Автор: Шамсемухаметова Гульшат Мирсаяфовна
Должность: воспитатель
Учебное заведение: МБДОУ№59 "Дружба"
Населённый пункт: Набережные Челны
Наименование материала: методическая разработка
Тема: Использование дидактических игр в обучении татарскому языку по УМК
Раздел: дошкольное образование
Использование дидактических игр в обучении татарскому
языку по УМК
Шагиева Р.М.
Воспитатель по обучению
татарскому языку
МАДОУ№102”Созвездие”
Города Набережные Челны
Республики Татарстан
Использование дидактических игр в обучении татарскому языку
по УМК
Яңа УМК белән эшчәнлек оештырганда дидактик уеннар куллануның әһәмияте бик
зур. Бу уеннарны шулай ук тәрбиячеләр дә төркемнәрдә өйрәнгән материалны ныгыту өчен
куллана алалар. Дидактик уеннар баланың сөйләм телен ,сүз байлыгын, хәтерен, иҗади фикер
йөртүен, иг
ъ
тибарын үстерә, мөстәкыйльлекне арттыра.
1. Серле сандык. Серле янчык.Серле кәрзин. Серле бияләй.
Максат: 1.Балаларның сөйләм телен үстерү, диалог төзеп сөйләү күнекмәләрен ныгыту.
2.Сүз байлыгын арттыру, иг
ъ
тибарлылыкны, иҗади фикерләүне, хәтерне үстерү.
Җиһазлау: матур итеп бизәлгән сандык(янчык, кәрзин, бияләй), уенчыклар, (савыт-саба, кием-
салым, йорт җиһазлары, йорт хайваннары, кыргый хайваннар, ашамлыклар, яшелчәләр, җиләк-
җимеш, транспорт) рәсемнәре яки муляжлары.
Уен барышы:
Балалар бер-бер артлы чыгып серле сандыктан (янчык, кәрзин,бияләй) уенчыкларны алалар,
исемнәрен әйтәләр һәм урыннарына утыралар.
Уенның кагыйдәләре:
1.Уенчыкның исемен ашыкмыйча һәр авазны ачык итеп кычкырып әйтергә.
2.Сандыктан бары тик әйтелгән уенчыкны гына алырга һәм иптәшләреңә күрсәтергә
кирәк.
3.Уен беткәч уенчыкларны яңадан сандыкка салып куярга кирәк.
4.Сандык белән ягымлы телдә сөйләшергә кирәк.
2.Парлы рәсемнәр.
Максат: 1.Балаларның сөйләм телен үстерү, диалог төзеп сөйләү күнекмәләрен ныгыту.
Җиһазлау: балалар санынча парлы рәсемнәр,тартма.
Уен барышы:
Тәрбияче алдан ук рәсемнәрне парлап куя. Рәсемнәрне группалап алганда яхшы була (җиләк-
җимеш,яшелчәләр,уенчыклар, савыт-саба, йорт хайваннары, транспорт,йорт җиһазлары һәм
кошлары, җәнлекләр, гаилә әгзалары). Парлы рәсемнәрне тартмага салып бутый. Һәр балага 3әр
рәсем өләшә. Балалар рәсемнәрне игътибар белән карыйлар һәм рәсемле ягы белән аска
каратып куялар.Тартмадан рәсем алып балаларга күрсәтә. Балалар рәсемнең исемен әйтәләр
(аның турында сөйлиләр) һәм үзләрендә булган рәсемнәр арасыннан парын эзләп табалар.
Уенның кагыйдәләре:
1.Рәсемнәрне игътибар белән карарга һәм рәсемле ягы белән аска каратып куярга кирәк.
Эзләгәндә ачып карыйбыз да яңадан ябып куябыз.
2.Кем рәсемнең парын таба, иптәшләренә күрсәтә дә пары белән бергә алып куя.
3. Һәр бала тәрбияче чакыруы буенча үзенең рәсемен өстәлнең уртасына куя һәм парын
таба.
3.Ягымлы сүзләр.
Максат: 1. Ягымлы сүзләрне искә төшерү, өйрәнү, ныгыту.
