Автор: Гиматдинова Алсу Фаттаховна
Должность: учитель татарского языка и литературы
Учебное заведение: МБОУ "Старо-Матакская СОШ"
Населённый пункт: Алькеевский район,Республика Татарстан
Наименование материала: методическая разработка
Тема: "Хәзерге заман хикәя фигыль"
Раздел: среднее образование
6 нчы класс.Тема: Хәзерге заман хикәя фигыль.
Дәреснең максаты: 1.Хәзерге заман хикәя фигыль турында
башлангыч мәгълүмат бирү.
2.Телдән һәм чзма сөйләм күнекмәләрен булдыру,сүз байлыкларын
арттыру.
3.Укучыларда ана телен өйрәнүгә кызыксыну уяту , табигатькә
мәхәббәт тәрбияләү.
I.Белемнәрне тигезләү.
1нче бирем. Экранда шигырь.
Сагынычлы язның сыерчыгы,
Җырла син , җырла ярсып.
Моңлы җырың җиңү шатлыгының
Канаты булып барсын.(“Җырла кояшка карап” Ф.Кәрим.)
(Сүзлек эш.)
-Фигылләрне табыгыз һәм әйтегез, сез аларны кайсы төркемчәгә
кертерсез? Моның өчен сезгә сорау куеп карарга кирәк.
(нишлә? Нишләсен?)
Җырла(пой)-гл. повелит. накл. Эш кушабыз , боерабыз.
-Кайсы затка эш кушабыз?
-Син(II зат) җырла.
-Димәк,зат белән төрләнә икән. Инде шушы фигыльне I затка куеп
карагыз.
-Мин җырлыйм. (теләк)
IIIзат-ул җырласын.
-Әгәр дә сыерчыклар күп булса?
-Без җырлыйк.
Сез җырлагыз.
Алар җырласыннар.
II.Уку мәсьәләсен кую.
-Әгәр сыерчык хәзер җырлап утырса, җырла фигылен ничек
әйтерсез? (Экранда сыерчык рәсеме.)
-Җырлый – поет.
-Что вы можете сказать об этом глаголе?
-Глагол изъявительного наклонения.)
(Тәрҗемәсен сүзлектән эзлибез.)
Хикәя фигыль икән.
Хәзер җырласа –җырлый(хәз. Заман.)
Кичә җырласа-җырлады,җырлаган (үтк. Заман.)
Иртәгә җырласа-җырлар,җырлаячак (кил. Заман.)
Нәтиҗә:Шулай итеп, хикәя фигыль 3 заманда килә икән.
(Слайд)
II бирем.Экранда шигырь.
Көләч кояш көлә килә,көлә менә
Карга кереп , кышның карын кимерә.
Ә кыш елый агып:
-Туным жәл ,-ди.
Җиргә ятып яшен сөртә,
Суын агызып йөткерә.
(Сүзлек эш.)
-Фигыльләрне атагыз,сораулар куегыз (нишли?) Эш кайчан
башкарыла? (хәзер.) Димәк, фигыльләр кайсы заманда килгән?
-Хәзерге заманда.
-Әйдәгез бүгенге дәреснең темасын чыгарыйк әле.
Хәзерге заман хикәя фигыльләр.
(Глаголы настоящего времени изъявительного
наклонения)
III.
Уку мәсьәләсен чишү.
-Бу фигыльләр турында нәрсә белергә телисез?
1.Соравы.
2.Ясалышы.
3.Мәгънәсе.
4.Төрләнүе.
- 2 нче шигырьгә кире кайтабыз.
Фигыльләрне атыйбыз. (көлә,кимерә, елый, сөртә, йөткерә.) Нинди
сорау куя алабыз?
-Нишли? Нишләми?(нәтиҗә.)
2.Ясалышы.
Көл-ә , кимер-ә -а -ә (тартыкка бетсә )
Ел(а)-ый эшл(ә)-и -ый –и (сузыкка бетсә)
Слайд
3.Мәгънәсе. Кеше сөйләп торган вакытта булган яки булмаган эшне
хикәяли хәбәр итә.
Слайд.
IV.Модельләштерү
нишли? нишләми?
-ый –и -а -ә
Модельгә карап материалны ныгыту.
V.Рефлексия.
-Нинди уку мәсьәләсен куйган идек?
-Ничек өйрәндек?
-Кайсы эш сезгә авыр булды?
-Тагын нишлисе калды?
Шулай итеп , киләсе дәреснең темасы:
Хәзерге заман хикәя фигыльнең зат – сан белән
төрләнүе.
VI.
Өй эше.
1.Модельне сөйли белергә.
2.Хәзерге заман хикәя фигыльләр кергән мәкаль яки табышмаклар
эзләп килергә.
3.Көндәлек режимны язып килергә.
Конспектны әзерләде Барда урта мәктәбе татар теле укытучысы
Ижгузина Ф.Н.
Сөйләп торган вакытта
булган яки булмаган
эшне хәбәр итә.