Напоминание

"Кәҗә,сарык һәм башкалар...."


Автор: Абдуллина Мунира Гаптрауфовна
Должность: преподаватель литературы
Учебное заведение: ГАПОУ "Арский педколледж" им. Г.Тукая
Населённый пункт: Татарстан, г.Арск
Наименование материала: статья
Тема: "Кәҗә,сарык һәм башкалар...."
Раздел: среднее профессиональное





Назад




АБДУЛЛИНА МӨНИРӘ ГАПТЕРӘҮФОВНА . Габдулла Тукай исемендәге Арча педагогия көллиятенең югары категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы (курчак театры түгәрәге җитәкчесе)


КӘҖӘ САРЫК ҺӘМ БАШКАЛАР...


(Сәхнә ачылганда әби белән бабай сөйләшеп утыралар.)
Әби
: И ии картым,кара инде бу үткән гомерләрне,улларыбыз үсеп тә бетте бит инде.
Бабай
:Галиебез өйдәге вак-төяк эшләрдә булыша, ә Былтыр улыбыз зур эшләрне эшләргә ярый башлады. Менә әле генә урманнан утын алып кайтты,югыйсә, кыш көне нишләгән булыр идек. Менә печәнебез дә бетеп килә бит әле. Кәҗә белән сарыгыбызны нәрсә белән ашатырбыз икән? (уйнаша- уйнаша Былтыр белән Акбай керәләр) ”Кызыклы шәкерт” шигырен сәхнәләштерү.
БЫЛТЫР
: Әйдәле,Акбай,өйрән син. Арт аягын белән тор. Аума, аума,туп-туры тор, Төз утыр,яхшы утыр.
Акбай
: Ник газаплыйсың болай син Мин әле бик кечкенә Мин туганга тик ике айлап булыр,я өч кенә. Юк,кирәкми,мин өйрәнмим, Минем уйныйсым килә. Шул болыннарда ятасым,Шунда ауныйсым килә.
Былтыр
: Ах,җүләр маэмай Тырыш яшьләй, зурайгач җайсыз ул Картаеп каткач буыннар Эш белү уңайсыз ул. Ялкауланырга ярамый,тырыш,көчле булырга кирәк. Шулай ук хәйләли дә белергә кирәк. Әгәр хәйлә белмәгән булсам, әле генә урманга баргач, мин урман сарыгы - Шүрәлене ничек җиңгән булыр идем?(Шулчак Гали керә)
Гали
: Абый, абый,сөйлә әле, шүрәле күрдеңмени? Аны ничек җиңдең?