2. Сүзлек байлыгын арттыру, игътибарлылыкны, иҗади фикерләүне үстерү.
3. Ягымлы итеп сөйләшкән кешеләргә карата хөрмәт хисләре тәрбияләү; иптәшләрең белән
ягымлы итеп аралашырга өйрәнү.
Җиһазлау: Алсу һәм Булат-татар милли киеменнән киенгән курчаклар.
Уен барышы:
Тәрбияче:
-Балалар, бүген безгә кунаклар килгәннәр, әйдәгез бергәләшеп исәнләшик әле.
-Исәнмесез!
-Балалар, менә бу сез белгән беренче ягымлы сүз. Бу сүзне кешеләр бер-берсе белән
очрашканда әйтәләр, исәнләшеп, бер-берсенең хәлләрен беләләр.Тагын нинди ягымлы сүзләр
беләсез?
- Хәерле көн! -Сау булыгыз! -Зур рәхмәт! -Зинһар өчен! -Рәхим итегез! Балалар бер-берсенә
ягымлы сүзләр әйтәләр.
Уенның кагыйдәләре:
1.Тәрбияче һәр сүзнең мәгънәсен аңлата.
4.Тиешле тамга астына куй.
Максат: 1.Әйберләрне кием-салым(күлмәк, чалбар),ашамлыклар(ипи,
чәкчәк,өчпочмак,сөт,чәй), сабыт-саба(чынаяк, тәлинкә, калак) төркемли белү.
2. Сүзлек байлыгын арттыру, игътибарлылыкны, иҗади фикерләүне үстерү.
Җиһазлау: кием-салым, ашамлыклар, сабыт-саба тамгалары ясалган карточкалар, рәсемнәр.
Уен барышы:
Балалар чиратлашып чыгып әйберләрнең исемнәрен атыйлар һәм тиешле тамга астына
куялар.
Уенның кагыйдәләре:
1.Уенда бер-бер артлы 3 бала уйный
2.Чиратың үткәч урыныңа барып утырырга кирәк.
5.Җиләк-җимеш (яшелчә,ашамлыклар,кием-салым, савыт-саба, йорт
җиһазлары) кибетендә.
Максат: 1.Әйберләрне кием-салым(күлмәк, чалбар), ашамлыклар (ипи,
чәкчәк,өчпочмак,сөт,чәй,пицца), сабыт-саба (чынаяк, тәлинкә, калак), йорт җиһазлары( карават,
өстәл, урындык), яшелчәләр( кишер, суган, кыяр, кәҗестә, бәрәңге) төркемли белү.
2. Сүзлек байлыгын арттыру, игътибарлылыкны, иҗади фикерләүне
үстерү,мөстәкыйльлек тәрбияләү.
Җиһазлау: кием-салым, ашамлыклар, сабыт-саба, йорт җиһазлары, яшелчәләр рәсемнәре
(муляжлары).
Уен барышы:
Бер бала кибетче була. Балалар чиратлашып кибеттән әйберләр алалар.
Сөйләм үрнәге:
Кызыл,зур, баллы,чиста ...кирәк.
(Кибетче нәрсә турында сүз барганын аңлап сораган әйберне- алманы бирергә тиеш). Сатып
алучы бала кибетче була, ә кибетче булган бала сатып алучыга әйләнә.
-Яшел,зур,тәмле,чиста....кәбестә.
-Сары,кечкенә,баллы,пычрак....кишер.һ.б.
Уенның кагыйдәләре:
1.Сатып алучы бала әйберне төгәл итеп тасвирларга тиеш.
2.Уенда рольләр бер-бер артлы алышынып тора.
3.Чиратың үткәч урыныңа барып утырырга кирәк.
6. Сүзләр төзибез.
Максат: 1. Сүзлек байлыгын арттыру, игътибарлылыкны, иҗади фикерләүне, хәтерне үстерү,
мөстәкыйльлек тәрбияләү.
2.Иҗекләрдән сүзләр төзү күнекмәләрен ныгыту.
