Тукайжив, Тукай будет жить
Автор: Сафарова Зимфира МирзануровнаДолжность: учитель
Учебное заведение: МКОО "Старозеленовкая средняя школа"
Населённый пункт: Ульяновская область Старокулаткинский район село. Старое Зеленое
Наименование материала: Сценарий внеклассного мероприятия
Тема: Тукайжив, Тукай будет жить
Раздел: среднее образование
Назад
Тукай яши, Тукай яшәячәк !
( Бәйрәм сценариясе)
Җиһазлау : Уртада Габдулла Тукай портреты, әдипләрнең Тукай турында
әйткән сүзләреннән плакатлар, шагыйрьгә багышланып чыгарылган газета,
«Тукай — татар халкының бөек шагыйре» дигән темага китап күргәзмәсе» ,Г.
Тукай әсәрләренә укучылар ясаган иллюстрацияләр урнаштырыла.
Плакатлар:
«Тукай — ул мавыктыргыч серле, тылсымлы әкият.
Тукай — ул үзәк өзгеч моңлы бер җыр.
Тукай — ул күңелнең иң нечкә кылларын тирбәндерә алырлык аһәңле
шагыйрь.
Магнитофон тасмасыннан «Туган тел» җырының көе яңгырый.
1.
нче алып баручы: Исәнмесез, хөрәмтле тамашачылар!
2.
нче алып баручы: Хәерле көн, кадерле дуслар!
1 нче алып баручы:
Салкын кышлар үтеп,
Яз килгәндә,
Җылы яктан кошлар кайтканда,
Туган көнең синең бөек Тукай,
Тугры халкың итә тантана.
2 нче алып баручы:
Илдә кояш, җирдә кояш,
Тукай көне канат җәйгән.
Бәйрәм бүген!
Тукай көне —
Безнең бәйрәм!
Г.Тукайның «Бәйрәм бүген» шигыре яттан сөйләнә.
Хәерле көн, хөрмәтле укытучылар, кадерле укучылар! Бүген без бөек
шагыйребез Габдулла Тукай туган көнне билгеләп үтәбез. Моннан 128 ел
элек, 1886 нчы елның 26 нчы апрелендә дөньяга килеп, 101 ел элек, ягъни
1913 нче елның 3 нче апрель иртәсендә дөньядан китеп тә барган Тукай бүген
дә безнең арабызда кебек. Аның иҗаты, аның геройлары безнең күңелләрдә,
безнең җаныбызда.
1нче
алып
баручы
Тукай
биографиясе
-дөнья
тарихындагы
иң
драматик
биографиянең
берсе:
аның
гомере
егерме
җиде
яшендә
өзелә.
Дүрт
ай
ярымлык чагында әтисез кала. Шуннан кулдан-кулга, авылдан-авылга күчеп
йөрүләр, ятимлек, фәкыйрьлек, кимсетүләр, салкын мосафирханәләр һәм бу
аның ахыргы көннәренәчә дәвам итә...Ләкин никадәр газаплар кичерсә дә,
Тукай бу фаҗигале, кыска гомер юлын горур атлап уза, шагыйрь буларак
үзенең гражданлык бурычын үз халкына, аның киләчәк бәхете хакына армый-
талмый хезмәт итүдә күрә.
1 нче укучы:
Һәр тарафтан Тукай җырын тоям, Күңелемдә балкый, маяк булып, Тукай
моңы, Тукай сүзләре. . Кем уйлады икән, ятим бала Якты йолдыз булып
калкыр дип,
Мәңге, мәңге халык йөрәгендә,
Халык күңелендә калыр дип.
Г. Тукай дөньяда бары тик 27 ел гына яшәгән, бары 8 ел гына иҗат иткән.
Шулай булса да ул гаять зур, бәя биреп бетермәслек рухи байлык калдырган.
Аның
тормышы
һәм
иҗаты-
халкыбыз
тарихында
иң
якты,
иң
изге
сәхифәләрнең
берсе.
Балачактан
күңелләребезгә
кергән
Тукай
безне
гомеребез буена озата бара. Бала чагыбызга кайтып, Тукай әкиятендә яшәп
алыйк әле!
1 нче алып баручы: Әйе« шагыйрь мәңге халык йөрәгендә, халык күңелендә
балкый. Аның шигырьләре буыннан-буынга яратып укыла, әсәрләре бала
чактан ук күңелгә кереп урнаша һәм гомер буе онытылмый, җанны җылыта,
күңелне яктырта, туган телгә мәхәббәт тәрбияли.
1.
нче алып баручы: Г.Тукай ун мең юлдан артык шигырь һәм күпсанлы
проза әсәрләре язып калдырды. Шулар арасында лирик шигырьләр
,сатирик әсәрләр, политик һәм социаль мәсьәләләрне яктырткан
мәкаләләр, балалар өчен язылган шигырьләр һәм әкиятләр бар.
1. Әкиятләрдәге Шүрәлеләр
Кырлаеңда яши бүген дә.
Шигырь чишмәләре җырга күчеп,
Яши сандугачлар телендә.
Ничә буын сине иң кадерле
Бер кешесе итеп сагына.
Син остаз да, мөгаллим дә булып,
Яшисең күк туган ягыңда.
2. Бик еракта балкып аткан
Бер гүзәл апрель таңы.
Бирде сине бу җиһанга
Әй, шагыйрьләр солтаны!
3.Саклый мәңге истәлегең
Син яшәп киткән урын.
Нур булып калды йөрәктә
Һәр синең язган җырың.
4. Азмы какканны вә сукканны
күтәрдең син, ятим?!
Җырладың шуңа халкыңның
Моң тулы хиссиятен!
