Напоминание

Тема:“Куян турында кайгыртабыз”


Автор: Шаймуратова Регина Ришатовна
Должность: воспитатель
Учебное заведение: МБДОУ "Сармановский детский сад №3 "Лейсан"
Населённый пункт: Сармановский район, с.Сарманово
Наименование материала: конспект открытого занятия
Тема: Тема:“Куян турында кайгыртабыз”
Раздел: дошкольное образование





Назад




Сарман муниципаль районы мәктәпкәчә белем бирү бюджет

учреждениясенең

гомуми төрендәге 3 нче “ Ләйсән “ балалар бакчасы

Икенче кечкенә ясле төркеме балаларының сөйләм телен үстерү буенча ачык

шөгыль конспекты

Тема:“Куян турында кайгыртабыз”

Тәрбияче:Шаймуратова Р.Р.

2017 уку елы

Максат: Н. Исәнбәтнең уенчыклар турында шигырьләрен искә төшерергә ярдәм итү.

“Куянкай” шигырен искә төшерү һәм аны кабатлау. Сөйләм телен үстерү, хәтерне ныгыту.

Уенчыкларга сакчыл караш, әдәплелек тәрбияләү.

Сүзлек өстендә эш: куян,сикерә

Шәхси эш: пассив балаларны шөгыльгә тарту, әңгәмә барышында активлаштыру.

Методик алым: ситуация, сорау-җавап,

,“Куян” шигырен уку,

“Нәрсәсе бар “уенын уйнау,

“Куяннар һәм төлке” уенын уйнау ,йомгаклау.

Ярдәмлекләр: йомшак куян,агачлар.

Шөгыльнең структурасы:

1.

Кереш өлеш – ситуация “Безгә бүген кунакка куян килгән”.

2.

Төп өлеш.

3.

“Куяннар һәм төлке” уены.

4.

Йомгаклау.

Эшчәнлек барышы:

I. Тәрбияче:Балалар карагыз әле бүген безгә күпме апалар килгән,әйдәгез әле алар белән

исәнләшик.

Балалар:Исәнмесез!

Тәрбияче: Балалар бүген без сезнең белән сәяхәткә урманга барабыз !Барабызмы?

Балалар:(балалар җавабы).

Тәрбияче:Әйдәгез машинага утырабыз да урманга барабыз.Мин шофер булам ,ә сез

пассажирлар буласыз.Әйдәгез кузгалабыз!(музыка астында урманга барабыз).

Тәрбияче: Менә без сезнең белән урманга да килеп җиттек.Балалар кайда килеп җиттек?

Балалар:(урманга).

Тәрбияче: Балалар карагыз әле,агач астында кемдер качып утыра.Кем икән ул?Әйе

дөрес,куян.Балалар ,ә куянның исеме ничек икән? Балалар куянкай минем колакка гына

әйтте,аның исеме-Йомшаккай икән.Йомшаккайның сезнең белән дә танышасы килә.

Әйдәгез әле Йомшаккай сезнең белән дә танышып чыксын.

Йомшаккай:Бөтен бала белән дә танышып чыга,танышкан арада башларыннан сыйпап

“бигрәк матур икән исемең”-,дип әйтә.

Тәрбияче: Йомшаккай ,ә без синең турыңда бик матур бер шигырь беләбез.Хәзер мин

аны сезгә укып китәм.Игътибар белән тыңлагыз әле.

II. “Куянкай” (Н. Исәнбәт)

Әй, куян, куян,

Кечкенә генә.

Бик куркак кына

Ике колагы

Озынкай гына

Аягы җиңел

Мамыктай гына.

Ә хәзер әйдәгез әле балалар

шигырьне бергәләп сөйләп карыйк.(балалар белән бергә шигырьне

сөйләп карау).

Тәрбияче: Булдырдыгыз балалар !

Тәрбияче: Чыннан да балалар карагыз әле куян шундый йомшак.Куянны тотып карагыз

әле.Куян нинди?

Балалар: йомшак.

Тәрбияче:Балалар Йомшаккайга карыйк әле,аның нәрсәләре бар ?

1бала:башы.

2бала:колагы.

3 бала:борыны.

4 бала:күзләре.

5 бала:авызы.

6 бала:тәпиләре.

7 бала:койрыгы.

Йомшаккай: Сез бик акыллы икәнсез балалар.Мине бик нык яратасыз икән.Мин дә сезне

яратам (һәрбер баланы кочаклап чыга).

III.Тәрбияче:Куянкай –Йомшаккай без синең турыда уенда беләбез,син утырып тор,ә без

сиңа уйнап күрсәтербез.

“Куяннар һәм төлке” уенын уйнау.

Ап-ак куян утыра,

Колагын селкеп тора.

Менә шулай,менә шулай

Колагын селкеп тора.

Куян тик торса туңа,

Сикергәли ул шуңа.

Һап,һап,һап,һап

Сикергәли ул шуңа.

Кем куянны куркытты?

Куян сикереп качты.

Ай,качты,качты,качты,

Куян сикереп качты.

Тәрбияче:Сез куянга бик ошадыгыз,ул сезгә күчтәнәч тә бирде. Балалар әйдәгез әле

куянга күчтәнәче өчен рәхмәт әйтәбез.

Балалар:рәхмәт!

Тәрбияче: Балалар безнең бакчага кайтыр вакытыбыз да җиткән,әйдәгез куян белән

саубуллашабыз.

Балалар: Саубул, куян.

Тәрбияче:Ә хәзер әйдәгез машинага утырабыз да кире бакчага кайтабыз (музыка

астында).

IV.Йомгаклау.

Тәрбияче:Балалар, без бүген кайда бардык?

Балалар:Урманга.

Тәрбияче: Кемне күрдек?

Балалар: куянны.

Тәрбияче:ул кайда яши?

Балалар:урманда.

Тәрбияче:Аның исеме ничек?

Балалар:Йомшаккай.

Тәрбияче:аның нәрсәләре бар?(баш,колак,борын,күз,авыз,тәпиләр,койрык)

Шуның белән безнең уен-шөгылебез тәмам.Игътибарыгыз өчен рәхмәт!

Тәрбияче:Балалар әйдәгез әле апалар белән дә саубуллашабыз!

Балалар: Саубулыгыз!



В раздел образования