Уен барышы:
Балалар уртага чыгып түгәрәккә басалар. Тәрбияче туп тотып түгәрәк уртасына керә балага
туп бирә һәм сүзнең беренче иҗеген әйтә. Бала сүзне төзеп бетерә һәм тупны тәрбиячегә бирә.
Уен шулай дәвам итә. Мәсәлән: ал-ма, ки-шер, ку-ян, ба-бай, ма-лай һ.б.
Уенның кагыйдәләре:
1.Тәрбиячене игътибар белән тыңларга кирәк.
2.Уенны ял минутларында да уйнарга мөмкин.
7.Нинди?
Максат: 1. Сүзлек байлыгын арттыру, игътибарлылыкны, иҗади фикерләүне, хәтерне
үстерү,мөстәкыйльлек тәрбияләү
2.Нинди? соравына җавап булган сүзләрне истә калдыру.
Уен барышы:
Балалар уртага чыгып түгәрәккә басалар. Тәрбияче туп тотып түгәрәк уртасына керә балага
туп ата һәм сүзне әйтә. Бала әйбернең нинди? икәнлеген-сыйфатын әйтә һәм тупны тәрбиячегә
кире кайтара. Уен шулай дәвам итә. Мәсәлән:
Алма-яшел,кызыл,баллы,тәмле,зур,кечкенә.
Кишер-сары,баллы,чиста,пычрак,зур,кечкенә.
Куян- ак,матур,чиста,кечкенә.
Аю-зур,матур,чиста.
Күлмәк-матур,чиста,кызыл,яшел,зәңгәр,сары,ак,кара,пычрак.һб.
Уенның кагыйдәләре:
1.Тәрбиячене игътибар белән тыңларга кирәк.
2.Уенны ял минутларында да уйнарга мөмкин.
8.
Уңыш җыябыз.
Максат: 1. Балаларның бәйләнешле сөйләм телен ,логик фикерләүләрен, күзаллауларын
үстерү;
2. Бакчадан, басудан нинди уңыш җыю белән танышу, җиләк-җимешнең, яшелчәнең
исемнәрен, төсләрен белүне ныгыту;
3.Колхозчылар хезмәтенә хөрмәт, табигатькә сакчыл караш тәрбияләү.
Җиһазлау: кәрҗиннәр , җиләк-җимеш (сары,,кызыл,яшел алмалар) һәм зур, кечкенә яшелчә
рәсемнәре (суган,кыяр,бәрәңге,кәбестә,кишер).
Уен барышы:
Балалар ике төркемгә бүленеп уйныйлар. Беренче төркемгә кәрҗиннәр өләшенә, икенче
төркемгә яшелчә һәм җиләк-җимеш муляжлары таратыла. Балалар яшелчәләр һәм җиләк-
җимешләрнең төсләрен һәм исемнәрен әйтәләр. Сөйләм үрнәге:
-Яшел кыяр. Кечкенә чиста кыяр.
-Кызыл алма. Зур баллы алма.
-Сары кишер. Кечкенә чиста кишер.
–Сары бәрәңге. Зур пычрак бәрәңге.
-Яшел кәбестә. Тәмле зур кәбестә.һ.б. Уенның кагыйдәләре:
1.Кәрҗиннәргә я җиләк-җимеш, я яшелчә генә җыярга була.
9.Бөтенне төзе.
Максат: 1. Сүзлек байлыгын арттыру, игътибарлылыкны, иҗади фикерләүне, хәтерне,
кузаллауны үстерү,мөстәкыйльлек тәрбияләү.
2. Кисәкләрдән бөтенне җыю күнекмәләрен ныгыту.
Җиһазлау: кисәкләргә бүленгән рәсемнәр (яшелчә, җиләк-җимеш, транспорт, йорт җиһазлары,
ашамлыклар, йорт һәм кыргый хайваннар, уенчыклар).
Уен барышы:
Тәрбияче балаларга кисәкләргә бүленгән рәсемнәр өләшә. Балалар кисәкләрдән бөтенне
төзиләр, исемнәрен әйтәләр һәм нинди?, нишли? сорауларына җавап бирәләр. Әгәр дә бирем
җиңел тоелса, тәрбияче ике рәсемнең кисәкләрен буташтырып бирә.
