Напоминание

"г. Тукай иҗаты аша балаларда гомумкешелек сыйфатлары тәрбияләү"


Автор: Ахмадуллина Алсу Тафкилевна
Должность: учитель татарского языка и литературы
Учебное заведение: МБОУ "Ташкичинская основная общеобразовательная школа"
Населённый пункт: Республика Татарстан Арский район
Наименование материала: методическая разработка
Тема: "г. Тукай иҗаты аша балаларда гомумкешелек сыйфатлары тәрбияләү"
Раздел: среднее образование





Назад




Габдулла Тукай (1886 –1913) XX гасыр башында кинәт балкып кабынган Габдулла Тукай иҗаты та- тар әдәбиятында гына түгел дөнья әдәбиятларында сирәк очрый торган кү- ренешләрдән иде. Табигый талантының зурлыгы ягыннан ул милли әдәбият- та үзенә тиңнәрне белмәде, катлаулы кичерешләр һәм фәлсәфи фикерләр бе- лән сугарылган иҗаты әдәби мәйданга чыккан вакытыннан алып бүгенге көннәргәчә үткән һәр чорда да игътибар үзәгендә булды. Тукайның лирика-сы да, үткен-әче сатирасы да, сәяси публицистикасы да һәр заманның идео- логларын да, әдәбият галимнәрен дә, гади укучыларны да битараф калдыр- мады. Әлеге феноменның зурлыгын таныган хәлдә, аны тар идеологик кыса- ларга кертеп тикшерергә омтылулардан башлап, субьектив кире кагуларга ка- дәр булган бәяләр, зурлау-олылау, таң калу дәрәҗәсендәге мактаулар – ша- гыйрь иҗатына карашлар палитрасының шактый мул һәм каршылыклы төс- ләрдән торуын күрсәтә иде. Әмма бер нәрсә бәхәссез: йөз елдан ашып килү- че вакыт аралыгында Тукайның әдәбиятта тоткан урынының зурлыгы бер көч тарафыннан да җитди рәвештә кире кагыла алмады, үткән гасырның егерменче-утызынчы елларында «вак буржуаз шагыйрь»ләр исемлегенә кер- телеп инкарь итәргә тырышуларны исәпкә алмаганда, шагыйрь иҗаты һәр- вакытта да югары бәяләнде. Шул ук вакытта Тукайны заманга «яраклашты- ру» омтылышы да XX йөзнең туксанынчы елларына кадәр туктамады. Ком- мунистик цензура тарафыннан киселү-кыскартылулар, аерым әсәрләрне җы- ентыкларга һәм күптомлыкларга кертмичә калдырулар белән бергә, Тукай- ның дөньяга карашлары системасын «төзәтү», аерым шигырьләрне иҗаты- ның гомуми контекстыннан аерып карау ярдәмендә хаталы мәгънәви төсмер бирүләр, шагыйрьдә булмаган идеяләр табу белән мавыгулар, күрергә телә- гәнне чынбарлык итеп расларга тырышулар бу тиңсез иҗатны күп еллар дә- вамында «идеологик көрәш» аренасына әйләндерде. Әдипнең биографлары еш кына үз каланчаларыннан торып, Тукайның какшамас нык позициясен аның икеләнүләре, кайбер хаталы карашларын аның үзгәрмәс мәсләге итеп 1
күрү белән шөгыльләнделәр, шагыйрьне үз-үзе белән кискен конфликтта итеп күрсәтергә мәҗбүр булдылар. Тик болар берсе дә Тукай шигъриятенең түгел, ә тикшерүче галимнәр карашларының шагыйрь иҗаты белән кон-фликты гына иде. Коммунистик идеология биографларга компромисска ба-рырга җай калдырмый иде, чигенү мәйданы тар булу сәбәпле, әдипнең үзен «үзгәртергә» тырышу өстенлек алган чаклар да булгалады. «Шагыйрьне шо-марттык, яңа җиз самовыр кебек ялтыраттык, төзәттек, ыспайладык, бүгенге заман каланчасыннан гына торып бәя бирү өлкәсендә тәмам каешланып җит-тек. Ул аны атеист итү дисеңме, социал-демократ ясау дисеңме… берсе дә калмады» 1 , – дип язды бу уңайдан яңа чорга килеп җиткәч Равил Әмирхан. Габдулла Тукай дөньяга килгән вакыт Россиянең көчле сәяси тетрәнү- ләр кичерергә әзерләнеп яткан бер чоры иде. Милли һәм социаль проблем- ларны хәл итәргә сәләтсез патша идарәсенең тоташ саклану позициясе алып, үз халкы белән көрәш юлын сайлаган чаклары. Кеше табигатенә ят булган капиталистик мөнәсәбәтләрнең илнең тарихи мәйданында торган саен киң- рәк җәелә баруы ул проблемаларны аз гына да киметми, киресенчә тагын да кискенләштерә генә. Шагыйрьнең фаҗигале язмышы шушындый катлаулы елларга туры килә. 1886 елның 14 (26) апрелендә указлы мулла Мөхәммәт- гариф Мөхәммәтгалим улы гаиләсендә туган Габдулла Тукай дүрт ай ярым- лык чакта ук әтисез кала, тулы ятимлек тә үзен озак көттерми, булачак ша- гыйрьгә 3 яшь тә тугыз ай булганда, әнисе Бибимәмдүдә Зиннәтулла кызы да вафат була. Шуннан соң ятимне язмыш төрле гаиләләргә ташлый. Өчиле имамы булган фәкыйрь бабасы Зиннәтулла өендә аңа озак тукталырга туры килми. Казан һөнәрчеләре Мөхәммәтвәли һәм Газизә, Кырлай крестьяны Сәгъди абзый гаиләләрендә, берсеннән икенчесенә күчә-күчә, 1894 елның көзенә кадәр тәрбияләнә. Кырлайдагы тормышы булачак шагыйрьнең био- графиясендә тирән эз калдыра, дөньяга карашлары формалашуда мөһим роль уйный. «Тукай тормышын чорларга бүлгәндә, икегә бүлеп карау гадәткә кер- гән: борларпның берсе –Уральск, икенчесе Казан чоры. Әмма шагыйрь иҗа- 1 Әмирхан Р. Төзәтмикче Тукайны! / Р. Әмирхан. Иманга тугрылык. – Казан: Тат. кит. нәшр., 1997. – Б. 330. 2
тындагы күп кенә фактлар Кырлай чорын да аерып карарга, хәтта аны берен- че чор итеп санарга мөмкинлек бирәләр. Чыннан да, Тукайның балалык елла- рын аеруча бизәгән һәм аның күңелендә беренче мәртәбә балаларча шатлык тойгыларын дөрләтеп җибәргән , хәтта «дөньяга иң элек күзе ачылган» урын» – Кырлай» 1 , – дип билгеләп үтә моны Г. Халит. Әлеге Казан арты авылыннан Җаекка (Уральски) күчү, билгеле инде, Габдулланың тормышында кискен борылыш барлыкка китергән. Шагыйрь- нең кыска гына гомеренең унике еллап чамасы өлешен алып торган Уральск тормышы әдәбият белгечләре тарафыннан беравыздан иҗатындагы мөһим бер чор буларак каралып өйрәнелә. Кырлайда алган башлангыч белемен аңа 1895 елның көзендә Җаекның (Уральски) «Мотыйгия» мәдрәсәсендә дәвам итәргә туры килә. Бу елларда ул ундүрт яшенә кадәр әтисе белән бертуган апасы Газизә һәм җизнәсе Галиәсгар Госмановлар гаиләсендә тәрбияләнә, 1896-1899 елларда мәдрәсә каршындагы өч еллык рус классын тәмамлый. Бу аңа гарәп һәм төрек әдәбиятларыннан тыш рус әдәбияты белән дә танышыр- га мөмкинлек бирә. Җизнәсе үлгәннән соң, Габдулла 1900 елда ундүрт яшен- дә «Мотыйгия»гә торып укырга күчә, тормыш авырлыгы һәм фәкыйрьлек кичереп яшәргә мәҗбүр була. Билгеле, Тукайның даирәсе дә, тормыш шарт- лары да аның дөньяга карашын формалаштыруда зур роль уйныйлар. Мәдрә- сәдә ул Коръәнне , ислам дине нигезләрен яхшы өйрәнә, гарәп әдәбияты белән таныша, мәдрәсәнең баш имамы Мотыйгулла хәзрәттән гыйльме гаруз (шигырь үлчәме турындагы белем) дәресләре ала. Шушы елларда ул ша- гыйрь Мирхәйдәр Чулпаный белән таныша. Галим Ибраһим Нуруллин бу шәхеснең Тукайда шагыйрьлек дәрте уянуда билгеле бер йогынтысы булуын билгеләп үтә. 2 1902 елның җәендә Истанбулдан качып Уральскига килгән тө- рек студенты Габделвәли Әмрулла белән дуслаша, аннан төрекчә өйрәнә, тө- рек һәм Европа әдәбиятлары турында берникадәр күләмдә мәгълүмат ала. Шушы елларда ук аның беренче шигъри тәҗрибәләре барлыкка килә, 1 Халит Г. Габдулла Тукай. / Татар әдәбияты тарихы. – Казан: Тат. кит. нәшр., 1986. – Б. 105. 2 Нуруллин И. Габдулла Тукай. – Казан: Тат. кит. нәшр., 1979. – Б. 71. 3
кайберләре мәдрәсәдә Камил Мотыйги тарафыннан чыгарыла башлаган кулъязма «Әлгасерел-җәдит» исемле журналда дөнья күрә. Тукайның бишенче-алтынчы еллар шигъриятендә төп ике үзенчәлек күзгә ташлана. Беренчесе, төрек теленә якынайтылган, гарәп-фарсы алынма- лары иркен кулланылган әдәби телдән файдалануы. Шул чор әдәбияты өчен бу, билгеле, ят күренеш түгел. Икенчесе, дидактик эчтәлекле, сәси тематика- лы, публицистик рухлы шигърият. Хискә корылган лирик әсәрләр яшь Ту- кайда бармак белән санарлык сирәк очрый. «Шагыйрьнең Җаек чоры иҗаты турында сүз алып барганда, аның XIX йөз ахыры – XX йөзнең беренче унь- еллыгында татар әдәбиятының игътибар үзәгендә булган мәгърифәтчелек идеяләренең дәвам иттерелгәнлеген күрми булмый. 1906 елда язылган «Шә- керт, яхуд бер тәсадеф» һәм «И каләм!» шигырьләрендә шуның чагылышын күрергә мөмкин. Шул ук вакытта аларда һәм кайбер башка әсәрләрдә мәгъ- рифәтчелекнең даими юлдашы булган үгет-нәсихәтчелекнең, ягъни дидак- тизмның да булуына игътибар итәсең 1 », – ди бу турыда Ф. Галимуллин. Тукайның беренче иҗат тәҗрибәләре үк XX гасыр башының фикер- ләүче яшьләренә хас булган омтылышлар һәм эзләнүләр белән сугарылган- нар. Милләтнең авыр хәлен күрү һәм аны төзәтү юлларын табу теләге – бу омтылышларны хәрәкәткә китерүче төп көч шул була. Мәгърифәтчелек иде- яләре белән яна башлаган яшь шагыйрь, әлбәттә инде, туган халкының тү- бәнлеккә төшүенең, артталыгының асыл сәбәпләрен бөтен тулылыгында кү- рә һәм аңлый алмый. Яшь Тукай мәгариф системасының артталыгы, мәдрә- сәләрдә техник белемнәр бирелмәү, төгәл фәннәр укытылмау татар тормы- шының төп проблемалары дип санаучылар сафында була. Милли матбугат, европача типтагы уку йортлары ачу, әдәбият һәм сәнгатьне үстерү ярдәмен-дә туган халкының алгарышына ирешү – яшь шагыйрьнең ихлас теләкләрен- нән. Иң беренче басма шигыре булган «***Голүмнең бакчасында дулаша- лым, идәлем сәйран… (1905) (Гыйлемнең бакчасында күңел ачып йөрик) дип башланып киткән әсәрендә Тукай нәкъ менә шул идеяләрне байрак итеп кү- 1 Галимуллин Ф. Халыкның үз шагыйре / Г. Тукай. Сайланма әсәрләр. – Казан: ТаРИХ, – 2002. – Б. 18. 4
тәрә, «голүмлә дөньяи дотды япон, нәмсә, французлар»дан, ягъни «гыйлем белән дөнья тоткан япон, немец, французлардан» үрнәк алырга чакыра. Мат- бугатның һәм әдәбиятның халыкны алга җибәрүдәге ролен идеаллаштыру, патша хакимиятенең Беренче рус буржуаз-демократик революциясе шартла- рында биргән матбугат ирегенә зур өметләр багълау яшь Тукайның беркатлы иллюзияләреннән. «Шималь яктан чыгып бәркъ, орды бер нур…», «Хәзерге халемезә даир», «Хөррият хакында…» кебек шигырьләрендә бу идеяләр аеруча ачык чагыла. Тукайның бишенче еллардагы иллюзияләренең икенчесе буржуаз демо- кратиянең халыкка бәхет һәм алгарыш китерәчәгенә ышанудан гыйбарәт иде. Һәр милләтләр максудларын хасил итә, Депутатлар ясап, Петербурга китә; Инде нәүбәт без бичараларга җитә, – Җыйлып-җыйлып депутатлар сайлыйк имди 1 , – дип җырлый ул «Дустларга бер сүз» (1905) шигырендә. Яшь шагыйрь демо- кратик ирекләрнең «Тәрәккыйның күкләренә очмагына», ягъни татар миллә- тен прогресска илтәчәгенә ихлас күңелдән ышана. Бер ел да вакыт үтми Ту- кай үзенең бу карашларыннан арына башлый, 1906 елның октябрендә «Фи- кер» газетасында «Государственная Думага» исемле шигырен бастыра. Бишенче-алтынчы еллардагы шагыйрь иҗатының публицистик аһәң белән өртелгән, сәяси темалар белән сугарылган, авторитетларны санга сук- маучы ачы сатирик юнәлешле булуы күзгә ташлана. Тукайның журналист- лык эшчәнлеге белән дә тыгыз бәйләнгән әлеге юнәлеш (бу еларда ул Камил Мотигый тарафыннан оештырылган матбугатта актив хезмәттәшлек итә) аның иҗатында соңгы елларга кадәр дәвам итте һәм үстерелде. Гомеренең азагына кадәр публицистик мәкаләләр белән татар вакытлы матбугатында катнашып килгән әдип җәмгыятьтә яшәп килгән кимчелекләрне камчылау аша үз милләтенең уянуын, бәхетле булуын тели иде. Җөмлә фикрем кичә-көндез сезгә гаид милләтем; 1 Тукай Г. Дустларга бер сүз / Г. Тукай. Әсәрләр: биш томда. Т. 1. – Казан: Тат. кит. нәшр., 1985. – Б. 42. 5
Сыйххәтеңдер сыйххәтем һәм гыйлләтеңдер гыйлләтем 1 . (Бар уем кичен-көндез сезнең хакта милләтем; Саулыгың – минем саулык, авыруың – минем авыруым), – 1 Тукай Г. Милләтә. / Г. Тукай. Әсәрләр: биш томда. Т. 1. – Казан: Тат. кит. нәшр., 1985. – Б. 114. 6
дип яза ул 1906 елның көзендә. Биредә милләтнең авыруы дигәндә Тукай нәрсәне күз алдында тота? Сорау принципиаль рәвештә җавап бирүне таләп итә. Чөнки без күрербез: Тукайның бөтен сатирасы нигездә аның кыска гына иҗат гомеренең буеннан-буена үзе тапкан «авыру»ны тәнкыйтьләү, шуннан ачы итеп көлүгә юнәлдерелгән. Үзенең сатирасының төп максатын әдип шул ук 1906 елда чыккан «Безнең милләт үлгәнме, әллә йоклаган гынамы?» исем-ле мәкаләсендә ачык билгели: «…хәтта рәсемнәр илә милләтнең үз сурәтен үзенә күрсәтик» 1 , – ди. Тукайның сатирасы бик еш кына муллалар, ишаннар, халыкны алдап, аның җилкәсендә яшәүчеләргә юнәлтелә, шуларның «сурә-тен» халыкка күрсәтү белән мәшгуль була, милләтнең авыр хәленең, артталыгының төп сәбәпләрен шуларда күрә. Бу хәл совет чоры әдәбият бе-лемендә Тукайның атеизмы турында сүз кузгатырга, Тукайны дәһри бер ша-гыйрь, Коръәнне һәм хәдисләрне кире кагучы итеп күрсәтергә сәбәп була иде. Әлбәттә, болай дип раслау өчен шагыйрь иҗатын күз йомып, андагы асыл фикерләрне күрмичә уку ихтыяҗы туа иде. «Тукай каләменең көче та-тар тормышындагы феодаль-крепостнойлык калдыкларына, һәртөрле консер- ватизмга, мещанлык тупаслыгына, дини һәм мистик фанатизмга каршы кө-рәштә үзен ачык күрсәтте,» 2 – дип яздылар бу турыда күренекеле әдәбият га-лимнәре М. Гайнуллин һәм Җ. Вәзиевалар илленче елларның урталарында. Моннан соңгы дәвердә дә шагыйрьнең исламга мөнәсәбәте совет әдәбиятчы-ларын гел борчып торды, чөнки кыскартуларга, аерым шигырьләрне күрмәс-кә тырышуларга карамастан, Тукай берничек тә атеистик кысаларга сыймый иде, хәтта ишаннарны һәм муллаларны тәнкыйтьләгән аерым сатирик ши-гырьләрендә дә Тукай үзен дәһри дип атарга мөмкинлек бирмәде. Бары тик аерым юлларны шигырьнең гомуми контекстыннан аерып караганда гына кайбер уңышларга ирешеп була һәм марксистик тәнкыйть нигездә шуның бе-лән шөгыльләнде дә. Бу җәһәттән 1 Тукай Г. Безнең милләт үлгәнме, әллә йоклаган гынамы? / Г. Тукай. Әсәрләр: биш томда. Т. 3. – Казан: Тат. кит. нәшр., 1985. – Б. 41. 2 Гайнулллин М. Вәзиева Җ. Габдулла Тукай / Татар әдәбияты. XX йөз. – Казан: Таткнигоиздат, 1954 – Б. 428. 7
караганда, Тукайның иң күренекле биогра-фы булган әдәбият галиме И. Нуруллинның фикерләре кызыклы. Тукайның бөтен тормышын һәм иҗатын җентекләп өйрәнгән шәхес буларак, әлеге га-лим шагыйрьне кискен рәвештә атеистлар лагерына кертергә җөрьәт итми. «Алланы бик еш яд иткәнлеге, динчеләрне рәхимсез рәвештә камчыласа да, диннең үзеннән йөз чөермәгәнлеге, яшь буынны тәрбияләүдә дингә зур гына урын биргәнлеге турындагы фактлар җитәрлек», – дип билгеләп үтә галим һәм бераздан: «Күренә ки, шагыйрьнең дингә мөнәсәбәте гаять катлаулы һәм каршылыклы. Бу мәсьәләне киләчәктә белгечләр хәл итәрләр 1 », – дип мәсь-әләне ачык калдыра. Биредә галимнең алдан күрүчәнлеге, кайчан да булса Тукайның дөньяга карашлары хакында обьектив фикер әйтү мөмкинлеге биреләчәк көннәр җитәсен сиземләве күзгә ташлана. Әлбәттә, «Алла гыйш-кына» (1905), «Тәәссер» (1908), «Вәсыятем» (1909), «Ана догасы» (1909), «Таян Аллага» (1909), «Мигъраҗ» (1910) «Иһтида» (1911), «Кадер кич» (1911), «Тәфсирме? Тәрҗемәме?» (1913) кебек шигырьләр авторының дингә мөнәсәбәтендә каршылыклар юк иде, бары тик исламиятне начар белгән һәм үзләре тормышка атеистик позициядә торган совет чоры белгечләре генә аның карашларында очы-очка ялганып бетмәгән урыннар күрә алдылар. Ша- гыйрь иҗатын бөтенлектә һәм тиешле эзлеклелектә караганда, без аның иман әһле икәнлегенә шикләнмичә таныклык бирә алабыз. Үзен кяферлектә гаеп-ләүчеләр барын һәм киләчәктә дә булачагын Тукай билгеле яхшы белгән һәм «әһле тәкфир»гә (кяфер дип әйтүчеләргә) мөрәҗәгать итеп: Әһле тәкфир бер гаҗәпләнсен, күреп актык сүзем: Күр, нә рәсмә тулган иман берлә Коръән садремә! 2 – дип язып калдырган. Коммунистик пропаганданың шушы юлларны белә то- рып, дөньядан киткән шагыйрьдән дәһрилек билгеләре эзләве, Тукайның ате- измы турында фәлсәфә саткан хезмәтләр бастыруы үзе бер гаҗәп иде, бу ма- 1 Нуруллин И. Габдулла Тукай. – Казан: Тат. кит. нәшр., – 1979. – Б. 291. 2 Тукай Г. Васыятем / Г. Тукай. Әсәрләр: биш томда. Т. 2. – Казан: Тат. кит. нәшр., 1985. – Б. 6. 8
териалистларның иң ачык мәсьәләләрдә дә чынлап та каршылыклар чытыр- манына кереп батулары турында сөйләүче җитди факт булып тора. Ихтимал, шагыйрь тормышында һәрвакытта да гамәлләрен Коръән белән үлчәп яшәп бетерә алмагандыр, тәкъвалык җитмәгән, гөнаһка төшкән чаклары да бул- гандыр. Тик шагыйрь шәхесен тикшерү әдәбиятчылар бурычына керми, әл- бәттә. Үз хаталарын яхшы аңлаган шагыйрьнең лирик герое исә югарыда ис- кә алынган әсәрдә бу хакта ачынып әйтә: Кайт, и нәфсе мотмәиннәм! бар, юнәл, кит тәңреңә; Бирдең аркаңны моңарчы, инде бир бит әмренә 1 . Тукайның башка шигырьләре дә аның карашларында ислам диненә шик белдерү чалымнарын табарга мөмкинлек бирми, киресенчә, аның Аллаһ- ның бердәнбер табынырлык зат булуына, Мөхәммәтнең Аллаһ илчесе икән- легенә, Коръәннең Аллаһ китабы булуына нык ышанган шәхес, иманлы мө- селман булуын раслыйлар. Аның лирик герое бу хакта бөтен көченә һәм ике- ләнмичә белдерә: Бөтенләй сафлана күңелем; укыйм иман, булам мөэмин; Килә рәхәт җиңеллекләр: хәлас булам авыр йөкдин. Ходая! Син тыйган эшләр тәмам әкътагъ вә әбтәр дим; Иям баш сәҗдәгә: «Аллаһехак! Аллаһеәкбәр!» -дим. 2 Ул гына да түгел Тукай үз милләтенең артталыгының сәбәпләрен һич кенә дә аның мөселманлыгыннан эзләми. Мәдрәсәләрдә ислам тарихын ях- шы өйрәнгән зирәк шәкертләрнең берсе буларак, шагыйрь белә: шәригать ка- нуннарында нык торган ислам дәүләтләре гыйлем һәм мәгърифәт белән ко- ралланып, кайчандыр бөтен дөньяда лидерлар булдылар һәм башка милләт- ләр аларның куәтенә сокланалар иде. «Безнең милләт үлгәнме, әллә йокла- ган гынамы?» исемле мәгълүм мәкаләсендә егерме яшьлек Тукай туган хал- кын мөселманнарның шул шанлы һәм куәтле чакларына әйләнеп карарга ча- кырып, сәнгать һәм фәннәр нык үскән, урта гасырларда ислам цивилизация- 1 Тукай Г. Васыятем / Г. Тукай. Әсәрләр: биш томда. Т. 2. – Казан: Тат. кит. нәшр., 1985. – Б. 6. 2 Тукай Г. Тәәссер / Г. Тукай. Әсәрләр: биш томда. Т. 1. – Казан: Тат. кит. нәшр., 1985. – Б. 208. 9