5. Тынмый сазың, моңлы сазың,
Кем тыя алсын аны!
Син яшәрсең, мең яшәрсең,
Син- шагыйрьләр солтаны.
6. Ак кирәк, дип, пакъ кирәк, дип
Җырлады, язды Тукай,
Дәрт уятырга кешедә
Уянды, янды Тукай.
7. Халкына бәхет эзләде
Авыр заманда Тукай.
Өмет бәйләде туачак
Яңа көннәргә Тукай.
8. Җырлары белән мәңгегә
Йөрәккә керде Тукай.
9. Иң матур моңлы җырларын
Халкына бирде Тукай,
Азатлык, дуслык илендә
Һәркемгә кардәш Тукай.
Һәрчак безнең белән бергә –
Безнең замандаш Тукай.
Алып баручы: Халык моңы синең җырың булды,
Халык күңеле – синең күңелең.
Ил гомере, халык гомере кебек,
Озын булыр, шагыйрь гомерең!
2.
нче алып баручы Балалар өчен язган әсәрләрендә —
хезмәтне сөю һәм эшчәнлеккә өндәү, онытылмаслык изге һәм
данлыклы исем бары тырышып, намуслы эшләү аркылы гына була
дигән фикерләр үзәк урынны алып торалар.Берничә укучы: Г.Тукайның
«Эш» шигырьләрен яттан сөйлиләр, яки «Эш беткәч уйнага ярый»
шигырен сәхнәләштерергә мөмкин.
3.
2 нче алып баручы: Г.Тукай иҗатындагы актив темаларны н берсе —
табигать лирикасы. Шигырьләре аша балаларда хайваннар, кошлар һәм
үсемлекләргә карата дуслык, ярату
мөнәсәбәтләре тәрбияли, табигатьнең балаларга бик үк ярдәм итә
торган шигырьләр яза.
Укучылар тарафыннан «Кошчык», «Яңгыр» шигырьләре яттан сөйләнә.
1 нче алып баручы:
Телсез идек, Тукай безне телле итте,
Җырсыз идек, Тукай безне җырлы итте.
Күгебездә балкып торган йолдыз булып,
Кара төндә өстебезгә энҗе сипте.
2 нче алып баручы: Татар халкы синең белән Горурлана, Тукай!
Безнең йөрәкләрдә син мәңгегә!
1
нче алып баручы: «Әт-тә» «Ән-нә!» -дип беренча тапкыр әйткәнен
берәү дә хәтерләми. Әммә шунысы хак: телебез, шушы мөкатдәс
сүзләр белән ачылган. Халкыбызның сөекле шагыйре Тукай белән дә
шулай. Аның исемен кайчан, кайсы яшьтә телгә алганын берәү дә
әйтеп бирә алмас. Бу сүз дә «әт-тәм» «ән-нәм» белән бергә әйтелгән.
Тукай безнең җанда, безнең рухта. Кечкенә чактан ук нәни Апуш
булып, үсә төшкәч, олыгайгач бөек Тукай булып гомеребезнең
ахырынача озата бара.
2
а. б.: Г.Тукай бик аз яшәгән. Аның балачагы бик авыр булган, ул
кечкенәдән
ятим
калып,
төрле
гаиләләрдә
тәрбияләнеп
үскән.
Ул
яшәгән
урыннарны
гына
күздән
кичерсәң
дә,
дистәгә
якынлаша:
Кушлавычта ул дөньяга аваз салган, (2 а.б.)Өчиле, авыр булса да,
бабасы
канаты
астына
сыендырып,
үлемнән
саклап
калган,
(1
а.б.)Саснада ул аз булса да әнисе куенында назланган...һәм иң зур
югалту
ачысын
да
татыган,
(2)
Казан
аны
тәүге
тапкыр
ачлык
тырнагыннан алып калса,соңыннан аны шагыйрь итеп бөтен дөньяга
таныткан, (1)Кырлайны ул үзе үк “дөньяга күзем ачылган урын” дип
атаган, (2) Җаек исә кечкенә Габдулладан шагыйрь Габдулла Тукай
ясаган.
3
“Бала белән Күбәләк” шигырен сәхнәләштерәләр)
4
1 а. б.: Кызганычка каршы, күбәләкләр гомере кебек, шагыйрнең
дә гомере кыска була. Әйдәгез, шул кыска гына гомернең кайбер
мизгелләрен искә төшереп узыйк әле.
5
(Тамашачылар белән кечкенә викторина):
6
-Г.Тукай кайда туган?
7
-Әтисенең исеме кем?
8
-Әнисенең исеме ничек?
9
-Бабасында яшәгән авылның исеме ничек?
10 -“Шүрәле” поэмасында ул нинди авылны искә ала?
11 -Кайсы шәһәрдә ул беренче шигырләрен яза?
12 -Кайсы шәһәрдә татар халкының сөекле шагыйре булып таныла?
13 -Казанга килүе турында нинди шигырендә яза?
14 -Тукайның нинди әсәрләрен беләсез?
1 нче алып баручы:Тукайны һәркем үзенчә ача. Гомумән, ул яшәгән саен яңа
яклары белән ачыла бара. Бүгенге көндә Тукай безнең белән.
«Сөй гомерне., сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын»
— дип язган иде ул үз халкын кайнар сөю белән. Заманнар үзгәрсә дә, бу
юллар һәр чорда, һәр дәвердә заманча яңгырар. Сөйик без халыкны, сөйик
без халыкның дөньясын нәкъ Тукайча! Тукай яши. Тукай яшәяәчәк. Татар
милләте яшәгәнгә кадәр Тукай яшәячәк.
В раздел образования