Уенның кагыйдәләре:
1.Рәсемне игътибар белән карарга кирәк.
2. Иптәшеңә комачауларга ярамый.
10.Зур һәм кечкенә туплар.
Максат: 1. Сүзлек байлыгын арттыру, игътибарлылыкны, иҗади фикерләүне, хәтерне
үстерү,мөстәкыйллек тәрбияләү.
2.Нинди? соравына җавап булган сүзләрне истә калдыру, төсләрне белүне ныгыту.
Җиһазлау: зур һәм кечкенә туплар(кызыл,сары,,зәңгәр,яшел төстә), курчаклар (зур һәм
кечкенә).
Уен барышы:
Тәрбияче балаларга туплар өләшә һәм тупны сикертеп күрсәтә. Тәрбияче:
Туп,туп, матур туп.
Сикер,сикер, матур туп.
Тәрбияче ике курчак алып керә һәм балалар белән таныштыра. Зур курчак-Алсу , ә кечкенә
курчак-Ләлә исемле. Аларның да туплар белән уйныйсылары килә. Курчаклар янына ике кәрзин
куя. Тәрбияче:
-Әйдәгез, балалар, курчакларга тупларны җыярга булышыйк әле.
Балалар зур тупларны зур, ә кечкенә тупларны кечкенә кәрзиннәргә салалар.
Балалар:
-Зур туп зур курчакка, кечкенә туп кечкенә курчакка.
Өстәмә бирем. Зур курчак Алсу:
-Миңа минем күлмәгем төсле сары туп кирәк.
Кечкенә курчак Ләлә:
-Ә миңа минем бантигым төсле зәңгәр туп кирәк.
Балалар курчаклар сораган тупларны табып китереп бирәләр.
- Мә, Алсу, сары туп. Мә,Ләлә, зәңгәр туп
Уенның кагыйдәләре:
1.Тәрбиячене игътибар белән тыңларга кирәк.
2.Уенны ял минутларында да уйнарга мөмкин.
11.
Күлмәк тегәбез.
Максат: 1. Балаларның бәйләнешле сөйләм телен ,логик фикерләвен үстерү, кием-салымның
өлешләре исемнәрен белүне ныгыту;
2.Ательеда эшләүче кешеләрнең профессияләре белән танышу, хезмәт кешесенә хөрмәт хисләре
тәрбияләү.
Җиһазлау: күлмәк өлгеләре( җиң, итәк, яка, түше, бала итәге һ.б.)
Уен барышы:
Зәңгәр ,сары, кызыл, яшел төстәге картоннан 4 күлмәк һәм күлмәк өлгеләре әзерләнгән. Бу
дидактик уенда балалар күлмәк өлгеләреннән “күлмәкләр тегәләр”. Күлмәкләрнең төсләрен һәм
өлешләренең исемнәрен әйтәләр.
Уенның кагыйдәләре:
1.Уенда 4 ялгыз яки 4 бала парлашып уйныйлар.
2. Парлашып уйнаганда парлар арасында ярыш оештырырга мөмкин.
12.Чәй эчәбез
Максат: 1. Балаларның бәйләнешле сөйләм телен ,логик фикерләүләрен, күзаллауларын,
хәтерләрен, игътибарлылыкларын үстерү;
2. Савыт-саба белән танышу, аның исемен, төсен белүне ныгыту;
Җиһазлау: өстәл , чәй өстәленә куела торган савыт-саба(чынаяк,тәлинкә,кашык), курчак,
Акбай белән Мияу.
Уен барышы:
Тәрбияче: Балалар бүген Алсуга кунакка Акбай белән Мияу килгәннәр. Әйдәгез, Алсуга чәй
өстәле әзерләргә булышыйк әле... Балалар
тәрбияче сораган савыт-сабаны өстәлгә, төсен һәм исемен әйтеп, китереп куялар. Барысы бергә
чәй эчәләр. - Мин чәй
эчәм. Чәй тәмле. -
Мин ипи ашыйм. Ипи тәмле.
