Напоминание

Гамил Афзал шигъриятендә тәрбияви мотивлар чагылышы


Автор: Харисова Чулпан Сагитовна
Должность: учитель
Учебное заведение: МБОУ "СОШ№11"
Населённый пункт: Республика Татарстан г. Нижнекамск
Наименование материала: Статья
Тема: Гамил Афзал шигъриятендә тәрбияви мотивлар чагылышы
Раздел: полное образование





Назад





Гамил Афзал шигъриятендә тәрбияви мотивлар чагылышы
Ч. С. Харисова татар теле һәм әдәбияты укытучысы Түбән Кама муниципаль районы “Аерым фәннәрне тирәнтен өйрәнүле 11 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе” муниципаль бюджет гомуми урта белем бирү учреждениесе
Илнең, дәүләтнең, халыкның дөнья мәйданында тоткан урынын, дәрәҗәсен язучылар, шагыйрьләр, композиторлар, рәссамнар билгели. Алар иҗатыннан үзең ошатканны, үзеңә кирәк дип тапканны әкрен генә күнелеңә салып куясың һәм уйларың белән киредән-кире әйләнеп кайтасың. Әйе, кайсы гына язучының яки шагыйрьнең иҗатын өйрәнәнә башласаң да, игътибарны җәлеп итәрдәй бик күп мизгелләр бар. Һәр шәхеснең үзенчәлекле, үзенә генә хас язу стиле, язу теле бар. Поэзия сөючеләр бу яки теге шигыйрьнең имзасын күрмичә дә кем иҗаты икәнен чамалап та, дәлилләп тә бирә алырга мөмкин. Бу эшемдә без Гамил Афзал иҗатында ватан тәрбиясе һәм әхлак темасы турында сөйләшербез. С. Хәким аның “Кояшка табан” җыентыгына кереш сүзендә: “Сатирасының үткенлеге, кыюлыгы ягыннан хәзерге татарда бердәнбер” дип язды. Танылган тәнкыйтьче Нил Юзиев аның шигъриятенең сыйфатларын сурәтләп, “Гамил Афзал вакыты белән йомшак телле, тәмле телле. Үз итеп, гаян итеп көлә. Ә вакыты белән әрем телле. Ачы итеп, усал итеп, үзәккә үткәреп көлә” дип, шагыйрь үзенчәлекләренең нечкәлекләрен тотып алып укучыга җиткергән иде. Ә татар халкының иреге өчен көрәшүче шагыйрь һәм тагы бик күп сандагы мактаулы исемнәр иясе Айдар Хәлим аны “патриотик юморист “ дип атый. Чыннан да шигырьләрендәге юмор, сатира татарча, авылча, Афзалча , “халыкчан “ сүзләргә бай. Авыл әбисе дә, заманча яшьләр дә, эштән талчыгып кайткан эшче дә яратып укый, чөнки теле аңлашыла, гади, самими, нәкъ безнеңчә, авылча язган. Үпкәләргә хакыбыз юк, хакыйкатьнең күзенә карап, без әйтергә кыймаган зур проблемаларны узенең бер шигыре белән күрсәтә, кемгәдер үзенең кимчелекләрен табарга булыша. Без Гамил абыйның шигырьләрен укыганда үзебезне күрәбез, таныш-белешләрне очратабыз, читтән күзәтәбез, җәмгыятьтәге урыныбызны, кем икәнебезне таныйбыз. Шагыйрьгә табигатьтән бирелгән, аның шигырьләренең асылын тәшкил иткән милли характер бөтен иҗатында чагыла. Шагыйрь никадәр үз милләтен яратса, аның әсәрләре дә шулкадәр милли һәм зур әһәмияткә ия булып чыга. Шулай булганга да кырыс
язмышына һәм төрле сынауларга да карамыйча халкын ярата, яратып кына кимчелекләребезне күрсәтеп бирә, үзен патриотик шагыйрь итеп таныта, төшенкелеккә бирелми, милләтен күрә, үзенең һәр халәтенә туры китереп яза белә. Нинди генә темага алынса да, моны кешедә батырлык, әхлаклылык, түземлелек сыйфатлары тәрбияләүдә куллана, хәтта юмор аркылы да яхшылыкны күрсәтә белә. Гамил Афзал нинди генә темага алынса да, төп урынны әхлак, намуслылыкка бирә. Сатирасы – яхшылыкка юлдаш, тупаслыкка, түбәнлеккә дошман булып, кешене дөрес, әхлак кануннары белән яшәргә чакыра. Лирик шигырьләренең каһарманы - ярсу йөрәкле, көчле ихтыярлы шәхес. Темалары гаять күптөрле, ләкин лирикасын да, сатирасын да тормышны сөю, иленә, халкына мәхәббәт берләштерә. Аның балалар тәрбияләүдәге җавапсызлыкка җаны әрни. “Өф, өф итеп” үстерелгән “җимешләребезнең” киләчәген күрсәтеп бирә. Ата-ана һәркайсы үз баласында кечкенәдән үк әдәпле, тәрбияле, өлкәннәргә хөрмәт белән карый торган итеп үстерергә омтыла.