сенең үзәкләре булган Багдад һәм Кордова хәлифәтлекләрен искә ала: «Ты- рышкан вә тырмашкан вакытларында синең бабаларың булган Багдад вә Ән- дәлес әһалисе бик каты тәракъкый иттеләр. Аларны күргәндә, башка мил- ләтләр, синең кеби, һушлары китеп егылалар иде… 1 », – ди. Тукай риясыз рә- вештә туган халкының мөселманнарның үткәндәге шул югарылыгына күтә- релүен тели. Мәгърифәтчелек идеяләре белән канатланган яшь шагыйрь өме- тен белем юлында булган яшьләргә баглый, аларны тамак колы булмыйча, ярлылыкка игътибар итмичә максатларына омтылырга чакыра: Атаңыз, анаңызның шатлыгы сез, Ике дөньяда йөзләр аклыгы сез. Каму мөслимләрнең уртаклыгы сез, Безем дине мотаһһар пакълеге сез. 2 (Атагыз, анагызның шатлыгы сез, Ике дөньяның йөз аклыгы сез. Барлык мөселманнарның уртаклыгы сез, Безнең саф динебезнең пакълеге сез). Тукай диндә ихласлылык, риясызлык тарафдары, ахирәтләрен дөньяга алыштыручыларны, икейөзле монафыйкларны, диннән карьера ясарга омты- лучыларны ул рәхимсез тәнкыйтьли, алардан туган халкына һәм барча мө- селманнарга тия торган зур зыянны күрә. Аның сатира угы да чынлыкта нәкъ менә шуларга төбәлгән иде. Тукай белә: мөэминнәргә монафыйклар һәрва- кытта да зур зыян салдылар, акча һәм тамак колы булган мондый затларның максаты Аллаһ ризалыгын алу түгел, ә ялган һәм халыкның күзенә төтен җибәрү ярдәмендә үз корсакларын тутырырга мөмкинлек бирә торган систе- ма булдыру һәм шул системага хезмәт итү иде. Бәлеш илә гыйлем бергә җыелмас, Хыйрыслы адәм үлгәнчә тыелмас. Сереңне бирмә, яшер карның ачын; 1 Тукай Г. Безнең милләт үлгәнме, әллә йоклаган гынамы? / Г. Тукай. Әсәрләр: биш томда. Т. 3. – Казан: Тат. кит. нәшр., 1985. – Б. 41. 2 Тукай Г. Шәкерд, яхуд бер тәсадеф / Г. Тукай. Әсәрләр: биш томда. Т. 1. – Казан: Тат. кит. нәшр., 1985. – Б. 52. 10
Ләимдин интизар итмә мәгашың 1 . (Бәлеш белән гыйлем бергә җыелмас, Комсыз кеше үлгәнче тыелмас. Сереңне бирмә, карның ач булуын яшер; Сараннан ярдәм көтмә), – дип мөрәҗәгать итә аның лирик герое гыйлем юлына чыккан яшь шәкерткә. Үзен мөселман дип танытучы икейөзлеләрне ачыклауны яшь Тукай аларның гамәлләрен Коръән күрсәткән туры юл белән үлчәп карый һәм мил- ләтне таркатучы монафикъларга мәҗүсилек тамгасы суга, аларга иярүчеләр- гә дә кискен бәя бирә: Аларны мөршид санан әгъванлари ахмак имеш; Безләри иршад идән Коръән икәндер, белмәдем. Бу ишанлыклар-фәләннәр бер мәҗүсилек имеш; Нигезе-аслы буның ботлан икәндер, белмәдем. 2 (Аларны баш санаучы иярченнәре ахмак икән, Туры юлга күндерүче Коръән икәндер, белмәдем. Бу ишанлыклар-фәләннәр бер мәҗүсилек икән, Нигезе-аслы төпсез бернәрсә икәндер, белмәдем). «Мөридләр каберстаныннан бер аваз» дип аталган бу шигырь басылып чыккан вакытында шактый популярлык казана, татар зыялылары тарафын- нан аның идеясе яклау таба. Шунысы кызыклы: замандашлары Тукайны бу әсәре уңаеннан алласызлыкта гаепләмиләр, киресенчә, «Фикер» газетасына язган хатында шул чорның күренекле педагогы, әдәбият тәнкыйтьчесе һәм публицисты Насретдин Хуҗаши шагыйрьнең «Мөхәрриргә» әсәренең үлчә- мен һәм стилен файдаланып аңа түбәндәге юлларны яза: Чәкмә гамь! гәр улса җөмлә голяма дошман сәңа, Җөмләтән әрхәм, әшфакъ дуст имеш рәхман сәңа 3 1 Тукай Г. Шәкерд, яхуд бер тәсадеф / Г. Тукай. Әсәрләр: биш томда. Т. 1. – Казан: Тат. кит. нәшр., 1985. – Б. 52. 2 Тукай Г. Мөридлар каберстанындин бер аваз / Г. Тукай. Әсәрләр: биш томда. Т. 1. – Казан: Тат. кит. нәшр., 1985. – Б. 66. 3 Г. Тукай. Әсәрләр: биш томда. Т. 1. – Казан: Тат. кит. нәшр., 1985. – Б. 337. 11
(Чикмә хәсрәт!булса да бар укымышлылар дошман сиңа, Камил рәхимле, шәфкатьле дус булгач Алла сиңа). Тукай сатирасында аның бөтен иҗат гомеренең буеннан-буена ишан- нарны, муллаларны, консерваторларны тәнкыйтьләү шактый зур урын алып торды. «Пыяла баш» (1906), «Рәсемгә ишарә» (1906), «Осулы кадимче» (1908), «Мулланың зары» (1908), «Ишан» (1909), «Муллалар» (1909), «Куш- мый ишәк җырлый» (1911), «Авыл мәдрәсәсе» (1912), «Казан мулласы һәм булачак депутат» (1912), «Дин вә гавам» (1912) кебек әсәрләрендә шагыйрь үз мәнфәгатьләрен алга сөргән, надан һәм тискәре сыйфатлы дин әһелләрен көчле тәнкыйть утына тотты, аның усал һәм зәһәр итеп көлүе, билгеле, имамнар тарафыннан шатланып каршы алынырлык түгел иде. Әдипнең нияте изге: ул милләтен ялганнан сакларга, дингә катыштырылган бидгәт гамәл- ләрдән (ересь) араларга, Коръән юлында туры барырга чакырырга тели иде. Тукай фикеренчә, XX йөз башларында татарларда диннең зәгыйфьләнүе, эч- кечелек һәм фаһишлек кебек күренешләрнең артуында нәкъ менә шул дин- нең башында торган муллалар гаепле иде. Дин хәзер – иске, аварга торгучы чергән дивар, Аз гына, уйнап кына бармак белән төртсәң – авар. Билгеле, һәрбер агачлар да корырга башлыйлар, Былбыл урнына оя тоткач башында каргалар 1 , – дип язды ул «Дин вә гавам» шигырендә. Әсәр «бер тыныш та Коръән сүзен күңеленнән белмәгән» агайның күршесе укый дип белсен өчен генә иренен селкетеп намаз укуын, хаҗи абзый күрсен өчен генә намазга йөргән сәүдә- гәрне, мәетне зиратка күтәреп илтеп акча эшләүне үзенең табыш чыганагы иткән шәкертне сурәтләү аша наданлыкка, кеше күрсен өчен генә эшләнгән риялы гамәлләргә ут ача. Тукайның лирик герое, әлбәттә, диннең ихласлы- лыгын кайгырта, икейөзлелек белән сугарылган гамәлләрнең милләтне тү- бәнлеккә сөйрәвен аңлаудан туган ачыну белән чаң суга. 1911 елның рамазан аенда Тукай бер-бер артлы ике шигырь яза. Беренчесен, «Кадер кич» исемле- 1 Г. Тукай. Дин вә гавам / Г. Тукай. Әсәрләр: биш томда. Т. 2. – Казан: Тат. кит. нәшр., 1985. – Б. 247. 12
сен «Вакыт» газетасы үзенең алтынчы сентябрь санында бастыра, «Ялт- йолт»ның 11 сентябрь санында басылган икенче шигырь «Рамазан гаетендә Иблиснең шәйтаннарга хитабы» дип атала. «Вакытта» басылган: Бу кадер кич елда бер кич – барча кичләр изгесе; Сафланыр таптан бу кич мөэмин күңелләр көзгесе 1 , – дигән юлларда шагыйрь ихлас гыйбадәтнең кальбләрне чистарту сыйфатын зурлаган булса, моңа контраст буларак, икенче шигырьдә тәкъва булып кы- ланган, уразада качып ашаган азгын монафыйкларның үз гаепләрен «шәйтан котыртуы»на сылтауларыннан ачы итеп көлә, аларны намус һәм вөҗдан юлына кайтырга чакыра: «Шәйтан аздырган» имеш! «Юлдан яздырган» имеш! Кире татар, иң элек Вөҗданың берлән килеш! 2 Тукайның сатирасын укыганда без бер нәрсәне истә тотарга тиешбез: кечкенәдән ятим калып, «какканны вә сукканны» күреп үскән шагыйрь кү- ңеле һәртөрле яманлыкка бик сизгер, үзе дөрес дип тапканны кемнең кем икәненә карап тормыйча, абруйлар белән санлашмыйча йөзгә бәреп әйтүчән, туры сүзне сөйләүдә еш кына чик һәм чаманы онытып җибәрүчән, табигате белән гаделлеккә омтылган, әмма яшьлеккә хас булган рәвештә кайнар һәм кызып китүчән шәхеснең тәнкыйте еш кына адреслы һәм шул ук вакытта субъектив та иде. Аның каләменнән хаклы һәм хаксыз рәвештә татарның XX йөз башында сәяси һәм әдәби мәйданга чыгып байтак эш майтарган күре- некле шәхесләре, кайберләре шагыйрь белән якыннан аралашкан һәм хез- мәттәшлек иткән наширләр һәм язучылар, журналистлар интектеләр. Шуңа да Тукайның тәнкыйтен абсолютлаштырырга, аны бердәнбер хакыйкать дип танырга ярамый. Ут ягып бәхәсләшү, матбугат битләрендә бер-береңнең кимчелекләреннән ачы итеп көлү, аларны киң җәмәгатьчелеккә фаш итү үт- 1 Тукай Г. Кадер кич / Г. Тукай. Әсәрләр: биш томда. Т. 2. – Казан: Тат. кит. нәшр., 1985. – Б. 188. 2 Тукай Г. Рамазан гаетендә иблиснең шәйтаннарга хитабы / Г. Тукай. Әсәрләр: биш томда. Т. 2. – Казан: Тат. кит. нәшр., 1985. – Б. 189. 13
кән гасыр башында туып кына килгән татар журналистикасының һәм публи- цистикасының бер, әйтергә кирәк, бик үк матур булмаган сыйфаты иде. Ту- кай каләменең сатирик һөҗүмен татыган шәхесләр арасында татар телендә иң беренче чыга башлаган «Тәрҗеман» газетасының нашире һәм мөхәррире Исмәгыйль Гаспринский, күренекле сәясәтче Йосыф Акчура, гыйлем иясе Һади Максуди, аның бертуган энесе, Дәүләт думасы депутаты Садри Максу- ди, үзенең тынгысыз эшчәнлеге аркасында «тарихи кыңгыравык» исемен ал- ган, Ислам динен тарату өлкәсендә күп көч куйган Габдерәшит Ибраһимов, «Вакыт» газетасы редакторы, язучы һәм публицист Фатих Кәрими, гыйлемле һәм зыялы, «Шура» журналында редакторлык иткән, күпкырлы эшчәнлеге һәм гаделлеге белән танылган Ризаэтдин Фәхретдинов, атаклы дин белгече Муса Бигиевләр бар. Теге яки бу сәбәпләр белән, урынлы һәм урынсыз рә- вештә дә Тукай уклары боларның барысына да кимендә бер-ике тапкыр кадалмыйча калмаган. Тукайның бу сыйфаты Җаекта журналистлык эшчән- леген башлап җибәргән, шагыйрь буларак таныла башлаган 1905–06 елларда ук үзен нык сиздерә. Шагыйрьгә бу чакларда әле унтугыз-егерме яшь кенә булуын, тормыш тәҗрибәсенең азлыгын, еш кына иллюзияләргә бирелеп ки- түен дә онытырга ярамый. Яшьтән акчага һәм малга өстән карап өйрәнгән, тормышының матди якларын көйләү белән артык мавыкмаган егерме яшьлек егет «Уклар», журналында, «Фикер»дә һәм «Әлгасрел-җәдит»тә ихлас рә- вештә милләтенә хезмәт итү нияте белән армый-талмый эшли, күрәсең, бу хезмәтләренең матди ягы аны артык кызыксындырмый да. 1907 елның язын- да, Җаектан Казанга кайтканчы, «Әлгасерел-җәдит»тә «Ләззәт вә тәм нәрсә- дә?» исемле шигырен бастыра. Шигырьдә Тукай күтәргән идея күпләрне кы- зыксындыра, хәтта 1908 елда «Шура» журналы укучыларына «Ләззәт нәдә?» дигән сорау белән мөрәҗәгать итеп, шул исемдә махсус бүлек тә ачып җи- бәрә, темага байтак кына шигырьләр языла һәм журналда басыла. Тукайның лирик герое «Нәрсәдә ләззәт икән?» дигән сорау куя һәм шуңа җавап эзли, адәм баласына бу дөньяда ләззәт бирердәй нәрсәләрне санап чыга. Аны ха- тын-кыз да, лидерлык-шаһлык та, тәмле ашап, аштан-ашка йөрү дә, гармун- 14
чы булып, үзең уйнаган көйләрдән моңлану да, сәүдәгәр булып, табыш алу- дан шатлану да, гаскәр башлыгы булып, дан-шөһрәткә күмелү дә кызыктыр- мый, лирик герой бу «тәм һәм ләззәтләрдән» кискен рәвештә баш тарта: Тик фәкать милләткә хезмәткә мәхәббәт бәндә бар, – Бәнчә, бунда ямь дә бар, ләззәт тә бардыр, тәм дә бар! 1 – дип игълан итә ул горур рәвештә. Яшь Тукайның идеалын аның шул ук 1907 елда язылган «Дөньяда торыйммы? – дип киңәшләшкән дустыма?» шигыре дә куәтли. Малга табыну, байлык хакына хаклыкка хыянәт итү, иман һәм вөҗдан сату хисабына бу дөнья рәхәтенә ирешү шагыйрьнең лирик герое өчен рөхсәт ителмәгән һәм кире кагылган нәрсәләр. Әлбәттә, болар асылда дөрес идеяләр, яшь Тукайның идеалы һәрбер намуслы кеше өчен аңлаешлы һәм якын. Әмма шул ук вакытта аңа үз принципларын абсолютлаштыру, яшьлеккә хас максимальлек белән һәртөрле байлык һәм муллыкка шикләнеп карау, аларны кире кагу да хас. Нәкъ менә шул сәбәпле шагыйрь матди яктан яхшы тәэмин ителгән, табышка эшләүче матбугат органнарына шикләнеп карый, чакырсалар да аларга эшкә керми, «Бәянелхак»ка урнашкан Сәгыйть Рәмиевтән көлә, «Вакыт» һәм «Шура»ның сәяси юнәлешләре дә канәгать- ләндереп бетерми аны, «Вакыт» газетасына чакыруны кабул итеп анда эшкә киткән яшь журналистларга да ирония белән карый: Безнең урам аркылы ага суның салкыны; Тарта Казанның яшьләрен Рәмиевләр алтыны. 2 Бу контекстта инде, әлбәттә, Тукай сатирасының зәһәр уклары ни өчен үзе кебек үк татар милләте өчен тырышып йөргән Габдерәшит Ибраһимов, Исмәгыйль Гаспринскйларга барып кадалуы аңлашыла. 1906 елда соңгысын- нан ул «Дөнья бу, йа!» шигырендә «Тәрҗеман» газетасыннан табыш алырга омтылганы өчен көлә. «Фәкать милләткә хезмәткә мәхәббәт» белән суга- рылган Тукай принциплары матбугат чыгару эшен изгеләштергәнгә күрә, аның ниндидер матди мәнфәгатьләр белән кисешүен кабул итә алмый. 1 Тукай Г. Ләззәт вә тәм нәрсәдә? / Г. Тукай. Әсәрләр: биш томда. Т. 1. – Казан: Тат. кит. нәшр., 1985. – Б. 161. 2 Тукай Г. Авыл җырлары / Г. Тукай. Әсәрләр: биш томда. Т. 1. – Казан: Тат. кит. нәшр., 1985. – Б. 249. 15
Тукайның басмада чыккан шигырьләре арасында мәхәббәт лирикасына караган беренче шигырь 1906 елның язында күренә. «Ифтирак соңында» (Аерылышу соңында) дип аталган ул шигырьнең лирик герое үзен ташлап ятларга киткән сөйгән ярын уйлап уфтана, сагыш утында януы турында әйтә. «Гыйшык бу, йа!», «Дәрдемәнд дәгелмием?», «Мәхү идәрмисән?» (Юк итәр- сезме?), «Хур кызына», «Сөеклемнең кабер ташында» шигырьләре дә шун- дый традицион рухта язылганнар. Иҗатының Җаек чорында Тукай пейзаж лирикасына аз мөрәҗәгать итә. Аның 1906 елда басылган «Көз» шигыре кызыклы. Ике өлештән торган бу лирик әсәрнең герое елның көз фасылына хас булган сурәтләрне тудырып килә дә үзенең игътибарын аның салкын һәм караңгы якларына юнәлтә, көзне яратмавы, бөтен күңеле белән язга омтылуы турында белдерә: Кояш та яктысын киметте шактый; Тәәссеф! Басты золмәт, китте якты. Колакны шаулата инде инде суык җил, Тулып эчкә, өрә, мисле куык, җил. Ничәйтсәң дә, күңелсез көз, күңелсез; Чәчәксез көз, үләнсез һәм дә гөлсез. 1 Шигырьнең икенче өлеше тәфсилләп сурәтләнгән көзге пейзажның ав- тор идеясен үтемле итеп җиткерү өчен хезмәт итә торган метафора вазифа- сын гына үтәвен ачып сала. Лирик геройның гаме милләт язмышында, аны туган халкының көзе, караңгылыгы борчый: Качан соң, и фәкыйрь милләт, бәһарең!  Качан китәр кичең, килер нәһарең?  Шагыйрьнең башлангыч чор иҗатында ук инде шигъри форманың ка- миллеге, ритмик төзелешнең чарланган булуы, рифма оригинальлеге, музы- кальлек, аһәң-яңгырашның колакка ятышлы булуы күзгә ташлана. Тукай бик тиз арада үз шигъриятенең бу хасиятләрен тагын да камилләштереп, сәнгать- 1 Тукай Г. Көз / Г. Тукай. Әсәрләр: биш томда. Т. 1. – Казан: Тат. кит. нәшр., 1985. – Б. 110.  Бәһар – яз  Нәһар – көндез 16
чә сурәтләү чаралары белән баетып, татар әдәбиятында йөз еллар буена җуелмас җәүһәрләрен тудырырлык югарылыкка иреште. Пейзаж лирикасын фәлсәфи эчтәлек белән баету, киң планлы сәяси һәм иҗтимагый гомумиләш- терүләр ясау, лирик геройның рухи халәтен сүз-мәгънә төсмере аша гына тү- гел, аваз-яңгыраш чаралары ярдәмендә дә белдерү, эчтәлек һәм форманың аерылмас тыгыз бердәмлеген булдыру – болар барысы да инде әдипнең иҗа- тында Җаек чорының ахыры – Казан чорының башлангычына тоташкан 1907 елның урталарында ук ирешелгән биеклекләр иде. Әдипнең шигъриятенә ли- рик сурәтенең киң планлы һәм күпмәгънәле булуы, хис-кәеф катламнарының тиз үзгәрүе аша туа торган фәлсәфи нәтиҗәләр хас иде. Табигать тасвирын тудырамы, ел фасылларын сурәтлиме Тукай каләме гадәти пейзаж лирикасы гына булып калудан канәгать түгел: тирә-як күренешләре лирик герой күңе- лендә бара торган тойгы катламнарын сурәтләүче сәнгать алымнарына әйлә- нәләр, метафорик сурәт байлыгын тудыралар, ә геройның күңелендә бара торган хис хәрәкәте катлаулы, чөнки ул тормышка актив позициядә торучы шәхеснең җитди уйланулары, моңлануы белән бәйле. «Яз» (1907) шигырендә табигать тасвиры аша тудырыла торган хис катламнарының хәрәкәтен генә карыйк. Язгы табигатьнең уянуы нәтиҗәсендә була торган күңел күтәренке- леге белән башланып китә шигырь: Тыныч торма, каләм, дәртеңне яз, яз! Тагын җитте мөнәүвәр  яз, аяз яз 1 Шигырьнең икенче-өченче строфаларында шатлык хисе дәвам итә, лә- кин өченче строфада бозлар һәм карлар эреп, җирдән күтәрелгән парның то- манга әйләнүе турында хәбәр итү белән, аннан соңгы юлларда кәеф үзгәрә, шатлык хисен дәһшәтле тойгылар алыштыра, лирик герой язгы табигатьнең шау-шулы хәрәкәтенә, җирдән күтәрелгән томанга карап никтер заман ахы- рын искә төшерә: Төшерә искә язның бу томаны  Мөнәүвәр – нурлы, якты. 1 Тукай Г. Яз / Г. Тукай. Әсәрләр: биш томда. Т. 1. – Казан: Тат. кит. нәшр., 1985. – Б. 153. 17
Дөһаны  ахыр – ахыр заманы. Тукай каләме тудырган язның әдәби сурәте дә, әлбәттә, кискен үзгәрә. Картина боз китү дәһшәтен тасвирлау аша дәвам иттерелә, биредә инде сүз- аваз сотавы тасвирланган вакыйгаларга тәңгәл килерлек итеп сайлана, хис- тойгы алмашынуы шигырьнең эчке көендә дә нык сизелә, укучыга да тәсир итәрлек яңгыраш сайлана, автор язгы алмашыну-үзгәрешне ни өчендер мәх- шәргә тиңли башлый: Бу галәмне тота бертөрле каушау. Бөтенләй болганадыр, килә шау-шау 1 . Ләкин язгы үзгәрешләр моның белән генә туктамый. Тасвир яңадан кү- тәренке кәеф тудыручы вакыйгаларга күчә, кояшның җылы нурлар чәчүе, «яшел җиргә чирәм хәрире» чыгуы, «халкы галәм»нең терелүе җанлануы су- рәтләнә башлый. Һәм соңгы юлларда фәлсәфи нәтиҗә чыгарыла: Шулай шул: уйлата яз төрле якны, Димәк ки бер мәматны  , бер хәятны  2 . Тукай лирикасында табигать тасвирының киң планлы фәлсәфи нәти- җәләргә, социаль гомумиләштерүләргә хезмәт итүе белән без алга таба да оч- рашачакбыз. Бу инде шагыйрь каләменең бик тә үзенчәлекле бер хасияте: сәнгатьчә телнең киң метафорик мәгънәгә ия булуы аша өстәмә эчтәлек бе- лән баюы турында сөйли, укучыны Тукай тудырган сурәткә бик тә игъти- барлы булырга чакыра. Әйтик, шул «Яз» шигыренең мәгънәсен укучы үз кү- ңелендә әллә никадәр потенциаль мәгънәләр белән баета ала. Ихтимал, әдип бу әсәрендә нечкә сәнгать алымнары ярдәмендә бишенче-җиденче еллардагы илдә барган киеренке һәм фаҗигале вакыйгаларга үзенчәлекле бәя биргән- дер, реакциянең якынлашып килүче тантанасы вакытлы күренеш булуын ис- кәртергә телидер. Бераздан күрсәтәдер чын төсен җир,  Дөһан –заман ахыры җитүен белдергән ут-төтен. 11 Тукай Г. Яз / Г. Тукай. Әсәрләр: биш томда. Т. 1. – Казан: Тат. кит. нәшр., 1985. – Б. 153.  Мәмат – үлем.  Хәят – яшәү. 2 Тукай Г. Яз / Г. Тукай. Әсәрләр: биш томда. Т. 1. – Казан: Тат. кит. нәшр., 1985. – Б. 154. 18
