В гостях у Винни Пуха
Автор: Зиатдинова Айгуль ВасилевнаДолжность: воспитатель
Учебное заведение: МБДОУ "ЦРР - д/с №22"Алсу"
Населённый пункт: г.Альметьевск
Наименование материала: методическая разработка
Тема: В гостях у Винни Пуха
Раздел: дошкольное образование
Назад
Образовательная деятельность во второй младшей группе на
тему: «В гостях у Винни Пуха»
Интеграция образовательных областей:
Художественно-эстетическое, познавательное, речевое, социально-
коммуникативное, физическое развитие
Зиатдинова Айгуль Василевна,
воспитатель
Россия, г.Альметьевск,
Муниципальное бюджетное дошкольное
образовательное учреждение
«Центр развития ребенка-
детский сад № 22
«Алсу» г.Альметьевска»
Место проведения:
г. Альметьевск
МБДОУ»ЦРР-д/с № 22 «Алсу»
т.8 (8553) 38-38-45
2016 г
Максатлар:
2 нче татар зурлар төркемендә бердәм белем бирү эшчәнлеге
төзелеше конспекты МБДОУ №22
Автор: тәрбияче Зиатинова А.В.
Дата: 15.10.2015 ел.
Тема: Винни-Пухта кунакта.
Программа: Н.Е.Веракса “Туганнан алып мәктәпкә кадәр”.
Балаларның яше: 5-6.
Төп белем бирү өлкәсе: танып белү.
Интеграль белем бирү өлкәләре: аралашу,социальләштерү,сәламәтлек.
Максат: логик фикерләү сәләтен үстерү.
Тәрбия бурычы: балаларда үзара дуслык хисләре, мөстәкыйльлек,
эшчәнлеккә карата кызыксыну,кунакчыллык тәрбияләү.
Үстерү бурычы: логик фикерләү,хәтер,күзаллау сәләтен үстерү;сорауларга
төгәл һәм тулы җавап бирүләренә ирешү, сөйләмнәрен камилләштерү.
Белем бирү бурычы: 10 эчендәге саннарны уңай һәм кире тәртиптә санауны
дәвам итү, “алда”, “артта”, “уңда”, “сулда”, “арасында” төшенчәләре
турындагы белемнәрне ныгыту.
Методик алымнар һәм чаралар: әңгәмә,уен,мактау,сорау.
Җиһазлау: интерактив такта, дидактик уеннар,слайдлар,билетлар, магнит
такта,биремле битләр һәм каләмнәр.
Индивидуаль эш: сөйләм телен үстерү.
Алдан үткәрелгән эш: “Винни-Пух маҗаралары” дигән мультфильмнан
өзекләр карау,уеннар ярдәмендә “уң”, “сул”, “артта”, “алда” төшенчәләрен ,
геометрик фигураларны искә төшерү.
Эшчәнлек төзелеше:
1.Хат уку.
2.Төп өлеш:
-Туган көнгә җыену.
-Билет саннары буенча урыннарга утыру.
-Сәяхәт итү маршрутын сайлау.
-Дидактик уен “Кайсы кемнең йорты?”
-Дидактик уен “Кунакланың урынын тап”.
-Ял минуты.
-Уен “Банканы җый”.
-“Үз урыныңны тап”.
3.Практик эш:
Пластилиннан чүлмәкләр әвәләү.
4.Йомгаклау:чүлмәкләрне бүләк итү.
Эшчәнлек барышы:
Тәрбияче : (ишеккә шаку) Балалар безгә кемнәндер хат килгән.Ә кемнән
икәнен белер өчен әйдәгез табышмакның җавабын табыйк:
Бер аюның бик тә, бик тә
Бал ашыйсы килгән ди
Зәңгәр шарны болыт итеп
Ул һавага менгән ди.
Бал кортлары бик хәйләкәр
Серне бик тиз белгәннәр,
Тазакайны без-без килеп
Түбәнгә төшергәннәр.
-Ягез, кем турында сүз бара инде? Әйе, әлбәттә бу мультфильм герое-Пух.
Әйдәгез хатны укыйк әле.
“Кадерле балалар! Бүгенминем туган көнем . Мин үзмә кунаклар килгәнен
бик тә яратам. Минем яныма килгәндә сезгә төрле биремнәр үтәргә туры
килер. Сез бик зирәк һәм акыллы балалар. Сезне зур түземсезлек белән көтеп
калам!”
