Профориентация
Автор: Ашрапова Гульшат РазиновнаДолжность: учитель татарского языка и литературы
Учебное заведение: МБОУ "Лицей №9 имени А.С.Пушкина ЗМР РТ"
Населённый пункт: город Зеленодольск
Наименование материала: "Мин профессия сайлыйм"
Тема: Профориентация
Раздел: полное образование
Назад
«Мин профессия сайлыйм…» темасына багышланган класс
сәгатенең эшкәртмәсе.
9н нчы сыйныф җитәкчесе Г.Р.Әшрәпова.
Класс сәгатендә 9нчы н сыйныфы укучылары,чакырылган кунаклар – балта
остасы Шәүкәт абый,металлны эретеп ябыштыручы Ринат абый һәм милиция
хезмәткәре Л.Р.Хәмидуллина - катнаша.
Укучы. Юлга чыктым. Алда мине,
Белмим, ниләр көтә икән?
Ап-ак якты юллар микән,
Биек – биек киртә микән?
Юлга чыктым. Алларымда
Әллә ничә такыр сукмак.
Кайсысыннан китәргә соң –
Юл чатында калдым туктап.
Бер өн килде:
Укытучы: «Вакытыңның кадерен бел – торма туктап.
Олы юлга алып чыксын
Үзең салган яңа сукмак».
- Бер дә төшенкелеккә бирелмә, укучым. Вакытның кадерен белеп,
вакытында җыелдык та инде без бүген сукмак сайларга.
Темабыз: «Мин профессия сайлыйм…»
Без «һөнәр», «профессия» дип сөйләшәбез. Татар теле, әдәбияты
дәресләрендә дә һөнәр сайлау турында сөйләшә килдек. Нәрсә соң
ул һөнәр? Ә нәрсә ул профессия? Алар арасында аерма бармы?
1. Һөнәр ул – кул көче белән нинди дә булса эш башкару.
2. Ңинди дә булса өлкәгә караган белгечлек, профессия. Мәсәлән,
укытучылык һөнәре.
3. Нинди дә булса эшкә осталык, мавыгулык.
-
Профессия
–
билгеле бер
хәзерлек,
белем
таләп
итә
торган
эшчәнлек, хезмәт.
- Аерма бар дип уйлыйбыз. Нинди дә булса профессия алу өчен,
махсус уку кирәк, ә һөнәрнең кайберләрен укымыйча да үзләштереп
була, әйтик, әбидән, бабайдан, әтидән, абыйдан.
Укытучы: балалар, нинди һөнәрләр турында ишетеп, күреп, укып беләсез?
Җавап .Тимерче, элемтәче, балта остасы, сәгатьче, сантехник,
сварщик, ит чабучы, электрик, пешекче, очучы, сатучы.
Укытучы: без бүген аерым һөнәр, профессия төшенчәсен генә карамыйбыз, ә
һөнәр сайлау яки профессия сайлау турында сөйләшәчәкбез .ничек уйлыйсыз,
нәрсә ул профессия сайлау?
Җавап. Үзеңә эш сайлау.
Укытучы.
Профессия
сайлау.
Карап
торуга
гади
генә
булып
тоелган
бу
сүзтезмә нинди тирән мәгънәгә ия, аның эчендә күпме эмоция, нәрсәдер көтү,
шик – курку, проблема яшеренгән. Профессия сайлау – үзеңә эш сайлау гына
түгел, билгеле Бер кешеләр төркеменә кушылу, алар белән эшләү, ул кешеләр
төркеменең этик кагыйдәләрен, принципларын, яшәү образын үзеңә кабул
итү. яки профессия ул – кешенең социаль характеристикасы.
Дөрес итеп профессия сайлауның шартларын карыйбыз яки сез профессия
сайлаганда, нәрсәгә игътибар итәргә тиеш?
Әйдәгез, бергәләшеп сез язган сочинениеларны карыйк. (өзекләр укыла).
Шулай итеп, профессия сайлауның беренче шарты: теләк булырга тиеш.
Ярар, теләк белән генә була микән? (укытучы мисал китерә). Яшь егет очучы
булырга тели, ә үзе күзлек кия. Ул очучы була аламы?
җавап. Юк.
Укытучы. Шулай итеп, профессия сайлаганда, сәламәтлек турында да уйларга
кирәк икән. Яки син сайлаячак һөнәр син булдырырдай, кулыңнан килердәй
булырга тиеш (икенче түгәрәкне ясап куя).
Тагын бер мисал карыйк. Яшь кешенең чәй үстерүче, җыючы яки кокос
чикләвеген җыючы булып эшлисе килә ди. Ул бу һөнәрнә сайлый алмый,
чөнки чәй Грузиядә, …үсә; пальма да Россиядә үсми. Шулай итеп, теләк һәм
булдыра алу гына җитми, тагын эшкә урнашу мөмкинчелеге дә булырга
тиеш, яки эш базарында (рынок труда) син сайлаган специальность буенча
эш урынының булуы (тактада өченче түгәрәкне ясап куя).
Хезмәт базары ул – «эш сораучылар» һәм «эш бирүчеләр». Сатучы белән
алучы
кебек.
«Эш
сораучылар»
үзләренең
хезмәтен
саталар,
ә
«эш
бирүчеләр» сатып алалар. Профессия – хезмәт базарында сатыла торган
товар.
Шулай итеп, сез шушы өч әйберне туры китерә алсагыз, сезнең профессия
сайлавагыз
уңышлы
булачак.