Чәч орлык, сөр сабан инде, бу – чын җир 1 , – дигән юллар, бәлки, озакламый Россиядә дә чын тормыш башланыр дигән өмет белән сугарылгандыр. Һәрхәлдә самими күтәренкелек белән башланган шигырьдә берничә тапкыр тон үзгәрүе, мәхшәр күренешләрен тасвирлаган юллардан соң яңадан авторның күтәренке кәеф белән «кыш зәмһәрире»нең китүе турында хәбәр итүе Тукайның Беренче рус революциясе белән бәйле омтылышларын, теләкләрен искә төшерә. Политик цензура шартларында пейзаж лирикасының сәяси рух белән өретелгән булуы бер дә гаҗәп түгел бит. Әдипнең әсәргә соңгы ноктаны куймаган булуы да безгә күп нәрсә турында сөйли, аның потенциал эчтәлеге киңрәк булуы хакында хәбәр итә. Тукайның 1907 елгы иҗатында ачыктан-ачык чагылган публицистик рух, аның Россиянең киләчәге белән бәйле өметләре, «камчылы казаклар гас- кәре», «ач мужиктан соңгы кисәкне тарткалаучылар», шпионнар дәүләте урынына гадел җәмгыять төзү идеясе, «әмсары һәм әгъсары» шушында бул- ган татар халкының да шул җәмгыятьтә бәхетле тормышка ирешәчәге ту- рындагы хыяллары, әлбәттә, аның атаклы «Китмибез» шигырендә күренә. «Иң бөек максат безем: хөр мәмләкәт – хөр Русия 2 » дип ачыктан-ачык игъ- лан итә шагыйрь. Әлеге әсәр үз вакытында совет пропагандасы тарафыннан актив эксплуатацияләнде, Тукайның өметләре киләчәктә төзеләчәк социалис- тик җәмгыять белән бәйле иде дигән иллюзияләр тудыру өчен файдаланыл- ды. Ләкин шигырьдә авторның большевистик тиранлыкка йөз тотуына ишарә итәрдәй өстәмә эчтәлек табып булмый, «хөр Русия» шигаре дә болай дип уй- ларга мөмкинлек бирми, чөнки Бишенче ел революциясен хәрәкәткә китерү- че көчләр арасында да «хөр мәмләкәт» идеясен бик тә төрлечә аңлаучылар, хәтта бер-берсе белән антогонистик каршылыкта торучылар да байтак иде. Тукай, Гафур Коләхмәтов, Сәгыйть Рәмиев, Гаяз Исхакыйлардан аермалы буларак, беркайчан да үзен аерым бер партия белән бәйләмәде, нинди дә бул- са бер тар сәяси юнәлешне үзенә мәсләк итеп алмады, хәтта совет чоры тән- 1 Тукай Г. Яз / Г. Тукай. Әсәрләр: биш томда. Т. 1. – Казан: Тат. кит. нәшр., 1985. – Б. 154. 2 Тукай Г. Китмибез / Г. Тукай. Әсәрләр: биш томда. Т. 1. – Казан: Тат. кит. нәшр., 1985. – Б. 186. 19
кыйтьчеләре һәм язучылары да, бик теләгәндә дә, аның иҗатын төптән һәм тәфсилле анализлаганда, өзеп кенә аны социал-демократлар лагерына кер- тергә кыймадылар, чөнки Тукайның чын карашлары моңа мөмкинлек бирми иде. Бу җәһәттән Ә. Фәйзинең күзәтүләре кызыклы һәм гыйбрәтле. «Халык арасыннан чыккан һәм крестьян тормышының ачысын-төчесен үз җилкәсен- дә татыган Тукай революция алдында, боларның кайсысыннан китим икән инде дип ике юл чатында аптырап торган әкият герое хәлендә һич тә калмый. Социал-демократик идеяләр чаткысы аның күңеленә тирән кереп урнаша» 1 , -ди әдип. Әмма бераздан: «Бу урында шагыйрьнең политик аңы үсүе мәсьәлә- сенә бер ачыклык кертеп үтәргә кирәк. Тукайның кайбер биографлары аның яшь чагындагы социал-демократик идеяләр белән мавыгын дәвамлы һәм ва- кыт сынавына бәйсез бер нәрсә дип карыйлар. Әгәр андый юлга бассак, без Тукайны ахыр чиктә большевик итәргә тиеш булыр идек. Ләкин бит ул беренче татар большевиклары Хөсәен Яма- шев һәм Гафур Коләхмәтовлар белән ныклы бәйләнештә булуына карамас- тан, күп төрле объектив һәм субъектив сәбәпләр аркасында социал-демократ- лар партиясеннән читтә кала» 2 , – дип танырга мәҗбүр була. Тукай үзе исә Бе- ренче рус революциясе елларында Россиядә тарихи мәйданга чыккан күп санлы һәм капма-каршы мәсләкле партияләргә карашын тынычрак итеп бел- дерә, «Фикер» газетасының 1907 елгы елгы 6 май санында: «Миллият сак- ларга уңнарымыз, хөррият сакларга сулларымыз да булсын 3 », – ди һәм аңлы рәвештә үзенең сәяси карашларын боларның берсе белән дә бәйләп куймый. Дөрес, шагыйрьнең 1906 елда язган «Сорыкортларга» шигырендәге «Минем чын мәсләгем-юлым бөтенләй социаллардай 4 », – дигән юллары совет чоры тәнкыйтьчеләренә аны социал-демократлар лагерына кертергә мөмкинлек бирә төсле. Ләкин бу юлларны шигырьнең гомуми контекстыннан аерып ка- раганда гына шулай күренә. Чынлыкта Тукайның «социаллыгы» бөтенләй 1 Фәйзи Ә. Халык шагыйре / Ә. Фәйзи. Әдипнең эрудициясе. –Казан: Тат. кит. нәшр., 1973. – Б. 41. 2 Фәйзи Ә. Халык шагыйре / Ә. Фәйзи. Әдипнең эрудициясе. –Казан: Тат. кит. нәшр., 1973. – Б. 42. 3 Тукай Г. Партияләр / Г. Тукай. Әсәрләр: биш томда. Т. 4. – Казан: Тат. кит. нәшр., 1985. – Б. 46. 4 Тукай Г. Сорыкортларга / Г. Тукай. Әсәрләр: биш томда. Т. 1. – Казан: Тат. кит. нәшр., 1985. – Б. 93. 20
башкача, гадел җәмгыятьне шагыйрь пәйгамбәрдән калган туры юлга кайту- да күрә, рәхимсез изүнең шул чакта гына бетереләчәгенә ышана: Пәйгамбәрдән калган дин урынына килгән чегәннәрдән Үзенә башка бер дин, кайдадыр исламыбыз, һай-һай! Эзе дә калмаган диннең, басып киткән мәҗүсиләр; Моны сизгән мөселманга чыдау мөмкинме җан җанмай? 1 – ди, ягъни яшь Тукайның лирик герое чын ислам кыйммәтләреннән читкә киткән аристократ-сорыкортлар, ишаннарга «үчләшеп» яна, аның «социал- лыгы» нәкъ менә шул мәгънәне бирә. Намуслы тикшерүче һәм гадел әдип буларак Ә. Фәйзи дә моңа игътибар итмичә кала алмый: «Җәмәгатьчелек ал- дында тулысынча фаш итү максаты белән шагыйрь аларны дин бозучылар дип атый. Монда, һичшиксез, милли һәм дини тәрбиянең йогынтысы сизелә. Шуңа күрә шигырьнең азагында: Минем чөн мәсләгем юлым бөтенләй социаллардай, – дигән сүзләрне укып гади укучының аптырашта калуы да ихтимал, чөнки диннең сафлыгын саклау ул әле социалист булу дигән сүз түгел бит» 2 , – дип совет чоры тикшеренүчеләренә бик үк хас булмаган нәтиҗәне ясый. Комму- нистик тәнкыйть, билгеле, Тукайның мондый юлларын күрмәмешкә салыша иде. Мөмкин булган очракларда алар шагыйрьнең җыентыкларыннан төше- реп калдырылдылар, яисә дөреслектән ерак торган комментарийлар белән аңлатылдылар, бер дә булмаганда Тукайның сәяси тәҗрибәсе булмауга, ха- талы карашларына сылтадылар. Рус тәнкыйтьчесе И. Пехтелев та бу шигырь- гә аерым игътибар биреп шундый нәтиҗәгә килә: «Әмма шагыйрьнең сәяси позициясе ачык булуга карамастан, шигырьдә аның дөньяга карашындагы каршылыклар да чагылыш таба. «Яшен булып яшьнәп» «эшлексез ишаннар- ны» тар-мар итәргә чакырган Тукай, шуның белән бергә «Коръән рухы пыч- ратылганга» кайгыра һәм ниндидер чистартылган мөселманлыкка ышаныч 1 Тукай Г. Сорыкортларга / Г. Тукай. Әсәрләр: биш томда. Т. 1. – Казан: Тат. кит. нәшр., 1985. – Б. 93. 2 Фәйзи Ә. Халык шагыйре / Ә. Фәйзи. Әдипнең эрудициясе. –Казан: Тат. кит. нәшр., 1973. – Б. 43. 21
белдерә» 1 , – ди. Исламның нәрсә икәнен дә белмәгән Пехтелевның мондый юлларны язуы гаҗәп түгел, әлбәттә. Большевизмны бердәнбер дөрес идео- логия, марксистик-ленинчыл фәлсәфә бердәнбер дөрес тәгълимат дип санал- ган бер чорда әдәбиятчылар башкача булдыра да алмыйлар иде. Тукайны «дөресләү», аны «төзәтү» башлыча шуннан килә иде. Шуңа күрә дә әдипнең 1907 елда басылган «Бер татар шагыйренең сүзләре» шигырендәге икенче строфа, ягъни: Куркъмаслыкта күңлем мисле «эс-эр минем, Күңлем дүзәх, аузымнан ут чәчәр минем. Дошман бозмый фикрем, уем җәмгыятен, Аңар каршы керпекләрем гаскәр минем 2 , – дигән юллар 1909 елгы басмада цензура тарафыннан төшереп калдырылган- нан соң, бөтен совет чорында чыккан китапларда бер тапкыр да торгызылма- дылар. Бары тик шагыйрьнең йөз еллык юбилее уңаеннан чыккан биш том- лыкта гына (1985) төзүче һәм искәрмәләр әзерләүче Р. Гайнанов бу юлларны искәрмәдә бирүне кирәк дип тапкан. Әлбәттә, әлеге юлларда да әдип үзен со- циалист-революционерлар сафына бастырмый, бары тик тәвәккәл һәм кыю бу шәхесләргә симпатиясен генә белдерә. Моңа «Төзәтмикче Тукайны» исемле язмасында Р. Әмирхан да игътибар итә 3 . Әсәрнең «Тәңрем фәйзы ми- нем күңелгә эз салыр», – дигән юл белән төгәлләнүе дә шагыйрьнең дөньяга, аның киләчәгенә нинди өметләр белән караганлыгы хакында ачык сөйли. «Китмибез» шигыре уңаеннан Тукайның Госманлы хәлифәтлегенә мө- нәсәбәтен дә ачыклап китү урынлы булыр. Шагыйрь, әлбәттә, XIX гасыр ахырларында XX йөзнең башларында бу соңгы ислам дәүләтендә гаделсез идарәнең мөселманнарны хурлыкка төшерүенә, артка чигендерүенә тирән борчыла. Ватан яктыртучы шәмнәрне сүндерт, 1 Пехтелев И. Тукай и русская литература. – Казань: Татарское книжное издательство, 1966. –Б.21. 2 Тукай Г. Бер татар шагыйренең сүзләре / Г. Тукай. Әсәрләр: биш томда. Т. 1. – Казан: Тат. кит. нәшр., 1985. – Б. 362. 3 Әмирхан Р. Төзәтмикче Тукайны / Р. Әмирхан. Иманга тугрылык. – Казан: Тат. кит. нәшр., 1997. – Б. 329. 22
Мөселманнардан бөтен читләрне көлдерт 4 ,– ди ул утыз ел буе золым белән идарә иткән төрек солтаны Габделхәмит ту- рында. Ләкин идарәчесен өнәмәсә дә Тукай ислам дәүләтенә симпатия белән карый. Бу хакта аның «Вакыт» гәзитенең 1912 ел 7 ноябрь санында басылган «Тәмсил», ягъни «Чагыштыру» дигән шигыре ачык хәбәр итә. Автор Балкан илләре белән Төркия арасындагы конфликтка бәя бирә: Әһле Балкан кечкенә бер эт иде, Төркия күктә очар бөркет иде. Һәрзаман торды бу көнче эт өреп, Күктә очкан солтан кошны күреп, Өрде, өрде, кошны иткән күк харап, Торды пычрак аузы күкләргә карап 2 . Шагыйрь солтан, ягъни ислам дәүләтендәге идарәче, туры юлда бул- ганда (бу урында мөселманнарның туры юл дигәндә шәригать кануннарын билгеләгән Коръән юлын күз алдында тотуларын искәртеп үтәргә кирәк), ил- нең хәле сокланырлык булуын сурәтли һәм хәлифәтлекнең шундый куәтле чагына симпатиясен белдерә, күп заманнар буена аның дошманнарыннан өс- тен торуын, мөселман милләтенең шат яшәвен сәнгатьчә чагыштыру алым- нары ярдәмендә ачып сала: Ошбу күренеш башкаланмый күп заман, Төркия хәле гүзәл, этнең яман. Очты бөркет киң һавада хөр вә шат. Кәгъбә шат, милләт вә шат, солтан рәшад  3 Шул ук вакытта Тукай шигырь язылган елларда Төркиянең хәле авыра- юын да таный һәм моның сәбәбе итеп, ислам дәүләтенә аның дошманнары салган яраны күрсәтә: Әллә кем аткан бер тирән ярадан, 4 Тукай Г. Габделхәмит / Г. Тукай. Әсәрләр: биш томда. Т. 2. – Казан: Тат. кит. нәшр., 1985. – Б. 27. 2 Тукай Г. Тәмсил / Р. Әмирхан. Иманга тугрылык. – Казан: Тат. кит. нәшр., 1997. – Б. 329.  Солтан рәшад – солтан туры юлда. 3 Тукай Г. Тәмсил / Р. Әмирхан. Иманга тугрылык. – Казан: Тат. кит. нәшр., 1997. – Б. 329. 23
Билгеле бер саяде мәльгунәдән  Кош төшә җиргә (бу мәгълүм язмый ук), Кәрлә этнең, көнче этнең аузынук 1 . Шагыйрь ислам дәүләтенең таркалу алдында торуының обьектив сәяси сәбәпләрен һич тә курыкмыйча әйтеп бирә, читтән көчле тыкшыну һәм гадел булмаган сугышка тартып кертелүнең Төркия өчен фаҗигага әйләнүен тас- вирлый. Шигырь ачыктан-ачык Россия империализмы һәм Көнбатыш сәясә- тенә каршы чыгу сәбәпле, киң таралыш ала алмады, совет чорында инде аның барлыгын күрмәскә тырыштылар, Тукайның мөселманнарга һәм ислам- га дошман образын әвәләгәндә, әсәр күп уңайсызлыклар тудыра, совет идео- логлары өчен чыга алмаслык киртәгә әйләнә иде. «Тәмсил» шигыре бүгенге капиталистик пропаганда өчен дә күп уңайсызлыклар тудыра. Мөселманнар- ның дөньяда шәригать кануннарына нигезләнгән ислам дәүләтен торгызуга булган омтылышлары Көнбатыш идеологлары тарафыннан ерткычлык дип саналып, моңа каршы астыртын бер сугыш алып барылган чорда Тукайның хакыйкатьне игълан иткән авазы татар укучысы өчен аеруча актуаль булып кала бирә. Моңа Р. Әмирхан да игътибар итә: «Тукайның Төркия дәүләтенә булган симпатиясен җиткерүдән дә зур «җинаять» бар идеме соң? Әйтерсең, күптән түгел генә безнең сәясәттә шул ук Югославияне (Сербия белән Чер- ногория шуңа керә) эт итеп сүгү булмады да, Кытай, АКШ, Израиль һ. б. мәмләкәтләргә «затлы» эпитетлар тагылмады. Кем әйтмешли, әйтсәң сүз, төртсәң күз… Ә без андый шигырь барлыгын белмибез дә икән» 2 . Ялган пропаганда вакытлар белән үтәчәк, ә Тукай шигърияте калачак, «Тәмсил» шигыре һәм шагыйрьнең совет чорында кыскартылган бик күп шигъри юлларының кире халыкка әйләнеп кайтуы безгә шуны искәртә. 1907 ел Тукайның тормышында һәм иҗатында зур борылыш чоры бул- ды. Шагыйрь ел башында ук «Мотыйгия» мәдрәсәсеннән чыгуы хакында га-  Саяде мәльгунә - мәльгуннарның авы 1 Тукай Г. Тәмсил / Р. Әмирхан. Иманга тугрылык. – Казан: Тат. кит. нәшр., 1997. – Б. 329. 2 Әмирхан Р. Төзәтмикче Тукайны / Р. Әмирхан. Иманга тугрылык. – Казан: Тат. кит. нәшр., 1997. – Б. 330. 24
зетада игълан итә, журналистлык эшчәнлеге һәм шигъриятне үзенең төп юлы итеп сайлый. Әмма ул хезмәттәшлек иткән «Фикер» газетасы, «Әлгасерел- җәдит» журналының чыгуында төрле кыенлыклар башлана, матбагаларның нашире К. Мотыйгый-Төхфәтуллин, матбугат эшләре белән шөгыльләнү тыелу сәбәпле, аларны сатарга мәҗбүр була. Аларны сатып алган сәүдәгәр М. Гобәйдуллин май ахырларында ике матбаганың да чыгуын туктата, Тукай эшсез кала. Шушы вакыйга уңае белән аның «Матбага берлә уйнаган байга» исемле шигыре языла. Шагыйрь бу вакытларда торган саен ешрак Казан турында уйлана башлый, Казан матбагачасы Гыйльметдин Шәрәф белән ак- тив хат алыша, үзенең шигырьләр җыентыгын чыгару турында килешүләр төзи. Солдатка каралу өчен туган якларына кайту ихтыяҗы, аның Казан бе- лән бәйләнешләрен тәмам ныгыта, җиденче елның җәен ул Казанга йөз тоткан хәлдә үткәрә. Әдип иҗатында Казанга күчеп килгәнче үк, аеруча 1907 елның ба- шында сизелерлек сыйфат үзгәрешләре башлана. Шундыйларның иң берен- чесе, шигъри телнең халыкның саф теленә якынаюында. Шигырьдән ши- гырьгә Тукай төрек теленнән татар теленә күчүгә кызу адымнар ясый. «Ко- рама телдәге шигырьләре күренгәләсә дә, татарчаларында гәрәбәдәй бодай бөртекләре арасындагы бакра кебек, гарәп-фарсы тәгъбирләре очраса да, Ту- кай хәзер нигездә саф татар телендә яза башлый. Аның теле халыкның үзен- нән алынган булып, халыкның сурәтле фикерләү рәвешен чагылдыра, халык теленең төс-оттенокларын, ис-ароматын сиздерә» 1 , – ди бу турыда И. Ну- руллин. Шагыйрь иҗатының алтынчы елның урталары, җиденче елның башла- рында булган икенче мөһим үзгәреше шигъриятендә лирик юнәлешнең көчәюе, өстенлек алуы белән бәйле иде. «Үгет-нәсихәтчелек, дидактизм да инде бу чорда юкка чыга бара. Моңарчы күбрәк «без» исеменнән риторик шигырьләр сөйләгән, берсендә хәтта «бән» димәгел, бән димәктә күп бәла», – дип белдергән Тукай хәзер инде «мин» исеменнән язылган, ягъни индиви- 1 Нуруллин И. Габдулла Тукай. – Казан: Тат. кит. нәшр., – 1979. – Б. 115. 25
дуаль кичереш ярдәмендә иҗтимагый мәсьәләләр күтәргән чын мәгънәсен- дәге лирик шигырьләр иҗат итә башлый 1 », – дип билгеләп үтә моны И. Ну- руллин. Җаекта чакта ук инде үзенең сәнгатьчә теленең югары үсешкә ирешкән булуын, үз иҗатында халыкчанлыкның төп юнәлеш булачагын Тукай «Пар ат», «Шүрәле» кебек әсәрләре белән раслый. Әлеге әсәрләр шагыйрьнең ту- ган якка булган эчкерсез мәхәббәтен, туган халкының потенциал куәте сак- ланып калганлыгына тирән ышанычын чагылдыралар. Монда хикмәт, мәгърифәт һәм монда гыйрфан, монда нур; Монда минем нечкә билем, җәннәтем һәм монда хур, 2 – кебек юллар Казанга күчеп килергә җыенган яшь әдипнең татарның мәркәзе һәм үз киләчәге белән бәйле риясыз өметләре хакында сөйлиләр. Әмма яшь Тукай үз халкынының хәятен аңлауда, аның XX гасыр башындагы халәтенә бәя бирүдә беркатлы иллюзияләр чолганышында яшәүче шәхес түгел. Ша- гыйрь дәүләтчелеген югалткан халкының хәле аяныч булуын реалистик по- зициядән торып аңлый, аның явыз көчләр тарафыннан басылып торуына аһ- зар һәм үкенеч белдерә. «Шүрәле» поэмасы аның пейзаж лирикасын социаль мотивлар белән төреп сурәтләүдә, вакыйгаларга тирән эчке мәгънә сала бе- лүдә осталыгының нык үскән булуын дәлилли. Әсәрнең төп идеясен И. Пех- телев нигездә дөрес тотып ала. «Поэманың төп фикере, – ди ул, – шунда ча- гылыш таба: туган як барыннан да бигрәк шунда яшәүче акыллы, талантлы, хезмәт сөючән, кара һәм явыз көчләрне җиңәргә сәләтле кешеләре белән ма- тур». 3 Әмма совет тикшеренүчесе Пехтелев, әлбәттә, кара һәм явыз көчләр- нең кемнәр булуы турында тирән фикерләүгә кереп тормый, Тукайның сән- гатьчә теленең яшерен эчтәлеген аңлату аның вазифасына керми. Шагыйрь исә поэманың лирик башлангычында үз идеясенең тирәндәрәк яшеренгән бу- луын укучы аңларлык итеп искәртә: Кылт итеп искә төшәдер намнары, дәүләтләре 1 Нуруллин И. Габдулла Тукай. – Казан: Тат. кит. нәшр., – 1979. – Б. 115. 2 Тукай Г. Пар ат / Г. Тукай. Әсәрләр: биш томда. Т. 1. – Казан: Тат. кит. нәшр., 1985. – Б. 159. 3 Пехтелев И. Тукай и русская литература. – Казань: Татарское книжное издательство, 1966. –Б.28. 26
Карт бабайларның, моны күрсәң, бөтен сауләтләре. Ачыла алдыңда тарихтан театр пәрдәсе: Аһ! дисең, без ник болай соң? без дә хакның бәндәсе. 1 Шагыйрь асылда туган халкының явыз көчләргә каршы батырларча кө- рәшү сәләтенең үткән тарихта калуына тирән үкенеч белдерә, аның кинаяләр белән сөйләүче теле персонажына да үткен һәм мәгънә куәте зур булган исем бирә: Былтыр дип атый. Персонаж исеменең бу потенциал эчтәлегенә әдә- бият белгече А. Яхин да игътибар итә. 2 Җаектан Казанга кайту һәм яңа әдәби мохит, яңа даирә белән танышып керешеп китү шагыйрьнең уй-фикерләвенә дә, дөньяга карашларына да бил- геле бер күләмдә йогынты ясый. «Әлхәмделиллаһ. Монда күңелле. Дус-иш, зыялылар күп, сөйләшәбез, көлешәбез, укыйбыз, тәгаттый әләфкярдә булы- набыз  » 3 , -дип яза ул Казанга килеп төшкәч озак та үтми Габдулла Кариевкә язган хатында. Ф. Әмирхан, Г. Камал, С. Рәмиев кебек шәхесләр белән ара- лашу, фикер алышу, иҗади бәхәсләр алып бару, билгеле, әдипнең тормы- шында сизелерлек эз калдыра. Ләкин Казандагы мохит һәрвакытта да ша- гыйрьне канәгатьләндереп бетерми. Талантының популярлыгы, исеменең ин- де Казанга килгәнче үк танылган булуы аның тирәсендә төрле әрсез катлам татар яшьләренең бөтерелүенә китерә, бу даирә Тукайны тәмам алҗыта, аның күңелендә кайвакытларда була торган начар кәефнең ешаюына сәбәпче була. Казанга килүенә ел тулганчы ук, 1908 елның 23 июнендә шагыйрь бу даирәдән зарлана, уфтана башлый. «Торам, торам да: «Ярабби! Ятимлекләр, фәкыйрьлекләр, ачлыклар, авылдан-авылга сатылып йөрүләр, рәхимсез татар байларына хезмәт итүләр, татар мәдрәсәсендә черүләр арасында да сакланып килдекем истигъдад  очкыны шушы исреклекләр, исерек иптәшләр арасында бер дә кабынмаслык булып сүнәрме инде?» – дим» 4 , – дип яза ул Казаннан 1 Тукай Г. Шүрәле / Г. Тукай. Әсәрләр: биш томда. Т. 1. – Казан: Тат. кит. нәшр., 1985. – Б. 169. 2 Яхин А. 5 сыйныфта татар әдәбиятын укыту. Укытучылар өчен к улланма. – Казан: «Мәгариф», 1996. – Б. 89. * Тәгаттый әләфкярдә булынабыз – фикер алышабыз. 3 Тукай Г. Габдулла Кариевкә хат / Г. Тукай. Сайланма әсәрләр. –Казан: ТаРИХ, 2002. – Б.354. * Истигъдад – булдыклылык, талант. 4 Тукай Г. Ф. Әмирханга хат / Г. Тукай. Сайланма әсәрләр. – Казан: ТаРИХ, 2002. – Б.357. 27
