Напоминание

Виды треугольников


Автор: Сибгатуллина Илхамия Фатиховна
Должность: учитель математики
Учебное заведение: МБОУ "Беденьговская ООШ"
Населённый пункт: с. Татарская Беденьга, Тетюшский район, Республика Татарстан
Наименование материала: методическая разработка урока, 5 класс
Тема: Виды треугольников
Раздел: среднее образование





Назад





Татарстан Республикасы Тәтеш

муниципаль районы

“Бидәңге төп гомүми белем мәктәбе”

муниципаль бюджет гомүми белем учреждениесе

5 нче сыйныф өчен

«Өчпочмакларның төрләре» темасына

дәрес эшкәртмәсе
Математика укытучысы: Сибгатуллина Илһамия Фатих кызы Татар Бидәңгесе, 2013 ел

Дәреснең темасы
: Өчпочмакларның төрләре
Максат
:  Өчпочмакларны почмаклары һәм яклары буенча төрләргә аера белү;  Укучыларның танып-белү эшчәнлекләрен активлаштыру; логик фикер йөртү сәләтен үстерү; үзләренең уку гамәлләре нәтиҗәсен бәяли белергә өйрәтү;  Интеллектуаль һәм коммуникатив мөмкинлекләрен үстерү.
Дәреснең төре:
Яңа белем үзләштерү дәресе.
Җиһаз:
Сызым почмаклыгы, линейка, циркуль, таякчыклар, төсле карандашлар, өчпочмаклар тутырылган пакетлар, тигезьянлы һәм тигезъяклы өчпочмак модельләре, “поезд вагончыклары”, 11 төенле җеп, магнит такта, интерактив такта, проектор. Укыту китабы: Математика. 5 сыйныф. Дорофеев Г.В., Шарыгин И.Ф., Москва “Просвещение», 2011. “ Өчпочмакларның төрләре” темасына презентация
Көтелгән нәтиҗәләр:

Фәнне өйрәнү нәтиҗәләре:
Дәрестә алган белемне, математик терминнарны фәнне өйрәнүдә нигезле куллану; дәрестә кулланылга эш төрләре тормышта чагылыш табасына ышану.
Метапредмет нәтиҗәләр
: Танып-белү эшчәнлеге үсү, фән белә кызыксыну уяну; Мөстәкыйльлек, максатчан булу, нәтиҗәле эшләү теләге туу; Үзконтрольлек, үз-үзеңне бәяли белү тәрбияләү; логик фикер йөртергә өйрәнү, фикерләү дәрәҗәсен үстерү; Индивидуаль, парлап һәм коллективта эшләп үз фикерен әйтергә һәм якларга күнегү, сөйләм телен һәм язу күнекмәсен арттырү, күзәтүчәнлекне үстерү.
Шәхескә юнәлтелгән нәтиҗәләр
: Башкаларның фикерен тыңлый белү һәм аны санлау; олылар һәм яшьтәшләре белән аралаша белү; сәламәтлекне саклау һәм ныгыту.
Дәреснең барышы:

I.Оештыру моменты
: Укучылар парлап утыралар. Исәнмесез! Дәресне башлыйбыз. Укытучы эшчәнлеге Укучы эшчәнлеге II
Мативацияләү:

1 Тиздән Яңа Елны каршы алачакбыз. Без аны ничек бәйрәм итәбез? Ёлка куябыз, төрле утлар кабызабыз, Кар Бабай ясыйбыз, Кар Кызы белән Кыш Бабай килә, Кремль курантлары 12 не сукканда Салют ата,....(җаваплар төрле булырга мөмкин.) Сл.1 2 Укытучы цилиндр формасындагы бизәкле тартмадан төрле төстәге фигуралар очыра. Фигураларны җыялар. Бу фигуралар барысы да өчпочмаклар. 3 Бу өчпочмаклар бер- берсеннэн нәрсә белән аерылалар? Төслэре белән, зурлыклары белән, формалары белән, .... (җаваплар төрле булырга мөмкин.) Төсләре буенча өчпочмакларны пакетларга тутыралар. (Алар яңа белемне ныгыту этабында кирәк булачак) II I.
Актуальләштерү:
1 Өчпочмак дип нинди фигураны атыйбыз? Өчпочмак дип 3 ноктадан һәм аларны тоташтыручы 3 кисемтәдән торган фигура атала. ∆ АВС: А,В,С – түбәләр, АВ, ВС, АС - яклар,  A,  B,  C – почмаклар. Сл.2 2 АВС өчпочмагының почмакларын әйтегез һәм төрләрен билгеләгез.  A,  C – кысынкы почмаклар,  B – җәенке почмак, Почмакларның башка төрләрен дә искә төшерегез. Туры почмак һәм җәелгэн почмак . Сл.3 IV .
Яңа белемне ачу этабы:

1 Һәр парга аерым бирем бирелә. (Карточка) Таякчыклар белән эшләгез. 1нче пар. Ике почмагы туры булган өчпочмак төзегез. 2 нче пар. Ике почмагы җәенке булган өчпочмак төзегез. 3 нче пар. Бер почмагы туры, бер помагы җәенке булган өчпочмак төзегез. Нәтиҗә ясагыз. 1нче пар. Өчпочмакның бер генә почмагы туры була, ә калган 2 почмагы кысынкы. 2 нче пар. Өчпочмакның бер генә почмагы җәенке була, ә калган 2 почмагы кысынкы. 3 нче пар. Өчпочмакның бер генә почмагы я туры, я җәенке була, ә калган 2 почмагы кысынкы. 2 Проблемалы очрак Ә хәзер укучылар, барыгыз да бергә бер җәелгән почмагы булган өчпочмак төзегез. Таякчыклар белән бер почмагы җәелгән почмак булырлык итеп өчпочмак “төзиләр” һәм нәтиҗә чыгаралар: - Җәелгән почмак белән өчпочмак төзеп булмый, чөнки өчпочмакның түбәләре бер туры өстендә ятмыйлар. - Өчпочмакта кысынкы почмак, туры почмак, җәенке почмак булырга мөмкин . 3 Проекторда өчпочмаклар күрсәтелә. Гомүми нәтиҗә чыгарыгыз. В N D С A M Q K E ∆ ABC – җәенкепочмаклы өчпочмак, ∆ MNQ – турыпочмаклы өчпочмак, ∆ KDE – кысынкыпочмаклы өчпочмак. Өчпочмаклар почмаклары буенча төрләргә бүленәләр. Сл.4 4 Китап белән эш. №628, 135 нче бит.
Мөстәкыйль эш.
Эш дәфтәрләрендә өчпочмакларның төрләрен билгеләп сызалар.
Бер-берсенең эшләрен тикшерәләр.
5 Ә хәзер укучылар, өчпочмакның яклары турында сөйләшәбез. Аның ягы нинди фигура? Өчпочмакның яклары 3 кисемтәдән тора. Сл.2 6 Өч тигез кисемтә белән (таякчыклар) өчпочмак төзегез. Өч тигез таякчык ярдәмендә өчпочмак төзиләр. Сл.5
∆АВС ның яклары тигез. АВ = ВС = АС Билгеләмә чыгаралар. Яклары тигез булган өчпочмак тигезъяклы өчпочмак дип атала. 7 Проблемалы очрак Укучылар, безнең сыйныф тактасы дәфтәр бите кебек шакмаклы түгел.Таякчыклар белән дә эшләп булмый. Тигезъяклы өчпочмакны ничек сызыйк икән? Укытучы дөрес фикер йөртү өчен юнәлеш бирә. Китапның 11,12 нче битләрен ачып, кисемтәләр тигезлеген циркуль ярдәмендә белеп булуын искә төшерәләр. Укучылар, укытучы күзәтүе астында, циркуль ярдәмендә тигезъяклы өчпочмак төзиләр. 8 Практик эш Һәр парга тигезъяклы өчпочмакның катыргыдан ясалган 2 моделе бирелә. Укытучы биремне аңлата. Укучылар ике тигез тигезъяклы өчпочмакларны күрсәтелгән нокталарда ручка башына куеп, өстәгесен әйләндерәләр. Почмаклар тәңгәл киләләр, димәк алар тигезләр. Нәтиҗә ясыйлар, тигезъяклы өчпочмакның почмаклары тигез булуын әйтәләр. 9 Ике тигез, бер кыскарак кисемтә белән (таякчыклар) өчпочмак төзегез. Ике тигез , бер кыскарак таякчыклар ярдәмендә өчпочмак төзиләр. ∆АВС – тигезьянлы өчпочмак АВ, АС – ян ягы; ВС – нигез Билгеләмә чыгаралар. Ике ягы тигез булган өчпочмак Сл.6
тигезьянлы өчпочмак дип атала. 1 0 Китап белән эш. № 636, 136 нчы бит.
Мөстәкыйль эш.
Укучылар китаптагы алгоритм буенча эш дәфтәрләрендә циркуль ярдәмендә тигезьянлы өчпочмак төзиләр. 1 1 Практик эш Һәр парга тигезьянлы өчпочмакның катыргыдан ясалган моделе бирелә. Укытучы биремне аңлата. Укучылар өчпочмакны почмакларыннан урталай бөкләргә тырышалар. Һәм нәтиҗәгә киләләр. Бу эш нигезгә каршы почмактан бөкләгәндә генә “җайлы” килеп чыга, нигез янындагы почмаклар тәңгәл киләләр. Тигезьянлы өчпочмакның нигезе янындагы почмаклары тигез булуын әйтәләр. 1 2 Проекторда өчпочмаклар күрсәтелә. (Алар күп санда булырга мөмкин) Сл.7 Өчпочмакларның яклары буенча төрләрен билгеләгез. Зәңгәр өчпочмак - тигезъяклы өчпочмак; Кызыл өчпочмак - тигезьянлы өчпочмак; 1 3 Проблемалы очрак Ә яшел өчпочмакны яклары буенча кайсы төргә кертерсез? Парлар фикер алышалар. (җаваплар төрле булырга мөмкин.) Бу өчпочмакның яклары төрле озынлыкта. Димәк, яшел өчпочмак- яклары төрле булган өчпочмак. Гомүми нәтиҗә ясагыз. Өчпочмаклар яклары буенча да 3 төргә бүленәләр. 1)тигезъяклы өчпочмаклар, 2)тигезьянлы өчпочмаклар, 3)яклары төрле булган өчпочмаклар. Сл.8 1 4