- Мин аш ашыйм. Аш тәмле.
Уенның кагыйдәләре:
1. Сорауны азагына кадәр игътибар белән тыңларга кушыла. Бөтенең дә берьюлы савыт-
саба китерергә ярамый.
. 13.Машинаңны гаражга куй.
Максат: 1. Балаларның бәйләнешле сөйләм телен ,логик фикерләвен үстерү, машиналарның
төсен белүне ныгыту;
2.Машина йөртүче кешеләрнең профессияләре белән танышу, хезмәт кешесенә хөрмәт хисләре
тәрбияләү.
Җиһазлау: җиңел һәм авыр йөк ташучы машиналар( сары, кызыл, яшел, зәңгәр), 4 гараж.
Уен барышы:
Бу уенда бер-бер артлы 4әр бала уйный. Һәр бала үзенең машинасының төсен әйтеп шундый
ук төстәге гаражга кертеп куя. Машиналарның төсләрен һәм өлешләренең исемнәрен әйтәләр.
Уен шулай кабатлана.
Уенның кагыйдәләре:
1.Уенда бер-бер артлы 4 бала уйный
2.Чиратың үткәч урыныңа барып утырырга кирәк.
14. Бикле йозак
Максат: 1.Сүзлек байлыгын арттыру, игътибарлылыкны, иҗади фикерләүне, хәтерне үстерү.
2. Татарча 1-10 га кадәр саный белү күнекмәләрен ныгыту.
Җиһазлау: өй макеты, төрлечә бутап язылган тасмалар, йозак.
Уен барышы:
Өстәлгә йозак эленгән өй макеты куелган. Тәрбияче өйгә бары тик йозакның “код”ын белсәң
кенә кереп булачагын аңлата һәм тасмага язылган саннарны күрсәтә. Мәсәлән: 1,3,5. Күрсәтә дә
өйнең эчке ягына элеп куя. Балалар шушы саннар тезмәсен истә калдырып татарча кабатларга
тиешләр. Дөрес әйтә алсалар ишек ачыла. Уен шулай дәвам итә.
Уенның кагыйдәләре:
1. Саннарны дөрес җыйсаң гына ишек ачыла. Шуннан соң гына икенче тасма
(“код”)күрсәтелә.
2. Һәр бала чиратлап җавап бирә.
3. Тасмадагы саннарның саны арттырып бирелергә мөмкин.
15.Җавабын әйт
.
Максат: 1.Балаларның сөйләм телен үстерү, диалог төзеп сөйләү күнекмәләрен ныгыту.
2.Сүзлек байлыгын арттыру, игътибарлылыкны, иҗади фикерләүне, хәтерне үстерү.
Җиһазлау:балалар санынча рәсемнәр.,тартма.
Уен барышы:
Рәсемнәрне өйрәнелгән сүзләр буенча сайлап алабыз. Мәсәлән: җиләк-җимеш, яшелчәләр,
уенчыклар, савыт-саба, йорт хайваннары һәм кошлары, йорт җиһазлары.
Тәрбияче рәсемнәрне өстәлгә тезеп куя һәм үзенә ярдәмче итеп бер баланы чакыра. Бала
шушы рәсем турында табышмак сөйли , ләкин җавабын әйтми. Мзсәлән: түгәрәк, кечкенә,
кызыл, аның белән балалар уйныйлар- туп. Җавапны беренче булып әйткән бала рәсемне
үзенә ала. Әгәр дә берничә бала берьюлы җавап бирсә, барысы да рәсем ала. Тәрбияче
ярдәмчеләрен алыштырып тора.
Уенның кагыйдәләре:
1. Ярдәмче үзе теләгән рәсемне ала һәм тәрбиячегә генә күрсәтә.
2. Табышмакны азагына кадәр игътибар белән тыңларга кушыла. Сөйләп бетергәч кенә
җавап тыңлана. Кагыйдәне бозган баланың җавабы дөрес булса да аңа рәсем бирелми.
3. Җавапны беренче булып әйткән бала рәсемне үзенә ала. Әгәр дә 2 бала берьюлы җавап
бирсә икесе дә рәсем ала.
