Напоминание

"Тылсымлы агач"


Автор: Хабибуллина Лилия Федоровна
Должность: воспитатель
Учебное заведение: МБДОУ "Сармановский детский сад №3 "Лейсан"
Населённый пункт: Сармановский район, с.Сарманово
Наименование материала: конспект занятия по развитию речи
Тема: "Тылсымлы агач"
Раздел: дошкольное образование





Назад




Сарман мәктәпкәчә белем бирү муниципаль бюджет гомуми

үсеш төрендәге 3 нче “Ләйсән” балалар бакчасы учреждениесе.

Икенче кечкенәләр төркемендә сөйләм үстерү шөгыле

Тема : “Тылсымлы агач”

Әзерләде: Беренче категорияле

“Ләйсән”балалар бакчасы

тәрбиячесе Хәбибуллина

Лилия Федор кызы

Интегральләштерү:танып белү,аралашу,социаль - коммуникатив, музыка.

Бурычлар:Балаларның табигать турында күзаллауларын киңәйтү; табигатькә сакчыл

караш тәрбияләү,дөрес сөйләмнәренә:сүзлек запасын баетуга,җөмләләр төзи

белүләренә,сүзләрне дөрес һәм ачык итеп әйтүләренә ирешү;геометрик фигуралар,квадрат,

өчпочмак, түгәрәк турында күзаллауны ныгыту;үз фикерләрен бәйләнешле, эзлекле итеп

әйтә белү күнекмәләре формалаштыру.

Сүзлек:тылсымлы,квадрат,түгәрәк,өчпочмак,яшелчә.

Әзерлек эше: табигатьтә күзәтүләр,әкиятләр уку,бармак уеннары уйнау.

Җиһазлар:ясалма агач,балалар санынча санау таякчыклары,кыска баулар,маскалар,яшелчә

муляжлар,әкият китабы,кечкенә капчыклар, төсле

(кызыл,яшел,сары,зәңгәр)тасмалар,күргәзмәлелек.

Тәрбияче:Хәерле көн,балалар.Мин сезне күрүемә бик шат.Мин сезгэ табышмак әйтәм , сез

җавап табарга тырышыгыз:

Һэркемнән иртә тора,

Җылы нурларын сибә.

Ул нәрсә?(Кояш).Дөрес , балалар , ул кояш.Кояш кайчан ныграк җылыта: җәй көнеме,әллә

кыш көнеме?(Җәй көне).Кояш кайчан чыга,иртэнме,әллә кичме?(Иртән).(Индивидуаль һәм

күмәк кабатлаулар).Дөрес,балалар,кояш иртән чыга,ә кичен югала.

Балалар,уң кулыгызны күрсәтегез!Уң кулыгызга карагыз!Сул кулыгызны күрсәтегез! Уң

кул бармаклары чиратлап,сул кул бармаклары белән исәнләшәләр.

Саумы,кояш!

Саумы,һава!

Саумы,иртә!

Саумы,йомшак җил!

Саумы,Туган ил!

Балалар,бүген көн кояшлы,матур.Әйдәгез,мондый матур көнне сәяхәткә барыйк.Ә

сәяхәткә урманга барырга сез ризамы?(Балалар җавабы).

Музыка:”Күңелле сәяхәт”җыры,А.Минһаҗев сүзләре,Әлфия Һадиева музыкасы;№80

(“Балалар бакчасында әдәп-әхлак тәрбиясе”

Слайд:Урман.

Тәрбияче:Ой,балалар,урман эчендә шундый рәхәт,аяк астында яфраклар кыштырдый.

Балалар, урман эчендә кычкырып сөйләшергә ярамый, чөнки без урманда-кунак.О-о-

о,карагыз әле,нинди агач үсеп утыра,тылсымлы бугай үзе.Балалар,бу агач тылсымлы

агач,каяндыр тавыш ишетелә...

