Автор: Гайсина Миляуша Насимовна
Должность: учитель родного языка и литературы
Учебное заведение: МАОУ "Лицей №2"
Населённый пункт: Республика Татарстан г. Альметьевск
Наименование материала: рабочая программа
Тема: "Рус теленд
Раздел: полное образование
Рус телендә сөйләшүче балаларга түгәрәк эше программасы
Сыйныф: 6Г, 7В
Укытучы: 1 квалификацион категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы Гайсина Миләүшә Нәсимовна
Сәгать саны : барлыгы 35 сәгать ; атнасына 1 сәгать
Аңлатма язуы
Түгәрәк программасы 6 нчы 7 нче сыйныфларда укучы рус телле балаларга татар телен тирәнтен өйрәнү өчен
төзелгән. Әлеге программа 35 сәгатькә исәпләнгән. Ул атнага 1 тапкыр үткәрелә. Программа төрле эш формаларын һәм
ысулларын үз эченә ала: әңгәмәләр, телдән һәм язмача аралашу, укучыларның мөстәкыйль, гамәли һәм иҗади эшләре.
Программада тәкъдим ителгән темалар укучылар өчен кызыклы, аларны иҗади эзләнергә, фикер йөртергә өйрәтә,
мәктәп программасының дәвамы була ала.
Түгәрәк программасының максаты:
-
татар һәм рус тел белемен өйрәнүгә зур өлеш керткән галимнәрнең эшчәнлеге турында кыскача мәгълүмат бирү;
-
дәрестә алган белемнәрне тирәнәйтү һәм киңәйтү, аларны тормышта гамәли куллана белү күнекмәләрен бирү;
-
рус телле укучыларга татар һәм рус телләренең кайбер темаларын чагыштырып өйрәтү;
-
бәйләнешле сөйләм телен үстерү, татар халык авыз иҗаты белән таныштыру, аларны өйрәнүдә милли төбәк
компоненты куллану;
-
дәүләт теле буларак татар теленең аралашу даирәсен киңәйтү, аның дәрәҗәсен күтәрү, телгә мөнәсәбәттә ихтирам
тәрбияләү;
-
укучыларда җаваплылык хисе тәрбияләү, бер-береңә игътибарлы булуны, ярдәм итүне үзмаксат итеп кую.
Программаның бурычлары:
Татар һәм рус телләренең грамматикасының кайбер темаларын чагыштырып өйрәнүдә укучыларның интеллектуаль
һәм гамәли белем-күнекмәләрен үстерү өчен шартлар тудыру.
Татар һәм рус телләрендә охшашлыкны һәм аермалыкны өйрәтү.
Курсның программасы:
укучыларның татар телен өйрәнүгә карата иҗади активлыкларын арттыру;
сәләтле балаларны ачыклау һәм аларның киләсе үсешенә булышлык күрсәтү;
курс турында кыскача мәгълүмат бирү;
дәрестә алган грамматик, орфографик, пунктуация, сөйләм теле һәм язу күнекмәләрен ныгыту һәм үстерү;
иҗат эше белән шөгыльләнү һәм материалларны төрле басмаларга тәкъдим итү;
төрле темаларага проектлар эшләү;
район, республика күләмендә үткәрелә торган бәйгеләрдә катнашу;
еллык эшкә йомгак ясау.
Көтелгән нәтиҗәләр: алган белемнәрен практикада куллану, төрле конкурсларда катнашу, олимпиадаларга әзерләнү.
Программаның күләме укучылар үзләренең һөнәри омтылышларын, сәләтләрен ачыкларга, традицион булмаган дәрес
төрләре аша матур сөйли, аралаша, үз фикереңне эзлекле, аңлаешлы итеп әйтеп бирүнең киләчәк тормышта бик кирәк
булуына ышандыру өчен җитәрлек, дип уйлыйм.
Тематик план
№
Тема
Сәг.саны
План буенча
Факт буенча
1.
Кереш. Түгәрәк курсының эчтәлеге белән
танышу.
1
4.09-9.09
2-3.
Күренекле рус һәм татар тел галимнәре, тел
белгечләре турында мәгълүмат.
2
11.09-16.09
18.09-23.09
4-5.
Татар
һәм
рус
телләрен
чагыштырып
өйрәнүнең кыскача тарихы.
2
25.09-30.09
2.10-7.10
6-7.
Интонация
һәм
аның
сөйләмдәге
роле.
Фонетика патшалыгына сәяхәт
2
9.10-14.10
16.10-21.10
8.
Графика. Язу ничек барлыкка килгән?
1
23.10-28.10
9.
Алфавитта кемнәр яши?
1
6.11-11.11
10-11.
Лексика.
Синонимнар,
а н т о н и мнар,
омонимнар
2
13.11-18.11
20.11-25.11
12-13.
Мавыктыргыч фразеологизмнар.
2
27.11-2.12
4.12-9.12
14-15.
Күпмәгънәле сүзләр.
2
11.12-16.12
18.12-23.12
16.
Викторина «Сүзләр илендә».
1
17-18.
“Зирәк тиен” конкурсына әзерләнү.
2
19-20.
Татар
теленнән
рус
теленә
тәрҗемә
итү
үзенчәлекләре.
2
21-22.
Рус
теленнән
татар
теленә
тәрҗемә
итү
үзенчәлекләре.
2
23.
Тел турында мәкальләр һәм әйтемнәр.
1
24-25.
Татар халык авыз иҗаты. Әкиятләр.
2
26.
Табышмаклар.
1
27-29.
Олимпиадага әзерләнү.
3
30-31.
Без яшибез татар илендә, сөйләшәбез татар
телендә.
2
32-33.
Исемнәр тарихы.
Борынгы һәм хәзерге исемнәр.
Синең исемең нәрсә аңлата?
2
34.
Тапкырлар һәм зирәкләр бәйгесе.
1
35.
“ И туган тел...” (әдәби кичә) Татар
халкының милли бәйрәмнәре.
1