кайларда яшәүләре турында.
5. Нинди кеше булуы турында. (төс-кыяфәтләре(фотографиясе) сугышка кит-
кәндә әйткән сүзләре, җырлаган җырлары, фронттан язган хатлары)
IV.Рефлексия
Укытучы. Дәресебезгә йомгак ясар вакыт җитте.
Бүгенге дәрестә без нәрсәләр белдек?(Сугыш, сугышның кешеләргә алып
килгән газаплары турында белдек. Сугыш куркынычы әле дә бар, шуңа күрә уяу
булырга кирәк. Үткәннәрне онытырга ярамый. Сугышта катнашкан кешеләргә
игътибарлы булырга кирәк)
Билгеләр кую
Укытучы. Әйе, укучылар. Халык үткәне, тарихы белән көчле. Үткәнен оныткан
халыкның киләчәге булмый. Көчле булыр өчен,
үткән тарихыбызны белергә,
батырларны онытмаска тиешбез.
В раздел образования