Әмма бу җиңел генә бирелми. Гамил Афзал балаларны артык иркәләү, үсендерү балаларны ялкаулыкка китерә дигән фикер үткәрә. Димәк, гаиләдәге ата-ананың, әби-бабайның дөрес биргән тәрбиясе генә бала күңеленә яхшылык орлыклары сала. Бу әсәрләрне укыганда мәктәп укучылары да уйлана, үзләренең киләчәгенә бәя бирә. Татар халкынын билгеле бер “Кызым сиңа әйтәм, киленем син дә тыңла” дигән гыйбәрәсендәге кебек бу шигырь безгә үз ялгышларыбызны күрергә өйрәтә, сабак бирә. Моны безгә тәрбия дәресе дип атамыйча һич мөмкин түгел. Безнең чорның тагын бер үзәккә үткән ягы, кылган эшләребезгә, җавапсызлык, битарафсызлык, җәмгыятьтәге көлке якларны күреп алып, үзенең кулындагы коралы белән коры кешеләрне дә уята, уйландыра. Бу ягыбыз шагыйрьнең “Мыек борам” шигырендә тәнкыйть утына эләгә. “Читтән кенә карап торам, Гайрәт белән мыек борам”. Үзенең иҗатында Туган тел, Туган ил темаларын күтәреп ала. Шулар хакына гаделсезлекләр белән аяусыз көрәшкә керә, татар булуы белән горурланып, иҗатына бәя биреп, язып куя: “Мин халыкны алдап җырламадым,
Тамак белән сәүдә итмәдем, Җаным белән җырны тырмаладым, Хәләл минем кара икмәгем!” Туган җиребезнең матурлыгын сурәтләгән “Кышкы иртә”, “Урман сукмагы”, “Саба җиле” дип исемләгән шигырьдә табигать белән кешене янәшә куя. Кеше туган җирләреннән китеп яши, ләкин телеңне саклап калырга кирәк. Телне саклау – милләтне, халыкны, илне саклау ул. Моның шулай икәнен шагыйрь үз мисалында күрсәтә. Туган телнең дөньяны танып белүдәге әһәмиятен һәм күңел түрендәге урынын бәяләүгә өйрәтә: Бүтән телләр алга әйдәп йөрде мине Ә күңелдә сайрап торды ана теле. Авылны сагыну – Гамил Афзал шигъриятенең үзәге. 10 яшеннән авылын, аның чокырын, талларын юксынып яшәгән. Беркемгә ачу сакламыйча, үз иҗатында авыл темасын күтәреп чыга, авыл кешеләренең кичерешләре турында яза. Авылына сирәк кайтса да, балачактан исендә калганнарны кәгазь битенә терки. Гамил Афзал дигән сирәк шагыйрьне тудыручы, аңа илһам бирүче туган ягы – Актаныш ягы. Туган җир онытылмый, син барыбер шул авыл баласы булып каласың. Иҗатчы буларак ул бит шул нигездән үсеп чыккан. Туган җирен җирсү белән ул Туган җирне яратырга өйрәтә түгелме? Туган ягына булган мәхәббәт аны тирән эчтәлекле әсәрләрен язарга этәрә. Туган җирнең һәр нәрсәдән өстен булуын күрсәтә, дөньяның матурлыгы да туган якка бәйле икән. Ак болытлар, күк болытлар Күлләргә карап үтә. Әйтә кебек төнбоеклар: – Туган җиреңнән китмә! Беркайда да оҗмах түгел, Туган илеңнән китмә син, Изге җиреңнән китмә. Шагыйрь табигать җырчысы гына түгел, ул социаль-иҗтимагый, сәяси- җәмгыяви үзгәрешләргә үтә сизгер, күңеле белән алдан тоеп, белеп тора. Кешегә, бигрәк тә үз халкына кагылышлы хәлләргә мәзәк-көлкеле, аяныч- сатирик күренешләргә дә шунда ук үзенең шигъри мөнәсәбәтен белдерә: Мескен булып тору бетте,
Менә ипи, әнә кояш! Туры сөйләр вакыт җитте, Безнең тормыш, безнең влач! ...Халык кыюланып китте, Югарыдан рөхсәт булгач... Г.Афзал поэзиясендә үзәктә һәрвакыт гади кеше тора. Хезмәт кешесен күп шигырьләрендә күтәреп ала. Үз хезмәте белән көн күргән кешенең тырышлыгын күрмиләр, эшче игътибардан читтә кала. “Кызыл балчык промартелендә” дигән шигырендә җитәкчеләрне тәнкыйть утына тота. Татарның “татар баеса, чабатасын түргә элә” дигән әйтемен тулысы белән, ачык һәм анык аңлатып бирә. Көн күрмәгән көчек власть күрсә, Чабатасын түргә эләдер - дип ярым көлеп, ярым ирония белән үзенең чыгышын оныткан кеше, җитәкче турында яза. Гамил Афзал “шаянлыгы” татар милләте өчен бик кадерле, бик кыйммәт шаянлык. Татар