Серноводскийга Фатих Әмирханга хатында. Мондый вакытларда шагыйрь күңелендә Оренбургка «Вакыт» газетасына күчеп, җитдирәк кешеләр даирә- сенә катнашу теләге дә уянып куйган. Ләкин төрле сәбәпләр аркасында, бигрәк тә Казанда чыккан демократик эчтәлекле газеталарга симпатиясе зур булу нәтиҗәсендә Тукай Казанда яшәп калуны өстенрәк күрә. Бөтен күңеле белән туган якка омтылган, милләтенең иң матур сыйфат- ларын күңелендә якты истәлек итеп саклаган әдипнең лирик герое Казанга кайткач та «җанга ягымлы» шул хисләрне җырлый. 1907 елдан башлап ша- гыйрь иҗатында мондый йомшак җылылык, лирик хисләрне чагылдыру, моң һәм сагыш хисе арта, беренче чор иҗатыннан аермалы буларак декларатив риторика урынына, кеше күңеленең тирәнлеген, андагы уй-тойгылар хәрәкә- тен тасвирлау көчәя, лирик герой үтә бер якынлык белән балачагына, туган ягына әйләнеп карый. «Пар ат» һәм «Шүрәле»дән соң мондый хисләрнең су- рәтләнеше аеруча калку булып «Туган җиремә» шигырендә күренә. Бу әсәрдә дә без «кайту» мотивлары белән очрашабыз, бу яктан караганда ул «Пар ат»ның дәвамчысы, аның лирик «игезәге» булып тора. Кысса да синдә фәкыйрьлекләр, ятимлекләр мине, Изсә дә үз ишләремнән хур вә кимлекләр мине, – Үтте инде ул замннар, очтылар шул кош кеби; Уйласам, ул көннәрем тик кичтә күргән төш кеби, 1 – ди лирик герой. «Бәйрәм вә сабыйлык вакыты» (1907) шигыренең лирик герое, гомумән сабый чагын аеруча зур җылылык, «ачы-тәмле хыял» белән искә ала. Сабый чакның якты истәлекләре аның күңелендә бетмәс моң, өзе- леп сагыну хисе уяталар, биредә инде үткәннәргә кире кайту мотивы роман- тик бер теләк булып тасвирлана. Геройның күңел дөньясында үзгә бер бала- лык чоры кабатлана, ул үзе «терелткән» шул балачагын, бәйрәм вакытын уй- лап хозурлана. Шигырьдә бәйрәм һәм сабыйлык параллель төшенчәләргә әвереләләр, лирик герой өчен алар икесе аерылмас бербөтен. Ул түзми: Тәңре! чигерче яшемне, синнән сорыйм; 1 Тукай Г. Туган җиремә / Г. Тукай. Әсәрләр: биш томда. Т. 1. – Казан: Тат. кит. нәшр., 1985. – Б. 183. 28
Теләгемне синнән сормый, кемнән сорыйм; Бәйрәм көнне генә сабый булып торыйм, Рәхәтләнеп, сикреп, көлеп, уйнап йөрим! 1 – дип мөрәҗәгать итә. Тукай шигъриятендә лирик агым көчәю белән аның каләме мәхәббәт темасына торган саен активрак мөрәҗәгать итә, бу тема аңарда романтик, юмористик һәм реалистик аспектларда ачыла. «Утырышу» (1907) шигыре, мәсәлән, романтик натуралы лирик геройның мәгъшукасын күкләргә күтә- реп, аны идеаллаштырып, бу дөньядан аерып куеп сөюен, шул ук сәбәпләр аркасында мәхәббәтен дә белдерүдән куркып утырган тыйнаклыгын юмо- ристик планда тасвирлый: Мин ул кызны, үз уемча, фәрештә, дим, Дөнья берлә ваклануын һич эстәмим; Аңар күрә үземне бик түбән саныйм, Аның урны фәләкләрдә, гарештә, дим. 2 Шундый югары романтик стильдән автор кинәт кенә лирик геройны җиргә төшерә, мәзәк хәлгә куеп сурәтли башлый: Сүз тыңлаган булып, итәм йөз тамаша; Дәртем сыймый эчкә, тулып тышка таша; Ак кулыннан тотыйм, тотыйм, җибәр диеп, Гакълым берлә шул вакытта кул талаша. 3 Күтәренке стиль белән көлке хәлне чиратлаштыру әсәрдәге юмор хисен тагын да көчәйтә, эчкерсез һәм беркатлы лирик геройның садә хислә-рен калку итеп куя. Кыюсыз һәм хисләрен тирәнгә яшерә торган лирик герой Тукайның мәхәббәт лирикасының үзәгендә тора. «Шагыйрь мәгъшукасына якын барырга да куркып йөри торган гашыйк образын тудыра. Аның герое платоник мәхәббәтенә ахыргача тугрылыклы булып калу нияте белән ярыйсы 1 Тукай Г. Бәйрәм вә сабыйлык вакыты / Г. Тукай. Әсәрләр: биш томда. Т. 1. – Казан: Тат. кит. нәшр., 1985. – Б. 205. 2 Тукай Г. Утырышу / Г. Тукай. Әсәрләр: биш томда. Т. 1. – Казан: Тат. кит. нәшр., 1985. – Б. 178. 3 Тукай Г. Утырышу / Г. Тукай. Әсәрләр: биш томда. Т. 1. – Казан: Тат. кит. нәшр., 1985. – Б. 178. 29
ук мәзәк хәлләргә дә төшә» 1 , – ди бу турыда Ә. Фәйзи. Чиктән ашкан тыйнаклык әдинең лирик героен мәхәббәттән сакланырга, хатын-кызга якын бармаска өнди: Кача күр, яхшы саклан, дуст, гыйшыктан; Күңелне биклә, юл бирмә ишектән 2 . Персонаж мондый тыйнаклыкның үзенчә сәбәбен дә табып юана: Үтәр еллар. Читен булыр синең халь; Керер чәчкә, сакалга шул усал чал. Кушар ул туктамастан кайгырырга; Дәлил булыр гомергә аерылырга Сөеклеңнән. Бәхетсез син булырсың, Күңелсез, кызганыч, мискин булырсың 3 . Лирик геройның юану хисе үлемне ялгыз каршылауның җиңелрәк бу- луын, бер генә тапкыр үлем ачысын кичерүнең өстенлеген раслау белән үс- терелә. Рус шагыйре М. Лермонтовның «Опасение» шигыренә ияреп иҗат ителгән бу шигырь күпмедер дәрәҗәдә әдипнең эчке дөньясында барган фи- кер көрәшенең чагылышы да булып тора иде. Тукайның мәхәббәткә карашы чынлап та платоник сөюгә якын, хатын-кызга мөнәсәбәттә оялчанлык һәм тыйнаклык аның табигатенең даими юлдашы, шул ук вакытта өзелеп сөю, яраткан кешеңә бөтен күңелең белән бирелү дә аның лирик героена ят түгел. Кыскасы, шагыйрь үз иҗатында саф күңелле яшь кешенең ихлас мәхәббәтен чагылдырды, аның эчке дөньясында еш кына сөйгән ярны идеаллаштыру, шул сәбәпле аңа тартылу һәм аннан качу кебек каршылыклы хисләр арасын- да бәргәләнү дә ят түгел иде. Фатих Әмирхан үзенең истәлекләрендә Тукай шәхесенең бу сыйфатын менә ничек искә ала: «Тукай хатын-кыздан кача иде. Ул идараханәгә кереп чыга торган хатын-кызларның сәтрадан  азат, зыялы хатын-кыз икәнен белә торып та, алар бар вакытта идарәханәгә керми генә түгел, хәтта ул барында алардан берәрсе идарәханәгә килеп керсә, ул ашы- 1 Фәйзи Ә. Халык шагыйре / Ә. Фәйзи. Әдипнең эрудициясе. – Казан: Тат. кит. нәшр., 1973. –Б. 66. 2 Тукай Г. Вәгазь / Г. Тукай. Әсәрләр: биш томда. Т. 1. – Казан: Тат. кит. нәшр., 1985. – Б. 192. 3 Шунда ук – Б. 192.  Сәтрәдән – пәрдәдән 30
гып чыгып китә иде 1 ». Әлеге мәсьәләрдә үзенең оялчанлыгын шагыйрь үзе дә инкарь итми. Бу аның Ф. Әмирханга язган хатында да ачык күренә: «Ха- тыңызны алдым, «Әлислах»та «Кызык гыйшык» шигырен яраттыгызмы? Керпе үзенең кабыгына кереп яшеренгән төсле, мин дә сөю хакында бернәр- сә язсам, ялган имзалар астына сыгынам 2 », – ди ул. Мондый оялчанлык халә- тен шагыйрь «Кызык гыйшык» (1908) шигырендә сурәтли. Шигырь өч өлештән тора. Сюжетлы беренче өлеш эссе көнне салкын су белән коенырга теләп, куркудан суын җилкә аркылы читкә сибеп, тимәвенә шатланган кеше- не сурәтли. Бу сюжетны әдип хөкүмәттән курыккан Думага чагыштыру була- рак беренче тапкыр 1907 елда «Думаның хәле» дигән мәкаләдә файдалана. «Кызык гыйшык»та исә вакыйга лирик геройның оялчан мәхәббәтенә ча- гыштыру булып килә. Шигырьнең икенче өлешендә Тукай яшерен гыйшык утында янган егетнең эчке халәтен тасвирлый. Мин моны яздым, бу – гыйшкым миследер  ; Чөнки гыйшкым нәкъ минем шул төследер. Мин сөям, хәтта ки гакълымнан шашам – Сөйгәнемнән шүрәле төсле качам. 3 Өченче өлештә лирик герой күңелендә юану чаткылары уяна, сөйгәне- нә үзенең бу халәте турында мәгълүм булуы ихтималлыгын да кире какмый ул, аның бу оялчанлыкны аңлавына өмет итә, теләктәшлеккә исәп тота, чөн- ки тыйнаклыгы гротеск дәрәҗәсенә җиткерелгән бу яшь егеткә күп кирәкми, сөйгәне аның хисләрен укып хозурланса шул җитә: Аңламыйм, төшмим дә аңлау касдына  , Шигъреми җәйдем аягы астына; Өенә җиткәнче басып кайтса аңар, Шагыйре зур илтифатыннан санар 4 . 1 Әмирхан Ф. Тукай тугрысында искә төшергәннәр / Г. Тукай. Сайланма әсәрләр. – Казан: ТаРИХ, 2002. – Б. 434. 2 Тукай Г. Ф. Әмирханга хат / Г. Тукай. Сайланма әсәрләр. – Казан: ТаРИХ, 2002. – Б.357.  Миследер – охшаштыр. 3 Тукай Г. Кызык гыйшык / Г. Тукай. Әсәрләр: биш томда. Т. 1. – Казан: Тат. кит. нәшр., 1985. – Б. 229.  Касдына –теләгенә, ниятенә. 4 Тукай Г. Кызык гыйшык / Г. Тукай. Әсәрләр: биш томда. Т. 1. – Казан: Тат. кит. нәшр., 1985. – Б. 230. 31
Тукайның риясыз мәхәббәтен сурәтләгән шигырьләре автор күңелендә бара торган эчке каршылыкларны чагылдыралар: ул әле сөйгән ярын күк- ләргә күтәреп мактый, аны идеаллаштыра, әле җиргә төшерә; гыйшыклык халәтенең төрле өстенлекләрен уйлап юана яисә шагыйрь өчен моның кур- кыныч булуын искәртеп, читкә тайпылырга омтыла, ярату хисен читлеккә ябылуга тиңли: Син алай иткәнче, и кашың һилал  ! Бар да бер кош кибетеннән былбыл ал; Ал да читлеккә куеп сайрат аны; Мактасын хөснеңне  – син саргайт аны, – ди ул «…га» (1908) исемле бер шигырендә. Ихласлылык, риясызлык ша- гыйрьнең дөньяга карашлары аша үтәли уза торган сыйфат, аның мәхәббәткә карашлары да, билгеле, моннан азат түгел. Киресенчә, интим хисләрнең рия- сыз булуы – Тукай өчен төп критерий. «Алдандым» (1908) шигырендә әдип- нең лирик герое үзе идеаллаштырган сөйгән ярның алдашуыннан, икейөзле- легеннән зарлана, хатын-кызга булган өметләре өзелүе турында игълан итә: Барча кызлар алдый дим, һичберсе юк ки алдамас; Кайсы кызлар алдамас соң, син фәрештәм алдагач 1 ! Лирик герой гыйшыктан алданып йөргән көннәренә үкенеч белдерә, мәхәббәтнең аны олырак максатлардан, файдалы эштән читләштерүенә, тот- кан мәсләгеннән тайпылдыруына аһ-зар түгә. Тукай өчен төп тоткан юл, әл- бәттә, бу чакта да милләткә хезмәт булып чыга: Кем белә: егълап аяк астында үткән көннәрем, Мәгънәсез аһлар белән буп-бушка үткән төннәрем Бер-бер эш милләткә бирерләр иде, алданмасам, – Мин, җүләр, гошшакъ  рәтенә яшьтән үк ялганмасам. Җисменә җан өрсәм, үтермәс иде милләт мине;  Һилал – яңа туган ай.  Хөснеңне – күркәмлегеңне. 1 Тукай Г. Алдандым / Г. Тукай. Әсәрләр: биш томда. Т. 1. – Казан: Тат. кит. нәшр., 1985. – Б. 228.  Гошшакъ – гашыйклар. 32
Та кыямәт зикридәрди  , бәлки, тәгъзимләп  мине 1 . Тукай әлеге шигырен Лермонтовның «К* (Я не унижусь пред тобою) әсәренә ияреп язган. Шигырьләрнең темалары һәм мотивлары уртак булса да, лирик геройларның тоткан мәсләгендә сизелерлек аерма бар. Мәхәббәт-тән алданып йөргән көннәрен рус шагыйре иҗаттан аерылып торганга күрә бушка үткәнгә саный, аның персонажы шуңа уфтана, Тукайның герое исә, күргәнебезчә, милләт өчен файдалы эшләрдән аерылып торуын фаҗига саный. Чагыштырыгыз: Как знать, быть может, те мгновенья, Что протекли у ног твоих, Я отнимал у вдохновенья! А чем ты заменила их? 2 Тукайның мәхәббәт лирикасында, әлбәттә, хатын-кызга мәдхия, аны олылау, гүзәллегенә соклану, гашыйклык хисенә илһам чыганагы, иҗатчы күңелен яңа әсәрләр тудырырга рухландыручы тойгы буларак сурәтләү кебек традицион мотивлар да байтак урын алып тора. «Бер рәсемгә» (1908), «Мәхәббәт» (1908), «Булмаса» (1908), «Гашыйк» (1909) кебек шигырьләрен- дә әдип нәкъ менә шундый юнәлешкә өстенлек бирә. Җир яшәрмәс, гөл ачылмас – төшми яңгыр тамчысы; Кайдан алсын шигъре шагыйрь, булмаса илһамчысы 3 , – ди шагыйрь «Мәхәббәт» исемле шигырендә, әлеге гүзәл хисне җиргә төшкән яңгыр тамчысына тиңләп. Әмма Тукайның мәхәббәте һаман да шул үзенең яшеренлеге белән аерылып тора: Әмма ләззәтле дә соң яшьрен газап, яшьрен яну! – Бар микән, белмим, моның миннән бүтән аңлаучысы? 4 Мондый типтагы гашыйклык халәтен әдип «Гашыйк» шигырендә дә тасвирлый. Эчке дөньясын башкалардан яшерү өчен тыштан уйнап-көлеп, эч-  Та кыямәт зикридәрди (зикер итәр иде) – кыямәткә чаклы телгә алыр иде.  Тәгъзимләп – олылап. 1 Тукай Г. Алдандым / Г. Тукай. Әсәрләр: биш томда. Т. 1. – Казан: Тат. кит. нәшр., 1985. – Б. 227. 2 Лермонтов М. К* («Я не унижусь…» / М. Лермонтов. Сочинеия. Т. 1. –М: Правда, 1988. –С. 125. 3 Тукай. Г. Мәхәббәт / Г. Тукай. Әсәрләр: биш томда. Т. 1. – Казан: Тат. кит. нәшр., 1985. – Б. 257. 4 Тукай. Г. Мәхәббәт / Г. Тукай. Әсәрләр: биш томда. Т. 1. – Казан: Тат. кит. нәшр., 1985. – Б. 257. 33
тән генә янып йөргән гашыйкның, сөйгәнен күргәч, каушап калуы, җитдилә- нүе, мондый яшерен мәхәббәтнең табыну дәрәҗәсенә күтәрелүе, гайре таби- гый дәрәҗәгә җитүе, мәҗүси гыйбадәтне хәтерләтә башлавы сурәтләнә әсәр- дә. Нишләсен, җанаш хозурында аңар лазем намаз; Бер азан әйткәч, колак каккач, мөселман уйнамас 1 . Әлбәттә, мөселман буларак Тукай мондый романтик мәхәббәтнең зы- янлы һәм гөнаһлы икәнен яхшы аңлый, сөйгән ярны иләһә дәрәҗәсенә күтә- рү, аңа табына башлау шәхеснең бөтен иреген богаулый, сөюне, чынлап та, газапка әйләндерә, ахыр чиктә шагыйрьнең лирик герое моны кире кага. Мә- хәббәтне төрле ракурсларда сурәтләү аңа бу хиснең билгеле бер чикләр эчен- дә тотылмаганда адәм баласын колга әйләндерүен иллюстрацияләү, мәҗнүн- лекнең романтик халәте табигый хис түгел икәнен күрсәтү өчен кирәк. Бу җәһәттән аның «Иһтида» (1911) шигыре интим лирикасына билгеле бер кү- ләмдә йомгак, нәтиҗә булып тора. Шигырь Тукайның күп кенә башка кайбер әсәрләре кебек өч структур өлештән тора. Беренче өлештә шагыйрь сөйгә- неннән пот ясап, аңа табынган лирик геройны сурәтли. Кешеләрчә сөюне белмәдем, хис итмәдем асла  ; Сөю идеалдыр ул, ягъни, гарәпчә: максады әкъса  . Табындым, сәҗдә кыйлдым мин сөйгән җанашның алдында, Өмид иттем вә курыктым да кызардым һәм оялдым да. Миңа ул бер вә бар, көчле вә һәйбәтле санәм  булды; Аңа хәмдем, салатымны ирештергән каләм булды 2 . Шигырьнең икенче өлешендә автор ислам динен кабул иткәнче сын- нарга табынган мәҗүси гарәпләрнең хәле турында сөйләде. Хак ислам дине килеп, мәҗүсилекнең ялган икәнлеге ачыклангач, халык үз хәленә үзе апты- 1 Тукай Г. Гашыйк / Г. Тукай. Әсәрләр: биш томда. Т. 2. – Казан: Тат. кит. нәшр., 1985. – Б. 41.  Асла – нигездә, асылда.  Максады әкъса – иң югары максат.  Һәйбәтле санәм – көчле, гайрәтле пот. 2 Тукай Г. Иһтида / Г. Тукай. Әсәрләр: биш томда. Т. 2. – Казан: Тат. кит. нәшр., 1985. – Б. 178. 34
рый, күзләрдән пәрдә, ягъни җаһилият-наданлык алынгач, халык үзенең элекке адашуы өчен пәйгамбәрдән ояла. Алар бар үткән эшләрдән пәйгамбәрдән оялганнар: «Ничек соң без табындык потка?» – дип хәйранга калганнар 1 . Әсәрнең өченче өлеше беренче-икенче сюжетларны ялгый, лирик герой үзенең сөйгән ярны пот итеп табынуыннан ояла башлый, үзенең ялган хистән арынуына шатлык белдерә. Килеп чыкты хәзер фикрем кояшы золмәт  артыннан, Түгел инде вакытлы, мәгънәсе юк хискә мин корбан. Шөкер булсын, хәзер алдымда бер нурлы хәят инде, Теге мәзкүр  пот алдында табынганнан оят инде 2 . «Шура» журналының 1911 елгы 15 июнь санында «Иһтида»ны бас- тырганнан соң, Тукай инде мәхәббәт темасына бүтән язмый диярлек. 1912 елда «Җан азыклары» җыентыгында аның «Мәхәббәт шәрхе» исемле шигыре дөнья күрә. Сигезьюллык бу әсәрендә шагыйрь мәхәббәтнең дөнья ваклык- лары, түбәнлекләре арасында интегүенә сызлана, аны «күктән җиргә атыл- ган» йолдызга тиңли: Шунда кыткылдый әтәч, мыркылдый шунда дуңгызы; Шундый хурлыкта, хәкарәттә  мәхәббәт йолдызы 3 . Әлеге шигырьне язганда Тукайның авыр кичерешләр белән яшәгәне сизелә. Шагыйрьнең биографы И. Нуруллин бу хакта: «Тукайның Зәйтүнә туташ Казаннан киткәннән соңгы кичерешләрен күз алдына китерү кыен тү- гел. Аңа кинәт кояш сүнгән, дөньяның яме киткән кебек тоелган. Бу мәхәб- бәтен күпләрдән яшерсә дә, 1912 елның көзендә дусларыннан берсенә Зәйтү- нәне һаман яратуы, оныта алмавы, сагынуы турында сөйләгәне билгеле 4 », – 1 Тукай Г. Иһтида / Г. Тукай. Әсәрләр: биш томда. Т. 2. – Казан: Тат. кит. нәшр., 1985. – Б. 179.  Золмәт – караңгылык.  Мәзкүр – телгә алынган. 2 Тукай Г. Иһтида / Г. Тукай. Әсәрләр: биш томда. Т. 2. – Казан: Тат. кит. нәшр., 1985. – Б. 178.  Хәкарәт – кимсетелү. 3 Тукай Г. Мәхәббәт шәрхе / Г. Тукай. Әсәрләр: биш томда. Т. 2. – Казан: Тат. кит. нәшр., 1985. – Б. 241. 4 Нуруллин И. Габдулла Тукай. – Казан: Тат. кит. нәшр., 1979. – Б. 71. 35
дип яза. Үкенечле мәхәббәтнең шагыйрь күңелендәге рухи төшенкелек сә- бәпләренең берсе булуы аның «Өзелгән өмид» (1910) шигырендәге: Булмадың, алтын ярым – салкын ярым, син дә минем Бер тәбәссем  берлә дә тормыш юлым яктырткычы! 1 – дигән юлларда да күренә. Тукай мәхәббәттә дә, иҗтимгый тормышта да икейөзлелекне күтәрә алмый торган эчкерсез табигатьле була. XX йөз башындагы татар җәмгыя- тендәге хатын-кызның аянычлы хәле һәрвакытта да аның игътибар үзәгендә. 1906 елда ук «Татар кызларына» дигән әсәрендә: Җиһанда, санки, бер сатлык товарсыз, Имамнар кайда аударса – аварсыз. Вә сез әнгам дәгелсез бөйлә хаксыз, Хокука мөстәхыйк, бәлки әхаксыз  2 – дип язган шагыйрь иҗат гомеренең буеннан-буена хатын-кызның табигый хакларын яклаучы булды. Тукайның бу юнәлештәге эшчәнлеге дә, әлбәттә, совет чоры әдәбиятында хаталы аңлатып киленде. «Хатын-кыз азатлыгы» те- масы дип күпертелгән проблема кысаларына кертелеп, шагыйрь гүзәл зат- ларны шәригать кануннары «тырнагыннан» йолырга тели дигән мәгънә чыга- рылды. Беренче карашка, «имамнар кайда аударса – аварсыз», – дигән юллар, чынлап та, әдипне хатыннарның авыр хәлендә исламны гаепләүче сыйфа- тында күрсәтә кебек. Ләкин шагыйрьнең шигъриятен һәм публицистикасын яхшылап өйрәнү башканы күрсәтә. Тукай кызларны татар җәмгыятендә ур- нашкан коллыктан, түбәнлектән, наданлыктан араларга тели һәм һич кенә дә бу начарлыкларны ислам дине белән бәйләп карамый, дин исеменнән алып барылган бу сәясәтнең асылда бидгать (ересь) булуын яхшы аңлый. Шагыйрь чынлыкта хатын-кызның исламдагы хакларын яклый, шуларны тормышка ашырырга чакыра. «Татар кызларына» шигыре белән бер үк вакытларда, әдип «Фикер» газетасында «Уральск имамнарына ачык хат» дигән мәкаләсен  Тәбәссем –елмаю. 1 Тукай Г. Өзелгән өмид / Г. Тукай. Әсәрләр: биш томда. Т. 2. – Казан: Тат. кит. нәшр., 1985. – Б. 151.  Һәм болай хокуксыз булырга сез хайваннар түгел, хокукка хаклы, хәтта бик хаклысыз. 2 Тукай Г. Татар кызларына / Г. Тукай. Әсәрләр: биш томда. Т. 1. – Казан: Тат. кит. нәшр., 1985. – Б. 97. 36
