Напоминание

"Котлы булсын Яңа ел!"


Автор: Миркасимова Алия Фанисовна
Должность: воспитатель
Учебное заведение: МБДОУ №41 "Подснежник"
Населённый пункт: город Набережные Челны
Наименование материала: сценарий
Тема: "Котлы булсын Яңа ел!"
Раздел: дошкольное образование





Назад




Сценарий «Котлы булсын Яңа ел!»

(мәктәпкә әзерлек төркеме балалары өчен)

Зурлар: Алып баручы, Кыш Бабай, Убырлы карчык.

Балалар: Кар Кызы, 3 Чыршы, 4 Йолдызчык, 3 Гном, 2 Кар бабай , 2 Шаян.

Музыка

астында

балалар

залга

керәләр

һәм

тамашачылар

алдына

ярымтүгәрәк ясап басалар .

Шигырьләр:

1 Без бүген чыршы янында

Әйлән-бәйлән уйнарбыз.

Кыш бабайны каршыларбыз,

Яңа җырлар җырларбыз!

2. Нинди матур безнең чыршы

Җем-җем килеп яна ул.

Башлыйбыз Чыршы бәйрәмен

Котлы булсын Яңа ел!

3. Исәнме, чыршы, исәнме,

Яңа ел килеп җитте.

Күңелле Чыршы бәйрәмен

Балалар күптән көтте!

4. Сагынып көттек без сине

Көннәрне санап көттек.

Календарь битләренә һәм

Сәгатькә карап көттек.

. 5. Будет весело сегодня-

Мы гостей сюда позвали..

Здравствуй, праздник новогодний

Мы пришли тебя встречать

6. Как красиво в нашем зале,

Мы гостей сюда позвали.

Веселится весь народ –

Мы встречаем Новый год!

7. Скоро праздник зажжет огни,

Будут радовать нас они!

Песни звонкие запоем,

Пляски, игры для всех заведем!

8. Әйдә, килегез тизрәк,

Ясыйк матур түгәрәк.

Безгә кунаклар килгән,

Уйныйк – җырлыйк бергәләп!

1

Җыр “Чыршы бәйрәме” чыршы тирәсендә, аннары балалар

утыралар һәм кулларына 2 кар йомарламы алалар.

Алып баручы (чыршыдан кулына хат ала):

Балалар, чыршы янында сезгә

Кыш Бабайдан хат укыйм.

Кинәт музыка астында залга Убырлы карчык керә.

Убырлы карчык: Ә, менә сез кайда! Мин беләм! Бер ел сезне күргәнем юк!

Сез бәйрәмдә утырасыз? Сез чыршыны карыйсыз?

Ярар, ә мин? Көне буе мин очам, миңа берни дә бирмиләр !

Һәм дә бер тапкыр Кыш Бабай миңа бүләк китермәде!

Мин сезнең хатны алам да, үзем белән алып китәм!

Сез хатны укый алмаячаксыз, һәм Кыш Бабайны беркайчан да

күрмәячәксез!

Музыка астында Убырлы карчык хат белән залдан йөгерәп китә.

Алып баручы:

Балалар! Убырлы карчык бездән хатны алып китте. Нишләргә

хәзер? Ә мин беләм!

Кар кызын без чакырабыз

Һәм аның белән хатны табабыз!

Балалар: Кар кызы, Кар кызы, безгә кил әле,

Балаларга, Кар кызы, ярдәм ит әле!

Музыка астында залга Кар кызы керә.

Кар кызы: Исәнмесез, балалар! Исәнмесез, кунаклар!

Мин – Кар кызы, кар буранда тудым мин,

Кар биләүдә үстем мин.

Мин салкыннан курыкмыйм,

Мин биимен һәм җырлыйм!

Сез хатны урманда табарсыз,

Әйдәгез, минем белән барыгыз!(Кар кызы бу биюдә

беренче!)

Бию “Кар ява” чыршы тирәсендә, аннары балалар утыралар.

Кар кызы чыршы янында тора һәм аның белән сөйләшә сөйләшә.

Кар кызы: Чыршыкай, миңа юлны ничек табарга

Убырлы карчыкны каян эзләргә?

Музыка астында 3 Чыршы керәләр.

1 Чыршы: Без өч яшел чыршы,

Урманда үстек без,

Сезгә кунакка килдек без!

2 Чыршы: Кар кызы, безнең урман бик тылсымлы,

Югалма монда,яме !

3 Чыршы: Сиңа, Кар кызы, йолдызчыклар ярдәм итәрләр!

