Синквейн- иҗади фикерләүне үстерүче методик алым.
Автор: Салахова Эльмира СабирзяновнаДолжность: учитель татарского языка и литературы
Учебное заведение: ГБОУ "Нурлатская школа-интернат для детей с ограниченными возможностями здоровья"
Населённый пункт: Нурлат
Наименование материала: Мастер-класс. Презентация.
Тема: Синквейн- иҗади фикерләүне үстерүче методик алым.
Раздел: среднее профессиональное
Назад
2016 нчы ел
Синквейн - иҗади фикерләүне
үстерүче методик алым
«Сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен
Нурлат мәктәп-интернаты» Дәүләт бюджет гомуми белем учреждениесе
Мастер – классны әзерләде:
югары квалификацион категорияле
татар
теле һәм әдәбияты укытучысы Салахова Э.С
Сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән бала
•
уку материалын начар үзләштерә;
•
эшчәнлеге түбән;
•
игътибары тотрыксыз;
•
тиз арый;
•
фикерләү сәләте һәм хәтере начар.
Сингапурча
укыту
Сәламәтлек мөмкинлекләре чикле балаларның иҗади
мөмкинлекләрен үстерү
«Һәрбер баланың эчендә буш урын бар, әгәр без
ул урынны вакытында кызыклы, мавыктыргыч
һәм аның өчен кирәкле булган мәгълүмат белән
тутырмасак, ул үзе мавыктыргыч һәм кызыклы, ә
бәлки зыянлы да мәгълүматлар белән аны
тутырачак», – дигән Теадор Рузвельт.
2016 ел
Синквейн - иҗади фикерләүне
үстерүче методик алым
«Сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен
Нурлат мәктәп-интернаты» Дәүләт бюджет гомуми белем учреждениесе
Максат:
иҗади фикерләүне үстерүче методик
алым - синквейн белән таныштыру.
Бурычлар:
синквейн төзү алымнары һәм
кагыйдәләре белән таныштыру;
синквейн белән эшләү төрләрен күрсәтү
һәм практикада кулланырга өйрәтү.
Нәрсә соң ул синквейн?
Синквейн-
француз теленнән кергән сүз, 5 дигәнне аңлата.
Ул шигъри формада язылган кыска әдәби әсәр,
билгеле план буенча языла,
биш юлдан тора, предметны ( төшенчәне) ачыклый.
Бала һәр дәрескә теләк белән килсен өчен, аңарда соклану
һәм кәнәгатьләнү тойгылары уятырга,
аны файдалы һәм максатка юнәлешле эшчәнлеккә сиздерми
җәлеп итәрлек актив укыту методлары (активные методы обучения
(АМО) тәкъдим итәргә кирәк.
Менә шундый эш төрләренең берсе ул синквейн.
Синквейн язу кагыйдәләре:
1 юл – бер сүз – теманың исеме, гадәттә исем.
2 юл – ике сүз (сыйфат яки сыйфат фигыль). Теманы сурәтләү.
3 юл – өч сүз (фигыльләр). Темага караган эш - хәрәкәтләр.
4 юл – дүрт сүз – җөмлә. Авторның темага булган мөнәсәбәтен
күрсәтүче фраза (мәкаль, әйтем).
5 юл – бер сүз – теманың төп фикерен кабатлаучы ассоциация,
синоним гадәттә исем.
Шулай да синквейн язганда катгый кагыйдәләрне үтәү күз алдында
тотылмый. Мәсәлән, текстны матурлау максатыннан 4 нче юлда 3- 6 сүзгә
кадәр, 5 нче юлда 2 сүз кулланырга мөмкин. 5 нче юлда башка сүз
төркемнәре дә кулланыла.
Синквейн язу формасы чыршыны хәтерләтә.
1 сүз
2 сүз
3 сүз
4 сүз
1 сүз
Бу алымны дәреснең төрле этабында кулланырга була.
Дәрес башында : “Бу тема буенча мин нәрсә
беләм?”
Дәрес уртасында: “Тема үзләштерү ничек
бара?”
Дәрес азагында: “Нинди максатларга
ирештек?”
Синквейн белән эшләү вариантлары:
1. бирелгән сүз (тема) буенча синквейн төзү;
2. әзер синквейн буенча кыскача хикәя төзү;
3. укылган текст буенча синквейн төзү (мәсәлән, хикәянең
төп героен ачыклау, аңа характеристика бирү);
4. әзер синквейнны камилләштерү һәм төзәтү
(коррекцияләү);
5. тулы булмаган синквейнны тулыландыру (мәсәлән,
темасы төшереп калдырылган синквейн бирелә. Укучылар
аны тулыландырып бетерергә тиешләр
).
1 вариант.
Бирелгән сүз (тема) буенча синквейн төзү.
1. Гакыйль Сәгыйрев.
2. Көчле ихтыярлы, талантлы.
3. Яза, рәсем ясый, яши.
4.“Шатланам мин җырлар булып
калуыма...”.
5. Якташ шагыйрь.
2 вариант.
Әзер синквейн буенча кыскача хикәя төзү.