бастыра. Биредә ул Уральск бае Хәйрулла Гаделшинга ярарга тырышып, аның тарафыннан кылынган гаделсезлекләргә, шәригатькә хилаф эшләргә юл куйган имамнарны көчле тәнкыйть утына тота, аларны ислам хөкемнәре бе- лән хөкем итәргә һәм Хәйрулланың аерган хатыны Фатима абыстайның шә- ригатьтә каралган хокукларын торгызырга чакыра: «Әй муллалар, сез ничөн шул Хәйруллага әйтмисез: «Син, Хәйрулла, аналарын аерсаң да, балаларын аналарыннан аера алмайсән». Аналарын карасыннар, тәрбия итсеннәр, чөнки оҗмах аналар аяк астында табыла, дип пәйгамбәребез әйткән сүзне ничөн укып әмре мәгъруф  итмисез. Ана кеше балалары илән бер шәһәрдә торып вә мәга һәза  әнкәләре янына бармаюб, килмәюб йөретергә нинди шәригать ишетте икән. Сез, хәзрәтләр, шундый җирләрдә нәһи мөнкир әмре мәгъруфта булырга  кирәк иде 1 ». Тукайның һәм ул эшләгән газеталарның бертуктаусыз монафиклыкны, динне рия белән тотуны тәнкыйтьләгән усал сатирасы, татар кызларын бид- гатьче имамнарга коллык күрсәтмәскә өндәвен үз вакытындагы күп кенә җә- мәгать эшлеклеләре һәм матбугат органнары вәкилләре дә шәригатькә кар- шы көрәш дип аңлыйлар. Шагыйрь үзенең публицистик язмаларында алар- ның гаепләүләрен кискен төстә кире кага, үзенә ташланган гаепләрне ялган дип игълан итә. Бу аның «Тәрҗеман»ның кязибе» («Тәрҗеман»ның ялганы) (1906) исемле язмасында да ачык күренә. «Без кайсы санда шәригатьтә тәр- тип юк дидек һәм кайсы газетабызда изге хаҗның мәгънәсез булуы хакында яздык? Мондый ап-ачык ялган куллану сезгә нигә кирәк булды? – ди ул һәм хатын-кыз мәсьәләсендә дә үзенең ислами канунарга тугры калуын игълан итеп: «Әйе, шуны белегез, без кирәк кадәр йөз өртүнең тиешлеге һәм хаҗның фарызлыгын белеп әйтәбез: мөселманнарның ирекле хатыннары кол хатын- нардан аерылып торыр дәрәҗәдә йөз өретү кирәк 2 », – дип белдерә.  Әмре мәгъруф итү – боерык итеп белдерү.  Мәга һәза – шул ук вакытта.  Нәһи мөнкир әмре мәгъруфта булырга – начар эшләрдән тыючы булырга. 1 Тукай Г. Уральск имамнарына ачык хат / Г. Тукай. Әсәрләр: биш томда. Т. 3. – Казан: Тат. кит. нәшр., 1985. – Б. 80. 2 Тукай Г. Тәрҗеманның кязибе / Г. Тукай. Әсәрләр: биш томда. Т. 3. – Казан: Тат. кит. нәшр., 1985. – Б. 150. 37
Үз чиратында Тукайның сатирик угы хатын-кыз азатлыгы дип көрәшү- челәрнең икейөзлелегенә дә туры барып кадала, аларның да буш сүз сөйләп, сафсата сатып йөрүчеләр генә икәнлеген, чынлыкта сүзләре белән гамәлләре арасында аерманың зурлыгын фаш итә. Рус гражданлык поэзиясе вәкиле В. Князевның «Либерал средней руки перед банкетом» дигән әсәрен файдала- нып язган «Хатыннар хөррияте» (1909) шигырендә хатыннарга ирек яулау өчен көрәшүченең үз хатынын чалбарын чистартып куймаганы өчен яман сүзләр әйтеп ачулануы сатирик планда фаш ителә. Икейөзлелеккә дошман булган Тукай сатирасы бу юлы да үз югарылыгында кала. Шагыйрьне татар кызларының социаль изү корбаннары булулары, ка- питалистик җәмгыять шартларындагы авыр хәлләре дә борчый, бу шартлар- ның да имансызлык нәтиҗәсе булуын таный ул. Аз шул бездә байлар, кайсысы кем Фәрештәдән канат каермас; Алсын гына шәйтан иманыңны, Җәһәннәмлек бу дип кайгырмас! Күрдем әле синең залимеңне: Һаман кәеф сөрә, типтерә; Рәхәтләнә, кяфер! Сине шулай Баганага сөяп киптерә 1 . 1907 елның көзендә Казанга җиң сызганып эшләргә дип кайтып төш- кән Тукай әдәбият һәм сәнгать чаралары ярдәмендә милләтнең алгарышына ирешеп булачагына ихлас күңелдән ышана. Шагыйрь уенча, чын әхлакый кыйммәтләргә нигезләнгән сәнгать һәм матбугат чаралары халыкның күзен ачарга, аңа туры юлны күрсәтү вазифасын уңышлы башкарырга тиешләр. Яңа туып һәм тернәкләнеп килүче татар театрына ул аерым өметләр баглый. Вә ул дарел-голүм  , дәрел-әдәптер  , Холыкларны төзәтмәккә сәбәптер. 1 Тукай Г. Эштән чыгарылган татар кызына / Г. Тукай. Әсәрләр: биш томда. Т. 2. – Казан: Тат. кит. нәшр., 1985. – Б. 36.  Дарел-голүм – белем йорты.  Дарел-әдәп - әдәп йорты. 38
Вәләкин шарты бар: яхшы төзелсә, Әгәр һиммәт  агачыннан өзелсә, – ди ул театрның милләт язмышындагы ролен ачыклап. Казанга килгәнче үк журналистика өлкәсендә актив эшләгән шагыйрь- не татар матбугатының хәле дә нык борчый. Милли мәркәздә ул демократик татар яшьләре органы булган «Әл-ислах» белән хезмәттәшлек итә, каләм ха- кы алмыйча гына аңа языша, үз карашынча, зарарлы дип тапкан татар буржу- аз матбугатына тәнкыйтен һәм сатирасын юнәлтә, еш кына аларга каршы по- лемик характердагы язмалар һәм ачы көлү һәм нәфрәт белән сугарылган ши- гырьләрен юллый. Хосуси наширләр тарафыннан чыгарылган газетада эш- ләүчеләрнең дә матди хәле кызыгырлык булмавын сурәтләп, бер үк вакытта аерым шәхесләрнең мәнфәгатьләренә хезмәт итүче «кесә» газеталарыннан көлеп, Тукай һәр юлы аша сарказм саркып торган «Бер гәзитә идарәсе хә- леннән» (1907) исемле шигырен яза. Шигырьнең соңгы өлешендәге йомгак- нәтиҗә XX йөз башы татар матбугатының авыр хәленең аянычлы бер сәбәбе- нә дә ишарә итә: Сиңа, дустым, сүзем шулдыр: татарга сатма матбугат. Трактир ач татарга, – сат та тор һәртөрле мәшрубат  1 . Туган халкының күп кенә вәкилләре арасында начар, тискәре сыйфат- ларның арта баруын күрүдән туган ачыну да, матбугатны табыш чыганагы итәргә омтылып, хезмәткәрләренә каләм хакы түләүдән качып йөргән на- ширгә ирония дә яңгырый әлеге юлларда. Тукайны, әлбәттә, беренчесе, мил- ләтнең үзендәге асыл сыйфатларны, борынгыдан килгән сафлыгын һәм куә- тен югалта баруы, милли прогресска илтергә тиешле потенциалның зәгыйфь- ләнә төшүе борчый. «Шүрәле» поэмасының керешендә яңгыраган аһ-зарлы нәтиҗә, милләтнең бүгенгесенең үткәненнән кайтышрак була баруы, инкый-  Һиммәт – игелек.  Мәшрубат – эчемлек. 1 Тукай Г. Бер гәзитә идарәсенең хәленнән / Г. Тукай. Әсәрләр: биш томда. Т. 1. – Казан: Тат. кит. нәшр., 1985. – Б. 194. 39
разга таба йөз тотуы аның иҗатында әледән-әле рефрен булып калкып чыгып тора. Әдип моның сәбәпләрен публицистикасында да, прозасында да, шигъ- риятендә дә яктыртырга тырыша. Бу җәһәттән аның «Казлар» (1909) мәсәле кызыклы. Әсәрнең сюжеты хуҗалары тарафыннан базарга куылган казлар- ның кайчандыр бабалары Рим шәһәрен коткарган булуын искә алып, үзләре- нә кадер-хөрмәт юклыктан зарлануларына корылган. Аларның зарын читтән тыңлап торган мөсафир башкалардан ни белән аерылып торуларын, нинди өстенлекләре бар икәнен белергә теләп казларга сорау белән мөрәҗәгать итә. Сорауга казлар ике тапкыр: «Безнең бабайлар Римне коткарганнар», – дип җавап бирәләр, нәтиҗәдә бу куылучы кошларның үзләренең бернинди дә ха- сиятләре, өстенлекләре юк икәнлеге ачыклана. Тукайның метафорик теле мосафир авызы белән аяусыз нәтиҗә ясый: «Алайса сез бабайларыңызны исеңезгә төшермәңез. Алар тыныч кына каберләрендә ятсыннар. Аларга һө- нәрләренә күрә хөрмәт булды. Әмма сез, дустлар, һичбер вакыт кәбабтан башкага ярамассыз! 1 » -ди. Әдип ясаган нәтиҗә милләтне уянырга, үзенең по- тенциалын торгызырга, дәүләт тоткан бабаларына лаек булырга чакыра. Шагыйрь прогрессның мәктәпләрне реформалау аша башланачагына ышана, һәрхәлдә 1907 елда аның өметләре шул юнәлештә эш башлаган ислахчы-ре- форматор яшьләр белән бәйле була. Һәр милләттә сезнең кеби фидаиләр Гыйлем өчен малын, җанын фида итәр; Тик шундин соң –шундый гайрәт аркасында Мәктәпләр дә акрын-акрын алга китәр 2 , – ди ул «Ислахчыларга» (1907) шигырендә. Ләкин шагыйрьнең милли тәрәкъ- кыятькә булган риясыз өметләре тормыш чынбарлыгы белән бик еш каршы- лыкка керәләр. 1908 елда инде кайбер шигырьләрендә ул үзе тоткан юлның дөреслегенә шикләнеп карый башлый, әмма күңелгә килгән шикләрнең ва- 1 Тукай Г. Казлар / Г. Тукай. Әсәрләр: дүрт томда. Т. 3. – Казан: Тат. кит. нәшр., 1976. – Б. 285. 2 Тукай Г. Ислахчыларга / Г. Тукай. Әсәрләр: биш томда. Т. 1. – Казан: Тат. кит. нәшр., 1985. – Б. 201. 40
кытлы күренеш булуына, фикер кояшының үзенә юл яктыртачагына ыша-ныч белдерә: Юк, кояшым, мин беләм: син батмагансың мәңгегә; Син дә, вөҗдан, бер торырсың: ятмагансың мәңгегә. Юк! түбән калмас бу җан: фитърәттә гали  булган ул, Кисмәк өстендә кара кош – иттифакый  кунган ул 1 . Шагыйрь тормышында 1908 елдан башланган рухи төшенкелекнең сә- бәпләреннән берсе үзен чолгап алган даирәдән канәгать булмау иде. Ф. Әмирхан «Тукай турысында искә төшкәннәр» исемле истәлек-мәкаләсендә 1908 елның язында шагыйрьнең аралашкан кешеләреннән риза булмавы, үзе өчен уңайсыз булган эшлексез даирәдән берничек тә котыла алмавын искә ала. «Мин үзем килеп эләккән кругымнан разый түгел, мин Казанга килгән- нән бирле соң дәрәҗәдә эшлексезләндем. Минем бүлмәмдә көне-төне вакытларын кая куярга белмәгән кешеләр җыелып яталар 2 », – ди Тукай Әмирханга. Шундый шартларда яшәгән әдипнең лирик герое эчке дөньяга биклә- нүне, үз кайгың, үз зарың белән аулакта калуны өстен санаучы шәхескә әйлә- нә. Эчеңдә нәрсә янганын үзең бел, Үзең кайгыр, үзең егъла, үзең көл. Ачып яшьрен хәзинәңне йөрәктән, Сөйләшмә бер дә артык сүз кирәктән: Кешеләр үзләрен анчак  сөярләр, Бәхетсезләрнең өстеннән көләрләр 3 . Бу чорда шагыйрь инде милләт өчен янган булып үз мәнфәгатьләрен кайгырткан икейөзле шәхесләрнең чын йөзләрен ачык күрә.  Фитърәттә гали – яратылышында ук бөек.  Иттифакый – очраклы гына. 1 Тукай Г. Өмид / Г. Тукай. Әсәрләр: биш томда. Т. 1. – Казан: Тат. кит. нәшр., 1985. – Б. 231. 2 Әмирхман Ф. Тукай тугрысында искә төшкәннәр / Г. Тукай. Сайланма әсәрләр. – Казан: ТаРИХ, 2002. – Б.431.  Анчак – шулай. 3 Тукай Г. Киңәш / Г. Тукай. Әсәрләр: биш томда. Т. 1. – Казан: Тат. кит. нәшр., 1985. – Б. 253. 41
«Милләт!» диләр, – ул чынмыни? Ихласмыни? Үз корсагын шәкерт алда тотмасмыни! Әллә ничек рәхмәт берлән җанлансаң да, Алар сине тагын сугып екъмасмыни? 1 Тукайның сигезенче ел лирикасының «…гә» («Ядкяр») дигән шигырь белән төгәлләнүе дә очраклы түгел. Әсәрнең үзәгендә дусты шагыйрьгә ли- рик геройның мөрәҗәгате. Шагыйрьлек талантын дөньядан яшерү, үз эчеңә бикләнеп, бары тик ышанычлы шагыйрь-дуска гына ачылу, дөнья шау-шуын- нан күңелдә тудырылган «башка җиһан, башка хәят» ка кереп качу, ваклык- лардан, малдан өстен тору – әсәрнең төп идея сызыгы менә шундый крите- рийлар аша үтә. Шул ук вакытта шагыйрь шәхесен романтик югарылыкка кү- тәрү, аны олылау шигырьнең икенче ягын тәшкил итә. Баш имә – зур син – бу әдна  җанлылар дөньясына; Падишаһ син! Бик кирәксә, баш исен дөнья сиңа 2 . Лирик геройның тышкы дөнья белән конфликты, рухи дөньяны биктә тоту идеясе Тукай иҗатында моннан соң да дәвам иттерелә. «Ачы тәҗрибә авазы»(1910) – шундый шигырьләр циклының иң күренеклесе. Шигырьнең персонажы үзенең күңелендәге аһ-зарын иптәшенә ача һәм аның йөзендә нурлар балкуын күрә. Шул чакта ул кисәтүле аваз ишетә, бу аваз иптәшнең кызгануларына, теләктәшлегенә ышанмаска өнди, дусның мәкереннән кисә- тә, беркатлылыктан сакланырга өнди. Аваз лирик геройның үз эчендәге бә- хәсе, күп тапкыр алданулардан соң туган тәҗрибәсе булып яңгырый, үз-үзең белән сөйләшү рәвешен ала. «Аваз! дим, ишетеләсең әйтче кайдан? Фәрештә кычкырамы яки шәйтан?!» Җавабында аваз: син рәнҗемә, ди, Минем исемем – ачы, карт тәҗрибә», –ди 3 . 1 Тукай Г. Милләтчеләр / Г. Тукай. Әсәрләр: биш томда. Т. 1. – Казан: Тат. кит. нәшр., 1985. – Б. 300.  Әдна –бик түбән. 2 Тукай Г. …гә (Ядкяр) / Г. Тукай. Әсәрләр: биш томда. Т. 1. – Казан: Тат. кит. нәшр., 1985. – Б. 306. 3 Тукай Г. Ачы тәҗрибә авазы / Г. Тукай. Әсәрләр: биш томда. Т. 2. – Казан: Тат. кит. нәшр., 1985. – Б. 119. 42
1909 елдан башлап Тукай лирикасында шагыйрьнең эчке драмасы, фа- җигасе киңрәк чагылыш таба бара. Ялгызлык, җавапсыз мәхәббәт, чын фи- кердәшләрнең табылмавы, милләтнең күтәрелешенә булган өметләрнең ак- рынлап сүнә баруы аны вөҗдан газапларына сала, тоткан юлының хаклыгы турында уйланырга мәҗбүр итә. «Ә шулай да …1909 – 1910 еллар – шагыйрь тормышында иң караңгы, иң газаплы чор, иҗатында эңгер мотивлары чагыштырмача күбрәк булган дәвере» 1 , – ди бу турыда И. Нуруллин. 1909 ел шигърияте «Әлислах» ның февраль ае саннарында басылган «Күңел», «Ва- сыятем», «Тәрәддөд вә шөбһә» шигырьләре белән ачыла. Шигырьләрнең өчесе дә авторның бу чордагы рухи эзләнүләрен, моңарчы тоткан мәсләктә булган кайбер хаталарга үкенү тойгысын чагылдыралар, аларда туры юлны эзләү мотивлары яңгырый. «Күңел»дә шагыйрь «тумыштан гарше әгъляләргә җилкенгән күңел»нең тәңрегә омтылышын, шуңа сыенуны һәлакәттән коты- луның бердәндер юлы булуын игълан итә: Син йоларсың һәр һәлакәттән – ышаныч бар сиңа, Яр читендә торганымда ярдәмең булган күңел! 2 «Васыятем» шигырендә идея тагын да үстерелә, «тәңрегә йөз белән бо- рылу» төп юнәлеш итеп алына. Шигырьләрнең икесенең дә газетаның бер үк 10 февраль санында басылуы әдипнең җитди рухи эзләнүләре хакында сөй- ли. «Тәрәддөд вә шөбһә» әсәре дә беренче ике шигырьдәге фикерләрне үс- терә, лирик геройның тоткан юлындагы хаталары турындагы уйлануларын туплаган күңел монологына әверелә: Нәрсә күрдем бу җиһанда? Ни бетердем? Уйласам: Алдыма чын эз вә юлдан читкә тайганым килә 3 . Шигырьләр өчесе дә оптимистик нотада төгәлләнәләр. «Җырлыймын, ләкин җырымнан файда бармы халкыма?» – дип шик белдергән, иҗатына зур таләпләр куйган шагыйрь киләчәккә өмет белән карый: Кайвакытлар һәр сәгадәттән өмидемне өзәм, – 1 Нуруллин И. Габдулла Тукай. – Казан: Тат. кит. нәшр., 1979. – Б. 182. 2 Тукай Г. Күңел / Г. Тукай. Әсәрләр: биш томда. Т. 2. – Казан: Тат. кит. нәшр., 1985. – Б. 5. 3 Тукай Г. Тәрәддөд вә шөбһә / Г. Тукай. Әсәрләр: биш томда. Т. 2. – Казан: Тат. кит. нәшр., 1985. – Б. 7. 43
Әллә кайдан шунда икъбал  атлы чулпаным килә. Ялтырый ул күкләремдә, күп өмидләр арттыра: Күз яшьләрем сөртергә гүя назлы җананым  килә 1 . Шул ук вакытта Тукайның бу чор шигъриятендә өметсезлек, дөнья вак- лыкларына кул селтәү мотивлары да күренгәләде. Бу аеруча Пушкинның «Я пережил свои желанья» әсәрен файдаланып язган «Теләү бетте» (1909) ши- гырендә ачык күренә. Фәкыйрь калдым хәзер: тормыш үзенең биргәнен алды; Күңел буш: анда калды тик авыр хәсрәт, ачы кайгы. Бетердем шиңдереп төрле гүзәл чәчәкләрнең барсын да Явыз тәкъдир, каты тәкъдир, суык тәкъдирем астында. 2 Тугызынчы – унынчы еллар шигъриятендә көчәя баручы өметсезлек мотивларының, күңел төшенкелегенең чыганакларын, аның асыл сәбәпләрен Тукай үз шигырьләрендә күрсәтеп бирә, аның лирик героен хафага салган хәлләр һич тә авторның көчсезлегеннән, холкына пессимизм хас булудан тү- гел. Әсәрләрен бөтенлектә һәм эзлеклелектә караганда, шагыйрь иҗатында- гы «өзелгән өмет» темасының биш сәбәп белән тәгаенләнгәнен күрербез. Бе- ренчесе турында шагыйрь «Үкенеч» (1910) әсәрендә сөйли. Бу сәбәп Тукай- ның яшәгән, аралашкан даирәсе белән бәйле. Әрсез, вөҗдансыз типларның шагыйрьне Казанга кайтып төшкәч үк уратып алулары һәм аңа яшәргә, су- лыш алырга комачаулаулары турында югарыдарак әйтелгән иде инде. Ф. Әмирхан үзенең истәлекләрендә шагыйрьне бу даирәдән аралауның үтә кы- ен, хәтта мөмкин дә булмаган бер эш булуын менә ничек тасвирлый: «Үзенең бу зарлануларыннан соң, мин аны шактый көч сарыф итеп, башка бер таифә  арасына кертү юлына төштем, ләкин мин моңа муаффәкъ  булмадым, яхуд бик җөзьи  генә муаффәкъ булдым: Тукай хис белән генә тора торган кеше  Икъбал – якты киләчәк.  Җанан – сөекле, сөйгән кыз. 1 Тукай Г. Тәрәддөд вә шөбһә / Г. Тукай. Әсәрләр: биш томда. Т. 2. – Казан: Тат. кит. нәшр., 1985. – Б. 8. 2 Тукай Г. Теләү бетте / Г. Тукай. Әсәрләр: биш томда. Т. 2. – Казан: Тат. кит. нәшр., 1985. – Б. 64.  Таифә – төркем.  Муаффәкъ – ирешү.  Җөзи – өлешчә. 44
булганга күрә, бер план тәгъкыйб итү аның өчен бөтенләй имкян тышында иде 1 ». «Үкенеч»тә шагыйрь фаҗигасенең бер сәбәбе итеп нәкъ менә шул даи- рәне сурәтли: Ничек соң мин адаштым изге юлны, Биреп мәлгунь, ходайсызларга кулны?! 2 Лирик герой үзенең бу даирәдән котыла алмавын, аның рухны буып то- руын, сулыш алырга да ирек бирмичә шәхесне караңгылыкта тотуын, идеа- лыннан, тормыш максатыннан читләштерүен ачынып сөйли: Әсирмен, ычкыналмам инде мәңге, Күңелсез һәр ягым – нурсыз, караңгы! Монафикълар камап һәр дүрт ягымны, Күрәлмим мин кояшым һәм аемны 3 . Өметләре өзелүнең икенче сәбәбе итеп Тукай кайчандыр үзе йөз тоткан милләт яшьләренең, татарның элитасы булырга тиешле егетләрнең идеалдан баш тартып, матди мәнфәгатьләрен канәгатьләндерү юлына басулары. Акча, мал мәсьәләсенә аеруча сак караган, матди дөньядан өстен торырга яраткан, үзенә теләктәшлек белдергән татар байларыннан да читтә торырга омтылган әдип өчен соңгысы аеруча аянычлы булып тоела. Ул бит 1909 елның җәендә Гурьевкада фабрикант Акчуриннарда кунакта булып андагы сый һәм хөрмәт- ләрдән үзенең номерындагы караватын өстенрәк күреп әйләнеп кайткан шә- хес, туган халкына хезмәткә эчкерсез бирелгән, шуннан башка масатларга борылуны хыянәт дип исәпли торган эчкерсез шәхес: «Тиеш имеш үтәргә из- ге юлда бу гомер барсы, түләү белән бурычны тәңремә һәм халкыма каршы. Бәхетлемен шушы хәлдән, бүтән бер хәл дә көтмимен, шушы юлдан риза- мын, башка төрле юл да тотмыймын 4 », – дип җырлаган зат. Тукайның фаҗи- галарыннан берсе, әлбәттә, милләтнең гыйлемле затларыннан булган, аның 1 Әмирхан Ф. Тукай тугърысында искә төшкәннәр / Г. Тукай. Сайланма әсәрләр. – Казан: ТаРИХ, 2002. – Б.432. 2 Тукай Г. Үкенеч / Г. Тукай. Әсәрләр: биш томда. Т. 2. – Казан: Тат. кит. нәшр., 1985. – Б. 130. 3 Тукай Г. Үкенеч / Г. Тукай. Әсәрләр: биш томда. Т. 2. – Казан: Тат. кит. нәшр., 1985. – Б. 130. 4 Тукай Г. Гомер юлына керүчеләргә / Г. Тукай. Әсәрләр: биш томда. Т. 2. – Казан: Тат. кит. нәшр., 1985. – Б. 126. 45
өчен шактый файдалы эшләр башкарган, матди яктан яхшы тәэмин ителгән элитар катлавыннан еракта торырга тырышуы, еш кына аларга төбәп эпи- граммалар язып, сатира укларын юнәлтеп, бу дистанцияне тагын да зурайтуы иде. Ихтимал, биредә аның, юклыкта һәм мохтаҗлыкта формалашкан шәхе- сенең, купшы һәм затлы тормышка күнегә алмавы сәбәп булгандыр. Һәм ме- нә үзе өмет багълаган, прогрессив юнәлешле дип исәпләгән яшьләр катламы- ның да аскетик көрәш юлыннан баш тартып, матди дөньясын көйләргә тоты- нуын Тукай фаҗига итеп кабул итә, бу фаҗигане туган милләтенең аянычлы хәле тагын да көчәйтә: Бара милләт зәгыйфь, абыныр-абынмас, Сүнә яшьләрдә ут кабныр-кабынмас. Кичә якты вә милли бер күңелдән Бүген тычкан утыдай нур табылмас. Вә кем бар, йөз чөерми милләтеннән, Көмеш, алтын санәмнәргә  табынмас? 1 Тукай пессимизмының өченче сәбәбе, билгеле, патша Россиясендә бу чорда көчәя барган реакция белән бәйле иде. «Китте җаннар азыгы, һәм кайтты истибдад  кире» 2 – ди ул бу турыда «Өмидсезлек» (1910) шигырендә. «…Тукайның вакыты-вакыты белән чыгышсыз газап һәм өметсезлек булып тоелган уй-кичерешләре тирәнлегеннән реакциягә, коллыкка, явыз чынбар- лыкка бетмәс каргыш, «гыйсъян уты» бәреп торуы шиксез. «Өмидсезлек» һәм «Өзелгән өмид» (1910) шигырьләрен генә алсак та, аларда искиткеч ти- рән психологик нечкәлек белән чагылган трагик кичерешләрнең реаль чын- барлыкка нык бәйләнгәнлеген күрербез. Ул кичерешләр «ялкынлы истибдад җире»нең, ягъни реакциянең, кеше рухын көйдерүче, киптерүче коточкыч чынлык булуын искәртәләр» 3 , – ди бу хакта Г. Халит. Дүртенче сәбәпне ша-  Санәмнәргә – сыннарга. 1 Тукай Г. Яшьләр / Г. Тукай. Әсәрләр: биш томда. Т. 2. – Казан: Тат. кит. нәшр., 1985. – Б. 133.  Истибдад –реакция, искелек, тирания. 2 Тукай Г. Өмидсезлек / Г. Тукай. Әсәрләр: биш томда. Т. 2. – Казан: Тат. кит. нәшр., 1985. – Б. 133. 3 Халит Г. Габдулла Тукай. / Татар әдәбияты тарихы. Т. 3. –Казан: Тат. кит. нәшр.,1986. – Б. 126. 46