Былтыр
:Ярар, энем, Гали, кич белән иркенләп сөйләрмен, ә хәзер минем эшләрем күп. Әнә сиңа иптәшкә күрше кызы кереп килә, аның белән уйнагыз. (Күбәләк куа- куа бер кыз керә. Җырлый.)
Бала
:Әйт әле, күбәләк, сөйләшик бергәләп. Бу кадәр күп очып армыйсың син ничек? Ничек соң тормышың? Ничек көн күрмешең? Сөйләп бирче, тезеп табаламсың ризык?
Күбәләк
: Мин торам кырларда, Болында, урманда. Уйныймын, очамын. Якты көн булганда. Тик гомерем бик кыска бары бер көн генә Бул яхшы, рәнҗетмә, Һәм тимә син миңа. (күбәләк очып чыгып китә)
Кыз
:Кая киттең әле, күбәләк...Мин бит әле синең белән уйнап туймадым.
Гали
:Ярар китсен инде, без синең белән икәү уйнарбыз. (Шулвакыт кәҗә кычкырганы ишетелә)
Гали
:Ой, мин бүген сарык белән кәҗәмне ашатмадым бит әле. Кая, печән салып килик әле. Әйдә, киттек. (Өйдән әби-бабай чыгып карап торалар)
“ Гали белән кәҗә”
шигырен сәхнәләштерү.
ӘБИ
: Безнең Гали бигрәк тату кәҗә белән Әнә кәҗә карап тора тәрәзәдән Гали аны чирәм белән кунак итә Кәҗә рәхмәт әйтә,сакалын селкетә.
“Кәҗә белән сарык”
әкияте сәхнәләштерелә.
Бабай
:Кара монда, хатын. Үзең яхшы беләсең бит печән хакын.
Китсен бездән чыгып кәҗә белән сарык Ашап ята бушка гына алар азык................
Әби:
Ирем, ярар, ярар, Бу икене кумаклыкка булсын карар; Кәҗә белән сарык хәзер китсен бездән, Аларны соң асрап торып ни файда бар? Әйдә алайса, үзләрен чакырып, сөйләшеп алыйк инде.
Икесе бергә:
Малкайлар, кереп чыгыгыз әле безнең янга.
Кәҗә, сарык:
Нәрсә бар, хуҗа? Ни булды?
Бабай:
Безнең тормышыбыз бик фәкыйрьгә китте әле, малкайлар. Сезгә бүгенге көннән башлап, үз көнегезне үзегезгә күрергә туры киләчәк. Урманга барып карасагыз, ашарыгызга тапмый калмассыз. Безгә рәнҗемәгез инде яме.
Кәҗә:
Ярар, хуҗабыз. Моңарчы ашатып ятканыгыз өчен дә бик зур рәхмәт инде сезгэ. (чыгып китәләр)
Кәҗә:
Нишлик инде, дустым сарык? Булмый хуҗа кушканына каршы барып. Икебезгә бер зур гына капчык тегеп, Китик әйдә, кырга таба сәфәр чыгып.
Автор:
Китте болар. Бара, һаман бара, бара Күренмидер күзләренә ак һәм кара. Бара болар, күпме баргач, алла белә, Юл өстендә үлгән бүре башы таба.
Кәҗә:
Сарык абзый, син көчлерәк, син тот.
Сарык:
Син, сакалбай, гайрәтлерәк, син тот.