Йолдызчыклар, күктән төшегез,

2

Кар кызына юл күрсәтегез!

3 Чыршы йөгереп китә, 4 Йолдызчык керә.

Кар кызы : Йолдызкай , миңа юлны ничек табарга

Убырлы карчыкны каян эзләргә?

1 Йолдызчык: Без дүрт йолдызчык,

Күктән төштек ,

Сезгә кунакка килдек !

2 Йолдызчык: Кар кызы, кайчан син

Чыршы янына барасың,

3 Йолдызчык: Син аның астында

Өч гномны табарсың.

4 Йолдызчык: Алар барысын да беләләр,

Сиңа юлны күрсәтерләр!

4 Йолдызчыклар йөгереп китәләр, Кар кызы чыршы артына китә, ә 3 Гном

керә.

3 Гном (бергә җырлыйлар):

“Әйлән – бәйлән уйныйбыз,

Матур җырлар җырлыйбыз.

Күңелле дуслар белән –

Бер дә уйнап туймыйбыз,

Күңелле дуслар белән –

Бер дә уйнап туймыйбыз!”

Кар кызы чыршы артыннан чыга.

Кар кызы: Гном, миңа юлны ничек табарга

Убырлы карчыкны каян эзләргә?

1 Гном: Кар кызы, син бит көрттә батасың!

2 Гном: Ә без сиңа ярдәм итәбез,

Һәм Кар бабайны чакырабыз:

3 Гном: «Кар бабайлар, әйдәгез, килегез әле,

Кар кызына юл күрсәтегез әле!”

3 Гном йөгереп китә, 2 Кар бабай чыга, беренче Кар бабай кулларына боз

кисәге тотып керә.

Кар кызы: Кар бабай, миңа юлны ничек табарга

Убырлы карчыкны каян эзләргә?

1 Кар бабай: Кар кызы, мин сиңа ярдәм итәм,

Бу боз кисәген бүләк итәм (Кар кызына бирә).

2 Кар бабай: Сиңа кирәк аңа бик нык өрергә,

Һәм Кыш Бабайның хатын кайтарырга!

Алып баручы:

Балалар, әйдәгез әле, Кар кызына ярдәм итәгез әле!

2 Кар бабай утыралар. Кар кызы боз кисәген Алып баручыга бирә һәм

балалар белән утыра. Музыка астында балалар боз кисәген бер-берсенә

тапшыралар һәм аңа өрәләр .

3

Кинәт ут сүнә!!!,

музыка астында залга Убырлы карчык хат белән йөгереп

керә. Ут кабына!!!

Убырлы карчык :

Ә-ә-ә! Ничек сез минем кара урманымны

таптыгыз?

Алып баручы:

Убырлы карчык

, без бик озак бардык,

Ниһаять, сине таптык!

Син безгә хатны бир дә,

Бәйрәмне дәвам итик!

Убырлы карчык: Ә сез мине чыршы бәйрәменә чакырасызмы?

Минем белән чыршы янында уйнарсызмы?

Балалар һәм алып баручы: Әйе!

Чыршы

тирәсендә

“Убырлы

карчык

белән

бию”,

аннары

балалар

утыралар.

Убырлы карчык: Бик күңелле булды миңа !

Шундый шәп бәйрәм иттек!

Менә, бу хатны алыгыз (алып баручыга бирә)

Мине озатып калыгыз!

Убырлы карчык залдан йөгереп чыгып китә.

Алып баручы:

Балалар, ә хәзер без Кыш Бабайдан килгән хатны укыйбыз.

Алып баручы хат укый. “ Исәнмесез, балакайлар,

Юксынмагыз, киләм мин!

Миннән башка бәйрәм булмас,

Көтәсездер, дидем мин!

Ә мине көткән арада

Шаяннарны тыңлагыз!”

Алып баручы: Ә кайда безнең Шаяннар?

Музыка астында 2 Шаян чыгалар.

1 шаян: Мин Шаян, мин көчле, мин кыю,

Бернидән дә курыкмыйм.

Урманга үзем барам,

Кыш Бабайны табам.

2 шаян: Мин дә барам!

Урман юлын мин беләм,

Кыш Бабайны көн дә күрәм.

Әнә аның боз өе,

Яңгырый моңлы көе.

2 Шаян (бергә): Әй, Кыш Бабай, чык әле,

Кемнәр килгән, күр әле!

Балалар: Кыш Бабай! Кыш Бабай! Кыш Бабай!

Музыка астында Кыш Бабай залга керә.

4

Кыш Бабай: Исәнмесез, балалар! Исәнмесез,

Шаяннар!