-Балалар, Винни-Пухка кунакка барабызмы?
-Ә Винни Пух кайда яши?
-Винни-Пухка
нинди
транспортларда
барырга
була?
(балалар
тәкъдим
итәләр).
-Балалар, әйдәгез автобуста барабыз. Винни Пух безгә сәяхәт итү картасын
һәм билетлар җибәргән. (Билетларда 1-10 га кадәр ясалган нокталар).
-Мин сезгә билетларны таратам, ә сез билетлардагы нокталарны санап, үз
урыннарыгызга утырыгыз.
-Билетыгызның номерын атагыз.
-Синең урының кайсы якта?
-Ә синеке (уңда яки сулда)?
-Әйтүемчә, Винни-Пух безгә сәяхәт итү картасын да җибәргән. Игътибар
белән схемага карагыз әле (интерактив тактада маршрут картасы).
-Нинди юнәлештә юл тотарбыз? (Уңга,сулга,туры).
-Балалар әйдәгез автобус йөртүчесен билгелибез.
-Йөтүчебез
бар,
һәрберебез
үз
урыннарыбызга
утырдык,
маршрутны
билгеләдек.
Афәрин
балалар!Мин
сезне
яратам
!
Ә
хәзер
әйдәгез
юлга-
Винни-Пухка кунакка!
-Арымас өчен юлда, әйдәгез ял итеп алыйк (“Автобус” аудиоязмасы астында
хәрәкәтләр ясыйлар).
-Менә без Винни-Пух яшәгән урманга килеп җиттек.
-Балалар, монда йорт берәү генә түгел , ә ничәү?
-Кайсы Винни-Пух йорты икәнен каян белербез?
-Әйе, чынлап та ул безгә әйтеп җибәргән. Тыңлагыз: Ишәк Иа торбалы
йортта, Пятачок 4 тәрәзәле, өчпочмак түбәле йортта, Кролик 5 овал тәрәзәле,
кызыл трапециягә охшаган йортта яши. (Рәсемнәр күрсәтелә).
-Ә Винни-Пух кайсы йортта яши икән?(Күрсәтәләр, өске почмакта,уңда, 3
тәрәзәле сары түбәле, шакмак формалы йортта-йомшак уенчык Винни-Пух
урындыкка утыртыла).
-Карагыз
әле,
Винн
Пух
үзенең
урмандагы
дусларын
да
туган
көненә
чакырган. (Интерактив тактада 10 җәнлек-кунак ).
-Кунакларны сулдан уңга таба санагыз.
-Ничә кунак?
-Ә хәзер уңнан сулга таба санагыз.
-Күпме кунак санадыгыз?
-Кем беренче?
-Тәртип буенча кем бишенче?
-Карлсн ничәнче урында?
-Бүре кемнәр арасында тора?
-Беренче һәм өченче кунак арасында кем тора?
-Иң соңгы кунак кем?
-Афәрин балалар!
-Пятачок Винни-Пухка банкада бал бүләк иткән, ә Винн-Пух ул банканы
ялгыш ваткан.
-Әйдәгез
балалар,
Винни-Пухка
банканы
җыярга
ярдәм
итик.
(Балалар
магнит тактага банка ватыкларын кирәкле урынга ябыштыралар-тулы банка
килеп чыга)
-Афәрин балалар. Рәхмәт.
-Ә хәзер ял итеп уйнап алыйк. Саннарын буенча белемнәрне дә ныгытырбыз.
-Урман
аланына
чыгыгыз,
көйгә
биибез,
көй
тәмамлану
белән
тиз
генә
саннарны дөрес тәртиптә тотып бер рәткә басарга тиешсез (Карточкада 1 дән
10 га кадәр саннар).
-Афәрин булдырдыгыз, кояшларым!
-Балалар, яңа нәрсәләр белдегез?
-Нинди яхшылыклар белән очраштыгыз?
-Болар турында кемнәргә сөйләрсез?
-Туган көнгә бүләкләр дә бирәләр бит әле. Әйдәгез бергәләп Винни-Пухка
чүлмәкләр
әвәлибез.
Тиздән
кыш
җитә-чүлмәкләргә
ул
үзенең
әзерләгән
балын салыр (Балалар ясыйлар һәм бүләк итәләр).
-Рәхмәт, нәни шаяннарым. Винни-Пух бик шат дип уйлыйм. Ул сезне бик
ярата. Минә сезне бик яратам.
-
В раздел образования