Кәҗә:
Әйдә, икәү бергә салабыз да, юлны дәвам итәбез.
Автор:
Бара болар. Тукталмастан һаман бора. Күрә болар: ерак түгел бер ут яна.
Сарык:
Әнә, кара дустым, ут күренә. Әйдә, кәҗә, куныйк бүген шунда барып. Ут янына бүреләр дә килә алмаслар, Безнең анда кунганлыкны белә алмаслар.
Кәҗә:
Әйдә иптәш, ярар, барсак барыйк инде.
Автор:
Кәҗә, сарык ут янына якын барса, Мескеннәрнең күз алдында менә нәрсә. Өч-дүрт бүре утырганнар каршы утка, Тырышып-тырышып пешермәктә алар ботка. Кәҗә, сарык, күргәч ошбу тамашаны Калды куркып һәрберсенең ярты җаны.
Кәҗә:
Исәәәәәнмесез, дуслар, бүре әфәнделәр!
Бүре:
Яхшы, яхшы, хуш килдегез.(дусларына карап) Эх, ашыйбыз, бу икәвен тотабыз да, Менә ничек ит таптык бит боткабызга.
Кәҗә:
Кайгырмагыз, дуслар, бездә ит күп. Ул ит белән һәркайсыбыз булырбыз тук.(сарыкка) Ни карыйсың? Тиз бул әле, тиз бул, сарык! Капчыктагы бүре башын китер алып (башны алып керә)
Кәҗә:
Микикики! Микикики! Капчыктагы бүре башы бит уники!
Ах, уңмаган, җүләр сарык, надан сарык, Моннан зуррак бүре башын китер табып!
Автор:
Сарык бик тиз аңлап алды бу алдашны, Капчыктан ул алып килә шул ук башны Өч-дүрт бүре чынлап инде куркыштылар, Бер-берсенә күзләрене йөртештеләр. Түгел хәзер бүреләргә ашау кайгы, Тиз-тиз генә бу урынны ташлау кайгы.
Олы бүре:
Ничек качыйк? Ничек табыйк качу юлын?(пауза) Туктагыз, мин тиз генә су китерим. Суы бик аз, безнең ботка пешәр коры. (китә)
Автор:
Бүреләрне хәзер каты курку басты, Чөнки хәзер башлыклары китеп качты.
Уртанчы бүре:
Туктагыз, мин эзләп кайтыйм эле..биииик озак булды инде башлыгыбыз киткәнгә. (китә)
Автор:
Өч-дүрт бүре, берсе соңра кача берсе, Өченчесе, аннан соңра дүртенчесе. Болар качкач, кәҗә белән безнең сарык Китә инде рәхәтләнеп, ирек алып.
Кәҗә:
Әйдә, дустым, утырыйк та аяк бөкләп каршы утка, Хәзер инде тәмләп кенә ашыйк ботка. Ашап туйгач, рәхәт кенә, тыныч кына Бу төнне без куныйк монда.
Автор:
Иртә белән иртүк торып, таң аткач ук, Кулларында бүре башы салган капчык.
(кайтырга чыгалар, юлда елап утырган шүрәлене күрәләр.)
Шүрәле
кычкыра: Кыстыыыы, харап итте, явыз Былтыр мине Ах, үләм бит, бу бәладән кем килеп йолкыр мине.
Кәҗә
: Нәрсә булды, шүрәле? Ник кычкырасың? Син җүләрсең, син котырган, син тилергәнсең! Кычкырма син, тиз яхшылык белән тыел! И җүләр! Кысканга былтыр, кычкыралармы быел!??
Шүрәле:
Юк ла, күрше авылның былтыр исемле егет бармагымны кыстырып качты.
Сарык:
Безнең авыл егете ул, бик көчле һәм бик һәйләкәр ул. Әйдә,безнең белән авылга кайтабыз.
Шүрәле:
Нәрсәгә???? Ююююкккк, мин куркаммм...
Кәҗә:
Бармагыңны коткарырга,Шүрәле. Былтыр безне белэ,булышыр. Ул яхшы кешеләргә тими бит. Димәк, син узең аңа нинди дэ булса начарлык эшләгәнсең ...
Сарык
: Әйт әле, нинди начарлыгың тиде безнең Былтырга???.
Шүрәле:
Мммм....мин аның белән бераз кети-кети генэ уйнамакчы идем..
Кәҗә:
Әһәәә...менә-менә, әйттем бит...уйнамакчы булган ул, кара син аны. Аннары кытыклап үтергән дә булыр идең әле....Ярар, әйдә кайтабыз авылга. (кайта башлагач аларга елый-елый су анасы очрый)
Кәҗә:
Нәрсә булды? Нигә елыйсың ? Син кем???
Су анасы:
Су анасы мин,авыл башындагы күлдә яшим.
Сарык:
Күлдә яшәгәч монда нишләп йөрисең??
Су анасы:
Минем күлдә яшәрлегемне калдырмадылар. Күлемне шакшы сулар агызып, ватык шешәләр ташлап,пычратып бетерделәр,җитмәсә иртә белән чәчемне тарагач, тарагымны яр буенда онытып калдырган идем,бер малай аны урлап качты. Мин хәзер тараксыз нишлим инде? Менә бит минем чәчләрем нинди озын.

Сарык:
Ярар, елама,әйдә безнең белән авылга кайтабыз,тарагыңны да табарга булышырбыз.
Су анасы:
Ярар алайса,әйдәгез,кайтыйк.(кайтырга чыгалар) (Өй күренә,алар барып тәрәзә шакыйлар.)
“Су анасы”
әкияте.
Әни:
Ни кирәк? Кем бу? Кара төндә вакытсыз кем йөри? Нәрсә бар соң төнлә белән, и пычагым кергери!
Су анасы:
Су анасы мин, китер, кайда минем алтын тарак? Бир! Бая көндез алып качты синең углың, карак!(Ана таракны табып, су анасына ыргыта.)
Малай:
Су анасыннан котылгачтын, тынычлангач, әни И орышты, и орышты, и орышты соң мине! Мин дә шуннан бирле андый эшкә кыймый башладым, “Йә, иясе юк!” – дип, әйберләргә тими башладым. Балалар, сезнең арада кеше әйберсенә тия торган малайлар-кызлар юкмы? Аңладыгызмы инде, кеше әйберсенә тияргә ярамаганны? Ә хәзер, әйдәгез, барыбыз бергә “Туган тел” җырын башкарыйк. (Иң ахырдан барлык курчаклар бергә чыгып “Туган тел” җырын башкаралар.Залдагы балаларны да кушылырга чакыралар.)


В раздел образования