Ял итеп алабыз!
1) Сызым почмаклыгы ярдәмендә сызыла. 2) Туры почмактан зуррак. 3) Туры почмактан кечерәк. 4) Үзәге тирәсендә әйләнә. Торып басалар. Кулларын укытучы әйткән почмак рәвешендә куялар. (Альтернатив ял ясарга мөмкин. Интернеттан алынган заманча физкульминуткалар балаларга бик ошый.) Сл.9
V
Яңа белемне ныгыту этабы:
1 Укучылар, без дәрескә куйган максатыбызга ирештекме? Әйе. Без өчпочмакларның яклары һәм почмаклары буенча төрләрен билгеләргә өйрәндек. Һәр пардан бер укучы чыгып, магнит тактада хәзерләнгән таблицага өчпочмак модельләрен тиешле ячейкаларга куялар. 2 Проблемалы очрак Укучылар, бер юлы ике ячейкага куеп булырдай өчпочмаклар бармы? Парлар киңәшәләр.Җаваплар төрле. Әйе. - Тигезьянлы турыпочмаклы өчпочмак; - Тигезьянлы җәенкепочмаклы өчпочмак; - Тигезьянлы кысынкыпочмаклы өчпочмак; - Яклары төрле булган турыпочмаклы өчпочмак; - Яклары төрле булган җәенкепочмаклы өчпочмак; - Яклары төрле булган кысынкыпочмаклы өчпочмак. Сл.10 Кушымт а 3 Китап белән эш. № 625, 134 нче бит
Телдән эш.
Укучылар 125 нче рәсем буенча эшлиләр. 4 Мисыр өчпочмагы турында сөйли. Мисырдагы Пирамидалар искә алына. Бермуд өчпочмагы. (вакытка карап) Укучылар бергә җыелып, 11 төенле җеп ярдәмендә Мисыр өчпочмагы төзиләр. Сл.11 Сл.12 V I
Яңа белемне тикшерү этабы:
1 ЭШЛЕКЛЕ УЕН Укучылар өчпочмаклар тутырылган пакетларын алып, андагы өчпочмакларны (һәр парда аерым төс) тиешле “вагончыкларга утыртып озаталар”. Тигезъяклы ∆ Тигезьянлы ∆ Яклары төрле ∆ Җәенке почмаклы ∆ Кысынкыпочмаклы ∆ Турыпочмаклы ∆
2 Һәрберегез бер вагонның “проводнигы”. “Пассажирларның” билетларын тикшерегез, үз ваноннарына утырганнармы, әллә ялгышканнармы? Һәр укучы чыгып, бер вагончыктан өчпочмакларны алып тикшерә. Анда 3 төстә һәм бер төрдәге өчпочмаклар булырга тиеш. Укучы дөреслеген ( яки дөрес түгеллеген), кайсы пар ялгышканны ачыкларга тиеш.
Бер-берсен һәм үзтикшерү.
V II
Өй эше бирү:
1 1,2 биремнәр барыгыз өчен дә. 3нче бирем ныграк белергә теләүчеләр өчен. 1. Бүген өйгә кайту юлында өчпочмаклар күзәтеп кайтырга. 2. Төсле катыргыдан без өйрәнгән өчпочмакларны ясап килергә. 3. № 630,135 нче бит. Сл.13 V II I
Рефлексия:
1 Укучылар, бүгенге тема сезгә ошадымы? Аңлаешлы идеме? Сез ничек уйлыйсыз, бу дәрестә алган белем киләчәктә кирәк булырмы? Бер-берсе белән сөйләшеп, киңәшеп алганнан соң, укучылар һәрберсе үз фикерен эйтә. -математиканы өйрәнү өчен; - йортлар төзү өчен; - пирамидалар төзү өчен;.... (җаваплар төрле булырга мөмкин) 2 Магнит тактага һәрберсе укучылар саны кадәр күппочмаклар беркетелгән. Укучылар
үзбәяләү
нигезендә үзенә тиешле күппочмакны алып пакетына сала. 3 Дәрес тәмам. Сезгә уңышлар телим! Укучылар да саубуллашалар. Кушымта
УКУЧЫЛАР ӨЧЕН БЕЛЕШМӘ

Өчпочмакның

төре

Тигезьянлы

Тигезъяклы

Яклары төрле


Турыпочмаклы

Җәенкепочмаклы

Кысынкыпочмак

лы


В раздел образования