гыйрьнең интим лирикасыннан табарга мөмкин. «Актык тамчы яшь» шигыре (1910) шуңа бер мисал: Бик юашлатты мине яшьрен сөюдән җан көю, Бар иде булган чагым хәтта арысланнан кыю! Һәр теләккә килде тәкъдирем белән бәхтем кире, Мондый хәлгә сабриталмас, булса да адәм дию 1 . Шагыйрьне уйландырган һәм еш кына тоткан юлының дөреслегенә шик уяткан нәрсәләрнең берсе – аны өметсезлеккә төшерүче сәбәпләрнең би- шенчесе – иҗатының милләт өчен файдасыз булуы ихтималлыгын күз алды- на китерүдән гыйбарәт. Бу турыда ул 1909 елның башында «Тәрәддөд вә шөбһә» шигырендә: «Җырлыймын, ләкин җырымнан файда бармы халкы- ма? 2 » – дип белдергән иде. «Өзелгән өмид» (1910) шигырендә интонацияне берникадәр үзгәртеп, туган милләтенең алгарышына өмете берникадәр ки- селгән хәлдә тагын бер тапкыр кабатлады: Күпме моңлансам да кунып милли агачлар өстенә, Барсы корган – бер генә юк җанлысы, яфраклысы. 3 Мондый интонация аз гына алдарак аның «Яшьләр» шигырендә дә ча- гылып киткән иде. Туган халкының иң куәтле, шанлы чаклары үткәндә кал- ды, бүгенге хәле аяныч дигән фикерне үткәреп: «Ышанабыз халык көчсезле- генә, бабайлар шөһрәтен сагъныр-сагынмас 4 », – дип яза. «Шүрәле» һәм «Каз- лар»га мәгънәдәш булган бу фикер Тукайның бу чорда инкыйраз турында ачынып уйлануын дәлилли. «Хасият» (1910) шигырендә дә шагыйрь туган халкын госманлы төрекләре, немецлар, яһүдләр, кытайлар, французлар һәм инглизләр белән чагыштырып, татарларның прогресстан арта калуы турында үзенчәлекле нәтиҗә ясый: Әгәр телгә төшә калса фыранцуз, Дибез: гаять һөнәрмәнд һәм дә җанлы». Арабызда сөйләнсә инглизләр, 1 Тукай Г. Актык тамчы яшь / Г. Тукай. Әсәрләр: биш томда. Т. 2. – Казан: Тат. кит. нәшр., 1985. – Б. 143. 2 Тукай Г. Тәрәддөд вә шөбһә / Г. Тукай. Әсәрләр: биш томда. Т. 2. – Казан: Тат. кит. нәшр., 1985. – Б. 7. 3 Тукай Г. Өзелгән өмид / Г. Тукай. Әсәрләр: биш томда. Т. 2. – Казан: Тат. кит. нәшр., 1985. – Б. 150. 4 Тукай Г. Яшьләр / Г. Тукай. Әсәрләр: биш томда. Т. 2. – Казан: Тат. кит. нәшр., 1985. – Б.133. 47
Дибез: «бик иҗтиһадлы һәм дә маллы». Ни дирсең, сүз татар тугърында булса? Табалмый сүз, диерсең: «ул сакаллы» 1 . Милләтнең аянычлы хәленә ирония белән яңгыраган соңгы юл Тукай- ның үткен телле сатирасының максаты туган халкының тормышында күбәеп киткән һәм һаман да арта баручы түбәнлектән, икейөзлелектән, вак нәрсә- ләргә вакыт сарыф итеп олы максатлардан тайпылуыннан ачы күз яшьләре аша көлү, аяусыз тәнкыйть ярдәме белән туры юлны күрсәтү икәнлеген аңла- та. «Яшен» журналында эшләп чарланган Тукайның утлы-камчылы теле бер- туктамый татар тормышындагы түбән һәм яман сыйфатларны фаш итте, ха- лыкның бер генә катлавы да Тукай сатирасыннан имин түгел иде. Шагыйрь мужикларның наданлыгыннан, муллаларның монафыйкълыгыннан, мөхәр- рирләрнең акчага сатылуыннан, милли интеллегенциянең тышкы ялтыра- выкларга төренеп, кәеф-сафа корып вакытын бушка уздыруыннан көлде. 1908 елда иҗат ителгән «Печән базары, яхуд Яңа Кисекбаш» поэмасы бу көлүнең гротеск дәрәҗәсенә күтәрелгән бер формасы иде. Татар тормышын-да яманлыкның яхшылык, фәхешлекнең изгелек, наданлыкның гыйлем итеп кабул ителә башлавы, чын ислами кыйммәтләрнең ялган бәһаләр белән алма- шынуы гадәттән тыш арттыру, күпертү – гипербола алымы ярдәмендә Тукай поэмасында сурәтләнеш тапты. Бу мидә йөзләп гыйнад  амбары бар, Бу мидә мең пот сыраның пары бар. Бу мидә бардыр җәһәләт  ун вагон, «Мин беләмлек» дәгъвасы – бер мең вагон. «Иске – изге» фикре бардыр ун келәт, «Һәр җәдит –кяфер» – егерме склад… 2 » 1 Тукай Г. Хасият / Г. Тукай. Әсәрләр: биш томда. Т. 2. – Казан: Тат. кит. нәшр., 1985. – Б.132.  Гыйнад –тискәрелек.  Җәһаләт – наданлык. 2 Тукай Г. Печән базары, яхуд Яңа Кисекбаш / Г. Тукай. Әсәрләр: биш томда. Т. 1. – Казан: Тат. кит. нәшр., 1985. – Б.265. 48
XX йөз башы татар җәмәгатьчелегендә тирән тамыр җәеп барган бу сыйфатлар шагыйрьне борчымый кала алмый иде, билгеле. Шул ук вакытта үз чорының татар җәмәгатьчелеге тарафыннан поэманың бик тә җылы кабул ителүе, «Йолдыз», «Әл-ислах», «Вакыт» кебек газеталарның әсәрнең басма- лары турында даими игъланнар биреп баруы анда күтәрелгән һәм үзләренең сатирик чишелешләрен тапкан проблемаларның типиклыкка дәгъва итүе ту- рында сөйли. Иҗатының соңгырак чорларында шагыйрь җәмгыятьтә сафлык югалуы, матди мәнфәгатьләрне өстен куюның күңел таплануына илтүе ха- кында әрнеп һәм ачынып сөйләде, аның тәнкыйте инде татар сәүдәгәрләре һәм ишаннарына гына түгел, гомумән милләт тормышына, аның яшәү рәве- шендәге хаталарга юнәлтелгән иде. Бер-берсе белән бик тә аваздаш булган «Тәләһһеф  » (1910) һәм «Әхлаксызлык» (1912) шигырьләрендә әдип инде гомумиләштерелгән «без»нең гамәлләреннән хәсрәтләнә. Мәлганәт  , пычрак вә ялган берлә тулган безнең эч; Бар начарлыктан, бозыклыктан гыйбарәт безнең эш. Шаккатабыз тышкы зинәтләр, киемнәргә карап; Җан сатабыз әллә нинди вак «тиеннәргә» карап. Керләнә өст-өстенә рух, һич хозур вөҗданга юк; Ни сәбәптән җир йөзендә тәнгә мунча – җанга юк?! 1 Шагыйрь әхлаксызлыкның, «рух керләнү»нең төп сәбәбе капиталистик системаның төп идеалы булган малга табынуда, акчаны яшәү максаты итеп алуда икәнлеген яхшы аңлый, иҗатының башында ук мондый ялган идеал- лардан йөз чөергән шагыйрьнең лирик герое күпчелекнең тормыш мәгънәсен байлыкта күрә башлавына кайгыра иде. Бик югартын күз салырга башладык әхлакка без, Кер күңелдә күплегеннән бармыйбыз ак якка без. Тик хәзер, йөз сумны урлап килгүче угъры кеби, Күз салабыз чын сүз әйтердән элек як-якка без.  Тәләһһеф – кайгыру, хәсрәтләнү.  Мәлганәт –түбәнлек, явызлык. 1 Тукай Г. Тәләһһеф / Г. Тукай. Әсәрләр: биш томда. Т. 2. – Казан: Тат. кит. нәшр., 1985. – Б.152. 49
Бер сүз әйтергә саранлансак гакыллы ярлыга, Гөл кеби сүзләр чәчәбез акчалы ахмакка без. 1 Шагыйрь иҗатында 1909 елда көчәя башлаган кайгы-хәсрәт мотивла- рының акрынлап алтынчы-сигезенче елларның куәтле шигъри сатирасын алыштыра баруы очраклы хәл түгел иде, әлбәттә. Тукайның лирик герое бу елларда «халык күңелен кузгату»ның, аның «иң нечкә кылларын тибрәтү»- нең яңа чараларын эзли һәм боларны «ачы хәсрәт көен көйләү»дә күрә иде. Билгеле, бу юмордан һәм сатирадан тулысынча баш тартуны белдермәде. Тик шулай да халык күңеленә тәэсир итеп, аны уңайга үзгәртүдә поэзиясе-нең алгы планына шагыйрь кайгы-хәсрәт темасын чыгарды. Әдип гавамга тә-эсир итүдә шигъриятнең уңай роленә ихлас ышана, поэзиясе белән «җиһанда гүзәл эз калдырып китәргә» омтыла иде. Аның лирик герое Тукайга гына хас бер вәкарь һәм горурлык белән: Озаттылар миңа кул төрле мәлгунь көч, кара көчләр, Теләп сүндермәгә күңлемдә янган изге йолдызны. Вәләкин сүнмәде ул: йолдызым якты, һаман нурлы; Гаҗәпме, юлга салса, ичмасам, бер данә юлсызны? 2 – дип курыкмыйча игълан итте. Лирик герое: «Минем гомерем караңгы төн. Кояшым һәм аем тугъ- мас 3 », – дип җырласа да Тукайның кайгы-хәсрәт поэзиясе пессимизм белән сугарылмаган, анда үзгә бер яктылык нуры һәрвакытта да бар, шагыйрьне дөнья ваклыкларыннан һәрвакытта да өстен тотучы бу нурның иманнан икәнлеге һәрдаим аңлашылып тора иде. Түкмә күз яшь: ярдәмеңдә һәр заманда Алла бар; Ал җәсарәт  , алга омтыл, һич ялыкмый алга бар! 4 – 1  Тукай Г. Әхлаксызлык / Г. Тукай. Әсәрләр: биш томда. Т. 2. – Казан: Тат. кит. нәшр., 1985. – Б.234. 2 Тукай Г. Күңел йолдызы / Г. Тукай. Әсәрләр: биш томда. Т. 2. – Казан: Тат. кит. нәшр., 1985. – Б.61. 3 Тукай Г. Күңел йолдызы / Г. Тукай. Әсәрләр: биш томда. Т. 2. – Казан: Тат. кит. нәшр., 1985. – Б.61.  Җәсарәт – батырлык, кыюлык. 4 Тукай Г. Киңәш / Г. Тукай. Әсәрләр: биш томда. Т. 2. – Казан: Тат. кит. нәшр., 1985. – Б.62. 50
дип яза ул 1909 елда «Киңәш» шигырендә. Шагыйрьдә бу иманның гомер азагына кадәр какшамавы «Даһигә» (1913) шигырендә дә күренә. Тукайның даһие биредә дә үзенә идеал итеп мәңгелек һәм бердәнбер булган хакыйкать- не ала, «мәңге төн күренгән дөньяны» яктырту өчен ныклык белән алга бара. Бу алгарышның юлында аны артка борылырга мәҗбүр итә торган дөньяның матди ваклыклары бар. Лирик герой даһигә шул ваклыклардан өстен калырга чакырып мөрәҗәгать итә, аны артка борылмаска өнди: Ялтырау күрдеңме артта? Ут түгел ул – алтын ул; Юк мөкаддәс нур да анда, юк җылылык – салкын ул. Изге юлны һәрвакыт алдап шулай кыскарта ул, Син сатылмассыңмы дип, фикрең үзенә тарта ул. Артка бакма даһием, идеал һаман да алда ул; Алга барганнарга тик табыла табылса – Алла ул! 1 Дөньяның караңгылыгына иман яктысы белән каршы торучы шагыйрь- нең иҗатында җан һәм аның үлемсезлеге, үлемнең бу дөнья чиге генә икән- леген аңлаудан туган ышаныч, тормыштагы авырлыкларның имтихан дөнья- сы өчен хас булган вакытлы күренешләр икәнлеген аңлау аша килә торган түземлек һәм сабырлык, гамәлләрең өчен җавап бирүнең котылгысызлыгын аңлаудан туган рухи камилләшү идеясе ярылып ята. «Бер мән» (1910) әсә- рендә шагыйрь лирик героеның дөньяга карашларының эволюциясен сурәт- ли, иманлы шәхеснең эчке дөньясында бара торган фикер көрәше аша ясаган нәтиҗәсен тәкъдим итә. Тормыш авырлыклары, кешеләрдән алдану, чын мә- хәббәтнең юклыгы, әлбәттә, кәефсезлек, дөньяга нәфрәт уята торган күре- нешләр. Шигырьнең беренче өлешендә автор лирик геройның нәкъ менә шундый кәеф белән сугарылган халәтен тасвирлый. Ул күңелендә кайчак ке- шеләргә нәфрәт уянуы, шул сәбәпле хәсрәткә төшүен сөйли. Сагыш-хәсрәт- кә баткан персонаж күңеленнән генә җиргә, күкләргә, йолдызларга, кеше- ләргә, ягъни бөтен дөньяга һөҗүм итә башлый, аларны инкарь итә. Өмидсезлек, усаллык, вәсвәсәләр 1 Тукай Г. Даһигә / Г. Тукай. Әсәрләр: биш томда. Т. 2. – Казан: Тат. кит. нәшр., 1985. – Б.266. 51
Зәгыйфь җанны теләләр һәм кисәләр 1 , – ди ул. Әсәрнең бу өлеше Тукайның иҗатында көчәеп баручы кайгы-хәсрәт мотивларының чыганакларын күрсәтә, боларның сәбәбе дөнья гаделсезлек- ләре икәнлеген раслый. Шактый гына дәрәҗәдә С. Рәмиевның романтик ге- роен хәтерләткән пересонаж үзенең өметсезлегендә катып калмый, акылын җыеп, дөньяга дикъкать белән карарга омтыла һәм анда күңеленең хисси ягын җылытырдай мәгънәләр эзли башлый. Әсәрнең беренче өлешенә кар- шылыкта торган икенче яртысында лирик герой җиһаннан «кодсият», ягъни изгелек табарга тырыша, бу эзләнүләре аңа дөньяның барлык пәйгамбәрләр- нең дә бишеге икәнлеген искәртә, ул гына да түгел, «барча әүлияның кабере дә шушы дөнья» икәнлеген исенә төшерә, ягъни дөнья газаплары һәм гадел- сезлекләренең вакытлы күренеш булуын таныта. Ләкин ярсыган һәм җаны өзгәләнгән лирик геройга болар гына җитеп бетми, ул «нәфрәт вәхшәтен һич ташлый алмый». Шундый чакта персонажга «күңеле мәхәббәт хисе белән тулган» бер кеше очрый, аның белән сөйләшеп утыру геройның күңеленә шифалы тәэсир ясый, ул элеккеге газаплардан, вәсвәсәләрдән арына башлый, боларның барысы да алдану һәм коткы гына икәнлегенә төшенә. Җанның рухи чистарыну халәтен шагыйрь менә ничек тасвирлый: Була җанга хозур бу утырышта, Сөйгән төсле канат берлән фәрештә. Менә шунда ачы яшьләр түгәм мин, Дәсисә  , вәсвәсәләрдән чыгам мин 2 . Соңгы строфада лирик герой өметсезлек белән сугарылган беренче ха- ләтенең шайтаннан, иблистән булуын әйтә, күңелнең романтик халәтенең вәсвәсә-коткы булуын таный, чистарынган күңелнең ләззәтле тибешен га- ләмнәр хуҗасының рәхмәте икәнлеген сөйли, ягъни: Тибәр күңелем моңарчы бер ләгыйнчә 1 Туай Г. Бер мән / Г. Тукай. Әсәрләр: биш томда. Т. 2. – Казан: Тат. кит. нәшр., 1985. – Б.139.  Дәсисә – алдау. 2 Тукай Г. Бер мән / Г. Тукай. Әсәрләр: биш томда. Т. 2. – Казан: Тат. кит. нәшр., 1985. – Б.140. 52
Тибәдер «рәхмәтән лил-галәмин»чә 1 «Бер мән» шигыре авторның иҗатындагы аяныч, өметсезлек мотивла- ры ишәеп китүнең бер сәбәбе даирәсендә ышанычлы, таяныч булырдай ке- шеләрнең азлыгында икәнлеген дәлилли, шагыйрь чынлыкта сер сыярдай, күңелне юатырдай шәхесләргә мохтаҗлык кичерә. Әмма Тукай шәхесе бер- кайчан да рухи деградация кичерми, фаҗигаи халәтендә пессимизмга бирел- ми, дөньяны ташлап китәрдәй дәрәҗәгә җитми. Дөнья авырлыкларына има- нын калкан иткән җанга үз-үзеңне үтерү кабул ителмәслек гамәл, катгый ты- елган нәрсә булып кала бирә. «Катиле нәфескә» (1910) шигырендә автор үзен үтереп дөньядан китүчене битәрли, мондый гамәлнең «үзеңне мәңгелек утка салу» икәнлеген искәртә, дөньяда күргән газапларда адәм баласының үз өле- ше дә зурлыгын, боларның барысының да җан бозыклыгыннан булуын ис- батлый, бу дөньяның чынлыкта «рухны ислах итү», ягъни төзәтү, камилләш- терү урыны икәнлеген сөйли. Шагыйрьнең ясаган нәтиҗәсе катгый һәм аяу- сыз: Кирәк черсен, кирәк торсын – ни ул тән? Чыдамсыз бер кием ул җанны өреткән! Әгәр син катле нәфситмичә  торсаң, Җаныңны изгелек белән тутырсаң, Ачар иде ходай бәхтеңне шаять, Ашыктың, эшләдең бик зур җинаять! Газап китми кабердә тән черүдән: Бүрек ташлап котылмыйлар бүредән! 2 Тукайның үлемгә һәм дөнья тереклегенә карашын белдергән мондый юллар иҗатында байтак кына. Совет чоры әдәбиятында алар, билгеле, игъти- барга алынмады, чөнки шагыйрьнең карашлары атеизм идеологиясе белән кискен каршылыкка керәләр, әдипне атеист итеп күрсәтергә комачаулыйлар иде. Шуңа да бу юллардан баш тартып булмаган очракларда аларны Тукай- 1 Тукай Г. Бер мән / Г. Тукай. Әсәрләр: биш томда. Т. 2. – Казан: Тат. кит. нәшр., 1985. – Б.140.  Катле нәфситмичә – үзеңнең үзең үтермичә. 2 Тукай Г. Катиле нәфескә / Г. Тукай. Әсәрләр: биш томда. Т. 2. – Казан: Тат. кит. нәшр., 1985. – Б.117. 53
ның йомшаклыгы, «толстойчы»лыгы белән аңлатырга тырыштылар, чынлык- та шагыйрь беркайчан да яшәү-үлем мәсьәләсендә атеистик позицияне сай- ламады, дәһрилек аның иҗаты өчен кабул ителмәслек һәм ят күренеш иде. Аның олы иҗат мирасында лирик геройның дөньяны тулысынча кире кагып, үзенә үлем теләгән бер генә шигыре бар, ләкин анда да автор ислами пози- циядә кала, үзеңне үзең үтерү ихтималлыгын кискен рәвештә кире кага, сәбә- бе: бу гамәлнең Аллаһ каршында зур җинаять, кичерелмәслек гөнаһ булуын- да. Лирик геройның мондый халәтен сурәтләгән шигырь «Читен хәл» (1911) дип атала. Шигырьнең персонажы – соң дәрәҗәдә тормыштан туйган шәхес, аның авырлыкларына бары тик иманын калкан итеп кенә түзеп тора: Каршыма чыкма, кояш, син, канлы тап! Ак кәфендәй син җәелмә өсткә, таң! Катле нәфситсәм, ходайдан куркамын, Ләкми чир, аурып та булмый ичмасам! 1 Күрәбез, лирик геройны үлем үзе түгел, үзеңә кул салуның Аллаһ тара- фыннан тыелган булуы куркыта. Тукай шәхесе исә гомеренең башыннан ахырына кадәр үлемгә тыныч каравы белән аерылып торды. «И, үлем! мин синдә бер хәсрәт вә бер шатлык күрәм 2 », – дип җырлады ул «Хәстә хәле» (1913) шигырендә үлеменә берничә генә ай вакыт калганда. Тукайның 1908-1913 еллар иҗат гомере тулысынча диярлек Казан бе- лән бәйләнгән. Татарның мәркәзеннән ул кыска вакытларга берничә тапкыр гына китеп тора. 1908 елда Галиәсгар Камалның чыкыруын кабул итеп Түбән Новгородтагы Мәкәрҗә ярминкәсенә, 1909 елда фабрикант Акчурин-нарга, 1911 елда Әстерханда С. Рәмиев янында, 1912 елда Уфада һәм Муса Бигиев чакыруы буенча Петербургта кунакта булуы һәм Троицкида берника-дәр вакыт кымыз эчеп дәвалануын искә алмаганда, шагыйрь кыска гомерендә озаклап башка урыннарда яшәргә һәм эшләргә өлгерми. Казандагы эшчәнле- ге аның башлыча «Яшен» һәм «Ялт-йолт» журналлары белән бәйле. Г. Камал бу турыда: «Яшен» туктагач, ул «Юл» көтепханәсе ияләреннән Әхмәт Ур- 1 Тукай Г. Читен хәл / Г. Тукай. Әсәрләр: биш томда. Т. 2. – Казан: Тат. кит. нәшр., 1985. – Б.183. 2 Тукай Г. Хәстә хәле / Г. Тукай. Әсәрләр: биш томда. Т. 2. – Казан: Тат. кит. нәшр., 1985. – Б.265. 54
манчиев тарафыннан чыгарыла торган «Ялт-йолт» журналында бер ялгызы эшли, мин тик ташка төшерү өчен карикатуралар гына эшләп бирә идем. Бу эш 1912 ел ахырларына кадәр барды» 1 ,– дип искә ала. Сатирик журналларда актив эшчәнлек алып барган Тукайның үткен теле, үз мәсләген дөрес дип табып, аннан чигенмәве, абруйлар алдында баш имәве тормышын авырайта. Шагыйрь өстен катлаулар арасында үзен тарлыкта хис итә, шунлыктан күп кенә сәяхәтләреннән күңеленә юаныч таба алмый, фабрикант Акчуриннарда һәм Петербургта кунакта булуы, мәсәлән, шагыйрь өчен матур истәлекләр булып калмый. Нәтиҗәдә әдип үзенең күп кенә катлаулар белән мөнәсәбә- тендә уңайсызлыклар, кайчакларда хәтта дошманлык та сизә. Аның 1912 ел иҗатында бу мөнәсәбәтләр аерым бер тема итеп күтәрелә. Әдип бу дошман- лыкларның сәбәбен яхшы аңлый. Асылда болар дөнья ваклыкларына кызык- маучы һәм баш имәүче шәхеснең матди мәнфәгатьләрен беренче планга куй- ган даирәләр белән конфликты иде. Бу конфликтның эчтәлеген шагыйрь «Ваксынмыйм» (1912) шигырендә сурәтли. Син үзеңчә изге эш эшлим дигәндә халкыңа, Әллә нинди былчырак баулар салалар гакълыңа: – Бу заман шундый заман, дип, бу вакыт мондый вакыт, Син үзеңне дөньяда безнеңчә йөрт, безнеңчә тот. 2 Ләкин шагыйрьнең лирик герое үз максатыннан чигенүчеләрдән түгел, ул үз тормышының мәгънәсен яхшы аңлаган принципиаль шәхес, ул тиз үтү- чән һәм вакытлы нәрсәләргә кызыкмый. Мин сыялмыйм андый шартлар, фани дөнья вакътына, Башны бөксәм – зур җинаятьтер олугъ җан хаккына. Ашкынам мин әбәд  бетмәс урынга, мәңгегә, Мәңгелеккә – мәңге рухлы, мәңге нурлы ямьлегә 3 . 1 Камал Г. Габдулла Тукай турында истәлек / Г. Тукай. Сайланма әсәрләр. – Казан: ТаРИХ, 2002. – Б.428. 2 Тукай Г. Ваксынмыйм / Г. Тукай. Әсәрләр: биш томда. Т. 2. – Казан: Тат. кит. нәшр., 1985. – Б.265.  Әбәд – мәңге 3 Тукай Г. Ваксынмыйм / Г. Тукай. Әсәрләр: биш томда. Т. 2. – Казан: Тат. кит. нәшр., 1985. – Б.265. 55