Фәүзия Мөхәммәтова - талантлы шагыйрә. Нурлат ягы талантларга
бай як. Шулар арасында үзенең дәрәҗәле урынын Фәүзия апа
Мөхәммәтова да алып тора. Ул Нурлат районының Якты Күл
авылында туа. Гомере буе шәфкать туташы булып эшли. Матур-матур
шигырьләр яза. Фәүзия апа үзенең шигырьләрендә туган ягыбызга дан
җырлый. Без аның шигырьләрен әдәбият дәресләрендә укыйбыз,
өйрәнәбез.
1.
Фәүзия Мөхәммәтова.
2.
Талантлы, дәрәҗәле.
3.
Туа, эшли, яза .
4.
Туган ягыбызга дан җырлый.
5.
Шигырь.
3 вариант .
Укылган текст буенча синквейн төзү
(мәсәлән, хикәянең төп героен ачыклау, аңа характеристика бирү)
.
Якташ.
Күренекле якташыбыз талантлы, киң күңелле язучы, шагыйрь, юмор һәм сатира
остасы, Татарстан журналистлар һәм Язучылар берлеге әгзасы, Татарстанның
атказанган мәдәният хезмәткәре Илдус Диндаров Биккол авылында туган.
Вакытлы матбугатта 1967 нче елдан бирле хезмәттәшлек итә. Нурлат, Минзәлә
газетасы редакцияләрен җитәкли, "Шәһри Казан" газетасында эшли. Хәзер
Нурлат шәһәрендә яши, "Ватаным Татарстан" газетасының бу төбәктәге үз
хәбәрчесе вазифаларын башкара.
Илдус абый күп шигырьләрендә үзенең туган ягына, туган авылына мәдхия
җырлый. Шагыйрьнең туган авылына булган мәхәббәте җыр булып күңелләргә
керә.
1.
Илдус Диндаров.
2.
Талантлы, киң күңелле.
3.
Туган, хезмәттәшлек итә, җырлый.
4.
Туган авылына булган мәхәббәте җыр булып күңелләргә керә.
5.
Журналист, шагыйрь.
Тел.
Ачы, яман.
Сөйли, биздерә, яратмый.
Теле пычракның күңеле
пычрак.
Кылыч.
Тел.
Тылсымлы, көчле.
Эретә, ача, яраталар.
Теле татлының дусы күп.
Юлдаш.
тискәре уңай
тискәре уңай
5 вариант.
Тулы булмаган синквейнны тулыландыру (мәсәлән, темасы төшереп калдырылган
синквейн бирелә. Укучылар аны тулыландырып бетерергә тиешләр).
2. Сузык, тартык.
3. Ишетәбез, әйтәбез,
аерабыз.
4. Тавыш һәм шау
белән әйтеләләр.
5. Сөйләм.
2.Моңлы, матур.
3.Сокландыра, тудыра, яши.
4. Кешенең юлдашы.
5.Яшәү чарасы.
•
1. … .
1. ...
.
Аваз.
Җыр.
Ял минуты
Ял минуты
« ФОЛОУ ЗЕ ЛИДЕР»
“Следуем за лидером”
структурас
ы
Практик өлеш.
1
. бирелгән сүз (тема) буенча синквейн төзү;
2. әзер синквейн буенча кыскача хикәя төзү;
3. укылган текст буенча синквейн төзү (мәсәлән,
хикәянең төп героен ачыклау, аңа характеристика
бирү);
4. әзер синквейнны камилләштерү һәм төзәтү
(коррекцияләү);
5. тулы булмаган синквейнны тулыландыру (мәсәлән,
темасы төшереп калдырылган синквейн бирелә.
Укучылар аны тулыландырып бетерергә тиешләр).
Синквейн язу кагыйдәләре:
1 юл – бер сүз – теманың исеме, гадәттә исем.
2 юл – ике сүз (сыйфат яки сыйфат фигыль). Теманы сурәтләү.
3 юл – өч сүз (фигыльләр). Темага караган эш - хәрәкәтләр.
4 юл – дүрт сүз – җөмлә. Авторның темага булган мөнәсәбәтен
күрсәтүче фраза (мәкаль, әйтем).
5 юл – бер сүз – теманың төп фикерен кабатлаучы ассоциация,
синоним гадәттә исем.
Шулай да синквейн язганда катгый кагыйдәләрне үтәү күз алдында
тотылмый. Мәсәлән, текстны матурлау максатыннан 4 нче юлда 3- 6 сүзгә
кадәр, 5 нче юлда 2 сүз кулланырга мөмкин. 5 нче юлда башка сүз
төркемнәре дә кулланыла.
•
Укытучы.
•
Ягымлы, белемле.
•
Өйрәтә, тәрбияли, булыша.
•
Укытучы эше - бик җаваплы хезмәт.
•
Дус, иптәш.
Укучылар иҗаты
Синквейн алымының өстен яклары.
•
Тема буенча лексик материал үзләштерелә, сүзлек
байлыгын арттыра.
•
Грамматик материал кабатлана.
•
Эчтәлекне кыскача сөйләүгә әзерли.
•
Тәнкыйди фикерләүне камилләштерә.
•
Ассоциацияләр ярдәмендә алган белемнәр
ныгытыла.
•
Катлаулы информация гомумиләштерелә.
•
Укучы үзен шагыйрь итеп хис итә.
•
Бөтен укучы да яза ала.
Игътибарыгыз өчен зур
рәхмәт!
Иҗади уңышлар сезгә!
В раздел образования