16.Әнигә булышабыз.
Максат: 1.Балаларның сөйләм телен үстерү, диалог төзеп сөйләү күнекмәләрен ныгыту.
2.Игътибарлылыкны, иҗади фикерләүне үстерү
Җиһазлау: балалар санынча уенчыклар(савыт-саба, җиләк-җимеш,яшелчә, ашамлык
муляжлары, кыргый хайваннар),тартма, янчык.
Уен барышы:
Тәрбияче “әни” була. “Әни” үзенә ярдәмчеләр билгели. Биремнәр:
-Салат ясарга кишер, кыяр, суган,помидор,кәбестә,помидор бир. (Яшелчәләрнең исемнәрен
әйтәләр һәм әнигә китереп бирәләр.)
- Кибеттән алма , банан, чәк-чәк, өчпочмак алып кайт.(Ашамлыкларның исемнәрен әйтәләр.)
-Уенчык кибетеннән кызыл машина, зәңгәр туп, яшел күлмәкле курчак алып кайт.
( Уенчыкларның исемнәрен әйтәләр. Нинди?,Нишли? сорауларына җавап бирәләр.)
Уенның кагыйдәләре:
1.Әнинең кушкан йомышны бутамыйча һәм онытмыйча үтәргә кирәк.
2.Иптәшеңә әйтергә ярамый.
3.Әгәр бала онытып калдырса , балалар аңа ярдәм итәләр һәм ул яңадан кирәк әйберне
алып кайта.
17.
Әкият илендә.
Максат:1.Сүзлек байлыгын арттыру, игътибарлылыкны, иҗади фикерләүне үстерү;
2. Таныш булган әкиятләрне искә төшерү, алар белән диалог төзеп сөйләшү.
Җиһазлау: өй формасындагы шакмак кап, әкият геройлары.
Уен барышы:
Өй формасындагы шакмак капның һәр стенасына төрле әкиятләрдән иллюстраиияләр, ә
стенаның эчке ягына кесәләр ясалган. Кесәләргә әкият геройлары салынган. Мәсәлән:
“Теремкәй” әкияте. Теремкәйгә тычкан килә.
Сөйләм үрнәге:
-Син кем? (Мин тычкан.)
-Ул нинди? (Тычкан кечкенә, матур, чиста.)
-Тычкан, кил монда.
Уен шулай дәвам итә. Әкиятнең башка геройларын да шулай каршы алалар һәм Теремкәйгә
кертәләр.
Уенның кагыйдәләре:
1. Әкиятнең геройлары итеп уенчыкларны яки өстәл театрын кулланырга кирәк.
2.Бу уенны төрле яшьтәге төркемнәрдә уйнарга мөмкин.
18.Бишенчесе артык.
Максат: 1. Сүзлек байлыгын арттыру, игътибарлылыкны, иҗади фикерләүне, хәтерне,
кузаллауны үстерү,мөстәкыйльлек тәрбияләү.
2. Әйберләрне үзләренә генә хас булган билгеләре буенча төркемләү.
Җиһазлау: рәсемнәр (яшелчә, җиләк-җимеш, транспорт, йорт җиһазлары, ашамлыклар, йорт
һәм кыргый хайваннар, уенчыклар).
Уен барышы:
Тәрбияче балаларга 5әр рәсем өләшә. Балалар рәсемнәрнең исемнәрен әйтәләр, кайсы артык
һәм ни өчен артык икәнлеген ачыклыйлар. Мәсәлән:
-Бүре, аю, төлке, песи, куян. ( Кыргый һәм йорт хайваннары.)
-Кәбестә, кыяр, кишер, суган, алма. (Җиләк-җимеш һәм яшелчәләр.)
-Ипи, чынаяк чәкчәк, өчпочмак, пицца. (Ашамлыклар һәм савыт-саба.)
-Бер, биш, сигез, дәфтәр, алты. (Саннар һәм уку әсбабы.)
- Курчак, яшел, зәңгәр, кызыл, сары. (Төсләрне белдерүче сүзләр һәм уенчык.)