Тукайның күңел дөньясын, аның эчке кичерешләрен, тоткан мәсләген аңлауда «Дошманнар» (1912) шигыре дә ярдәмгә килә. Бу ике шигырьгә бер үк эчтәлек, бер үк төрле хисләр салынган. «Дошманнар»да да шагыйрь үз шигырьләренә хас булган һәм еш кына кабатлана торган алымны файдалан- ган: әсәрне структур яктан ике өлешле иткән. Беренче өлештә дошманнары- ның ваклыгын, көнчелеген, түбәнлеген тасвирлый. Лирик герой белән болар арасындагы конфликт мәңге чишелмәслек дәрәҗәдә. Икенче өлештә автор лирик геройның дошманнардан өстенлегенең сәбәпләрен ача, аның авыр- лыклардан, фани дөнья ваклыкларыннан өстен торучы шәхес икәнлеген күр- сәтә. Зур җаным сөйми җиһанны, чөнки бар дөнья фәна  ; Анда тормакка һәвәслек берлә ваклар мөбтәля  . Якты йөз белән алам каршы авырлык, ауруын; Чүпкә дә саймыйм  йөрәккә кап-кара кан саулуын 1 . Дошманнар темасы 1912-1913 еллар иҗатында актив үстерелә. Бер як- тан, шагыйрь дошманнарының тәнкыйтенә бирешмәүче көчле рухлы, иманы- на тугры шәхес булып калуын дәвам итә. Икенче яктан, әлеге шәхес дошман- нарының золымыннан нык интегә, алар аның иҗатына комачаулыйлар, мак- сатына бару юлында төрле авырлыклар тудыралар. «Интикадка мөтәгал- ликъ», ягъни «тәнкыйтькә бәйләнешле» (1912) шигырендә шагыйрь дош- маннары алдында үзенең өстенлегенең чын талантка ия булуында икәнлеген раслый. Фикерен иллюстрацияләү өчен ул кәгазьдән ясалган чәчәк белән чын чәчәкне чагыштыра, ясалма чәчәккә куркыныч булган яңгыр, чын чәчәк өчен шифа гына булачагын искәртә. Шул рәвешле үз шәхесенең дә тән-кыйтькә каршы тора алу сәләтен раслый. Ушбуның күк, куркыталмый чын талантны интикад  :  Фәна –бетә торган.  Мөбтялә – мавыгалар.  Саймыйм – санамыйм. 1 Тукай Г. Дошманнар / Г. Тукай. Әсәрләр: биш томда. Т. 2. – Казан: Тат. кит. нәшр., 1985. – Б.265.  Интикад – тәнкыйть. 56
Ник үзенә игътимады  һәм сүзенә – игътикад  . Тик китә кайчакта кәйфең, хакимең булса ишәк, Бер татарга ят, мәхәббәтсез күсәк һәм килмешәк! 1 Шагыйрь дошманнар белән милләт арасында принципиаль аермалык күрә, аның дошманнары – милләтнең дә дошманнары, ә туган халкы исә әдип өчен һаман да газиз һәм якын. Тукай шәхесе милләтен үзен үстерүче һәм тәрбияче итеп таный, бары тик туган халкыннан гына берникадәр күләм-дә иркә һәм наз күрүен әйтә: «Азрак үстерде сыйпап тик маңлаемнан миллә- тем». «Дошманнар» шигыреннән алынган бу юл шагыйрьнең милләтне дош- маннардан аерып куюын, ике арада кискен чик сызыгы үткәрүен күрсәтә. Әдип дошманнарның залимлеген, икейөзлелеген фаш итә, аның симпатиясе һәрвакытта да золым күрүче, изелүчеләр ягында. Мазлүмнарның хакларын хаклау, аларга теләктәшлек белдерү, изүчеләргә нәфрәт Тукайның лирик ге- роеның төп сыйфатларыннан. Лирик герой үзе дә золым астында интегә, көн- нәренең төн кебек булуы, кайгы-хәсрәт утында януы аның әнә шуннан. 1911 – 1913 еллар лирикасында төп эчтәлеге булып әверелгән залимнарга протест очраклы түгел иде, әлбәттә. Тукайның бу темага язган шигырьләрендә күп- челек очракта лирик герой белән автор тәңгәл килә, шагыйрьнең үз кичерешләрен җырлавы шик уятмый. Ак күгәрченне кулымнан алдылар, козгын биреп; Ак кирәк дип, пакъ кирәк дип күпме күз яшь түкмәдем! 2 .. – дигән юлларда Тукайның драмасы, шәхси бәхетсезлеге ята. Үләренә бик аз гына көннәр калгач иҗат ителгән «Кыйтга» шигыре әдипнең фаҗигасен та- гын бер тапкыр калку итеп куя, гомеренең хәсрәтле йомгагы, үкенечле финал булып яңгырый. Кайтмады үч, бетте көч, сынды кылыч – шул булды эш: Керләнеп беттем үзем, дөньяны пакьли алмадым 3 .  Игътимады – таянуы.  Игътикад – ышану. 1 Тукай Г. Интикадка мөтәгалликъ / Г. Тукай. Әсәрләр: биш томда. Т. 2. – Казан: Тат. кит. нәшр., 1985. – Б.240. 2 Тукай Г. Үтенеч / Г. Тукай. Әсәрләр: биш томда. Т. 2. – Казан: Тат. кит. нәшр., 1985. – Б.265. 3 Тукай Г. Кыйтга / Г. Тукай. Әсәрләр: биш томда. Т. 2. – Казан: Тат. кит. нәшр., 1985. – Б.270. 57
Рәшит Фәтхрахманов филология фәннәре кандидаты Тукайның 1911-1913 еллар иҗатында күренекле урынны алып торган темаларның берсе – өстен катлау белән түбән катлаулар арасындагы кон- трастны сурәтләү иде, билгеле. Шагыйрь симпатиясе, әйткәнебезчә, һәрва- кытта да мәзлүмнар ягында булды. «Чөнки өстенәрне, залимнарны яклый алмадым», – ди ул «Кыйтга»да үзе дә шәхси бәхетсезлекләрнең, өстенә ише- леп төшкән авырлыкларның сәбәбен танып. «Соңгы чор иҗаты өчен аеруча 58
характерлы сыйфат шул: 1909 – 10 елларда яралгы гына хәлендә булган со- циаль контрастлар темасы хәзер бөтен буена калкып чыга 1 », – ди бу турыда И. Нуруллин. «Сайфия» (1911), «Көзге җилләр», «Буран» (1912), «Авыл халкына ни җитми?» (1912) кебек әсәрләрдә шагыйрь ярлы-бай каршылыгын сурәтләде, халыкның авыр хәленә көенде һәм борчылды. Социаль контраст- лар «Сайфия»һәм «Көзге җилләр»дә аеруча калку сурәтләнде. «Сайфия»дә байның дачасын «мохтаҗ авыл»дагы җимерек өй каршына куеп сурәтләде, «Бай киенгән франт шикларча халык тиресе белән…» – дигән юлы белән, өстен катлауларның малы һәм ризыгы хәрам юл белән, рәхимсез эксплуата- ция нәтиҗәсендә табылган икәнлеген таныды. 1913 елның язында «Аң» жур- налында басылган иң соңгы шигырьләренең берсе булган «Толстой сүз- ләре»ндә дә капиталистик җәмгыятьтә байлык чыганагының рәнҗетелгән- нәрне талау икәнлеген әйтте, мондый малның иясенә җан тынычлыгы бир- мәве – шигырьнең төп идеясе иде. Җан тынычлыгы димә, булганга малда артыгың, Артык ул – алганга намәгълүм  гарибләр актыгын 2 . Тукайның фәкыйрьләрнең хәленә кызгану белән караган, мал ияләрен тәнкыйтьләү рухында язылган шигырьләрендә сыйнфый көрәш идеясе юк иде. Шагыйрь, гомумән, бай белән ярлы арасында катгый каршылык барын таныган хәлендә дә, һәркемнең фәкыйрьлек упкынына төшү мөмкинлеген белеп эш итте. Фәкыйрьләрне кызгану һәм мөмкинлек булганча ярдәм итү, өстен катлауларның намусын уяту – әсәрләрендә әдип куйган идея-максатлар нигездә шулар иде. Байлыкның мәңгелек түгел, матди мәнфәгатьләрне мак- сат итеп яшәүнең хаталы икәнлеген әдип яхшы аңлый иде. Абруй, дан һәм шөһрәткә кызыгулар, тәкәбберлек һәм горурлык кебек сыйфатлар да ша- гыйрь өчен ят булды. Дөньяның рәхәтлекләренә, өстенлекләренә, дөньяви ләззәтләргә югарыдан карау, аларның вакытлы күренеш икәнлеген аңлау, хәтта дөньяда яшәгән чагында ук адәм баласының хәле кискен үзгәрергә, 1 Нуруллин И. Габдулла Тукай. – Казан: Тат. кит. нәшр., 1979. – Б. 272.  Намәгълүм – билгесез. 2 Тукай Г. Толстой сүзләре / Г. Тукай. Әсәрләр: биш томда. Т. 2. – Казан: Тат. кит. нәшр., 1985. – Б.275. 59
шөһрәт һәм малларның бер көн эреп юкка чыгарга мөмкин икәнлеген аңлау Тукай табигате өчен даими булды. Әле Уральскийда чакта ук язган «Телән- че» (1907) дигән әсәрендә әдип кайчандыр зур маллар, кибетләр хуҗасы бул- ган, матур фәйтуннарда тройка атларда җилдергән бәндәнең сукыр картлы- гындагы аяныч хәлен тасвирлады, малга табынган җәмгыять әгъзаларының, кайчандыр карт янында биеп кенә йөргән кешеләрнең аны хәзерге хәлендә күрмичә узып китүләрен язды. Иҗат гомерен башлап кына килүче Тукайның шигырьдә ясаган нәтиҗәсе акчага табынучыларга ирония һәм сарказм белән сугарылган иде: Ә шулаймы? – Акча барда бар да дуст шул, бар да яр, Акча исе чыкмый торса, бар да яныңнан таяр! 1 1910 елгы иҗатында Тукай темага тагын бер кат әйләнеп кайтты. «Нә- сихәт» шигырендә теләнчеләргә хәерхаһлы булырга, аларның кешелеген тап- тамыйча сөйләшергә, хәл кадәренчә ярдәм итәргә чакырды, миһербансыз дөньяның кире ягына әйләнеп һәркемнең дә шул теләнче хәлендә калу ихти- маллыгын искәртте. Тукайның «Нәсихәт»е халык әхлагына нигезләнгән иде. Әйләнә, көпчәк кеби, байлык вә шөһрәт, мәртәбә: Син бүген бай, бәлки шәйтаннан да ярлы иртәгә! 2 – дип кисәтте әдип үз укучысын. Тукай үз шигырьләрендә игълан иткән әхла- кый принципларына үзе дә тугры калган риясыз зат, тормышка һәм кеше- ләргә карата садә карашлы шәхес була. Шагыйрьне яхшы белгән, аның белән дустанә аралашкан С. Сүнчәләй «Тукай турында истәлек»тә менә нәрсәләр яза: «Тукай бүлмәсендә төрле сыйныф кешеләрен очратырга мөмкин иде. Шулар арасында мөхәррирләр, журналистлар булып, кичләрдә бәгъзан сук- байлар да булгалый иде. Мәрхүм ул сукбайларга да әһәмият бирә иде. Мәсә- лән: бер сукбай интеллегент Тукайның әллә нәрсәсен (кечкенә көзгесенме) бүлмәсеннән эләктереп чыккан да икенче сукбайга саткан. Тукай ул әйберен 1 Тукай Г. Теләнче / Г. Тукай. Әсәрләр: биш томда. Т. 1. – Казан: Тат. кит. нәшр., 1985. – Б.146. 2 Тукай Г. Нәсихәт / Г. Тукай. Әсәрләр: биш томда. Т. 2. – Казан: Тат. кит. нәшр., 1985. – Б.92. 60
тегеләрдә күреп, кире сатып алган. Шул ук сукбай мәрхүмнең керләрен дә урлап саткан иде. Аның бу кыланышларын Тукай көлеп кенә сөйли иде» 1 . Коммунистик пропаганда тарафыннан Тукайның большевикларга якын торуына дәлил итеп китерелә торган «Хөрмәтле Хөсәен ядкяре» мәрсиясендә дә шагыйрь героеның сәяси карашларын түгел, ә бәлки гомумкешелек кыйм- мәтләренә корылган әхлагын, гуманизмын зурлады. Хөсәен Ямашевта ша- гыйрь чын кешедә үзе күрергә теләгән хәтсез күп сыйфатлар тапкан һәм ул сыйфатлар нигезендә нәкъ менә кешеләрне сыйнфый чыгышына бүлеп кара- мау, бәя биргәндә боларны искә алмау принцибы ята. Тукайны Ямашевның социалистлыгы түгел, олы җанлы, әүлияларга тиң кеше булуы тарта, аның вөҗдан һәм акыл кебек сыйфатларын югары бәяли. Мәрсиянең: «Көчле, көч- сез, ярлы бай булды һаман да бер аңар 2 », – дигән юлы персонаж белән ша- гыйрьнең үзен дә тиңләштерә, чөнки «Хөрмәтле Хөсәен ядкяре» артыннан ук килүче «Янә бер хатирәм» исемле дүртьюллыгында Тукай үзенең кешеләрне сыйныфларга бүлеп карамавын менә ничек сурәтли: Мин – кунакчыл бер җыручы, миндә – бар ярлы-гидай, Ханәмә яшьләр килә, һәм сәүдәгәр, бай угълы бай 3 . 1909-10 елларда Тукай балалар әдәбияты өлкәсендә актив эшли баш- лый. Бу елларда ул балалар өчен язылган үз әсәрләреннән төзелгән «Балалар күңеле» (1909) һәм «Күңелле сәхифәләр» (1910) исемле ике китап бастыра. Болардан тыш әле аның тезмә һәм чәчмә әсәрләрен туплаган «Яңа кыйраәт» (1909) исемле уку китабы һәм «Мәктәптә милли әдәбият дәресләре» исемле дәреслеге дә басыла. Соңгысында башка язучыларның балалар өчен язган талантлы әсәрләрен дә туплый. «Г. Тукай, татар әдәбиятында беренче була- рак, балалар аңларлык җиңел һәм матур телдә югары художестволы ши- гырьләр, әкиятләр һәм мәсәлләр язды, бу әсәрләре белән балаларда иң матур 1 Сүнчәләй С. Тукай турында истәлек / Г. Тукай. Сайланма әсәрләр. – Казан: ТаРИХ, 2002. – Б.444. 2 Тукай Г. / Хөрмәтле Хөсәен ядкяре / Г. Тукай. Әсәрләр: биш томда. Т. 2. – Казан: Тат. кит. нәшр., 1985. – Б.209. 3 Тукай Г. Янә бер хатирәм / Г. Тукай. Әсәрләр: биш томда. Т. 2. – Казан: Тат. кит. нәшр., 1985. – Б.209. 61
кешелек сыйфатлары тәрбияләүне максат итеп куйды 1 », – дип билгеләп үт- теләр шагыйрьнең бу өлкәдәге эшчәнлеген 1954 елда югары уку йортлары өчен төзелгән дәреслек-хрестоматия авторлары. Тукайның балалар өчен язган шигырьләре һәм әкиятләре, чәчмә әсәр- ләре яшь буында кешелеклелек, тырышлык, максатка омтылыш кебек сый- фатлар тәрбияләүне максат итеп куйдылар. «Эш» (1909), «Япон хикәясе» (1909), «Бәхетле бала» (1909), «Эш беткәч уйнарга ярый» (1909), «Имтияз ал- ган бала» (1910), «Кызыклы шәкерт» (1910), «Эшкә өндәү» (1911), «Сабит- нең укырга өйрәнүе» (1912), «Сабыйлар җыруы» (1912) кебек шигырьлә- рендә әдип белемгә омтылышны, мәгърифәтне зурлый, тырышлыкның уңышка илтүе турында сөйли. Син кояштан үрнәк алсаң, иҗтиһад итсәң һаман, Күп арасында кояш күк ялтырарсың бер заман! 2 – ди ул «Эш» шигырендә. Хайваннарга, үсемлекләргә, гомумән табигать дөньясына кешелекле мөнәсәбәт, гуманистик караш тәрбияләү Тукайның балалар өчен язган әсәр- ләрендә шулай ук мөһим урын алып тора. «Кошларга» (1909), «Кошчык» (1909), «Бала белән күбәләк» (1909), «Фатима белән сандугач» (1910), «Би- чара куян» (1910), «Күгәрчен» (1910) шигырьләре шундыйлардан. Тик гомерем бик кыска: Бары бер көн генә, – Бул яхшы, рәнҗетмә Һәм тимә син миңа 3 , – дигән юлларда авторның гуманистик идеясе ярылып ята. Балалар өчен языл- ган шигырьдә төп фикернең ачык булуы, аңлаешлылыгы принцибы Тукай шигърияте өчен төп принциплардан. Башкаларга золым кылу, көчсезләрне 1 Гайнуллин М. Х. һәм Вәзиева Җ. Г. Габдулла Тукай / Татар әдәбияты. XX йөз, I кисәк. – Казан: Таткниго- издат, 1954. – Б.433. 2 Тукай Г. Эш / Г. Тукай. Әсәрләр: биш томда. Т. 2. – Казан: Тат. кит. нәшр., 1985. – Б.48. 3 Тукай Г. Бала белән күбәләк / Г. Тукай. Әсәрләр: биш томда. Т. 2. – Казан: Тат. кит. нәшр., 1985. – Б.81. 62
рәнҗетү шагыйрьнең дидактик эчтәлекле балалар өчен иҗат ителгән әсәрләрендә дә тәнкыйть ителгән һәм сөелмәгән сыйфатлардан. Әдип хәтта зәгыйфьлек кебек бик үк уңай булмаган сыйфатны да залимлектән өстен куя («Күгәрчен»), көчсезләрнең тапкырлыгына һәм зирәклегенә дан җырлый («Кәҗә белән сарык»). Тукай әкиятләренә халык иҗатыннан килә торган көчсезнең көчлене җиңүе, финалда гаделлек тантана итүе хас. «Кәҗә белән сарык», «Шүрәле» кебек әкиятләрендә автор конфликтның юмористик план- да чишелешен тасвирлый, бала күңеленә сак карый, аны мондый очракларда ихтимал булган психологик травма-җәрәхәтләрдән имин итә. Шагыйрьнең ниндидер аерым дидактик максат куймаган әсәрләре дә хайваннар дөньясына җылы караш, игелекле мөнәсәбәт тәрбияләрлек итеп корылганнар. «Шаян песи», «Ялкау маэмай», «Гали белән кәҗә» шигырьләре шундыйлардан. Шагыйрь иҗатында табигать тасвирлары, пейзаж лирикасы, ел фасыл- лары турында мәгълүмат бирүче әсәрләр дә байтак. Аларда Тукайның бала- лар психологиясен нечкә белүе чагыла, балалар теле белән сөйли белү осталыгы күренә. Тукай җиде-сигез еллык иҗат гомерендә зур биеклекләргә иреште, та- тар шигъриятен яңа эчтәлек белән баетты, шигъри теленең камиллеге, фәл- сәфи фикерләвенең оригинальлеге, хисләренең ихласлылыгы таң калдырыр- лык югарылыкта иде. Әлбәттә, ул яулаган үрләрнең нигезендә иң беренче чи- ратта тумыштан килгән табигый талант ята иде. Тукай таланты татар әдәбия- тында моңарчы күрелмәгән вакыйга, дөнья әдәбиятларында да сирәк очрый торган күренеш булып чыкты. Ләкин чын асылташ яктылыгы белән балкы- сын өчен талантның чарлануы, шомаруы да таләп ителә иде. Гомер юлын иҗтиһад, армый-талмый туган халкыңа хезмәт итү дип санаган әдип үзенең элгәрләре булган көнчыгыш әдәбиятын да, рус әдәбиятын да җентекләп өй- рәнде, шагыйрьнең поэтик теле, камил шигъри формасы төрле әдәби йогын- тылар нәтиҗәсендә формалашты, эчтәлек һәм хис белән баеды, үзенә генә хас әдәби бизәкләр белән тулыланды, Тукай шигъриятенең оригинальлеге төрле катламдагы йогынтылар аша үсеп чыкты. Иҗатының башлангыч чо-рында ул, 63
әлбәттә, үзенең элгәре булган әдипләргә ияреп, Көнчыгыш әдәбия-тының традицияләрен дәвам иттерде. Бу традицияләр яшь Тукайның шигъри телендә дә, форма һәм эчтәлек юнәлешендә дә ачык чагылалар иде. «Г. Ту-кайның беренче әсәрләре үзенең стиле буенча борынгы төркигә туры килә. Тукай, татар теленең байлыгын үзләштерү юлы белән барып, табигый рә-вештә күбрәк таралган телгә иярергә тиеш иде. Яшь шагыйрьнең ул вакытта нык таралган төркигә иярүе аның әдәби нигезенең киңлеген дә, зурлыгын да күрсәтә», 1 – дип билгеләп үтә бу турыда Р. Бикмөхәммәтов. Халык иҗаты, халыкчанлык әдипнең иҗатына куәтле тәэсир ясаган икенче төп йогынты иде. Шагыйрь беркайчан да фольклорга, халык авыз иҗатына битараф бул- мады, кечкенәдән халык җырларын тыңлап һәм җырлап үсте, соңыннан, 1907 еллардан башлап, үз иҗатында халыкчан мотивларны киң файдаланды, тел- стиль чаралары һәм шигырь төзелеше өлкәсендә дә татар җырының шифалы тәэсире Тукайда торган саен көчлерәк сизелә бара иде. Әдип фольклорны максат куеп өйрәнгән сизгер күңелле белгечләрдән иде. Аның «Шигырьләре- без» (1907) кебек мәкаләсе, «Халык әдәбияты»(1908) исемле киң мәгълүм лекциясе шул хакта сөйли. «Безнең татарларның шигырь сөйли торган бәхер- ләре  гаять гүзәлдер 2 », – дип бәя бирә туган халкында кулланыла торган ши- гырь үлчәменә. Тукай халык җырларының яңа татар әдәбиятына нигез була- чагына нык ышана һәм үз иҗатында да шул халыкчан әдәбиятны үстерү юнәлешендә максатчан эш алып бара. «Халык җырлары безнең киләчәктә мәйданга киләчәк әдәбиятымызга, бер дә шөбһәсез, нигез булачактыр. Рус- ларның Пушкин вә Кольцов кеби иң зур шагыйрьләре дә, халык җырларына тәкълид итеп, бертөрле «искусственныя песни», ягъни «сонгый җырлар» яз- дылар. Болай халык җырларына тәкълид итеп язган шигырь, тәкълид итмичә язылган шигырьләрдән хис, мәгънә, тасвир ягыннан һич тә ким булмавы өс- тенә, халыкның үз көе, үз вәзене, үз формасы илә язылганга, халык күңеленә 1 Бикмөхәммәтов Р. Милли әдәби тел / Р. Бикмөхәммәтов. Поэзиябезнең сулмас чәчәкләре. – Казан: Тат. кит. нәшр., 1960. – Б. 57  Бәхер – үлчәм 2 Тукай Г. Шигырьләребез. / Г. Тукай. Сайланма әсәрләр. – Казан: ТаРИХ, 2002. – Б.223. 64