шигъриятендә шаярырга, мәгънәле көләргә җөрьәт иткән шагыйрьләребез күпме соң? Әйе, шигъриятебезнең атасы Тукай, аннан кала Һади Такташ, татарның милли характерын үз иҗатларында күрсәтеп бирделәр. Г. Афзал кыланмыйча, күкрәк сукмыйча, тыныч кына һәр сүзен урынлы кулланып үзенчә иҗат итә. Анын теле бозылмаган, саф, татарча, авылның хөрмәтле аксакалы кебек, бар кешегә дә аңлаешлы, табигый телдә яза. Ул әллә нинди югары уку йортлары да бетермәгән. Шуңа да карамастан шигырьләре җырлап тора, табигатьтән бирелгән сәләте ташып чыга. Үзенең генә иҗат мизгелләре бар, шигырьләрен язганда да иҗек саны санап, рифма көйләп утыргандыр дип тә әйтә алмыйбыз. Ул форма эзләп тә җафаланмый, каләм тотуга фәрештәләре ярдәмгә килгәннәрдер кебек тоела, шигырьләренең ритмы гадәттән тыш тигез булуы, кешенең табигый йөрәк тибешенә бик тә тәңгәл килүе күзгә чалына.Укый башлагач, китапны читкә куеп тору бик авыр, чөнки алар бер сулышта укыла. Ул бар шигырьләрен яттан сөйли. Дөньяга карашы бик төпле, рухы көчле, ышаныч тудыра. Үзенең халәтен дә шигъри юллар белән әйтеп бирә. Күзләремнең нурын, Йөрәгемнең моңын Кураема салып җыр итәм.
Йөзем аклыгы да, Күңелем шатлыгы да Минем өчен шаян җыр икән. Татарны үз тарихы белән таныштыра. Ата-бабасының үткәнен, Ватаны булганын һәм барлыгын укучыга төшендерә. Халкын, милләтен яратырга өйрәтә, татарны горур булырга өнди. Тарих белән бүген без бербөтен булып яшәргә тиешлекне искәртә. Бу темага багышланган ”Болгар бәете”, “Тарих юлы - кара урмандыр ул”, “Иманын онытса халык”, “Тарих мең дә” , “Хәтер диваны”, “Дәште кыпчак” кебек шигырьләрендә тарихыбызны иңләп йөзә. Милләте үткән олы һәм фаҗигале юлны иңләп, замандашын батыр , көчле булырга чакыра. Ерак үткәнне бүгенге көн күзлегеннән килеп бәяли. Аның иҗатының һәр сүзе, һәр юлы безгә милләтне, халыкны яратырга өйрәтә түгелме соң? Башка милләтләр тарихын да өйрәнеп, үз милләтен башкаларга караганда да өстен, югары икәнлеген безгә дә төшендерә. Башкорт, казакъ, урыс һәм башка әдәбиятларны, бөтен дөнья классикасын, тарихын мәдәниятен өйрәнеп, ачышлар ясый, укучыларын да шулар белән таныштырып тора. Шигырь язу – Гамил Афзалның эчке халәте, ул аннан рухи канәгатьләнү ала, язмыйча булдыра алмый. Иҗат аның бөтен барлыгының чагылышы. Аның шигырьләрен ишетмәгән татар кешесе юктыр. Ул шигъриятебезне гаҗәеп зур ачышлар белән баетучы.Аның поэзиясенең бер яңалыгы лирик шигырь кебегрәк башланып киткән әсәргә көтелмәгәндә ирония, сатира, сарказм элементлары килеп керүедер, ул максатына ирешә, безне туктап уйланырга мәҗбүр итә. Җор күңелле, хөр күңелле, матур телле , телсез елларда да телле калып, милли хәзинәбезгә саллы өлеш керткән Афзалыбыз белән горурланабыз. Г. Афзал Туган илен, Ватанын яратмаса, патриот булмаса, хәзер без укып куанган поэзия әсәрләрен язмас иде. Кем турында гына һәм нәрсә турында гына язмасын, барысын да чын күңеленнән ярата, чөнки алар үз иленең кешеләре, герой каһарманнары.
Кулланылган әдәбият 1. Афзал Г. Август йолдызлары. – Казан: Татарстан китап нәшрияты, 1995. 2. Афзал Г. Кояшка карап.-Казан: Татарстан китап нәшрияты, 1988. 3. Афзал Г. Сайланма әсәрләр. 1-2 том. - Казан:Татарстан китап нәшрияты, 2004. 4. Афзал Г. Шундый - шундый эшләр. - Казан: Татарстан китап нәшрияты, 1988. 5. Нәгыймова М . Телсезләр заманы иде//Ватаным Татарстан.-2001.- 25 май. 6. Рәхимова Б.//Мәдәни җомга.-2001.-16 ноябрь. 7. Хәйруллина Р. Яхшылык җирдә ятмый// Мәгариф, 1998.-№12.-20 б. 8. Хәлим А. Яратам нихәл итим?//Мәдәни җомга.-2000.-18,25 февраль. 9. Хәсәнов А. Йөз кешелек дәрман//Ватаным Татарстан.-2002.-14 май.


В раздел образования