(Укытучы
центр
занятостидән
алган
мәгълүматлар белән укучыларны таныштыра. ШәҺәргә кемнәр кирәк? врач –
30, инженер – 16, сварщик – 36, милиционер – 5, столяр – 15, …)
II. Анкета сорауларына җавап бирү. (сораулар таратыла, соңыннан психолог
анализ ясарга тиешлеге әйтелә).
III. Өй эшен тикшерү. Өч группага өйгә эш бирелгән була: 1-нче группа агач
остасы (столяр) турында мәгълүмат бирергә тиеш. Газета чыгаралар, аны
яклыйлар. Бу группа шулай ук бер агач остасын да алып килергә тиеш. Ул
үзенең һөнәре турында сөйли. Балаларга киңәшләр бирә.
Телә
к
булд
ы-ру
Талә
п
ител
ү
II группа – сварщик (металлны эретеп ябыштыручы) һөнәре турында проект
яклый. Шулай ук бу һөнәр иясе вәкилен дә чакыралар. Ринат абый Кама аша
сузылган күперне эшләүдә, Кол Шәриф мәчетенең гөмбәзен эшләүдә керткән
хезмәте турында сөйли.
III группага милиционер профессиясе турында чыгыш ясарга бирелгән. Алар
да үзләренең өй эшләрен күрсәтәләр. Безнең мәктәп белән эшли торган
милиция
хезмәткәре
Л.Р.
Хәмидуллина
чакырыла.
Бер
укучыбыз
аның
турында «Яшел Үзән» газетасында язып чыккан иде. Газетадан өзек укыла.
IV. «Профессияне уйлап тап» дигән уен уйнау. Һәр укучыга «Профессия
нәрсәдән тора»дигән бланк таратыла. Бланк буенча һәрбер укучы үз уйлаган
профессиясенең
характеристикаларын
билгеләп
чыгалар.
Бер
укучы
билгеләгәнен
укый,
ә
башкалар
ул
сайлаган
профессияне
уйлап
табып
әйтергә тиеш.
V. Психолог анкеталарны анализлый.
VI. Укытучы йомгаклый.
-
«Һөнәрле
үлмәс, һөнәрсез көн күрмәс. Һөнәр утта янмый, суда батмый
торган хәзинә. Эш сөйгәнне ил сөйгән. Яратып эшләгән эш куаныч китерә» -
дигән борынгылар. Сайлаган һөнәрегез үзегез яратып эшли торган, куаныч
китерә
торган
булсын.
Ак
юллар
сезгә,чыгарылыш
сыйныф
укучылары.
(Килгән
кунакларга
рәхмәт
белдерелә,
истәлеккә
кечкенә
бүләкләр
тапшырыла).
Киләсе
класс
сәгатенә
калган
ике
группага
өй
эше
бирелә:
төзүче
Һәм
машина
йөртүче
турында
мәгълүмат
җыярга һә м
б у һөнәр
белән
башкакаларны
да
таныштырырга.
Класс
сәгатенең
темасы
«Профессия
дөньясының картасы» дип аталачак.
Профессиянең характеристикасы
Кем яки нәрсә белән эшлисәң:
Табигать, хайваннар, үсемлекләр;
Кешеләр (олылар, балалар) белән эшләү;
Материаллар белән эшләү;
Техникатранспорт белән эшләү;
Мәгълүмат (текстлар, цифрлар, компьютер)
Сәнгать образы (нәфислек)
Хәзмәтнең максаты:
Тикшерү, бәяләү, Алдан күрү
үзгәртеп кору
иҗат эше, уйлап табу
әйбер ташу, күченү
хезмәт күрсәтү
үзеңнең үсешең
Эш шартлары:
Кул белән эшләү
Механик чаралар кулану
Автомат чаралар кулану
Сөйләү, күрү, ишетү, мимика
Баш белән эшләү, фикерләү
Күчмә яки стационар чаралар
Эш шартлары:
җитештерү цехы
кешеләр белән Тулы зур бина
(сәүдә яки концерт заллары)
көнкүреш микроклимат
гадәти булмаган шартлар
тормыш Һәм сәламәтлек өчен куркыныч янау
ачык Һавада эшләү
утырып эшләү, басып эшләү, хәрәкәттә булу
өй шартлары буллу
Эштәге аралашу характеры:
Кешеләр белән бик аз аралашу
Клиентлар белән аралашу
Тотрыклы коллектив
Кешеләр төркеме белән эшләү
Дисциплина буллу,үзара субординация саклау
Эштәге җаваплылык:
Материаль яктан җаваплылык
Мороль яктан җаваплылык
Кеше тормышы өчен җаваплылык
җаваплылык юк
Эшнең үзенчәлекләре:
Зур хезмәт хакы буллу
Льготалары буллу
Командировкаларга йөрү
Эшнең төгәлләнгән нәтиҗәсе
Төрле «кызыктыру», «алдау», чаралары
Күренекле кешеләр белән очрашу
Эшнен авыр яклары:
Югары нерв киеренкелеге
Профессиональ авырулар
Эшнең дәрәҗәсе аз буллу
Сүгенү, эшәке сүзләр ишетү
Төрмәгә эләгү куркынычы бар
Эшләү өчен кирәк булган беләм дәрәҗә:
Махсус белеем алу кирәкми
Башлангыч профессиональ белем
Урта профессиональ белем
Югары профессиональ белем
Галим буллу, академия, аспирантура
В раздел образования