бигрәк гүзәл тәэсир итә вә урынлашадыр 1 », – ди ул «Халык әдәбияты» лек- циясендә. Шагыйрь иҗатында халык җырларының турыдан-туры йогынтысы да, стиль-мотив өлкәсендәге нечкә тәэсире дә, халык авыз иҗатыннан килеп кергән сюжет-эчтәлекләр дә күзәтелә һәм табыла. Шагыйрь бу юнәлештәге эшчәнлегендә XIX йөзнең мәшһүр рус әдипләре Пушкин, Лермонтов, Коль- цов, Майковлардан үрнәк алды. Аеруча Пушкин һәм Лермонтовның тәэсире һәм йогынтысы Тукайда калку булып күренеп тора. Иҗатының башында ук: «Пушкин илә Лермонтовтан үрнәк алам 2 », – дип җырлаган шагыйрь үз иҗа- тында бу бөек рус шагыйрьләренең мотивларын, идеяләрен, эстетик караш- ларын актив файдаланды. Ләкин шагыйрь, бөек талантларга хас булганча, рус әдипләренә ияреп язган әсәрләрендә дә оригиналь булып кала белде, эч-тәлек һәм мотивлар уртаклыгы ярылып яткан очракларда да, Тукайга гына хас үзенәлекләрен, халыкчан милли төсмерләрнең саклануына иреште. Фәл-сәфи фикерләүдә, тормышка карашлар өлкәсендә Тукайның остазларыннан берсе бөек рус язучысы Л. Толстой иде. 1910 елда бу мәшһүр әдипнең үлеме-нә атап шагыйрь «Мөбәрәк тәсбих өзелде» исемле нәсерен иҗат итте, Толс- тойны күренекле рус язучыларының имамы, ягъни лидеры итеп бәяләде. 1913 елда үләренә берничә генә ай, хәтта көннәр калганда, шагыйрь рус әди-бенең кайбер фикерләрен шигъри формада яңгыратты, «Тостой сүзләре», «Толстой фикере» дип исемләнгән берничә оригиналь шигырь язды. Ике әдип арасындагы рухи кардәшлек, идея якынлыгының мисалы булып әверел-гән бу әсәрләр Тукай иҗатында иң күренекле урыннарны алып торалар. Го-мумән, Тукай рус әдәбиятын яхшы белә. Үз иҗатында ул Пушкин, Лермон-тов, Жуковский, Дмитриев, Кольцов, Некрасов, Плещеев, Майков, Тютчев, Ушинский, Крылов, Суриков кебек унсигезенче-унтугызынчы йөз рус әдип- ләренең әсәрләрен иркен файдалана: кайсын тәрҗемә итә, кайсының мотив- ларыннан файдаланып оригиналь әсәрләр яза, кайсының идеяләрен үз шигъ- 1 Тукай Г. Халык әдәбияты. / Г. Тукай. Сайланма әсәрләр. – Казан: ТаРИХ, 2002. – Б.264. 2 Тукай Г. Бер татар шагыйренең сүзләре. / Г. Тукай. Әсәрләр: биш томда. Т. 1. – Казан: Тат. кит. нәшр., 1985. – Б.176. 65
риятендә, прозасында яисә публицистикасында тагын да калкурак итеп ча- гылдыра. Рус әдәбияты аша Тукай иҗатына Европа әдипләренең мотивлары үтеп керә: Һейне, Шиллер кебек европалы даһиларның фикер-омтылышлары шигырь юлларында яңгырап китә. Тукай һәм башка кайбер татар әдип- ләренең оригиналь әсәрләрендә Борынгы һәм Урта гасырларда ук иҗат иткән европалы әдипләр белән уртак мотивларның яңгырап китүен үз вакытында М. Мәһдиев әдәби охшашлыклар дип атаган иде. Мондый охшашлыкларның бер-берсен белмәгән һәм укымаган авторларда да еш кына күзәтелүе иҗат процессы өчен ят нәрсә түгел. Бу егерменче гасырның урталарында һәм ахырларында иҗат иткән авторларда да очраштыргалый. М. Мәһдиев шун- дый охшашлыкларга мисал итеп Гомерның «Одиссея» сындагы бер күре- нешнең Тукай «Шүрәле»сендәге Былтыр хәйләсе белән аваздаш булуын ми- сал итеп китерә: «Полифемның сыңар күзен сукырайткач, Одиссей да аңа исемен «Никто» дип әйтә. Һәм нәкъ «Шүрәле»дәгечә: Гыйфрит кычкырып иптәшләрен чакыра», 1 – ди ул. М. Мәһдиев Борынгы Рим шагыйре Овидий- ның «Кайгылы элигияләре» белән Тукайның «Теләнче»се, «Һәркемнең ашыйсы килә» шигыре белән Вергилийның «Буколики» әсәре арасында да шундый охшашлыклар күрә. «…борынгы Рим шагыйрьләре дә, Тукай да иҗ- тимагый-политик стройның гаделсезлеген, берәүләрнең рәхәт яшәве өчен икенчеләренең рәхимсез рәвештә корбан ителүләрен күреп, аңлап яшәгән- нәр. Борынгы Рим империясендә акчага табыну, әхлак бозыклыгы җәмгыять- не ничек черетсә, Тукайны чолгап алган мохиттә дә шул ук хәл булган, Ту-кай үз гомерендә Овидий, Вергилий, Плавт һәм башкаларны укыганмы? Юк-тыр, әлбәттә. Ләкин аның поэзиясендә Рим әдипләре иҗатында моннан ике мең еллар элек яңгырап алган моң, иҗтимагый мотивлар тавыш бирә» 2 , – ди бу хакта галим. 1 Мәһдиев М. Әдәби багланышлар һәм аларның формалары / М. Мәһдиев. Әдәбият һәм чынбарлык. – Казан: Тат. кит. нәшр., 1987. –Б. 173. 2 Мәһдиев М. Әдәби багланышлар һәм аларның формалары / М. Мәһдиев. Әдәбият һәм чынбарлык. – Казан: Тат. кит. нәшр., 1987. –Б. 174. 66
Үзенең Пушкин һәм Лермонтовтан «икътибас  итү»ен горурланып яз- ган, «Мокътәбислектә  Жуковский – зур остазым минем 1 », – дип белдергән Тукайның үзеннән соң килгән әдипләргә йогынтысы да куәтле һәм зур иде. Бу йогынты татар әдәбияты белән генә чикләнеп калмады, казакъ, үзбәк, та- җик һәм әзәрбайҗан, кыргыз һәм төрекмән, чуваш һәм башка төрки халык- лар әдәбиятларының иң күренекле вәкилләре шагыйрьне үзләренең остазы итеп таныдылар, Тукай шигърияте рус һәм башка славян халыклары теллә- рендә дә яңгыраш тапты һәм югары бәяләнде, Европа телләренә тәрҗемә ителде. Тукайның үзеннән соңгы әдипләргә йогынтысын күренекле татар ша- гыйре С. Хәким бөтен кырны бертигез яктырткан яшен белән тиңләде: Бер татарда ничә йөзләп шагыйрь, Һәр шагыйрьне истә тот аерым; Кайта идем уйлап мин шуларга Йогынтысын бөек Тукайның, Яшен кырны яктыртты шул вакыт, Күренеп китте юлда ат кабат, Күренеп китте басу уртасында Карт карама белән карт нарат 2 . Йөз еллык чор артта калгач, Тукай иҗатына вакыт тарафыннан бирел- гән обьектив бәя аның иҗатының туган халкы язмышыннан аерылгысыз бу- луын раслады: татар халкы һәм аның әдәбияты яшәгәндә шагыйрьнең иҗаты онытылгысыз һәм кадерле. Егерменче йөз башында, иҗатының дөрләп ка- бынган бер мизгелендә, шагыйрьгә ачы тәнкыйть ишетергә, үз иҗаты хакын- да барган дискуссияләрнең шаһите булырга да туры килгән иде. Шагыйрь иҗатына иң беренче бәяләр матбугатта 1908 елда күренә башлый. «Волжско- Камская речь» газетасында А. Пинкевич «Очерки новейшей татарской лите-  Икътибас – файдаланып язу.  Мокътәбислектә – ияреп язуда. 1 Тукай Г. Кыйтга. / Г. Тукай. Әсәрләр: биш томда. Т. 2. – Казан: Тат. кит. нәшр., 1985. – Б.276. 2 Хәким С. Бер татарда ничә йөзләп шагыйрь… / С. Хәким. Сайланма әсәрләр: ике томда. Т. 2. – Казан: Тат. кит. нәшр., 1986. – Б. 109. 67
ратуры» исемле хезмәтендә Тукайга нигездә уңай бәя бирә. Бу бәя русча чы- гучы газеталарда берникадәр күләмдә дискуссия башлануга да сәбәп була. Пинкевич язмасыннан соң озак та үтми «Волжский листок» газетасының 1908 ел 10 июнь санында Касыйм Уралецның «О татарских поэтах» дигән мәкаләсе Тукай иҗатына тискәре карашлар уздыра, беренче язманың авто- рын татар әдәбиятын белмәүдә гаепли. Бу мәкаләгә җавап 18 июньдә үк пәй- да була, «Невежство или глупость» исемле язмада «Татарин» тәхәллүсе бе- лән бер автор Касыйм Уралецны тәнкыйтьли, А. Пинкевич карашларын як- лый. Шагыйрьнең оппонентлары нигездә аны Пушкин һәм Лермонтовка ия- рүдә гаепләргә, бары тик тәрҗемәче генә дип аның шагыйрьлек абруен түбә- нәйтергә омтылалар. Шул ук чорда «Чүкеч» журналының 50 нче санында (1908 ел, 21 июнь) З. Бәширинең «Мөтәрҗим шагыйрь» исемле шигыре ба- сыла. Бәшири дә Тукайны Пушкин һәм Лермонтов шигырьләрен файдалану- да гаепли, аның талантын киметеп күрсәтергә омтыла. Әдип мондый гаеп- ләүләргә үзенең ике шигыре белән җавап бирә. Берсе, «Яшен» журналының 1909 елгы 7 нче (2 март) санында басылган «Сәфилгә каршы язарга теләгән каләмгә» дип аталган әсәр. Биредә шагыйрь вөҗдансыз кеше белән чуалуны түбәнлеккә санавын белдерә, «югары нәрсәләр» турында язуны каләменең максаты итеп алуы хакында игълан итә. Тукай үзе исән вакытта бастырма-ган «Җавап» шигыре исә Бәширигә сарказм һәм үтергеч сатира булып яңгы-рый. Шигырьнең язылу датасы төгәл билгеле түгел, «Мөтәрҗим шагыйрьгә» әсәренә нисбәтле булу ягыннан аны 1908 ел иҗатына кертеп карыйлар. Шигъре Лермонтов вә Пушкин – олугъ саф диңгез ул, Хәзрәти Пушкин вә Лермонтов, Тукай – өч йолдыз ул. Син дә шул диңгез ярында, и агу йоткан көчек! Телләрең сузган буласың, – җитми, җитми, кит күчеп. Кит хәзер, ләкин китәрдә сал колак бу сүзгә бер: Барчы, эт, гомрең буе шул күктә өч йолдызга өр! 1 1 Тукай Г. Җавап. / Г. Тукай. Әсәрләр: биш томда. Т. 1. – Казан: Тат. кит. нәшр., 1985. – Б.283. 68
«Җавап»та шагыйрьнең үз талантының бөеклегенә ышануы, вәкарьле Тукайның үз иҗатына биргән чын бәясе ярылып ята. Ләкин бу тәкәбберлек түгел иде. Әдип беркайчан да үз таланты белән масаймады, чөнки аның чыга- нагы кайдан икәнлеген белә иде. Язучы һәм гарәп мәдәнияте тарихы белгече Шәһер Шәрәф үзенең истәлекләрендә бу хакта менә нәрсәләр ди: «Тукай үзенең, табган  , шагыйрь булып яратылуына, үзендә шагыйрьлек таланты фәүкыльгадә  куәтле булуына нык иманлы иде… …Соңра шул сүзләрне гыйләвә итте  : «Мин шагыйрьлекне күп иҗти- һад итеп, күп вакытлар сарыф итеп тәхсил иткәнем  юк. Бу шагыйрьлек миңа Аллаһ тарафыннан бирелгән бер куәт. Шунлыктан аның берлә мактанырга хакым юк», – диде. 1 » Тукай объектив тәнкыйтьнең мөһимлеген аңлаган зыялы шәхес булды. 1907 елда Уральскийдан Казанга килгәндә үк ул үзенең мәшһүр «Тәнкыйть кирәкле шәйдер» исемле хезмәтен матбугатка тәкъдим итте. Әдәби тән- кыйтьнең зарурлыгын һәм мөһимлеген дәлилләгән бу мәкаләсендә шагыйрь тәнкыйтьчегә зур таләпләр куя, аның тәҗрибәле, гыйлемле, әхлаклы шәхес булуын алга чыгара, шәхси файда, шәхси мөнәсәбәтләрдән тәнкыйтьченең ерак торуы тиешлеген дәлилли. «Ләкин тәнкыйть итүченең дә кем очрады шул булуы тагы ярамыйдыр. Мөнтәкыйд булыр өчен, әлбәттә, үзләре дә әдә- бият галәмендә күп ат уйнаткан тәҗрибәле һәм әхлаклы адәм булуы матлуб- тыр  . Юк исә, бер гаразы шәхси  илә тәнкыйть итүчеләр күптер. Нә исә, тәнкыйть – кирәкле вә лөзүмле  бер шәйдер. Әфкяре гомуми  берлә уйнарга ярамый» 2 , – диде ул. Тукайның башка әдипләр иҗатына нәкъ менә шул принциплардын чыгып язган тәнкыйть мәкаләләре дә мәгълүм.  Табган – табигый рәвештә.  Фәкыльгадә – гадәттән тыш  Гыйләвә ите – кушты, өстәде.  Тәхсил итү – хасил итү 1 Шәрәф Ш. Габдулла Тукай хакында бәгъзе истәлекләрем. / Тукай турында замандашлары. – Казан: Тат. кит. нәшр., 1986. – Б. 106.  Матлубтыр – таләп ителәдер.  Гаразы шәхси – шәхси файданы күздә тоту.  Лөзүмле – тиешле.  Әфкяре гомуми –гомум (җәмәгать) фикере. 2 Тукай Г. Тәнкыйть – кирәкле шәйдер. / Г. Тукай. Сайланма әсәрләр. – Казан: ТаРИХ, 2002. – Б. 235. 69
Аерым алганда, ул «Шигырьләребез» (1907) мәкаләсендә Г. Кандалый, Суфи Аллаһыяр, Утыз Имәни, Мифтахетдин Акмуллаларның иҗатын тәнкыйди күзлектән тикшереп чыкты. Шагыйрь татар әдәбиятының зур булуын, бөек- леген тели иде. «Безнең милләт тә Пушкиннарга, граф Лев Толстойларга, Лермонтовларга мохтаҗ» 1 , –дип игълан итткән иде ул 1906 елда ук. Шушы риясыз теләкләре һәм омтылышлары белән канатланган яшь шагыйрьнең үзенең дә замандашларына таләпләрне зурдан куеп, аларны кайнар тәнкыйть утына тоткан очраклары аз булмады. Ләкин асылда әдип изге теләкле тән- кыйтьче, хәерле ниятле остаз иде. Бу хакта аның замандаш шагыйрьләргә, иҗатташларына язган хатлары сөйли. Тукай барыннан да бигрәк үз иҗатының, үз шәхесенең тәнкыйтьчесе иде. «Һич риза булмыйм үземнән язганымнан соңра мин: Һәр заман күз ал- дыма кимлек вә ноксаным килә 2 », – дип язган шагыйрь иҗатына зур таләп- ләр куеп караучылардан иде. Анда һәрвакытта да талантының зурлыгын аң- лау белән бергә иҗатының һәм шәхесенең кимчелекләрен камчылау янәшә йөрде. 1913 елның 14 мартында, үләренә санаулы көннәр генә калган бер ва- кытта әдип үзенең иң соңгы мәкаләсен язды. Ул үткән тормышына һәм иҗа- тына борылып карап, аяусыз нәтиҗә ясады. Бары тик көчле шәхесләр һәм тәүбә әһле мөселман гына ясый ала торган бу нәтиҗә Тукайның совет чоры биографларын гел аптырашта калдырып килде. «Уянгач беренче эшем» дип аталган бу язма үлеме якынлашканын яхшы тойган һәм моның котылгысыз икәнлеген аңлаган Тукайның ихлас тәүбәсе, үзенең хаталарыннан арынып, чистарынып үлемне каршыларга әзерлеге иде. «1913 ел, мин менә уяндым. Инде мәңге йокламаска дип уяндым… … Күрдем. Атланганым ишәк икән. Үзем бер җүләр вә фитрәтем  җи- һанга килмешәк икән. Чыннарым ялган, суларым төтен икән, «мәгъсум»нә- рем бер җәһәннәмгә дип өйгән утын икән» 3 . 1 Тукай Г. Хиссияте миллия. / Г. Тукай. Әсәрләр: биш томда. Т. 3. – Казан: Тат. кит. нәшр., 1985. – Б. 186. 2 Тукай Г. Тәрәддөд вә вә шөбһә. / Г. Тукай. Әсәрләр: биш томда. Т. 2. – Казан: Тат. кит. нәшр., 1985. – Б. 8.  Фитърәт – яратылыш. 3 Тукай Г. Уянгач беренче эшем. / Г. Тукай. Сайланма әсәрләр. – Казан: ТаРИХ, 2002. – Б. 285. 70
Контексттан аерып караганда, бу юллар, әлбәттә, бөтен тулылыгы бе- лән аңлашылып җитмиләр. Тукай иң беренче чиратта үзенең иҗатындагы кимчелекле әсәрләре өчен тәүбә итә, үзенең яңа төзеләчәк җыентыгына мон- дый әсәрләрен кертмәскә вәгъдә бирә. Шагыйрьнең дөньяга карашлары як- тылыгында караганда, әлеге язманың мәгънәсе тагын да киңәя төшә. Аның нигезендә эчкерсез тәүбә идеясе ярылып ята. Мөселманның тәүбәсе һич тә өметсезлек түгел, киресенчә, ярлыкау өмет итеп Аллаһка сыену ул. Әдип «ярты төш мисалендә»ге тормышына, иҗатына йомгак ясый. «Уянгач берен- че эшем» белән бер чорда ук язылган һәм басылган «Тәфсирме? Тәрҗемә- ме?» шигыре мәкаләнең эчтәлеген тагын да баета, шагыйрьнең гомер азагын тыныч күңел белән каршылавы турында хәбәр итә. «Уяну» сүзенең киң метафорик мәгънәсе дә яхшырак аңлашыла башлый. Шагыйрь иман һәм тәү- бәнең адәм баласы өчен бердәнбер тынычлык һәм өмет чыганагы икәнлеген яхшы белә һәм аңлый: Мәккәдә ачты бүген якты иманга баб  ходай, Ярлыкау эстә, шөкер ит, тәүбә кыйл, тәүваб  ходай! 1 Әлеге юллар тормышка юлны мөселман буларак башлаган Тукай шәхе- сенең үлемен дә иман белән каршы алганын дәлиллиләр. Тукай иҗатына Г. Ибраһимовның мөнәсәбәте дә кызыклы иде. 1910 ел- га кадәр бу зур татар әдибе нигездә Тукай талантына, иҗатына, аның шигъ- риятенә нигездә уңай мөнәсәбәт саклады. Ләкин шәхси мөнәсәбәтләрнең төрле сәбәпләр аркасында катлаулануы бу ике талант арасында конфликт ки- тереп чыгарды, сәламәт булмаган тәнкыйтькә юл ачты. Г. Ибраһимовның әдәбиятка һәм сәнгатькә булган үзенчәлекле карашлары белән кушылып әле- ге конфликт аның Тукай иҗатына мөнәсәбәтле тәнкыйди язмаларында субь- ективизмның алгы планга чыгуына китерде. Бу аеруча язучының «Татар ша- гыйрьләре» (1913) һәм «Талант трагедиясе» исемле хезмәтләрендә ачык ча- гылды. Г. Ибраһимов Тукайны ачыла алмаган талантка тиңләве, иҗаты тиеш-  Баб – ишек.  Тәүваб – тәүбәләрне кабул итүче, ярлыкаучы. 1 Тукай Г. Тәфсирме? Тәрҗемәме? / Г. Тукай. Әсәрләр: биш томда. Т. 2. – Казан: Тат. кит. нәшр., 1985. – Б. 273. 71
ле югарылыкка күтәрелә алмый калган шәхес дип бәяләве белән хакыйкать- тән ерак тора иде, әлбәттә. «Тукай бер өмид иде. Без аңардан бер нәрсә, бер Тукай көтә идек, ләкин алдандык. Ул Тукай була ала иде, әмма вакыйгъда була алмады 1 », – дип язган юллары белән бөек татар язучысы үзенең шәхси антипатиясе белән сугарылган субьектив бәясендә нык ялгыша иде. Ибра- һимовның шагыйрьгә мөнәсәбәтле карашлары замандашлары тарафыннан да, аннан соңгы чорларда да кире кагылды һәм тәнкыйтьләнде. Тукай иҗатының вакыт сынавын уңышлы үтүе үзе үк аның рәхимсез тәнкыйтьчесенең хатала- нуы хакында сөйли иде. Бөек шагыйрьнең үлеме әдәби җәмәгатьчелек тара- фыннан да, гомухалык тарафыннан да олы фаҗига, тиңсез югалту буларак бәяләнде. Тукай үлеменә бер ел тулган көннәрдә Гаяз Исхакый әдипнең тор- мышын милли фаҗигага тиңләп, шул ук вакытта иҗатының тиңсез зурлыгын бәяләп: «Тукайны табигать безгә эшләнмәгән, халис көенчә бирде. Татар тормышы шул чын алмазны үзендә бар бөтен куәте берлә ялтыратырлык итеп кырлый-сырлый белдеме? Татарның аңлы кыйсеме шул алмазның уры-ны милләтнең йөрәге тибә торган кадерле җирдә икәнен аңлап, аны урынына куя белдеме? Татар милләте табигатьнең шул зур куәтеннән кирәк кадәре файдалана алдымы?...», – дип кискен сорау куйды һәм шунда ук: «Табигать- нең биргән алмазыны кырлый-сырлый алмадык, аның төрле төстә уйный торган нурын ялтыратырлык вазгыять бирә алмадык, аны алмаз көенчә җиргә күмдек» 2 , – дип җавап та бирә. Исхакый шагыйрьнең фаҗигасен аның ятим- легендә, ялгызлыгында, үзе сөйгән кызның йөрәк җылысын тоеп яши алма- вында күрде. Әмма бөек язучы бу фаҗигадә аерым бер шәхесне гаепләү та- рафдары түгел: «Бу фаҗигадә гаеп кенә бар, гаепле юк. Гаепле булса – татар- ның бөтен тормышы, бөтен тормышының китеше…» 3 , – дигән нәтиҗәгә килә. Икенче бер язмасында Исхакый шагыйрьне үз чоры һәм киләчәк бу- ыннар алдында бәяләү мәсьәләсен кискен итеп куя: «Иң әүвәл шуны утыр- тып куярга кирәк: Тукай безгә кем иде вә аны хәзер үсәчәк буынга кем итте- 1 Ибраһимов Г. Талант трагедиясе. / Г. Тукай. Сайланма әсәрләр. – Казан: ТаРИХ, 2002. – Б. 393. 2 Исхакый Г. Милли фаҗига / Г. Тукай. Сайланма әсәрләр. – Казан: ТаРИХ, 2002. – Б. 380-382. 3 Шунда ук. 72
реп күрсәтергә кирәк? Бу сөальләрнең һәммәсенә дә татар матбугаты әфкәр гомумиясе бик ачык җавап бирде. Тукай безнең олуг милли шагыйремез иде. Тукай – безнең иске тормышның черегән чүбе өстенә үскән матур чәчәгемез иде. Тукай – безнең мәктәп баларымыз өчен, яшь буыныбыз өчен милли бер каһарманымыз. Тукай – безнең киләчәктә татар әдәбияты салына торган таза бер нигеземез» 1 «Ике йөз елдан соң инкыйраз»ның авторы үзенең бу бәясе белән объектив рәвештә хаклы иде, әлбәттә. 1914 елда язылган бу юллардан соң Тукай иҗатына багышланган йөзләрчә гыйльми хезмәтләр, мәкаләләр, публицистик язмалар дөнья күрде. Шагыйрьнең бөеклеге, кабатланмаслыгы элекке СССР киңлекләрендә дә, мөһәҗирлектәге татарлар яшәгән башка ил- ләрдә дә бердәй танылды, җыентыклары үткән гасырның утызынчы елла- рыннан башлап бүгенге көнгәчә Япония мәркәзе Токиода, Кытайдагы Хар- бинда, Финляндия башкаласы Хелсинкида, Төркиядә һәм башка илләрдә нә- шер ителә, эмиграциядәге татарлар тарафыннан чыгарылган «Яңа милли юл», «Казан», «Азат Ватан» журналлары шагыйрь иҗатына һәм аның хакын-дагы язмаларга киң урын бирәләр, Тукай поляк, француз, алман, гарәп тел-ләрендә тәрҗемәдә яңгырый, аңа багышлап шигырьләр һәм сәхнә әсәрләре иҗат ителә. Татарларның тарихи ватаны булган элекке СССР киңлекләрендә дә шагыйрь иҗаты төрле телләргә нәшер ителә, тугандаш төрки халыклар шигъриятенә көчле йогынты ясый. Гасырга якын чор эчендә Тукай иҗатын бер генә идеология дә кире ка- га алмады, шагыйрь татар халкының сөеклесе, иҗаты белән аның күңел халә- тенә туры килгән олпат әдип, тиңсез талант булып кала бирде. Аның иҗаты әдәбиятта һәм сәнгатьтә гәүдәләнеш тапты, Тукайга багышланган йөзләрчә шигырь һәм поэма, роман, пьеса иҗат ителде, поэмаларының мотивлары бу- енча эшләнгән «Шүрәле», «Кисекбаш», «Су анасы» балетлары сәхнәгә мен- де. Тукай феномены сәнгатьнең күп төрендә эшләүче авторларны иҗатка рухландырды. Тукай онытылмас шәхес һәм бөек шагыйрь булып кала бирә. Рәшит Фәтхрахманов 1 Исхакый Г. Тукай мәхәббәте / Г. Тукай. Сайланма әсәрләр. – Казан: ТаРИХ, 2002. – Б. 384. 73
филология фәннәре кандидаты 74


В раздел образования