- Исәнмесез, сау булыгыз, хәерле көн, рәхмәт, китап.(Ягымлы сүзләр һәм уку әсбабы.)
- Курчак, туп,өстәл, шар, машина. (Уенчыклар һәм йорт җиһазы.)
Уенның кагыйдәләре:
1.Рәсемнәрне игътибар белән карарга һәм аерылучы билгеләрен табарга кирәк.
2. Иптәшеңә комачауларга һәм әйтергә ярамый.
19.Тәлинкәләр юабыз.
Максат: 1. Сүзлек байлыгын арттыру, игътибарлылыкны, иҗади фикерләүне, хәтерне,
мөстәкыйльлек тәрбияләү.
2. Хезмәт кешесенә хөрмәт хисләре тәрбияләү, өлкәннәргә ярдәм итү, булышу теләге
тудыру.
Җиһазлау: савыт-саба (тәлинкә, чынаяк, кашык, калак), табак белән су, губка, кувшин белән
чиста су.
Уен барышы:
Тәрбияче:
-Балалар, иртәнге ашны ашаганнан соң савыт-сабаны юарга кирәк. Табакка су салабыз һәм
тәлинкәне губка белән яхшылап ышкып юабыз. Аннан икенче табакка чиста су салып
тәлинкәне чайкыйбыз.Менә безнең тәлинкә ничек чистарды. (Балалар бер-бер артлы чыгып
калган савыт-сабаның исемнәрен әйтеп юалар.) Сөйләм үрнәге:
-Мин тәлинкә юам. Самат тәлинкә юа. Тәлинкә чиста.
-Мин чынаяк юам. Әминә чынаяк юа. Чынаяк чиста.
-Мин калак юам. Камил калак юа. Калак чиста.
-Мин кашык юам. Зилә кашык юа.Кашык чиста.һ.б
Уенның кагыйдәләре:
1. Тәрбиячене игътибар белән тыңларга кирәк.
2. Иптәшеңә комачауларга һәм әйтергә ярамый.
20.Сүзләр чылбыры.
Максат: 1. Сүзлек байлыгын арттыру, игътибарлылыкны, иҗади фикерләүне
үстерү,мөстәкыйльлек тәрбияләү2. Билгеле бер темага караган сүзләрне ныгыту,
гомүмиләштерү.
Уен барышы:
Бала уртага чыгып сүзне әйтә һәм бер адым алга атлый, тагын зйтә,тагын атлый. Уенда
берьюлы 2-3 бала да катнашырга мөмкин.
Сөйләм үрнәге:
Яшелчәләр: кыяр, кәбестә, бәрәңге, кишер,суган.
Ашамлыклар:ипи, чәкчәк, сөт, пицца, ботка, аш.
Саннар: бер,ике,өч,дүрт,биш,алты,җиде,сигез,тугыз,ун.
Төсләр:кызыл,яшел,зәңгәр,сары,ак,кара.
Сораулар: бу кем?бу нәрсә?,кем юк?,мин кем?,кем анда?,ничә?,нинди?,нишли?,нишлисең?һ.б.
Уенның кагыйдәләре:
1.Сүзне әйтмичә алга атларга һәм кеше әйткән сүзне кабатларга ярамый.
2.Иптәшеңне игътибар белән тыңларга кирәк.
3.Чиратың үткәч урыныңа барып утырырга кирәк.
4.Уенны ял минутларында да кулланырга мөмкин.
21.Нәрсә кирәк?
Максат:1.Балаларның сөйләм телен үстерү, диалог төзеп сөйләү күнекмәләрен ныгыту.
2.Сүзлек байлыгын арттыру, игътибарлылыкны, иҗади фикерләүне, хәтерне үстерү.
Җиһазлау: балалар санынча уенчыклар(савыт-саба, җиләк-җимеш,яшелчә, ашамлык
муляжлары, кыргый хайваннар),тартма, янчык.
Уен барышы:
Тәрбияче балаларга яхшы таныш булган уенчыкларны әзерли һәм тартмадан 5-6 уенчык ала да
өстәлгә куя. Балалар бу уенчыкларны игътибар белән карыйлар.3 бала алга чыгып аркалары
белән басалар һәм чиратлап предметларны атыйлар. Шуннан соң бу уенчыкларны җыеп
янчыкка салалар. Тәрбияче сорый:
-Сиңа нәрсә кирәк?