Кыш Бабай Шаяннар белән кул биреп исәнләшә. Аннары 2 Шаян утыралар.

Кыш Бабай: Мин – Кыш Бабай!

Күрәм, чыршыгыз бизәлгән,

Сез дә үсеп җиткәнсез.

Рәхмәт сезгә, балалар,

Мине сагынып көткәнсез!

Әйдә, килегез тизрәк,

Ясыйк матур түгәрәк.

Сезгә кунаклар килгән,

Уйныйк, җырлыйк бергәләп!

Җыр “Кыш Бабай” чыршы тирәсендә, аннары балалар басып

торалар, утырмыйлар !!!

Кыш Бабай: Әйдәгез, балалар, минем белән уйнарга,

Яңа ел паровозында йөрергә !

Уен “Яңа ел паровозы”, аннары балалар утыралар!!!

Кыш

бабай:

Чыршыгызның

уты

янмый

икән,

балалар, бергәләп

яндырыйк әле!

Балалар: Чыршы, чыршы, кабын син,

Утларыңны балкыт син!

Чыршының тавышы яңгырый!!! Аннары утлар яна. Аплодисменты.

Алып баручы: Кыш Бабай, син Кар кызы белән шигырьләр тыңлап,

Чыршы янында ял ит әле!

Кыш бабай: Яхшы! Әйдә, Кар кызым, минем яныма утыр әле!

Кар кызы Кыш Бабай янына килә һәм аның белән утыра!!!

Шигырьләр:

1.

Бүген бик күңелле – бәйрәм ич,

Кул тотышып бергәләп әйләник.

Без көтәбез Кыш бабайның килгәнен,

Яратабыз бүләкләр биргәнен.

2.

Яшел чыршы, басып торчы

Залның түрендә.

Килдек бергә, без биергә

Синең тирәңдә.

3.

Яңа карлар ява җиргә,

Яңарган төсле урам.

Искесен күмәргә теләп

Тузынып йөри буран.

4.

Күрегез бу чыршыны,

Чыршының да чып-чыны!

Нинди төз, матур, биек,

5

Тора түшәмгә тиеп.

5.

Ботак саен утлар яна,

Йолдыз балкый очында.

Матур чыршы горур басып

Тора зал уртасында!

6.

Бүген бездә зур бәйрәм!

Бүген Яңа ел килә!

Безнең күңелләр җырга

Һәм биюгә җилкенә!

Тәрбияче:

Кыш

бабай,

безнең

балалар

инглиз

теле

түгәрәгендә

җыр

өйрәнгәннәр , хәзер җырлап күрсәтерләр.

Бию “Кызлар һәм малайлар ”, аннары балалар утыралар!!!

Сюрприз моменты “Алтын балык ”

Кыш Бабай: Кызу булып китте .Сусавымны басарга су булмас микән?

Алып баручы: Бездә барысы да бар (Стакан белән су бирә ).

Кыш Бабай: Рәхмәт сезгә! Мин бит зур, миңа бер чынаяк су җитмәс Чиләк

юкмы сездә?

Алып баручы: Бездә чиләк тә, кое да бар. Коедан суны чыгар ! Кыш бабай

музыка астында чиләкне коега төшерә, ә коедан Алтын балыкны тартып

Кыш Бабай: Ай-яй , бу Алтын балык бит!

“Золотая рыбка”җыры яңгырый.

Алтын балык (яздырылган тавыш):Җибәр син мине....

Кыш Бабай: Балалар,Алтын балыкны җибәрәбезме?

Балалар: Әйе!

Кыш Бабай: Ә нәрсә сорыйбыз?

Балалар: Бүләкләр!

Алтын балык (яздырылган тавыш)): Мин сезнең теләкне үтәрмен...

Кыш Бабай “сихерли ”, бүләкләрне коедан тартып алып тарата.

Кыш бабай: Менә сезгә бүләкләр,

Телим яхшы теләкләр.

Матур-тыныч яшәгез,

Кайгы-хәсрәт күрмәгез.

Әти-әниегез сүзен

Һәрвакытта тыңлагыз.

Тагын бер елдан килермен,

Шунда барысын белермен!

Сау булыгыз!

Балалар һәм алып баручы: Рәхмәт, Кыш бабай! Сау бул, Кыш Бабай!

Кыш бабай музыка астында китә.

Алып баручы: Тагын бер кат котлыйбыз,

6

Сезне, кунаклар, Яңа ел белән! Рәхмәт!

Музыка астында балалар чыгып китәләр.

7



В раздел образования