Слайд:”Тылсымлы агач”

Аудиозапись: Исәнмесез,балалар,минем ботакларымда серле капчыклар эленгән.Әгәр дә

аларны ачып минем биремнәрне үтәсәгез,мин сезгә үземнән бер өлеш чыгарып сезгә

“Рәсем”бүләк итәм.Биремнәрне үтәргә сез ризамы?

Тәрбияче:Балалар,безгә әлеге капчыкларны ачып биремнэрен утәргә кирәк.Һәр биремгә

рәсемнең бер өлеше бирелә.Бер капчыкны алам.Ул нинди төстәге тасма (лента) белән

бәйләнгән.

Балалар:Яшел.

Тәрбияче:Дөрес,әлеге капчыкта нәрсәләр бар икән?(Тәрбияче капчыктагы әйберләрне

өстәлдәге подноска сала.Анда санау таякчыклары һәм баулар).

Зәңгәр таякчыклардан квадрат,баудан-тугәрәк,ә сары таякчыктан-өчпочмак ясарга кирәк.

(Балалар өстәл артына басып эшлиләр.Тәрбияче ярдәм итә.)

Тәрбияче:Булдырдыгыз,беренче биремне дөрес эшләдегез.Сезгә рәсемнән бер өлеш.

Балалар,уенны дәвам итәбезме?(Балалар җавабы).

Тәрбияче:Икенче капчыкны алам.Нинди төстәге тасма (лента) белән бәйләнгән.

Балалар:Кызыл.

Тәрбияче:Дөрес,ә капчык эчендә суган,бәрәңге,кишер, кыяр, помидор, кәбестә.(Тәрбияче

капчыктан берәм-берәм алып балалардан сорый).(Балалар җавабы).

Тэрбияче:Балалар,дөрес әйттегез.Ә алар барысы бергә нәрсә дип атала?

Балалар:Яшелчәләр.

Тәрбияче:Булдырдыгыз,әлеге биремне үтәгән өчен сезгә рәсемнән бер өлеш.

Тәрбияче:Өченче капчыкны алам.Әлеге капчык нинди төстәге тасма (лента) белән

бәйләнгән.

Балалар:Зәңгәр.

Тәрбияче:Дөрес,әлеге капчыкта маска.Балалар,бу нәрсә маскасы?

Балалар:Куян.

Тәрбияче:Ягез,хәзер маскаларны киеп уен уйнап алыйк.

Диск (“Бал-р бакчасында әдәп-әхлак тәрбиясе”,”Куян балалары”җыры,Рафис Корбан

сүзләре,Ислам Сафин музыкасы;№75)

Тәрбияче:Әлеге биремне дә бик оста үтәдегез.Сезгә рәсемннән тагы бер өлеш бирәм.

Тәрбияче:Дүртенче капчыкны алам.Әлеге капчыкның тасмасы нинди төстә?

Балалар:Сары.

Тәрбияче:Дөрес,әлеге капчыкта әкиятләр китабы.Биремне эшләр өчен экранга

карыйбыз.Экранда әкиятләрдән рәсемнәр.(Балалар һәр рәсемнең нинди әкияткә туры

килүен билгелиләр).

Тәрбияче:Булдырдыгыз,биремнәрне дөрес үтәгән өчен рәсемнәрнең өлешләрен тактага

җыябыз.(Балалар рәсемнәрне тактага тезәләр).

Тәрбияче: Рәсемгә карап,нәрсә сурәтләнгәнен әйтегез әле.

Балалар:Көзге яфрак.

Слайд:Яфрак рәсеме.

Аудиозапись:Балалар,бик зур рәхмәт.Биремнәрне дөрес үтәдегез.Рәсемем сезгә

бүләк.Бакчага кайткач,мине онытмагыз.Киләсе елга тагы килермен.Сау булыгыз.

Балалар:Рәхмәт,тылсымлы агач.

Тәрбияче:Ә хәзер бакчага кайтырга вакыт.



В раздел образования