Бала исендә калган үзенә кирәк әйберне сорап ала. Нинди?,Нишли? сорауларына җавап бирә.
Уенның кагыйдәләре:
1.Тәрбияче чакырган бала гына янчыктан уенчык ала ала.
2.Исемнәре әйтелгән уенчыклардан калганнарын барысын да алырга була.
3.Иптәшең уйнаганда комачауларга ярамый.
22.Серле йомгак.
Максат: 1.Боера белү (кил, утыр, уйна, ю, аша, эч, ки, сал, бие, җырла,йөгер,йокла) сүзләрен
ныгыту;
2.Сүз байлыгын арттыру, игътибарлылыкны, иҗади фикерләүне үстерү.
Җиһазлау:берничә йомгак, рәсемнәр(аю, бүре, төлке, тычкан, куян, керпе, үрдәк, тавык, әтәч).
Уен барышы:
Тәрбияче балаларга А.Алишның “Сертотмас үрдәк” әкиятен сөйли башлый. “Борын-борын
заманда, зур бер урман янында,, саескан- сотник, үрдәк- үрәтник, кәҗә- команда булган
заманда, яшәгән ди бер аучы. Аучы беркөнне ауга киткән, ә үрдәк аучыны эзләргә дип чыгып
китә. Бара торгач ул нәрсәне очрата? (Бала йомгакны үзе сүтә һәм үрдәк каршына аю (бүре,
төлке, тычкан, куян, керпе) рәсеме чыга. Сөйләм үрнәге:
-Бу нәрсә? (Бу аю.)
-Ул нинди? (Аю зур, матур, чиста.)
- Аю нишли? (Аю йоклый.)
Уен шулай дәвам итә. Үрдәкне башка геройлар(тавык, әтәч) белән дә алыштырырга була.
Уенның кагыйдәләре:
1. Ярдәмче бала үзе теләгән йомгакны ала һәм әкрен генә сүтә.
2. Сорауны азагына кадәр игътибар белән тыңларга кушыла. Бөтенең дә берьюлы җавап
бирергә ярамый.
3. Ярдәмче кемгә куша, шул бала гына җавап бирә. Җавапта хаталар китсә шунда ук
төзәтелә.
Литература
1.Шаехова Р.К. Региональная программа дошкольного образования. К:, РИЦ.-2012,-208с.
2.Шаехова Р.К. Игровые технологии развития школьно-значимых функций у
дошкольников.К:,”Школа”.-2006-131с.
3.Зарипова М.З. Туган телдә сөйләшәбез. К:, “Фолиант”,-2012-303с. 4.Хәзрәтова Ф.З. . Туган
телдә сөйләшәбез. К:, “Фолиант”,-2013-223с. 5.Зарипова З.М. Татарча сөйләшәбез.Методик
кулланма.4-5 яшь. К: “Хәтер”, 2011-54с
6.Зарипова З.М. Татарча сөйләшәбез.Методик кулланма.6-7 яшь. К:,”Татарстан китап
нәшрияты”, 2012-69с.
7.Менджерицкая Д,В,.Воспитателю о детской игре. - М: «Просвещение», 1982 – 127с.
8. Смоленцева А.А. Сюжетно-дидактические игры с математическим содержанием– М.:
«Просвещение», 1987. – 95 с.
9. Выготский Л.С. Воображение и творчество в детском возрасте. – М.: Просвещение. – 1991.
10. С рождения до трех лет. - М.: «Мозаика-синтез», 2010-142 с.
11.Гилфорд, Дж. Психология / Дж.Гилфорд. – М.: Проспект, 2009. – 360 с.
12.Новоселова С.Л. Дидактические игры и занятия с детьми раннего возраста.- М:
«Просвещение», 1985.
13.Куприянова Н.Б., Федосеева Т.Н. Игры и занятия до 3 лет. Л: «Медицина»–1974.